Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы
4.08K subscribers
434 photos
20 videos
230 links
@Elmiraisx шушында яза аласыз

@Elmiraisx- директ
Download Telegram
☕️Облепиха чәе

✅Облепиха – витаминнар тулы бер хәзинә. Анда цитруслы җимешләрдәгегә караганда ике тапкыр күбрәк файдалы С витамины, ә бодай мае белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк Е витамины бар.
Шулай ук башка витаминнар, антиоксидантлар һәм тиренең сәламәт һәм яшь булуын тәэмин итүче май кислоталары да бар.

Облепиха һәм балдан ясалган чәй – иң яхшы антидепрессант. Шулай ук ул көчле ялкынсынуга каршы тәэсиргә ия.

Ингредиентлар:

150 г облепиха;
2 аш кашыгы кара чәй;
2 аш кашыгы бал;
500 мл су.


Әзерләү:
Облепиха җимешләрен яхшылап юыгыз, 2/3 өлешен кашык белән изеп пюре ясагыз. Термоска пюресын, калган җимешләрне һәм кара чәйне салыгыз. Кайнар су салып, 10-15 минут төнәтегез.
Әзер чәйне сөзеп, шуңа бал кушып эчегез. Бу эчемлекне кара чәй өстәмичә дә әзерләп була.

https://t.me/travalekar
❤23👍13
🧠Баш мие өчен файдалы катнашма рецепты

🍏🍊🍯Алманы пластик кыргычта кырыгыз, ярты апельсин согы кушыгыз. 10 чистартылган әстерхан чикләвеген (уклау белән вакланган) өстәгез. Аннары 1 чәй калагы бал салып, яхшылап болгатыгыз.

🥄Бу катнашманы бер ай буе иртән һәм кичен ач карынга, бер аш кашыгы кулланыгыз.

https://t.me/travalekar
❤23👍13
Ракка каршы дару – бу гаҗәп нәрсә!

Сәер яңгыраса да, факт факт булып кала – бу экстракт белән Болгариядә ракны дәвалыйлар икән. Һәм тагын да мөһиме – операциягә кадәр дә, аннан соң да ракны дәвалап була дип 100% гарантия бирәләр.

Рецепт гаҗәпкә калдырырлык гади. Россиядә дә нәкъ менә шул рецепт белән рактан дәваланган кешеләр бар дип әйтүчеләр бар. Бәлки, медицина препаратлары белән бергә кабул иткәннәрдер. Анысын төгәл әйтә алмыйм. Шул рецептны сезгә дә калдырып үтим әле.

Черная Бузина (аю баланы, карга миләше дип тә йөртәләр) җиләкләрен җыярга һәм аларны шикәр комы белән пыяла савытка салырга – бер см тирәсе җиләк салырга, аннары бер см тирәсе шикәр комы. һәм шулай савытның өстенә кадәр аралаштырып тутырасы.
Ярты айдан алып бер айга кадәр торырга тиеш.

Аннары килеп чыккан экстрактны сөзәргә. Көненә 3 тапкыр ашаганнан соң шунда ук 1 аш кашыгы кабул итәргә. Ашарга 10 минут кала, башта 150 г дистилляцияләнгән су эчәргә. Дәвалау курсы 1,5 ай, бер айдан соң кабатларга. Өч шундый сеанс – һәм рак дәвалана.


Бу аю баланының яфраклары, чәчәкләренең дә файдасы бар. Алары турында да язармын.

https://t.me/travalekar
❤44👍5
red1ska:
Тамак бик каты авыртса ни эшлэтергэ

Хэерле кичлэр
❤2
Сагызга алмашка 😉

Әгәр көн саен канәфер (гвоздика) чәйнәүне гадәткә кертсәгез стоматит, пародонтоз, теш казнасының ялкынсынуын оныта аласыз.
Канәфердәге эфир майлары авыздан килгән начар исне бетерәчәк һәм ул яңадан барлыкка килмәвен тәэмин итәчәк.

