Татарский "с собой"
4.28K subscribers
1.11K photos
99 videos
8 files
486 links
Tatar language "to go"

Татарский на каждый день!

Разговорник для очень занятых людей, которые учат язык на бегу

https://t.me/tatarish?boost
Download Telegram
Күчтәнәч – Гостинец

(татарчага русчадан турыдан-туры кергән сүз)
❤10💔1
БЕЛМӘМЕШ

∙
Незнайка
Белмәмеш маҗаралары – приключения Незнайки


∙
не ведающий, не знающий
Ялчы белсә дә,
белмәмеш
булып, йөрәге сызланып, тешләре кайралып үз эшендә йөри, ди (”Өч дус” әкияте)


«Җиде миллионлы халыкка китап чыгарырга тиеш бит без, нигә шуны
белмәмешкә
салышасыз?» – дип ишекләрне шакый торгач, Мәскәү агай кечелекле мөнәсәбәтен күрсәтеп алды. М.Вәлиев


∙ прикидывающийся не ведающим, не знающим
Син дә
белмәмеш
бул. Авырткан җиренә басма (”Авыл таңнары”)


Әмма күршесе
белмәмеш
тә күрмәмешкә әйләнде (”Тулпар”)
❤10👍4
МУЗЕЙ КАРАГЫ – музейный вор

БАСКЫЧ – лестница 🪜
❤10🔥2😁2
Словарь парижского жандарма:

КӨПӘ-КӨНДЕЗ
– средь бела дня

КЫЙММӘТЛЕ
– дорогостоящий

ТАРИХИ – исторический

КАРАК – вор, разбойник, похититель, расхититель

Синонимы к слову ”карак”: угры, бур, урлаучы

УРЛАУ – воровство

ТАЛАУ – грабеж

ТАЛАУЧЫ – грабитель

ТАЛАУДА КАТНАШУЧЫ – соучастник ограбления

БАСКЫН
– набег, налёт, разбой, внезапное нападение с целью грабежа

БАСКЫНЧЫ – налётчик, грабитель, разбойник; человек, занимающийся набегами и разбоями

КИСКЕЧ – резак

ТОТАРГА – поймать

ТОТКАРЛАУ – задержание

ҖИР АСТЫ САКЛАГЫЧЫ – подземное хранилище

АРКА БИШТӘРЕ – рюкзак
🔥18❤5💅2
Бүген комментарийларда сүгенергә рөхсәт. Татарча 🤗
😁12💔3❤1👌1😍1
Татарский "с собой"
Бүген комментарийларда сүгенергә рөхсәт. Татарча 🤗
Башка көн сүгенгән өчен бан булачак, кисәтмәде димәгез 😉
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😁4❤3
КОЙКА/ДЕРЕЛДЕК – студень, холодец
❤9
Күрешалмабыздыр – наверное, не сможем увидеться

Хотите еще лаконичного татарского?
❤13👏4🤯2
Forwarded from SkyTat (Скайтат)
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Скайтат плохому не научит (но это не точно) 🤩
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤13😁3
САРЫФ – чыгым (расход)

Ул халыктан җыйган акчасының байтак өлешен эчүгә сарыф итә иде (М.Мәһдиев)


Бөек Аллаһым! Алтмыш өч ярым ел яшәдем, бу хәятнең утыз биш елын мөселманнарның уянуы, тәрәккыйсе, тәгалисе вә камилләшүе өчен
сарыф
иттем (И.Гаспралы)


Вакытны бушка
сарыф
итмәк ярамас
(М.Акъегет)

Яшьлегеңдә белем ал, картайганда
сарыф
кыл
(мәкаль)


Өлкәнрәк яшле кешегә, хосусан көндәш өстенә булса, яшь кызны бик арзан сатмаганга, ул боларны алу өчен, әлбәттә, күп мал
сарыф
кыла иде. Һәм купме
сарыф
кылса да, шәригать юлына булганга, бер дә кызганмый иде. Байлыгы шәп булганга, ул үзе ир уртасы заманында хатынны дүрттән ким тотмады. Берсе үлсә яки аерылса, ул тиз үк икенчене алып, дүрткә тутыра иде (”Татар хатыны ниләр күрми”, Г.Ибраһимов)


Үсмерләрнең җәйге ялын файдалы итеп үткәрүгә дә күп көч һәм акчалар
сарыф
ителә (”Әлки хәбәрләре”)
👍5🤔2✍1
АТЫ-ЮЛЫ БЕЛӘН

• (ругать) матом; непристойными словами

аты-юлы белән сүгенү – мат, матерная брань
аты-юлы белән сүгү – крыть матом

•
прямо, в открытую, не стесняясь в выражениях, называя всё своими именами, без эвфемизмов

• редко (без мата): без обиняков, называя вещи своими именами (высказать неприятную для кого-нибудь правду)

"Аты-юлы белән сүгенеп бәрәсе килә. Нишлисез сез, халык. Нишләп тырнак астыннан гаеп эзләргә генә торасыз?" (Интертат)


Ринатның батырлыгы һәм
аты
-
юлы белән
сүгенүе малкайны ерткычтан коткарып калды булса кирәк (Матбугат.ру)


Аның язуынча, урыслар татарларны мәсхәрәли, ә татарлар исә аларга
аты-юлы белән
каршы тора (Азатлык)


