Ресурслар тармагының рента кереме икътисадның башка тармакларының үсешен тоткарлый һәм табигый байлык проблемасын барлыкка китерә. Бу проблема Голландиядә 1960 нчы елларда олы газ чыгару урыннары табылуының әлеге илдәге эшкәртү сәнәгатенә йогынтысы мисалында тасвирлана. Голландия бу проблеманы уңышлы чишеп чыга, әмма термин фән телендә берегеп кала.
Венесуэла, Нигерия, Индонезия һәм Россия өчен әлеге чир нефтькә бәйле. Ә инде ягулык булмаган ресурслар турында әйткәндә, Заир һәм Замбиядә бакыр табу, ә Колумбиядә кофе үстерү йогынтысы күзәтелә.
Әлеге "чирнең" асылы шунда - чимал чыгаручы тармакларның рента керемнәре милли икътисадның башка тармакларында чыгымнар һәм эш хакы артуга китерә. Дәүләт эчендә эшкәртү-җитештерүчеләрнең товарларына бәя үсә башлый, алар эчке һәм тышкы базарда конкурентлыкны җиңә алмыйлар, нәтиҗәдә җитештерүне, эш урыннарын кыскарталар.

Шиһабетдин Мәрҗани Мисыр пирамидалары турында
22 нче шәүвәл - шимбә көнне «Мәхмәл-и Шәрифне» (Кәгъбәне каплый торган зур тукыма) унҗиде дөягә төяп, туп атып, музыка уйнап, барабаннар кагып, гаять тантаналы рәвештә Мисырдан озатканнарын күрдек. Шуннан соң бер алтын француз акчасына фаэтон яллап пирамидалар карарга киттек. Пирамидалар күп җирдә табылган булса да, өч иң олысы бер урында урнашкан. Без иң олысының эченә кереп карадык. Төбе киң, очы - тар булып, ерактан арыш кибәне кебек күренсә дә, үзе бик биектер. Тыштан, өч ягында да , җәяү менеп эченә керү өчен унбиш аршинлы баскычлар ясалган. Эчкә кергәннән соң, башта түбән төшеп, аннары туры барганнан соң бер бүлмәгә килеп чыгасың. Шушы бүлмәдән тышка чыга торган ике юл бар. Пирамида эчен карап йөреп бетергәннән соң, хөрмә белән тары икмәге сатып алып ашадым, Нил буенда утырып су эчтем. Шәһәр белән пирамидалар арасы - сәгать ярымлык юл - 13 чакрым тирәсе. Юл күрсәтеп баручыларына ике тәңкә акча бирдек.

Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе, актив һәм прогрессив татар яшьләренең лидеры Тәбрис Яруллинга карата ясалган басым хакында, аның вазыйфаларын калдыруы турында ишетү бик аяныч.
Бүгенгесе көндә заманча татар мәдәниятының да, милли юнәлештә эшләнгән сыйфатлы проектларның да йөзе, шул эшләрне башкаручы милли җанлы егет-кызларның әйдәп баручысы да - Тәбрис әфәнде. Аның кебек шәхеснең ниндидер сәер, келәм асты хәрәкәтләр аркасында үз урыныннан җибәрелүе Татарстан Республикасы өчен дә, татар милләте өчен дә зур югалту булачак. Аның тынгысыз актив эшчәнлеге аркасында Казанда яңа форматтагы милли чаралар барлыкка килде, шул ук вакытта татар халкының иҗтимагый-сәяси хокукларын яклау эше дә алып барылды.
"Гыйлем"нең дә язмышына Тәбрис Яруллинның турыдан-туры катнашы булды. Оешып киткән чагыбызда да, җәелеп эшли башлагач та ул һәрчак безгә булышты, идеяләребезне таратырга һәм татар фәненә хезмәт итәргә мәйдан бирде, этәргеч булып торды.
Без Тәбрис Яруллинга теләктәшлек белдерәбез.

