Соңгы ике атнада Русиядә яңа тел гаугасы кузгалды. Филология фәннәре докторы, профессор Гасан Гусейновның рус теленең халәте турында ачынып әйткән сүзләрен "русофобия" дип атап, аны матбугатта эзәрлекли башладылар. Мөхтәрәм галимне без, "Гыйлем" мөхәррияте, бик нык хөрмәт итәбез. Аңа теләктәшлек күрсәтү йөзеннән, берничә ел элек дөнья күргән мәкаләсен татарчага тәрҗемә иттек.
Платонча чын фәлсәфәче кем ул һәм фәлсәфәче булу - ни димәктер? Хикмәт сөючеләрнең дүрт мөһим сыйфатын Гасан Гусейнов аңлатып бирә.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/3160

Бу атнада Татар китабы йортында узачак лекторийда "Гыйлем" үзәге җитәкчесе, тәрҗемәче, КФУның диннәрне өйрәнү кафедрасы магистранты Айдар Шәйхин чыгыш ясаячак.
XX гасыр католик теологиясе фикер юнәлешләренең байлыгы белән аерылып тора. Коткарылу тәгълиматындагы универсализм, ягъни барлык кешелекнең дә оҗмахка керәчәге турында идеяләр, бу чорда бик актуальләшә. Католиклар бу катлаулы сорауны ничек аңлый һәм нинди җаваплар тәкъдим итәләр икән? Лекциядә шул хакта ишетеп булачак.
15 ноябрь, 17:00, Островский урамы, 15.

Классик татар шагыйре, меценат, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр Закир Рәмиевнең (иҗади тәхәллүсе Дәрдемәнд) тууына 160 ел (1859 — 1921).
Аның шигырьләре белән таныша аласыз: https://tbsh.org/derdmend

Хәлбукидә Дәрдмәнд турында икенче лекция укылачак. Лирон Хәмидуллин шагыйьнең үзе һәм данлыклы Рәмиевләр нәселе турында сөйләячәк.
20 декабрь, җомга, 17:00
Островский урамы, 15.
20 декабрь, җомга, 17:00
Островский урамы, 15.
Хәлимә Мөхетдин кызы Корбангалиева (әтисе - Мөхетдин Хафиз улы Корбангалиев - галим, мәгърифәтче, педагог, атказанган фән эшлеклесе, профессор) 1927нче елда Казан дәүләт университетының физика һәм математика факультетының биология бүлегенә укырга кереп, икенче курста укыган чагында ук ул энтомолог белгечлеген сайлый. 1931нче елда умырткалылар зоологиясе һәм гидробиология кафедрасының аспиранты була.
Фәнни хезмәткәр, ассистент, мөгаллим, шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында күптөрле иҗтимагый эшләрдә катнашып йөргән Хәлимә Мөхетдин кызы 1954нче елдан алып 1974нче елга кадәр умырткалылар зоологиясе кафедрасын җитәкли. 1964нче елда аңа татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән булып профессор дәрәҗәсе бирелә.
Хәлимә Корбангалиева - СССР Фәннәр Академиясенең гидробиология, ихтиология һәм биоресурсларны куллану проблемаларына багышланган Фәнни Совет әгъзасы да. Аның шәкертләре исә - Россиянең төрле почмакларында хезмәт куючы танылган гидробиологлар.
"Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул кафедрага килеп, шәкертләренең хәлләрен белешеп йөрде. Аның өстәлендә һәрвакыт яңа гәҗитләр ята иде, шуңа күрә ул илебездә, Казанда, ә иң мөһиме - университетта ниләр булганын гел белеп торды... Аш-суга бик оста иде. Аның камыр ризыклары, бигрәк тә данлыклы гөбәдиясе, телне йотарлык иде. Алар кафедраның бәйрәм өстәлен дә бик еш бизәп торды," - дип сагынып искә ала Хәлимә Корбангалиеваны хезмәттәшләре.

