Гыйлем
634 subscribers
620 photos
9 videos
10 files
321 links
Фән, фәлсәфә, әдәбият, телләр, мотивация.
2014 нче елдан акыллы буын тәрбиялибез.

Наука, философия, литература, языки и мотивация на татарском. Прививаем интеллектуальность с 2014 года.
Download Telegram
Австралия континентында узган елның ахырында башланган янгыннар нәтиҗәсендә миллиардка якын җан иясе һәлак булды. Уникаль төрләргә бай "Яшел континент" өчен көрәш бүген дә дәвам итә. Аның табигатен саклап калуга һәркем үз өлешен кертә ала. Без дә, дуслар, планетабыз өчен көрәштән читтә калмыйк.

Австралия табигатен саклап калу һәм торгызуга акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен сылтамалар:

1. Яңа Көньяк Уэльс штаты:
• Кыргый табигатьне коткару һәм торгызу белән шөгыльләнә торган WIRES оешмасы: https://www.wires.org.au/donate/emergency-fund https://www.facebook.com/donate/1386120504919105/10158318179549750/
• Порт Маккуори коалалар хастаханәсе (зыян күргән коалаларга ветеринар ярдәм күрсәтү, кыргый хайваннар өчен су эчү урыннары булдыру, коалалар популяциясен торгузыга юнәлтелгән программаны тормышка ашыру): https://www.gofundme.com/f/help-thirsty-koalas-devastated-by-recent-fires
2. Виктория штаты:
• Кыргый табигатьне саклау белән шөгыльләнә торган Wildlife Victoria оешмасы: https://www.wildlifevictoria.org.au/
• Виктория зообакчалары: https://www.zoo.org.au/fire-fund/
3. Көньяк Австралия штаты:
• SAVEM ветеринар хезмәте: https://www.savem.org.au/about-savem/donate/
4. Башка оешмалар:
• Керрамбин кыргый табигать хастаханәсе: https://www.gofundme.com/f/save-our-koala-bushfire-victims https://shop.currumbinsanctuary.com.au/products/donations
• RSPCA New South Wales (йорт хайваннарына ярдәм): https://www.rspcansw.org.au/bushfire-appeal/
• RSPCA Victoria: https://rspcavic.org/giving/donate
• Бөтендөнья кыргый табигать фондының «Коалаларны коткарырга ярдәм ит» фонды (коалалар яши торган җирлеккә агачлар утырту, ветеринар ярдәм күрсәтү, коалалар тереклек итә торган территорияләрне саклау): https://donate.wwf.org.au/donate/koala-crisis/koala-crisis?t=AP1119W03#gs.quloe0

Күбрәк мәгълүмат: https://www.theguardian.com/australia-news/2019/dec/21/how-you-can-donate-and-help-the-volunteer-firefighters-in-australias-bushfire-crisis
Хәлбуки дәвам итә.

17 гыйнвар, 17:00
Энергия. Аның төрләре, чыганаклары, әверелешләре.

Лектор: Галимҗан Галимов

Островский урамы, 15.
Якшәмбе иртәсен моңлы татар җырлары белән бизәргә чакырабыз. Бүген татар опера җырчысы, Советлар берлегенең Халык артисты Азат Аббасов туган көн. Ул - лирик тенор тавышлы җырчы. 40 ел Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты булган, 100дән артык партия башкарган.
Forwarded from ТАТФОРУМ
Хәерле көннәр! Хәбәр бар!

Беренче тапкыр мондый зур очрашу уздырабыз! Чит төбәкләр, илләрдән укырга кергән татар студентлары белән очрашу!

13 февраль көнне УНИКС концертлар залында татар шәһәр берләшмәләре блн таныштыру.

Чараның форматы: берләшмәләрнең 10-15 минутлык рухландыра торган чыгыш-презентацияләре

Әгәр дә Казанда укып йөрүче дус-туган-сеңелләрегез бар икән - рәхим итсеннәр 🙂

Максат: Казанда татар мохитен күрсәтү, чаралар узып тора, белсеннәр, безнең блн бергә татар шәһәрен кайнатып була!
Forwarded from ТАТФОРУМ
14 февраль - Татарча фән көнен файдалы һәм мавыктыргыч итеп уздырасыгыз килсә, сезне чираттагы лекторийда көтәбез. Биология фәннәре кандидаты Наил Хәертдинов тереклек ияләренең гаҗәеп сәләте - регенерация турында сөйләячәк.

"Регенерация (торгызу) - тере организмнарның вакыт узу белән зарарланган тукымаларын, ә кайчагында югалган әгъзаларын да торгыза алу сәләте. Һәр организмда да гомере буена торгызу һәм яңарту процесслары бара.

Кешенең, мәсәлән, тире, эчәклек эпителие һәм бавыр күзәнәкләре яңартылып тора. Еланнар тиреләрен яңарту белән искесен салып ташлыйлар. Кошлар даими рәвештә каурыйларын салып ташлый һәм яңаларын үстерә, ә имезүчеләр йон катламын алмаштыра.