Әгәр ангинаның яки тамак ялкынсынуының беренче билгеләре сизелсә, берничә кечкенә канәфер чәйнәгез. Тамак авыртуы туктаячак, авыру туктатылачак! Бу һәрвакыт ярдәм итә торган ысул.

https://t.me/travalekar
❤34👍5
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
💚 Деменция һәм Альцгеймердан

Борынгы китай гимнастикасы


Мондый файдалы видеолар да куеп барыйммы төркемгә? Риза булсагыз куярмын. Җаваплар көтәм.
👍89❤21
Гемоглобинны ничек күтәрергә

Эре кыргычтан свежий 200 гр кишер, 200 гр чөгендерне кырырга кирәк. Шуңа 200 гр бал кушып болгатырга.

Иртән ач карынга шуны ашарга кирәк.

Бу салатны 1-2 атна дәвамында көн саен ашарга киңәш ителә.

https://t.me/travalekar
❤25👍7
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Гырлаган кешеләргә файдасы бар ди.
👍25❤14💔2
🍊Атнага дүрт әфлисун ашасаң - хроник авырулардан котылырга ярдәм итә

Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, цитрусларны даими куллану гипертония, диабет, югары дәрәҗәдәге холестерин һәм хроник эч катулардан интегүче кешеләргә ярдәм итә ала.

Медицина тикшеренүләре буенча, әфлисуннарда С витамины, клетчатка, флавоноидлар һәм минераллар күп. Бу иммун системасын яхшыртуга, шикәр, май һәм басым дәрәҗәсен көйләүгә ярдәм итә.

Фруктоза булуга карамастан, әфлисуннар диабетиклар өчен файдалы булырга мөмкин. Расланганча, клетчатканың югары булуы кандагы шикәр күләменең артуын акрынайтырга ярдәм итә. Атнага дүрт әфлисун куллану начар холестерин дәрәҗәсен 10-12% ка киметергә ярдәм итә. Көненә 200 г әфлисун кулланучы кешеләр бу проблемадан 30% ка сирәгрәк интегә.

https://t.me/travalekar
👍13❤11
Герпеска каршы шифалы май: әбиләрнең салкын тиюне куып чыгару ысулы

Герпес — ирендәге бер җәрәхәт кенә түгел, ә организмда еллар буе яшәүче вирус, ул эчтән көчне киметә. Аңа ирек бирсәң — бил тирәли лишай (опоясывающий лишай) булып чыгуы мөмкин. Әбиләребез болай дия торган булган: «Салкын тию зәгыйфь урынны ярата, ә чыршы ылысы аны булдырмауда көчле».

Менә әбиләребез кулланган борынгы рецепт:

🌲 Яшь чыршы ылысыннан май

Бу май ялкынсынуны яхшы тартып ала, тирене йомшарта һәм организмга вирусны басарга ярдәм итә:
• 500 г яшь чыршы ылысларын (иң өске, яңа) вакларга.
• Керамик савытка (духовкага тыга торган горшоклар) катламлап салырга:
— 1 см ылыс
— 1 см өй сыер мае
• Катламнарны иң өскә кадәр шулай алыштырып салырга.
• Фольга белән капларга, яхшылап бәйләргә, капкач белән ябырга.
• Катнашманы, әкренләп төнәлсен өчен, 6 сәгать кайнар духовкада тотарга.
• Әзер булгач иләктән сөзәргә.
• Холодильникта сакларга.
Май йомшак, яшел төстә һәм бик хуш исле булса — бу дөрес әзерләнүе билгесе.
💚 Герпесны көнгә 3 тапкыр шуның белән майларга.

