Яңа еллар котлы булсын, кадерле дуслар!
2018 ел безнең берләшмә өчен шактый катлаулы ел булса да, аның нәтиҗәләре безне барыбер куандыра. Быел да бихисап мәкалә, видео, инфографика һәм комиксны сезнең өчен татар теленә тәрҗемә иттек, яңа мәкаләләр яздык, чаралар оештырдык, лекторийлар үткәрдек.
Яңа елда безне тагын да зуррак сынаулар көтә. Кадерле дуслар, «Гыйлем» белән бергә булыйк! Шул очракта гына безнең команда бердәй адымнар белән алга атлый алачак.
Һәрбарчагызга уңышлар, шатлык-сөенечләр, саулык-сәламәтлек һәм бәхетле имин тормышлар телибез. Гыйлемле булыгыз!
Ихтирам белән
«Гыйлем» үзәге Идарәсе

2019 елның беренче атнасы космонавтика өлкәсендә “кешелек тарихында беренче тапкыр” тамгасы куелган вакыйгалар белән истә калачак:
• 1 гыйнвар - New Horizons («Яңа офыклар») зонды Койпер поясында урнашкан Ультима Туле (лат. “бик ерак”) астероиды янныннан очып узды. Бу астероид Җирдән 6,6 млрд км ераклыкта урнашкан, шулай итеп Ультима Туле кеше кулы җиткән иң ерак күк җисеме булды.
• 2 гыйнвар – Айны өйрәнгән беренче галәм аппараты – «Луна-1» очышына 60 ел тулды. 1959 елның 2 гыйнварында СССР Айга таба беренче планетаара станцияне җибәргән була.
• 3 гыйнвар – Кытай дөньяда беренче булып Айның кире ягына галәм аппараты утыртты. Chang’e-4 аппараты утыра торган модульдән һәм айгизәрдән гыйбарәт, ул Ай туфрагының химик һәм физик үзлекләрен, космик нурланышның Ай өслегенә һәм тере организмнарга тәэсирен өйрәнәчәк (аппаратка ефәк күбәләге йомыркалары, томат, бәрәңге һәм башка төрле үсемлекләр утыртылган махсус тартмалар беркетелгән).

«Гыйлем сөйли!» – Apple Podcasts'та
Безнең татарча фән һәм белемгә багышланган подкастны хәзер iTunes әсбабында тыңлап була. Эшкә барганда, кышкы ап-ак парк һәм бакчалардан атлаганда яки ерак илләрдә сәяхәт итеп, саф татар сөйләмен сагынганда, смартфоныгызда безне тыңлагыз. iTunes’та Giylem дип эзли аласыз.
Подкастта әлегә 2 рубрика бар: гыйлем.татарда басылган иң кызыклы мәкаләләрнең аудиоязмалары һәм «Гыйлем укый» исеме белән яздырылган башка текстлар.
Сылтама: https://itunes.apple.com/ru/podcast/giylem/id1448673763?mt=2

Apple Podcasts
«Giylem» в Apple Podcasts
Образование · 2019
21 НЧЕ ГЫЙНВАР көнне Ай белән бәйле ике астрономик күренеш күзәтеләчәк:
1. АЙНЫҢ ТУЛЫ ТОТЫЛУЫ - тулган Ай Җир күләгәсенә кергәндә күзәтелә. Бу вакытта Ай өслегенә Җир атмосферасында чәчелгән Кояш нурлары гына төшә. Җир атмосферасы исә кызыл һәм кызгылт сары нурлар өчен үтә күренмәле, шунлыктан Ай кызыл төскә керә.
Ай тотылуы, Мәскәү вакыты белән 06:34 тә башланып, 09:51 дә тәмамланачак. Тулы фазаның дәвамлылыгы якынча 1 сәгать 2 минутны тәшкил итәчәк (07:41-08:43). Аны Росиянең үзәк, көнбатыш һәм төньяк өлкәләрендә күзәтеп булачак. Әмма таң аткан һәм Айның баеган вакытына туры килгәнлектән, Татарстан территориясендә тулы фазаны күзәтү мөмкин булмаячак.
2. СУПЕР АЙ – Айның гадәттәгедән зуррак һәм яктырак булып күренүе. Тулган Ай перигей ноктасы (Ай орбитасының Җиргә иң якын булган ноктасы) аша узганда күзәтелә. Бу күренешне шул ук көннең кичендә күзәтеп булачак.