Җәй көне үсемлек сабакларында һәм яфракларында еш кына күбекләнеп торган, төкереккә охшаган ак төерчекләрне очратырга мөмкин. Халыкта ул төерчекләрне "күке төкереге" дип йөртәләр. Чынлыкта исә алар эчендә күбекле бөҗәкләрнең (Aphrophoridae) күчеш чоры - кортлары яшеренгән. Алар муцин исемле матдә бүлеп чыгаралар һәм әлеге матдәне мускулларга бай туры эчәктә туглаганнан соң, ул күбекләнеп китә.
Йомыркадан чыгып, беренче тапкыр кабыгын салганчыга кадәр кортлар күбек эчендә тереклек итәләр. Күбек аларның бик нечкә катламнарын кибүдән һәм күпмедер дәрәҗәдә ерткычлардан да саклый.

Бүген математик, мантыйкчы, криптограф Алан Тьюринг туган көн (1912 — 1954). Ул санак белеменең үсешенә бик җитди өлеш керткән галим. Ул тәкъдим иткән абстракт «Тьюринг машинасы»н гомуми кулланылыштагы санак моделе дип санала, бу теоретик модель ярдәмендә алгоритм төшенчәсе формальләштерелгән.
Икенче дөнья сугышы елларында исә Тьюринг Кодлар һәм шифрлар мәктәбендә эшләгән һәм Алмания хәрби-диңгез флоты хәбәрләренә криптоанализ ясаучы Hut 8 төркемен җитәкләгән. Ул үзе иҗат иткән «Bombe» исемле җиһазда кодларны «җимерү» ысулларын эшкәртә. Нәтиҗәдә, ул «Энигма» исемле алман шифраторын ватып ачу буенча әһәмиятле белгеч буларак таныла.
Сугыштан соң Тьюринг Милли физика лабораториясендә эшли. Монда аның проекты нигезендә хәтерендә программа саклана торган беренче санак ясала (Automatic Computing Engine). 1950 елда ул санакның ясалма интеллектын бәяли торган эмпирик Тьюринг тестын уйлап таба.
Һомосексуальлеге өчен 1952 елда мәхкәмә тарафыннан гаепле дип табыла, гормон терапиясе аркасында башланган депрессиядән соң 1954 елда үзенә кул сала. Тьюринг — иң атаклы һомофобия корбаннарының берсе.
Аның турында Гыйлемдә кызык мәгълүмат: http://giylem.tatar/archives/1412

Forwarded from ӘЙДӘ!
Тиздән! Җәйнең бер көнендә!
ПЕЧӘН БАЗАРЫ фестивале🌷
Дизайн-маркет һәм Аш-су
Лекторийлар һәм Кино
Экскурсияләр һәм Бию
Акустик концерт һәм Сәнгать
Балалар мәйданчыгы һәм Гыйлем
Second hand һәм остаханәләр
Милли киемдә яки милли элементлы киемдә килергә онытмагыз!
17-18 август
12:00-22:00
Кабан күле яр буе

«Бу бер кеше өчен кечкенә генә адым, әмма кешелек өчен искиткеч зур алга китеш»
Моннан нәкъ 50 ел элек, 1969 елның 16 июлендә, Кеннеди исемендәге галәм үзәгеннән (АКШ) Айга таба астронавтлар Нил Армстронг, Майкл Коллинз һәм Эдвин Олдрин утырган «Аполлон-11» корабы кузгалып китә. 20 июль көнне экипаж командиры Н. Армстронг дөньяда беренче булып Җирнең табигый иярчене өслегенә аяк баса.
«Аполлон-11» экипажы Ай өслегенә АКШ байрагы һәм фәнни җиһазлар урнаштыра, иярчен өслегенең күп санлы фотосурәтләрен ясый һәм Җиргә туфрак үрнәкләрен алып кайта. Әлеге материаллар бүгенгәчә астрономия фәне өчен бәяләп бетергесез мәгълүмат чыганагы булып тора.

