Үләннәрнең, җиләк-җимешләрнең файдасы
4.08K subscribers
434 photos
20 videos
230 links
@Elmiraisx шушында яза аласыз

@Elmiraisx- директ
Download Telegram
Кан басымын ничек төшерергә?

Моның өчен киптергән:
сукыр кычыткан  (пустырник) - 4 чәй калагы;
саз киез үләне  (сушеница топяная) - 2 чәй калагы;
лимон бөтнеге  (мелисса) - 1 чәй калагы;
дүләнә җимеше (боярышник) - 1 чәй калагы;
кара миләш җимеше (черноплодная рябина) - 1 чәй калагы кирәк булачак.

Шушыларны термоска саласыз да 0.5 литр кайнар су агызып, 6-8 сәгать төнәтәсез.

Әзер булгач сөзеп, тәүлегенә 3 тапкыр, ашарга 30-40 минут кала, 150 мл кабул итәргә.
Куллану вакыты -1.5 айга кадәр.

https://t.me/travalekar
❤20👍2
Forwarded from Гульсина Габидуллина
Хәерле көн. Төшкән кан басымын ничек күтәрергә ?
Нәрсә тәгьдим итәсез ?
👍7❤3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Давлениены ничек тиз төшерергә өйрәтә
❤26👍3
Нарат җиләген (брусника) подаградан эчү

✅  Нарат җиләгенең киптерелгән яфракларына (3-4 чәй калагы) бер стакан кайнар су салып, сулы савытка куеп (водяная баня)  15-30 минут кайнатырга кирәк. Суытырга. Җылытып көнгә  3 тапкыр ¼ стакан эчәргә.

✅ Шулай ук термоста төнәтергә дә була. 2 чәй калагы киптергән яфракларын 0.5 литрлы термозка салырга. Кайнар су агызырга. Көнгә 3 тапкыр  ¼ стакан

✅ Нарат җиләгеннән чәй дә бик тәмле, файдалы. 1 аш кашыгы җиләге белән яфракларына 1 стакан кайнар су агызасыз һәм 2-3 минуттан эчәргә була.

✅  Җиләкләреннән морс, компот ясарга була. Шулай ук катырырга, песок белән бутап куярга була.

https://t.me/travalekar
❤14👍7
Банан белән бал суы эчсәгез йокыгыз тәмле булыр.
Бананны яхшылап юыгыз. Баш башларын кисегез. Аннан соң бананны урталай ярыгыз да кайнар су агызыгыз (бер бокал). 3-4 минуттан соң шуңа бераз бал кушыгыз. Һәм шуны эчегез. Бананның кабыгы да, үзе дә магнийга бик бай. Шул сезне тынычландырачак. Ә бал кандагы глюкозаны нормада тота.
Төнлә тыныч йоклый алмауның бер сәбәбе - канда глюкозаның "уйнавы". Бал менә шуның белән "көрәшәчәк".

https://t.me/travalekar
👍25❤13
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сколиозны һәм күкрәктәге остеохондрозны бетерү өчен күнегү
❤28👍12
🌿 Кан тамырларын ныгытучы, шиңмәс үләннән (бессмертник) ясалган төнәтмә

📗 Үсемлекнең тамыры, чәчәкләре һәм яфраклары магнийга һәм калийга бай, бу организмда тоз балансын нормальләштерергә, натрийны һәм аның чыгарылма компонентларын чыгаруны тизләтергә ярдәм итә. Моннан тыш, бу үсемлектә танниннар, флавоноидлар бар – алар организмга югары артериаль басымны тотрыклыландырырга ярдәм итә.

📗 Шулай ук шиңмәс үлән бавыр өчен бик файдалы, катлаулы углеводларның бүленешен тизләтә, бу йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булганда бик мөһим. Үсемлекне гипертония, аневризмалар булганда кулланырга киңәш ителә.

🥣 Шиңмәс үләнне төнәтмә рәвешендә кулланалар: аны әзерләү өчен 2 чәй калагы коры үлән кирәк булачак. Шуңа 0,5 литр кайнар су салалар. 4 сәгать төнәткәч сөзәсе. Көнгә 3 тапкыр 3 аш кашыгы кабул итәргә кирәк. Аны бер стакан суга кушып эчәргә дә мөмкин (чөнки тәме бик әче). Дәвалану курсы – 1,5 ай.

https://t.me/travalekar
❤18👍5
🌿 Топинамбур яфраклары белән хәтерне яхшырту

🍵 Эчемлек әзерләү бик гади: бер чинаякка киптергән яки яңа өзгән яфракларны салып, шуңа кайнар су агызырга. Берничә минут төнәтергә дә эчәргә.

✅ Даими эчкәндә, бу чәй хәтер югалту яки хәтер начарлану белән көрәшергә ярдәм итә.