Без башка тере организмнарның гамәлләрен күзәткәндә, үзебездә дә шул ук гамәлләрне башкару өчен җаваплы нейрон төркемнәре активлаша. Аларны көзге нейроннары дип йөртәләр.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр тәҗрибәче әфлисунны маймылның күз алдында кулына алса, маймылда ул үзе бу гамәлне башкарганда активлашкан нейроннар төркеме активлаша. Без (һәм башка җан ияләре дә) күзебез белән күргән гамәлләрне башыбызда «уйнатабыз» булып чыга. Соңрак ачыкланганча, бу төркемнең тәҗрибәләрендә әлеге гамәлне башкару өчен ашамлыкны күрсәтергә дә кирәкми икән. Мәсәлән, тәҗрибәчеләр алма һәм әфлисунны өстәлгә куеп, пәрдә белән каплыйлар, әмма маймыл җимешнең пәрдә артында икәнен белә. Тәҗрибәче килеп, җимешне алып китә. Бу мизгелдә маймыл үзе бу гамәлне башкарган вакытта активлашкан нейроннар белән бәйле нейроннар активлаша.
Укырга: http://giylem.tatar/?p=1854

Лондон университетының күренекле психологы Гленн Уилсон 2005 нче елда офис хезмәткәрләре белән бер тәҗрибә үткәрә. Тәҗрибәнең шартлары чынбарлыктагы эш көнен хәтерләтә: офис хезмәткәрләренең гадәткә кергән эш процессын даими рәвештә СМСлар, телефонга шалтыратулар һәм социаль челтәрләрдәге хәбәрләр өзеп торганнар. Көн азагында белгечләр тәҗрибәдә катнашучыларның IQ дәрәҗәсен үлчиләр. Нәтиҗәдә, эш вакытында игътибарны телефоннарга, социаль челтәрләргә юнәлдерү кешенең IQ дәрәҗәсен 10 пунктка киметә дигән фикергә киләләр.
Бу тәҗрибә турында сүз алып барганда, чагыштыру өчен һәрвакыт кешенең аң дәрәҗәсен 2 тапкырга азрак, ягъни 5 пунктка киметкән марихуана тартуны искәртәләр.
Дәвамын укырга: http://giylem.tatar/archives/3060

Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Гыйлем" берләшмәсе татар авыл мәктәпләрен үстерү програмын башлый
"Киләчәк мәктәпләре" програмы кысаларында алдынгы татар авыл мәктәпләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм аларны фән ияләре канаты астына алу күздә тотыла. "Авыл мәктәпләре дә көчле матди-техник базага ия булырга, татар фәнни җәмәгатьчелегенең игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәргә тиеш", ди активистлар.
"Гыйлем" бу проектны краудфандинг һәм хәйриячеләрнең финанс ярдәме белән алып барырга җыена. Програмга багышланган сайт ачу да күздә тотыла.

20 февраль, 17:00, "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында "ЮНЕСКО" бөтендөнья мирасы" лекциясе укылачак. Очрашу "Хәлбуки - Гыйлем" проекты кысаларында оештырыла.
Лектор: Нәргиз Айтуганова, Мәдәни һәм табигати мирасны өйрәнү буенча Россия фәнни-эзләнү институтының фәнни хезмәткәре. Ул Казанның 2нче гимназиясен, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтын, Бирмингем университетының Мәдәни мирас институтын тәмамлаган. Болгар бөтендөнья мирасы волонтерлары хәрәкәтен җитәкли.
Керү ирекле.
Кайда: Казан Кремле, "Манеж" күргәзмә залы
Кайчан: 20 февраль, 17:00.
Рәхим итегез!
Белешмәләр өчен телефоннар: 5678152, 89274203425

