Татарский "с собой"
4.29K subscribers
1.08K photos
95 videos
8 files
483 links
Tatar language "to go"

Татарский на каждый день!

Разговорник для очень занятых людей, которые учат язык на бегу

https://t.me/tatarish?boost
Download Telegram
Forwarded from ОК, Гумирова
❤13❤‍🔥9🔥4🎉3👍2
МОКЫТ – аңсыз, мәнсез; үз фикере булмаган; йомшак холыклы, жебегән

рус: тупица, неумеха; имя фольклорного героя-тупицы, блиставшего, однако, своеобразным остроумием
en: stupid, sad sack; clumsy person

Мокытны хет кырык ел укыт – һаман да мокыт
👍11❤2
Безнең Иван юрганга төренеп чанага утырды


– татар грамматикасын өйрәнгәндә бу Иван нигә кирәк? Ничек уйлыйсыз? 😏
😁8💯2
#татарчаC2 для отличниц и отличников:

Кеше турында сөлектәй (таза, матур, зифа буйлы) дигәндә, аны нәрсә/кем белән чагыштыралар?
❤7
ЧЫБЫРКЫ – плеть, кнут, хлыст

чав: чăпăркка (чăпăркка тата премĕк – кнут и пряник)
баш: сыбыртҡы (яҡшы атҡа сыбыртҡы кәрәкмәй)

синоним: камчы (естественно, они немного разные для специалиста)
диал.: цыбырткы

Чыбыркы юкта чыбык та ярый (әйтем)


Атны чыбыркы белән кума, солы белән ку (мәкаль)


Иртән чыбыркы шартлау тавышына капкадан тезелеп чыккан маллар авыл халкы өчен зур байлык (матбугат.ру)


#татарчаА2

Вопрос к #татарчаC2, которым скучно:

Чыбыркы шартлата беләсезме?
🔥5✍3👍2💯1
Рубрика "Татарский для зануд":

Камчы: чагыштырмача кыска һәм калын. Сабы гадәттә агачтан яисә сөяктән ясала, ә камчы өлеше үрелгән күннән яисә каештан гыйбарәт. Сабы белән күн өлеше якынча бер озынлыкта. Нигездә атта барганда ат бедән идарә итү, аны йөртү яки чаптыру өчен кулланыла.

Чыбыркы: камчыга караганда күпкә озынрак. Сабы да озын була ала, әмма аның очына бәйләнгән каеш өлеше бик озын һәм сыгылмалы, очына таба нәзекләнеп килә. Гадәттә көтү куганда, мал-туарны ерактан ук ияртеп яисә куркытып бару өчен кулланыла. Чыбыркыны селтәгәндә ул һавада бик каты «шарт» иткән тавыш чыгара. Көтүче малны сукмыйча гына шушы тавыш белән идарә итә ала.

#татарчаС100

Бәлки, сезнең камчы яки чыбыркы үргәнегез бардыр?
✍1
БӨЛДЕРМӘ – кулга кию өчен җайланган элмәк (чыбыркы сабында, кылыч сабында һ. б. ш.)

рус: темляк (петля на рукоятке кнута, шпаги, сабли, шашки и др.)

#татарчаС100
🤷‍♂2❤2
ЕЛАН ҮРЕМЕ – змеиное плетение (snake knot)
🔥14🤔3❤1
КАРЫНДЫК

・перепонка из брюховины животных:

Карындык тәрәзәле, җир идәнле тәбәнәк куышларда яшәгән кешеләр икенче төрле... (А.Гыйләҗев)


Ибәт абзай, хатыннар күренмәсен дип, тәрәзәсенә карындык корса да, Хәдичә абыстайны кыр хезмәтенә җибәрә иде (З.Һади)


Карындык тәрәзәдән таңның беренче нурлары өй эченә сибелде (Я.Хамматов)


Кайбер өйләрдән карындык тәрәзәләр аша тонык кына яктылык күренә (А.Расих)


Мөгаен, карындык тәрәзә аша дөнья ничек күренә, бу баланың күз күрүе дә шул чама гынадыр (Г.Якупова)


Ачып җибәрсәң – тегермән ташыдай бер бөтен ипи, торна хәтле бер бөтен каз – каклаган, карындыкка төргән, и чүтеки майлары тамып тора! (Ш.Маннур)


Баш очында карындыкка төрелгән каклаган каз эленеп тора (Г.Сабитов)


Аларның һәрберсенең кулында әйбер: берәүләре карындык аркылы мае бәреп чыккан тозлаган каз-үрдәк, икенчеләре яңа гына аертылган бал тутырылып, авызы бәйләнгән пыяла банка, төргәк-төргәк карлыган каклары, ат казылыклары тоткан (Г.Галиев)