❗️Бу чәйне даими эчсәң, хәтерне яхшырту гына түгел, ә амнезиядән соң аны кайтару да мөмкин.

https://t.me/travalekar
❤30👍10
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бармакларда артрит булмас өчен күнегу
👍28❤9🔥6
Күзләр өчен василек чәчәге төнәтмәсе

Василек чәчәге күзнең аруын баса.

📗 Рецепт:
1 ч.к. чәчәк + 200 мл кайнар су. 20 минут төнәтеп, суытырга.

✅ Куллану:
Мамык дискларын төнәтмәгә чылатып, күзләргә 10 минут куегыз.
Күз аруын һәм "ком" бар хисен бетерә.

https://t.me/travalekar
❤20👍6
Сосудаларны чистарту. Электән килгән рецепт.
Кирәк булачак:
3 аш к. - шиповник
5 аш к. - вакланган суган кабыгы
5 аш к. - нарат ылысы
Шуларны 1 литрлы термоска салырга. Кайнар су агызырга да ябып куярга. Төне буе торырга тиеш. Иртән сөзәргә. Шуны ашар алдыннан 0.5 стакан көнгә 4 тапкыр эчәргә. 3 атна эчәргә, 2 атна ял итәргә. Һәм тагын дәвалану курсын кабатлый аласыз.

https://t.me/travalekar
❤26👍11
КЫЗЫЛ КӘБЕСТӘНЕҢ ФАЙДАСЫ

Кан басымын киметә,  кан тамырларын ныгыта,  организмнан токсиннарны чыгара һәм бавырны чистарта.
Туберкулез таякчыгы белән көрәшә, күкрәктә яман шеш чире куркынычын киметә, яраларны төзәтә,  баш авыртканнан булыша,  метаболизмны тизләтә һәм ашкайнату процессын нормальләштерә.

Сок ясау:
300 гр кызыл кәбестә
1 яшел алма
1 уч базелик
1 уч бөтнек барысын бергә блендерда вакларга.
Көненә 2 тапкыр ашар алдыннан 1 стакан кулланырга.

https://t.me/travalekar
❤22👍7
Эрбет чикләвегендә файдалы матдәләрнең тулы бер хәзинәсе тупланган. Аларда А, Е, D, С, К витаминнары, В группасының бөтен диярлек өлеше, 19 аминокислотадан (шуларның 10 сы-кеше организмы өчен алыштыргысыз) торган җиңел үзләштерелә торган аксымнар, Омега – 3 һәм Омега-6 политуендырылмаган май кислоталары, үсемлек стироллары,  пентозаннар (полисахаридлар) бар. Ә себер наратлары орлыклары составына керүче микро - һәм макроэлементларны санап та тормаска мөмкин, чөнки аларның барысы да диярлек Менделеев таблицасында күрсәтелгән.

Эрбет чикләвегеннән настойка ясау:
2 стакан чистартылмаган эрбет чикләвеге (кабыгында) алырга, аларны кара пыяла савытка салырга һәм бер литр спирт (аракыда ярый) салырга кирәк. Ябык савытны 3 атнага караңгы урынга куярга. Селкетеп алырга көнгә бер тапкыр. Әзер булгач сөзеп  шешәләргә салырга.
Көненә өч тапкыр 20 – 30 тамчы эчәргә.

Миомадан котылу өчен көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала,  бер аш кашыгы эчәргә. Дәвалану курсы 6 ай.  Аннан соң ике ай ял итәргә.

Шуны истә тотарга кирәк: спиртлы дарулар йөкле хатыннарга, имезүче аналарга, 12 яшькә кадәрге балаларга һәм алкогольгә индивидуаль түзә алмаучыларга ярамый. Башка кешеләр өчен исә Себернең иң уникаль байлыкларыннан берсе саналган бу дару сәламәтлек һәм озын гомер чыганагы булып тора.

https://t.me/travalekar
❤26👍9
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тырнактагы гөмбәчекне канәфер һәм сарымсак ярдәмендә дәвалау Ингридиентлар:
канәфер 2 аш кашыгы сарымсак 5 төш
зәйтүн мае 100 мл
❤20👍7👏2
Метео бәйлелектән арчан (вереск) үләне ярдәм итәр.

Бу һава торышының үзгәрүенә сизгерлек югары булганда иң нәтиҗәле чараларның берсе.

Арчан үләнен аптекадан да сатып алырга мөмкин.

1 аш кашык кипкән арчан чәчәгенә
0,5 литр кайнар су салырга һәм кайнатып чыгарырга кирәк.
Аннан соң термоска салырга һәм 3 сәгать төнәтергә.

Атна дәвамында көнгә 2 тапкыр 1/4 стакан эчәргә.

Икенче атнадан дозировканы арттырырга һәм көненә 3 тапкыр 1/2 стакан эчәргә.

һәрвакыт төнәтмәгә бераз бал өстәргә.

Мондый дәвалауның беренче атнасыннан соң ук хәл яхшырачак.

Магнит давыллары фаразланса, төнәтмәне алдан ук кабул итәргә кирәк.

❤23👍7