«Шимбә мәктәбе»нең географиясен киңәйтеп, узган атнада Әлмәт районының Елховой урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очраштык. Якты, рәхәт, иҗади мәктәптә белемгә омтылучан, кызыксынучан һәм тырыш балалар белән аралаштык. Бу мәктәпне сайлавыбыз очраклы түгел, чөнки командабыз әгъзасы, сезне биологиягә багышланган язмалар белән сөендерүче Сәрбиназ Шайхулова шушы мәктәпне тәмамлаган.
Гыйлем командасы Елховой укучыларына телләр өйрәнү алымнары хакында сөйләде һәм кечкенә генә җанлы концерт та куйды (әлбәттә, Булат Шәймиев ), яхшы фотосурәтләр төшерү серләрен бәян итте (Алина Галиәхмәт), хәзерге һуманитар фәннәрнең заманча мәдәниятне ничек өйрәнүе турында аңлатты (Айдар Шайхин). Без «Гыйлем» үзәгенең эшчәнлеге турында җентекләп сөйләдек һәм укучыларның проектлары белән дә таныштык. Бу очрашу кысаларында укучылар тарафыннан төшерелгән «Зәңгәр күлдә ай коена» мультфильмының премьерасы да булды.
Очрашудан соң Түбән Абдул авылының туган якны өйрәнү музее белән дә таныштык, бу төбәкнең катлаулы тарихы хакында белдек.
Гаять эчтәлекле бу сәяхәт укучылар белән укытучыларга да, гыйлемлеләргә дә файдалы булды дип ышанабыз. Елховой урта мәктәбе коллективына, сәяхәтне оештырган Сәрбиназ Шәйхуловага һәм безне җылы каршы алуга үз өлешен керткән һәркемгә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез

Көн саен Җир атмосферасына 60 т артык күк җисеме эләгә, ләкин аларның бик аз өлеше генә, янып бетмичә, Җир өслегенә төшеп җитә ала. Мондый галәм кунакларын метеоритлар дип атыйлар. Метеоритларның төрләре, фән өчен нинди әһәмияткә ия булулары турында түбәндәге мәкаләдә укыгыз.
https://vk.com/@gylem-kk-tashlary-ni-sili

VK
Күк ташлары ни сөйли?
Галәм киңлеге күп санлы таш кисәкләре һәм космик тузан белән тулган. Көн саен Җир атмосферасына 60 тоннадан артык күк җисеме эләгә, ләкин..
Аскультура (cубкультура, асмәдәният) төшенчәсе өстенлек итүче мәдәният белән элемтәне өзмәгән, ләкин кайбер мөһим нокталарда аңардан аерылып үсеш алган мәдәният төрен белдерә. Аскультураның чыганагы әгъзаларының яшенә, килеп чыгышына, расасына, икътисади яктан биләгән сыйныфына, җенесенә нигезләнә ала, ә аскультураны билгеләгән элементлар гадәттә шул кешеләрнең эстетик, дини, һөнәри, сәяси һәм җенси карашларын чагылдыра.
http://giylem.tatar/archives/1474
http://giylem.tatar/archives/1474
Әгъзаларны күчереп утыртуда (трансплантация) этика һәм хокук белән бәйле тѳп проблемалар булып донор әгъзалары җитмәү һәм әгъзаларны алуга ризалык яисә ризасызлык белдерүдә туа.
Хәзерге вакытта әгъзалар донорлыгына ѳч тѳрле яктан карап була: ризалык презумпциясе, ризасызлык презумпциясе һәм сорап алынган ризалык.
Ризалык презумпциясе Испания, Португалия, Германия, Англия, Австралия һәм Россиядә беркетелгән. Ягъни кеше, исән чакта ризалыгын белдермәсә дә, үлгәннән соң әгъзаларын фида итәргә риза булып чыга. Әлбәттә, ул язма рәвештә йә телдән ризасызлыгын белдереп, яисә бу эшне аның ѳчен туганнары башкарса, ул донор булудан баш тартырга да мѳмкин.
Ризасызлык презумпциясе АКШ, Канада, Франция, Нидерланд, Украина ѳчен хас. Бу очракта, кешенең фикере әйтелмәгән булса да, ул әгъзалар донорлыгына каршы дип санала. Шулай итеп, үлгәч аның әгъзаларын алмаячаклар.
Сорап алынган ризалык очрагында кеше үлеменә кадәр үк әгъзаларын алуга ризалыгын белдерә. Ризалыгын биреп ѳлгермәгән вакытта, моны аның ѳчен гаиләсе башкара. Ул документаль яктан расланган гаризадан гыйбарәт. Америка Кушма Штатларында кеше ризалыгын, мәсәлән, машина йѳртү таныклыгын алганда яисә озайтканда, шулай ук донорларны теркәп баручы махсус сайтта да бирә ала.

Күпчелекнең милләтчелеген игълан итү азчылыкның милләтчелеген ныгыта. Бу күренешләрнең икесе дә яман, ләкин беренчесе - куркынычрак.
Минтимер Шәймиев
Минтимер Шәймиев