Аккош канатыдай ак, киеренке, барабан карындыгы тавышы чыгарып жуылдаган тыгыз җилкәннәр (КУ)


карындык тәрәзә – окно, затянутое перепонкой;

карындыкка төрелгән май – масло, завёрнутое в перепонку

・плацента:

бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туа – счастливый ребёнок рождается в рубашке (в плаценте)

・очень тонкое, прозрачное (как карындык):

карындык боз – прозрачный, очень гладкий осенний лёд
✍4👍3❤1
КИЕРЕЛҮ – потягивание

Бертуктаусыз киерелә, сузыла, авызын ачып иснәнә. Иртә уяттыгыз, дип мырлый. (Х. Ибраһим)


Әтисенең трактор кабызган тавышына кыз уянып китә. Тәмле итеп киерелеп алгач, караватыннан торып утыра (Г.Галимова)


Киерелеп яки авыз ачып иснәп алыгыз. Без йокы килгәндә түгел, ә киресенчә, уянырга теләгән вакытта иснибез. Шуңа күрә иртәләрен авыз ачып иснәү хәтта файдалы да (Интертат)


Кызлар, ялкау гына атлап, киерелеп-сузылып әнкәләре янына чыгалар (Ф.Яруллин)


Мыраубикәләрнең барысы да үзләрен бик югары бәяли, күрәсең – үз дәрәҗәсен белеп кенә киерелеп йокыдан уянулары, басарга микән, басмаска микән, дигәндәй атлап китешләре генә ни тора! (Кызыл Таң)
❤8👍2
Татарча контент ясаучы зумерлар – үзе бер мәхәббәт ❤️
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
❤14💯4🥰2
ТОМШЫК – клюв
❤13🔥4😢1🗿1
Әйдәгез бүген мәрхәмәт турында сөйләшик 🤗

Көндәлек кулланышта сез яки сезнең якыннарыгыз-танышларыгыз игелек/мәрхәмәт/шәфкать турында нинди мәкаль-әйтемнәр куллана? Бу безнең көнкүреш өчен хасмы?

Мин башлыйм: минем әйләнә-тирәмдәгеләр ”игелек эшлә дә суга сал” дияргә ярата. ”Таш атканга аш ат” – бусы да бик яхшы әйләнештә йөри ☺️

Сезнең сандыкта нинди байлыклар? Рәхим итеп языгыз әле, нәни генә бер игелек марафоны ясыйк
❤6
САФТАН ЧЫГАРГА - яраксыз хәлгә килергә

рус: выйти из строя, сбой
eng: fig. come out of action

Яңа көнкүреш техникасы сафтан чыкса, нишләргә? (Шәһри Казан)


ВДНХда аттракцион сафтан чыккан. Кешеләр утырган "Көймә" 12 метр биеклектә туктап кала (Заман сулышы.ру)


Россиянең төзелеш министрлыгы индивидуаль исәпләү приборы сафтан чыккан очракта коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең хисаплау тәртибен аңлата (госэкспертиза.татарстан.ру)


Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы «Сандугач» торак комплексында җир астына урнаштырылган чүплек сафтан чыккан (Болгар радиосы)


Язгы яисә көзге кыр эшләре вакытында техника сафтан чыга калса, әтиләрен төнлә дә эшкә чакырта алалар (Аксубаево.ру)


"Кемдер яраланып, күпмедер вакытка сафтан чыга, ә подразделение хәрби хезмәткә сәләтле булып калырга тиеш”, – дип аңлатып үткән парламентчы (Тюлячи.ру)


Солтанова әлеге электрон машиналарының ватылу мөмкинлеген дә кире какмый. Алар сафтан чыга калса дип, бюллетеньнәр алдан ук әзерләп куелган (азатлык.орг)
❤4✍2😁2😭1
КОРЫ КУЫК – болтун, трепач, пустозвон, пустомеля

синонимнар: буш куык, бушбугаз, шапырык, лыгырдык, лыгырдавык, җилкуар, шалапай, сусыз тегермән, сүз тегермәне, чүбек чәйнәүче

*куык – пузырь 🫧
❤9❤‍🔥5😁2
Forwarded from SkyTat (Скайтат) (SkyTat)
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😁16❤5
Җәмәгать, ничек сездә элемтә? Никтер ботлар да керми башлады комментарийларга...
❤11😁6
АХЫРЗАМАН – конец света
❤12🗿4💋2