Кайчан да булса Нияз әфәнденең каламбурлар күргәзмәсен ясарга исәп 🌜
Әлегә соңгы ун экспромтын гына тупладым. Сезгә кайсысы аеруча ошый?
Туган көн котлы булсын, бәхетле еллар, @x_azia😽
Әлегә соңгы ун экспромтын гына тупладым. Сезгә кайсысы аеруча ошый?
Туган көн котлы булсын, бәхетле еллар, @x_azia
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤25😁3 2
Инстаграмда үлмәс тренд: ”Кеше капка төбендә гайбәт чәйнәп йөрергә вакытым юк. Флүрә йөрсен урам буйлап киртек чәйнәп” (с)
❤8🔥4
Халыкара туган тел көне
tur: Uluslararası Anadili Günü
ru: Международный день родного языка
en: International Mother Language Day
de: Internationaler Tag der Muttersprache

🕊20👍3❤1
Forwarded from Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова
Оренбургта татар телендә «Вакыт» газетасы чыга башлауга 120 ел (1906).
Ул алтын приискалары хуҗалары бертуган Закир (Дәрдмәнд) һәм Шакир
Рәмиевләр тарафыннан оештырыла һәм алар акчасы хисабына басыла.
Газетаның баш мөхәррире Фатих Кәрими була
«Вакыт» газетасы 1906 елның 21 февраленнән 1918 елның 26 гыйнварына кадәр Оренбургта татар телендә нәшер ителә (1917 елның октябреннән «Яңа вакыт»).
1913 елга кадәр атнага 2-3 тапкыр, аннан соң көн саен басыла.
Барлыгы 2308 саны чыга.
Наширләре бертуган З. һәм Ш.Рәмиевләр, мөхәррирләре Ф.Кәрими, 1917 елның октябреннән Я.Вәли.
Актив язышучылары: Һ.Атласи, З.Бәшири, М.Бигиев, Ә.Вәлиди, Җ.Вәлиди, М.Галәү, Г.Гобәйдуллин, М.Гафури, Г.Гыйсмәти, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Ш.Мөхәммәдов, С.Сүнчәләй, Р.Фәхретдин, Б.Шәрәф, З.Ярмәки.
1909 ел гыйнварына кадәр Ф.Кәрими басмаханәсендә, аннары Рәмиевләрнең «Вакыт» басмаханәсендә басыла.
Һәр санда чит ил һәм Россия хәбәрләре, җирле яңалыклар, газетаның үз хәбәрчеләре язмалары һәм башкалар урын ала.
Газетада сәяси мәсьәләләргә зур игътибар бирелә, Дәүләт думасындагы мөселман фракциясе депутатлары эшчәнлеге яктыртыла.
Игенчелекне яхшырту ысуллары, һөнәрчелек һәм сәүдәне камилләштерү, татарларның икътисади белемен күтәрү зарурлыгы турындагы мәкаләләр басыла.
«Вакыт» битләрендә әдәбият, тел, музыка, театр, мәгариф, фән, дин, татар мөселман хатын-кызларының гаиләдәге роле мәсьәләләренә караган, мөселманнар арасында таралган хорафатларны тәнкыйтьләгән мәкаләләргә зур урын бирелә. Халыкка аң-белем таратуда татар интеллигенциясенең роле яктыртыла.
Татар алфавитын камилләштерү, музейлар ачу, татар газеталарына әдәби кушымталар бирү мәсьәләләре күтәрелә. Европача белемле укытучы кадрлар әзерләүгә игътибар ителә. Үзидарә органнарында эшләү мөмкинлеге алу өчен яшьләр рус телен өйрәнергә, мәгариф мәсьәләләре турында фикер алышу өчен укытучылар съездларын үткәрергә тиешләр, диелә.
Милли һәм дини мәсьәләләрне яктыртуда «Вакыт» үз артыннан ияргән барлык татар вакытлы матбугатына үрнәк булып тора; башка татар басмалары мөхәррирләре кире каккан кискен карашлы материалларны бастырып чыгара.
1906–1907 елларда «Әдәбият капчыгы» исемендә шигъри кушымта бастыра; 1908–1918 елларда кушымта рәвешендә «Шура» журналын нәшер итә.
«Вакыт» газетасы XX гасыр башы татар матбугатында күренекле урын биләгән һәм татар газеталары арасында иң алдынгыларының берсе була.

❤18
Forwarded from SkyTat (Скайтат)
Туган телләр көненә бездән шигъри түгәрәкләр:
Зөлфәт шигырен укыйбыз🤩
Зөлфәт шигырен укыйбыз
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤3