КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр
29.4K subscribers
2.17K photos
237 videos
57 links
🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар
📌файдалы киңәшләр
Реклама (сотрудничество) - @elvira_admin
Download Telegram
Алма-кара җимеш пирогы🍎🍏

Камыр өчен кирәк булачак:2 табалык камыр рецепты(26 диаметр)

70 гр акмай
80 гр җылы сөт
Тоз
7-8 гр коры чүпрә(әгәр юеш чүпрә булса 20 гр кирәк,ул очракта :җылы сөткә салып бераз эретеп алыгыз)
2 йомырка
120 гр шикәр
05 стакан он
20 минут чамасы кабартып алдым.Чүпрә эреп китсен өчен.
Камырга он салып озаклап камыр бастым.
Табаны духовкада җылытып алдым.Камырны җәеп табага эчлекне сала башладым.
Эчлек:1 генә табалык.
3 алма
50 гр кара җимеш
1 уч кына грец.орех.
Манный ярмасы бераз
Сахар бераз
180-200 гр та 25-30 минут пеште.
Өстенә:3/2 өлеш сметана куе булса яхшы+3аш кашыгы шикәр.
Пирог пешеп чыгуга 10 минут суынсын,аннан шушы сметананы салабыз.30 минуттан кисеп ашарга була.

©Эльмира Камалиева

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
❤18👍10🥰2
Бәхет бит ул күзгә ташланып тормый. Гади генә тормыш итү - ул үзе бәхет. Үз өеңдә исән-сау йокыңнан уянасың... Көннең ничек икәнен белергә дип, тәрәзәдән тышка карыйсың... Янәшәңдә якын кешеңнең ягымлы тавышын ишетәсең... Тәмле чәеңне эчәсең... Бәхет өчен әллә шулар азмы?! Юк, минемчә... Хәерле төн, дуслар! Матур, тәмле төшләр сезгә☺️🌹

Макс - https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
👍35❤16👏3🙏2🔥1
Кайсы яшелчәне кайчан чәчәргә?

Иртә өлгерешле кәбестәне тәрәзә төбендәге савытларга 11-12 мартта чәчәбез, 45-50 көнлек рассада түтәлгә күчерелә.

Уртача өлгерешле кәбестәне 17-18 мартта лотокка чәчәбез. 40 көнлек рассада түтәлгә утыртыла.

Соң өлгерешле кәбестәне 14 апрельдә теплицага чәчәбез, 40 көнлек рассада июньдә ачык грунтка утыртыла.

Башлы суган орлыкларын 1 мартта лотокка чәчәбез, 25 апрельдә ачык түтәлгә күчерәбез.

Кабак, кабакчык, патиссон, кавын, карбызны 25-29 апрельдә ярты литрлы савытларга берәмләп чәчәбез, 7-8 июньдә ачык грунтка күчереп утырткач, өстен томалыйбыз.

Редисны теплицага 10-11, ачык грунтка 18-21 апрельдә, 4-5 майда чәчәбез.

Порей суганын 12-15 февральдә чәчәбез, кәлшәсен 25 апрельдә түтәлгә күчерәбез.

Кыяк суган үстерү өчен чемчекләрне теплицага 10-11 апрельдә, баш суган үстерү өчен ачык грунтка 4-5, 9 майда утыртабыз.

Базиликны вак савытларга 4-5, 9-12, 15-18 майда чәчеп, бер айлык рассадасын томат араларына, ачык грунттагы түтәлгә күчереп утыртабыз.

Ногыт борчагы, гади борчак, фасольне, җир җылына төшкәч, 20-24 майда ачык грунтка чәчәбез.

Кишер, петрушканы 13-14 апрельдә ачык грунтка чәчәбез.

Чөгендернең рассадасын үстереп алу өчен, теплицадага 20 апрельдә, 11-12 майда ачык грунтка турыдан-туры чәчәбез.