Тагын нинди хайваннар ни дәрәҗәдә үз тәннәрен төзекләндерергә сәләтле? Кеше тәнен ни дәрәҗәдә төзекләндерә ала? Боларның барысы турында да лекторийда белерсез", - Наил Хәертдинов.
14 февраль — Каюм Насыйриның туган көне — Татарча фән көне дә ул.
Бу датаның Каюм Насыйри белән бәйле булуы табигый. Әгәр татар фәнен татарлар турындагы фән дип алсак, Насыйри бу өлкәдә дә иң беренчеләрдән булып халкыбызның этнографиясен өйрәнгән милләттәшебез. Татарча фән дип гомумән дөньякүләм фәнни белемнең туган телебездәге өлешен атасак, шулай ук, Каюм бабайның язган дәреслекләрен, тәрҗемә иткән терминнарын, ясаган ярдәмлекләрен искә төшерәбез.

Гыйлемле дусларыбыз! Татарча фән көне котлы булсын! Һәрбарчабызга гыйлемле булырга һәм туган телебездә гыйлем таратырга насыйп булсын!
Forwarded from Röstäm
Бу постның тышлык фотосында сурәтләнгән егетне күрәсезме? Усал кешегә охшаган, шулай бит? Аның әдәби тәхәллүсе (псевдонимы) да нәкъ шулай яңгырый: Усал.

Мәхмүтфуат Туктаров — XX гасыр башында сәясәт белән җитди дәрәҗәдә шөгыльләнгән милләттәшләребезнең берсе. Быел аның тууына 140 ел тулды. Әмма без аның турында бөтенләй диярлек искә алмыйбыз. Ә бит андый шәхесләребез күп түгел.

Фуат империянең Дәүләт думасында мөселман фракциясе чыгарган «Дума» газетасының җаваплы мөхәррире булып эшли. Фракциядә сәркатиплек вазыйфасын башкара.

1917 елда Бөтенрусия оештыру җыелышының (Учредительное собрание) депутаты була. Билгеле ки, бу җыелыш Русиянең ничек, кайсы юнәлештә алга атларга тиешлеген хәл итәр өчен чакырыла.

Фуат Туктаров I һәм II Бөтенрусия мөселман корылтайларында катнаша, Казан губернасында Мөселман комитетын оештыра.

1919 елда Туктаров, Исхакый белән берлектә, Русиядән читкә чыгып китә. Париж солых конференциясендә (1919–1920) Милли Мәҗлес вәкиле булып тора.

Соңгы еллар Төркиядә мөһаҗирлектә үтә.
Югославия кризисын өйрәнүчеләрнең берсе – С. Вудвард – язган: «Югославия җәмгыяте Тито (илнең президенты) харизмасына, сәяси диктатура һәм милли хисләрне басуга таянмый, ул комплекслы халыкара кызыксынулар, республикаларның хокуклары системасы һәм кисешүчән суверенитетка таяна. Милли минлек басылмый гына түгел, ул Югославия республикаларына мөстәкыйль дәүләтләрнекенә якын хокуклар бирүче федераль системаларда ныгытыла, институтциальләшә, боларга һәр индивидның милли үзбилгеләнү хокукы да өстәлә». Бу хакыйкать, ләкин тулы хакыйкать түгел. Әлеге система эшләсен өчен барча сәяси башкача фикер йөртү контрольдә булырга тиеш. Авторитар режимның легитимлыгы, ягъни халык ышанычы кризисы башлану әлеге конструкцияне сакларга мөмкинлек калдырмый.

Үзәк, ягъни федераль үзәкнең хакимиятне, илнең бердәмлеген саклап калу өчен кирәк кадәр күләмдә көч кулланырга әзерлеге юкка чыгу булу белән, Югославия идарә итмәслек була.

Е.Т. Гайдар, «Империя җимерелүе»
21 февраль — Халыкара ана теле көне. Бу истәлекле көнне ЮНЕСКО оешмасы 2000 елдан бирле бәйрәм итә.

ЮНЕСКО җәмгыятьнең тотрыклы үсеше өчен мәдәни һәм тел күптөрлелеген сакларга кирәк дип саный. Шуңа да ЮНЕСКО мәдәният һәм телләрдә булган аермалыкларны сакларга, шуның аша бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтергә тырыша.

Дөньяда 6000 тирәсе тел бар. Шуларның 43 проценты юкка чыгу алдында. Берничә йөз тел генә мәгариф өлкәсендә һәм дәүләт идарәсендә кулланыла; санлы технологияләр дөньясында кулланыла торган телләр саны йөзгә дә тулмый.

Дөньяда телләр кими барган саен, лингвистик күптөрлелеккә дә куркыныч яный. Җир шарында яшәүчеләрнең 40 проценты үз телендә белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм. Шулай да, кайбер илләрдә ана теле нигезендә күптелле белем бирүдә прогресс күзәтелә башлады. Аның әһәмиятен аңлаучылар арта, туган телләрне җәмгыять тормышында актив кулланырга омтылучылар күбәя.

Әмма ана телләрен саклау эшендә башкарасы адымнар искиткеч күп әле.
1944 елның 23 февралендә СССР Дәүләт саклану комитетының (ГКО) 5073 нче карары нигезендә Чечен-Ингуш автономияле республикасы бетерелә, ә анда яшәүче 493 269 чечен һәм ингуш кешесе Урта Азиягә депортацияләнә.
Кафил Әмиров хокук белеме буенча татарча дәреслекләр дә язган иде. Урыны җәннәттә булсын!
⚡️⚡️⚡️ 2000-2013 елларда Татарстанның баш прокуроры булып эшләгән Кафил Әмиров вафат. Аның гомере бүген иртән хастаханәдә өзелгән дип хәбәр ителә.

https://www.azatliq.org/a/30449668.html