Наньшань округы суды кытай галиме Хэ Цзянькуй эшчәнлеге буенча карар чыгарды (Хэ Цзянькуй 2018нче елның ноябрендә гены үзгәртелгән беренче балаларның дөньяга килүе турында хәбәр иткән иде, ул Nature журналының “2018нче елның 10 иң әһәмиятле фән эшлеклесе” исемлегенә дә кертелде: http://giylem.tatar/archives/2992). Кытайның Синьхуа мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, галимне өч елга төрмәгә озатачаклар, шуның өстенә штраф та түләргә туры киләчәк. Галимнең төркемендә эшләүче тагын ике кеше җаваплылыкка тартылган.
Кадерле гыйлемле һәм «Гыйлем»ле дуслар! Барчагызны якынлашып килүче яңа 2020 ел уңаеннан тәбриклибез! Быел да безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт.
2019 ел фән тормышы өчен гаять әһәмиятле ел булды. Берничә мөһим вакыйганы искә төшерик:
1. Кара упкынның беренче фотосурәтен ясадылар.
2. Эбола эпидемиясенә каршы ышанычлы дару ясый алдылар.
3. Квант санаклары «өстенлек» дәрәҗәсенә ирештеләр, ягъни иң көчле гади санаклар башкара алмый торган мәсьәләләрне чишә башладылар.
4. Япония галимнәре архейларның яңа төрен — асгард-архейларны тасвирлады.
5. Муковисцидоз авыруыннан генетик дару ясалды.
6. Һантингтон авыруыннан яңа дәвалау ысулы табылды.
7. Нептунның җиденче иярчене — Гиппокамп ачылды.
8. Геномнарны төзәтү/үзгәртү технологиясе камилләште.
Яңа елда да фән һәм белем дөньясында кешелекне яхшылыкка илтүче яңалыклар булып торсын. Һәрбарчагызга сәламәтлек, ныклык, имин тормышлар һәм зур уңышлар телибез!
Ихтирам белән
«Гыйлем» мөхәррияте

Затлы гаиләдә туган, борынгы морза нәселенең традицияләреннән ваз кичкән, Тукайның якын дустына әйләнгән, каты авыруга бирешмәгән һәм һәрчак үзе булып калган. Әйе, Фатих Әмирханның тормыш юлында сокланырлык, гаҗәпләнерлек яисә инде бераз шелтәләрлек адымнар күп булган.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/1140

Әхмәт Бакый улы — Татарстанның күренекле фән эшлеклесе. Аның Тататрстан туфрагында яшәүче умырткасызларны, Татарстан фаунасы һәм экологиясен, Урта Идел буендагы мицетобионт (гөмбәдә яшәүче) бөҗәкләр комплексларын өйрәнүгә багышланган хезмәтләре республикадан читтә дә билгеле.
Ул — «Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек», «Табигать әлифбасы» сериясеннән сүзлекчәләр (алар сайтыбызда да урнаштырылган: http://giylem.tatar/archives/2872), «Бөҗәкләр турында хикәяләр», «Хайваннар дөньясы серләре» һәм башка популяр китаплар авторы да.

❤1
«Урбанизм» термины төрле фәннәрдә бер-берсе белән кисешә торган берничә төшенчәне үз эченә ала. Социология фәнендә урбанизмны өйрәнә башлауга галимнәрнең бер соравы сәбәпче була: зур тизлек белән үсә башлаган шәһәрләр кешенең үзаңына һәм яшәү рәвешенә нинди йогынты ясый? Энтони Гидденс белән Филип Саттон язган «Социологиянең төп төшенчәләре» китабында урбанизмның асылы, өйрәнүләрнең кыскача тарихы һәм хәзерге чорда актуальлеге кыскача аңлатыла.
Укырга: http://giylem.tatar/archives/3180

Forwarded from Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Кара упкын сурәте, дөньяда иң зур очкыч, авыруга бөер китерүче дрон, глобаль интернет, галәмгә чыккан ике хатын-кыз, Googleның квант санагы...
2019 елга нәтиҗә ясыуны дәвам итеп, бүген сезгә узган елда фән һәм технология үсешенә иң зур өлеш керткән һәм киләчәктә кеше тормышын шактый үзгәртер дип көтелгән ачышларны тәкъдим итәбез. https://www.azatliq.org/a/30360758.html

Азатлык Радиосы
2019 ел нәтиҗәләре: фән һәм технология
Азатлык 2019 елга нәтиҗә ясый. Дөньяның абруйлы фәнни басмалары узган елда фән үсешенә иң зур өлеш керткән һәм киләчәктә кеше тормышын шактый үзгәртер дип көтелгән ачышларны барлады. Шуларның берничәсен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Бүген Яхъя Абдуллинның тууына 100 ел.
Яхъя Абдуллин - философ, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, ТАССР, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе. Ул - татар иҗтимагый һәм фәлсәфи фикерен иң беренчеләрдән булып фәнни дәрәҗәдә өйрәнгән галимнәрнең берсе. Ул татар мәгърифәтчеләре хәрәкәтен һәм җәдидчелекне тикшергән, аның татар мәдәнияте үсешендә уйнаган ролен күрсәткән.