Күрше Кәлимулла абыйның әнкәйгә зарланып торганы әле дә хәтердә: «Таһирәттәй, кичә эшкә чыкмаган идем, Исмәгыйль абый мине
аты-юлы белән
«саботажник» дип сүкте (”Безнең мирас”)


Урамда шаһитлар юклыгына инангач, Мөдәй
картны
аты-юлы белән
әрләп ташлады:
– Син, карт алаша, нәрсә җитми сиңа? Пенсияңне аша да өеңдә ят! Авызыңны ачып, барлы- юклы тешләреңне шыкылдатып йөрисең. Тагы бер калхуз эшенә тыгылганыңны ишетсәм, үзеңә үпкәлә (Тулпар.инфо)


Шулай ук, суд утырышында катнашып, хәлне баштанаяк тыңлап утырган кешеләрнең дә карашлары бер төрле генә түгел иде:
— Үз оясын, үз балаларын ташлап йөргән азгын ирләрнең барысына да шул кирәк. Берәү дә гаепле түгел монда, ул Курдюков дигән карт алаша үзе гаепле,— дип, ярсуын эчкә яшерә алмыйча,
аты-юлы белән
әйтеп салды ач яңаклы бер хатын (Ф.Хөсни)
❤3👍2
КАРТ АЛАША – старый конь

Словарь говорит, что это обычно об исполнительном и работающем на любых работах мужчине в возрасте, но вряд ли это можно воспринимать как комплимент работоспособности и выносливости, по мне это натуральный эйджизм (осуждаем 😐). Даже в этих рандомных примерах из интернета оба случая использования – только с целью оскорбления. Это выражение из той самой категории ”знайте, но не применяйте”
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤10👏3👍2
Forwarded from X-Azia Design (Niaz Xa)
"Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр." 2025.
❤22🔥5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
🔸 Иске татар теленнән AI-тәрҗемәче тест форматында эшли башлый

Lisan.Tatar проекты («Бәлки» телеграм-каналы һәм «Мусульманские миры в России» магистратурасы студентлары белән берлектә), Сәхифәләремез'дән илһам алып, иске татар теленнән тәрҗемә итә торган сайт тәкъдим итә!

👉 https://lisan.tatar

📙 Сайт ясалма фәһем ярдәмендә басма китапларны җиде телгә: татар, рус, инглиз, төрек, үзбәк, казакъ, гарәпчәгә тәрҗемә итә; чыганакларга сайланган телдә контент-анализ ясап, аларның эчтәлеген кыскача сөйли ала*. Фото, PDF, текст форматлары белән эшли.

Һәр кулланучы, тәрҗемәчене сынап карар өчен, бушлай берничә запрос җибәреп карый ала. Тәрҗемәченең тулы функционалын кулланыр өчен, түләүле Lisan.Tatar PRO режимына күчү мөмкинлеге каралган. Аңа күчсәгез, Сез безгә бик нык ярдәм итәчәксез!

*AI җаваплары төгәллек гарантиясен бирми. Классик татар язуын (шул исәптән кулъязмаларны) танып алу модельләрен үстерү эшләре дәвам итә — уңышлы модельләр ирекле куллануга куелачак.
👏11❤‍🔥4❤1
ТОТАМ – бер тапкыр учлап тотарлык күләм үлчәү берәмлеге, чама белән 10 см (прядь, горсть, пучок)

Җиде тотам ук атты (дастан)


ТОТАМ ТОТАРГА – шобага салуның бер ысулы буларак, берәр озын әйберне (таяк, сөлге һб) чиратлашып берәм-берәм тотып чыгу, кулы иң өстә калган кеше җиңүче була (проводить жеребьёвку, конаться на палке / draw lots, cast lots)

Шуңа күрә малайлар я сөлге белән
тотам
тоталар, я саныйлар (Ә.Фәйзи)
👍5❤3
🕊️ ГӨЛДЕР-ГӨЛДЕР – звукоподражание воркованию голубей гуль-гуль

Күгәрчен күгәрченне “гөлдер бу-у” дип мактаган (әйтем)

Гөлдер-гөлдер
, гөлдергү,
Кызыл тәпи кемдер бу? (табышмак)

Гелдер, гелдер,
Гөлдер-гөлдер
,
Күгәрченнәр гөрләшә,
Көннәр буе гөр-гөр килеп,
Алар нидер серләшә (Р.Арсланова)

Гөлдер-гөлдер, гөлдер-гөлдер
Гөрелдәй күк күгәрчен.
Күк күгәрчендәй гөрелдәп,
Төшләремә керәсең (Ә.Атнабаев)
🕊14
СЕЛӘГӘЙ – слюна / slobber

Еще используется в переносном значении как слюнтяй, молокосос / (презрительно) ditherer
❤15👍2
КОМАГАЙ – комсыз, ашап туймый торган, ашамсак / туймас, канәгатьләнүне белми торган, ачкүз / ришвәтче

рус: жадина / обжора, ненасытный / взяточник
en: glutton; greedy-guts
tur: obur, pis boğaz, aç gözlü
❤7👍2🤯2
КОТКЫ – кешеләрнең игътибарын нәрсәгә дә булса җәлеп итү максаты белән, ясалма рәвештә артык дулкынландыру, алар арасына таркалыш кертү

eng: instigation

КОТКЫЧЫ – коткы таратучы

eng: instigator
👍11🔥3
Forwarded from X-Azia Design (Niaz Xa)
❤16🔥4🤔1