©Хәмидә Гарипова
❤24👍4👏1
Корт ясау ЫСУЛЫ

✅Калын төпле савыт алырга кирәк. Сөт төпкә утырмасын, көймәсен өчен, савытны үсемлек мае салып кыздырып алам. Бераз суынгач, шуңа 3–4 л сөт салам, ул кайнап чыгар алдыннан 5–6 кг эремчек кушам.

✅Болгата-болгата, кызгылт төскә кергәнче кайнатырга кирәк. Аннан 200–250 г атланмай, 0,5 л йорт каймагы өстим. Булса, катык та салырга мөмкин. Азактан тәменчә шикәр комы салам. Шикәр комын суы беткәндә генә салырга кирәк, чөнки иртә салганда, корт катып китә. Корт әзер булганчы, шулай 4–5 сәгать кайный.

©Гөлнара Галимуллина
👍15❤11🔥2
😍🌹Роза куакларын сода «яшәртә»

5 литр суга 1 аш кашыгы чәй содасы, ярты чәй кашыгы нашатырь спирты, 1 чәй кашыгы магний сульфаты һәм 1 чәй кашыгы уылган кер сабыны салып болгатабыз.

Килеп чыккан катнашманы иртән һәм кичен роза куакларына бөркибез. Болай эшләгәндә, яңа үрентеләр пәйда булачак һәм розалар, яшәреп, җәй әйләнәсе шау чәчәктә утырачак.

©1001киңәш
❤19👍4🤩2🥰1
Кабак белән җимеш бәлеше

Камырына алдым:
📌1 ст җылы су
📌0, 5 ст сыек май
📌1 йомырка
📌2 аш кашыгы шикәр комы
📌0, 5 ч калагы тоз
📌әз генә чүпрәдә куштым
📌он

Йомшак итеп кенә камыр бастым,бер 15 минут ял иттердем камырны өстен каплап, эченә салдым: аска корт, кабак, пешереп бүреттерелгән дөге, 5 аш кашыгы шикәр комы өеп, 10 аш калагы сары май, җимешләр йөзем һәм сары җимеш.
Сез дә пешереп карагыз дусларым! Бик тәмле була.

©Гульнур Мустафина
❤22👍9🥰7
ЭРЕМЧЕК ПИРОГЫ

Кирәк ингредиентлар:
Камыр өчен:
- 1 стакан сөт;
- 100 г сыер мае;
- 1 аш кашыгы коры чүпрә;
- 1 аш кашыгы шикәр комы;
- 1 чеметем тоз;
- 1 йомырка;
- 2 стакан он.

Эчлек өчен:
- 280-300 г эремчек;
- 1 стакан каймак;
- 3 йомырка;
- 5-6 кашык шикәр комы;
- ванилин;
- майлау өчен тугланган йомырка.

Җылы сөттә чүпрә, шикәр комы, тозны эретәбез.
Эретелгән май, йомырка һәм он кушабыз.
Камыр басабыз һәм 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Эчлеккә диелгән бөтен ингредиентларны кушабыз һәм болгатабыз.
Әзер камырны ике тигез өлешкә бүләбез. Берсен алып куябыз.
Икенче өлеш камырны җәябез, майлы табага куябыз, өстенә эчлек салабыз.
Кырыйларын матурлыйбыз, пирог кырыендагы камырны тугланган йомырка белән майлыйбыз.
220 градуслы җылынган мичтә 35-40 минут пешерәбез.

©https://vk. com/wall-99651353_12878
❤22👍3🔥2
Кәбестә бәлеше

Камыр өчен:
1стакан кефир, 1стакан су, 100гр ак май, шикәр комы, тоз тәменчә, 2 чәй кашыгы чүпрә, он кирәгенчә. Камырыбызны ял иттерәбез.