🌲 Чыршы ылысыннан витаминлы эчемлек

Моны көн дәвамында су урынына эчү организмга вирус белән эчтән көрәшергә ярдәм итә:
• Эмаль кәстрүлгә 0,5 л су һәм 5 аш кашыгы вакланган яшь чыршы ботакларын (10–12 см озынлыктагы өске өлешләр) салырга.
• Әкрен утта 10 минут кайнатырга.
• Урап, төнгә җылы урында яки термоска салып куярга.
• Иртә белән сөзәргә.
Җылы килеш, көн дәвамында, аз-азлап эчәргә.

https://t.me/travalekar
❤36👍6
Әгәр аяклар җәен дә туңса...

🦶Ә кышын исә туңып кына калмый, аяк табаннарындагы тире корыша һәм ярыла – моның сәбәбе матдәләр алмашының бозылуы булырга мөмкин.

✔️Сазанак (Болотный багульник) үләне ярдәм итәчәк:
Кич белән йокларга ятар алдыннан 30 гр үләнгә 2 литр кайнар су салып, 30 минут төреп куеп төнәтергә. Аннан соң шуны табакка салып, шуңа 20-25 минут аякларны тыгып торырга кирәк. Бер атна дәвамында шулай эшләргә кирәк.

🧦Йокларга ятканда йон оекбаш кияргә.

https://t.me/travalekar
❤23👍8👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Грыжа булмаска, муендагы шешны бетерергә кытай гимнастикасы
👍28❤12👌1
Мелисса

🌱 кан тамырларының кысылуын (спазма) бетерә
🌱 баш миенең эшчәнлеген стимуллаштыра
🌱 югары кан басымын (гипертония) киметә

Киптерелгән бер аш кашыгы мелисса үләненә 200 мл кайнар су салып, бер сәгать төнәтергә, аннары сөзәргә.

Көнгә ике тапкыр, 100 әр мл эчегез.

https://t.me/travalekar
❤28👍10💔2
🌿 Лавр яфрагы – арка авыртулары һәм остеохондроз өчен табигый чара!

Күпләр гади лавр яфрагының даруханә майларына лаеклы альтернатива була алуын белми. Ә бит бу чын табигатьтән бирелгән авыртуны баса торган чара! 🍃
🔹 Өйдә ясалган лавр мае

📌 Сезгә кирәк булачак:
1 аш кашыгы вакланган лавр яфрагы
1 стакан зәйтүн мае (көнбагыш мае да ярый)
🥣 Ничек әзерләргә:
Майны лавр яфраклары белән бутагыз.
2 атна буе җылы, караңгы урында тотыгыз.
Аннан соң сөзеп, уңайлы савытка салыгыз.
🧴 Ничек кулланырга:
Майны йокларга ятар алдыннан аркадагы авырткан урыннарга, остеохондроз булган урыннарга сөртегез.
Сеңгәнче массаж ясагыз. Аннан соң шәл яки плед белән урагыз. Бу җылыту эффектын көчәйтәчәк.
💚 Бу чара нәрсә бирә:
✅ Ялкынсынуны һәм мускулларның тартылуын баса
✅ Остеохондроз авыртуларын җиңеләйтә
✅ Микроциркуляцияне яхшырта
✅ Тозларны чыгаруга ярдәм итә
✅ Шешләрне киметә, буыннарны һәм умыртка баганасын ныгыта.

https://t.me/travalekar
❤34👍14👌1
ХОЛЕСТЕРИННЫ ТӨШЕРҮ ЧАРАСЫ

Организмыгызның хәлен бик гади генә яхшыртырга мөмкин. Моның өчен сезгә шифалы порошок ярдәм итәчәк – ул канның холестерин дәрәҗәсен киметәчәк.
Сатып алынган яки үзегез киптереп әзерләгән юкә чәчәкләрен кофемолкада тарттырырга кирәк булачак.
Бу порошокны бер ай буе көнгә бер чәй калагы кабул итәргә.

Аның ярдәмендә холестерин дәрәҗәсен шактый киметергә була, артык авырлыктан арынырга мөмкин. Бер ай эчендә 4 кг кадәр кимедек дип язучылар бар.

https://t.me/travalekar
❤28👍19🔥3