🌿 ГЫЙЛЕМ мәйданчыгы (г. Казань)
Фестиваль #печәнбазары|17-18 август, 12:00-22:00|Кабан күле яр буе
🗓17 август, 12:00 - 18:00
13:00 - 14:30 Эко-мәйданчык: лекция «Zero Waste планетаны коткара: калдыкларны киметер өчен файдалы киңәшләр» (Гүзәлия Гыйматдинова)
14:30 - 16:00 Тәрҗемә мәктәбе (яшь тәрҗемәчеләр остаханәсе)
16:00 - 17:00 Татар фәнни журналлары: дискуссия
17:00 - 17:30 Татар мәктәпләрендә заманча проектлар: ничек эшне оештырырга (Ленар Хөсәенов, Актаныш гимназиясе)
17:30 - 18:00 «Alone» видеоуенын тәкъдим итү (Урал Нургалиев, Әмир Хәйбиев Актаныш гимназиясе
🗓18 август, 12:00 - 18:00
12:00 - 15:00 Дөрес туклану: лекцияләр, остаханә һәм интерактив (Илсөя Әхмәтгалиева)
Правильное питание: лекции, мастер-классы и интерактив (Илсоя Ахматгалиева)
15:00 - 18:00 Хәлбуки лекторие (Биология, генетика, биотехнологияләр турында татарча кыска лекцияләр)
Лекторий Хәлбуки (короткие лекции по биологии, генетика и биотехнологиям на татарском языке)
❗Катнашучыларга гаризаны тутырырга кирәк/Участникам нужно заполнить заявку - https://forms.gle/LfSiL9iFgeGF6syv8
#печәнбазары #печәнбазары2019

Google Docs
Гыйлем мәйданчыгы // Площадка Гыйлем
17 - 18 август, 12.00 - 18.00
Гыйлемдә соңгы 5 елда чыккан мәкаләләрнең иң шәпләрен барлыйбыз. Физика һәм химиягә багышланган менә нинди язмаларыбыз бар.
1. Физика кануннарын уйлап табучылар кемнәр булган
http://giylem.tatar/archives/280
2. Циансутуар: матдәнең сыйфатлары һәм тарихы
http://giylem.tatar/archives/2808
3. Мария Кюри: Радийның гаҗәеп тарихы
http://giylem.tatar/archives/2738
4. Графен: углеродның яңа формасы турында 5 факт
http://giylem.tatar/archives/2063
5. Нанотехнологияләр турында 4 миф
http://giylem.tatar/archives/1748
6. Фундаменталь физиканың чишелмәгән өч мәсьәләсе
http://giylem.tatar/archives/1748
7. Атомның планетар моделе
http://giylem.tatar/archives/2558
8. Һиггс бозоны ничек ачылды
http://giylem.tatar/archives/2497
9. Электр дугасы турында
http://giylem.tatar/archives/795
10. Электромагнит дулкыннар куркынычмы?
http://giylem.tatar/archives/631

Биология һәм табигать дөньясы — Гыйлемдә иң яраткан темаларыбызның берсе. Сайтыбызда бу хакта дөнья күргән иң шәп язмаларыбызны тәкъдим итәбез.
1. Баш мие паразитлары
http://giylem.tatar/archives/2887
2. Капибара — дөньядагы иң зур кимерүче
http://giylem.tatar/archives/2824
3. Дарвин парадоксы: хәзерге фәннең һомосексуальлеккә карашы
http://giylem.tatar/archives/2762
4. Кырмыска сугышлары
http://giylem.tatar/archives/2773
5. Дөрес әчетелгән сөт: оеган сөт, эремчек һәм эчәклек
http://giylem.tatar/archives/2635
6. Кешенең буе үсү нәрсәгә бәйле?
http://giylem.tatar/archives/2396
7. Биология сәгатьләре ничек эшли?
http://giylem.tatar/archives/2376
8. Инфекция барышы. Биолог күзлегеннән нәрсә ул?
http://giylem.tatar/archives/1713
9. Нигә пингвиннар оча алмый?
http://giylem.tatar/archives/1540
10. Минималь геном: кайсы геннардан башка яшәп булмый
http://giylem.tatar/archives/1161