Эчлек өчен:
Кәбестәне турыйбыз, суган, тоз, үсемлек мае, бераз су салып сүрән утта парландырып пешерәбез. Пешкәч эчлегебезне бераз суытабыз.Җәймә җәябез табага куеп эчлекне ягабыз, өстенә пешкән 2 йомырка кырып сибәбез. Бәлешнең өстен каплыйбыз, кырыйларын бөреп чыгабыз.
Мин үземчә бизәлеш керттем. 35-40 минутка духовкага пешерергә куябыз.

Тәмле булсын!

©Минзилэ Галимова
❤25👍9🥰3🔥2
БАЛЛЫ ПОМИДОР

3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.

©https://vk. com/wall-126625242_1164
❤10👍3🥰2
ҖИҢЕЛЧӘ ТОЗЛАНГАН КЫЯР

2 кг кыярның очларын кисеп, 4 өлешкә бүләргә, пакетка салырга, 3-4 тырнак сарымсакны изеп, бер уч укропны турап салырга. 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы үсемлек мае өстәп, пакет эчендә яхшылап болгатырга. Өй температурасында 1 сәгать тотарга, шул вакыт эчендә кыярларны берничә тапкыр селкетеп, болгатып алырга. Тагын 1 сәгатькә суыткычка куеп торырга.
Рәмзилә ХАҖИЕВА, Казан.

КЫЯР ТОЗЛАУ
3 литрлы банкага: укроп башы, 4-5 тырнак сарымсак, 2 лавр яфрагы, 4-5 түгәрәк борыч салырга, кыярны тыгызлап тутырырга.
Тозлык: 1,5 л су, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы.
Тозлыкны кыяр өстенә агызып, 15 минут тотарга, яңадан бушатып, кабат кайнатырга һәм кыяр өстенә агызырга. Шулай өч тапкыр кабатларга. Соңгысында 3 литрлы банкага 100 мл исәбеннән 9 %лы аш серкәсе салып, калай капкач белән каплап куярга.
Тәмле, кетердәп торган кыяр булачак.
Эльмира КАМАЛИЕВА, Казан.

©https://vk. com/wall-59550939_21811
❤8👍6🔥2👏2
Тиз һәм җайлы ясала торган лечо рецепты

✅3 кг помидорны һәм 1,5 кг борычны, артык калын итмичә, озынчалап турыйбыз. 2-3 тырнак сарымсакны сыттырабыз. Шулар өстенә 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 кара борыч салып, ярты сәгать пешерәбез һәм 100 гр уксус салып, стерильле банкаларга тутырабыз. Тиз дә, тәмле дә.

©https://vk. com/wall-108059954_2852
❤8👍6🔥5
😋🍊🍏Алма белән әфлисун вареньесы

Бу төр вареньены кайнатуы бик җиңел. Аны ясау өчен алма, әфлисун һәм шикәр комы кирәк.

✅Ингредиентлар:

Алма – 1 кг,

әфлисун – 0,5 кг,

шикәр комы – 0,5 кг.


✅Әзерләү ысулы:

Алмаларның черек булмаганнарын, әйбәтләрен сайлыйбыз. Яхшы итеп юабыз. Һәрбер алманың тышын әрчеп, уртадагы төшләрен алабыз. Тышын әрчемичә калдырсаң да ярый, кемгә ничек ошый. Алманы турыйбыз. Әфлисунны шулай ук яхшылап юабыз, тышын әрчибез һәм турыйбыз. Тураганда астына берәр савыт куярга кирәк, алайса согы чыгып бетә. Ә вареньеда әфлисун согы күбрәк булса яхшырак. Аны турап бетергәч, алмага кушабыз һәм икесен бергә бутап алабыз. Киселгән алма белән әфлисунга шикәр комы кушабыз, тагын бер кат болгатабыз. Булачак варенье болгатмасын 2-3 сәгатькә калдырып торабыз, әзрәк соклары чыксын. Вакыт узганнан соң 10 минут әкрен утка куябыз һәм болгатып торабыз. 10 минут үткәч уттан савытны алып куябыз, 2 сәгать суытабыз һәм аннан соң тагын утка куеп 30-40 минут болгата-болгата пешерәбез.

Варенье әзер булгач, суытып, стерильләштерелгән банкаларга салып ябып куябыз.

©Татар халык ашлары
❤24🥰4👍1
РАССОЛЬНИК

1 кило кишерне эре угычтан уып, шуңа бер стакан көнбагыш мае салып табада 15 минут кыздырасың.

Ике кило кыярны шакмаклап турап, ике кило помидор һәм бер кило суганны иттарткычтан чыгарып бөтен массаны бергә кушасың. Шуңа алты чәй кашыгы тоз һәм шуның кадәр үк шикәр комы һәм ике стакан перловка өстисең. Шунысын истә тотыгыз: перловканы башта ике сәгатьләп суга салып торырга кирәк. Шушы массаны болгата-болгата бер сәгать пешергәннән соң биш аш кашыгы аш серкәсе кушып янә ун минут кайнатасың да стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Аш өчен бик тәмле була.

©https://vk. com/wall-99651353_11239
❤15👍10👏2🎉2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Дуслар кемнәр әле безнең макс каналга язылырга өлгермәде, рәхим итегез! Без хәзер шунда👇👇👇

https://max.ru/join/VPvDz7XEUGbYPKcAwyKY0fzwi1R4s2KRgBTdqLcx3PE
.
❤5👍2🔥1👏1
Гомернең дә көзе була… 🍂

Гомер көзенә бергә атлау — зур бәхет.
Еллар узган саен чәчләргә ак төшә, йөзгә җыерчыклар өстәлә, әмма күңелдәге бер-береңә булган җылылык кими түгел, киресенчә, тагын да кадерлерәк була башлый.

Күп еллар бергә яшәгән кешеләр бер-берсенең хәлен сүзсез дә аңлый. Шатлыкны да, авырлыкны да бергә кичереп, тормышның матурын да, сынауларын да кулга-кул тотынып узалар.

Гомер көзендә иң зур байлык — мал-мөлкәт түгел, ә янәшәңдә сине аңлаган, хөрмәт иткән, һәрвакыт таяныч булган якын кешең булуы ❤️

Аллаһы Тәгалә һәр гаиләгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт насыйп итсен. Бергә картаерга язсын 🤲 матур картлыкта балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, бәхетле көннәрдә яшәргә язсын, Раббым, барчабызга да! 🤲

©Кирәкле Төркем
❤22👍2🔥2
Бик тәмле бәлеш рецепты

✅Камыр өчен 1 стакан сөт, 1 стакан сыек май, ярты аш кашыгыннан азрак тоз, 2–3 аш кашыгы шикәр комы, 9 гр камыр көпшәкләндергеч һәм он кирәк.

Эчлек өчен үзегез яраткан ит (үрдәк, каз, сыер итеме – мөһим түгел), 3 баш суган, итенә карап бәрәңге һәм тәменчә тоз белән борыч кирәк.

Бәрәңге белән итне зур итмичә турарга кирәк. Камырны ике өлешкә бүлеп җәеп, бәлеш ясап бетергәч, мичтә 1,5-2 сәгать чамасы пешерергә.

©Гөлшат Имамиева
❤13👍11🥰3
📌 Иммунитетны ныгыта торган катнашма ясау ЫСУЛЫ

Ашкайнатуны яхшырта, организмны шлаклардан чистарта.

Кирәк булачак: 1 аш кашыгы бал, ярты чәй кашыгы угыч аша уылган имбир, бер банан, 1 стакан йогырт.

Барысын да блендерга салып, күпертәбез. Тәмле, шул ук вакытта бик файдалы эчемлек!

©Римма Хафизова
❤5
Цены ниже на 20-25%

Это не акция, а принцип онлайн супермаркета оптовых цен Кладовая.

Скачайте приложение, соберите корзину на неделю и убедитесь сами: https://go.kladovaya.ru/kr
❤3