Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Белгород өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Евгений Мирошников җитәкчелегендәге вәкиллек Казанда булып китте.

Түрәләр Казанның иң матур урыннарын карады, тәмле сыйланды. Бу хакта Телеграм каналлардагы фото һәм видеолардан күреп була.

Алар үзләре белән бик күп чәк-чәк һәм башка милли ризыклар алып киткән дип яза «Команда Казани» телеграм каналы.

Каналны укучылар гына Белгород кунаклары турындагы мәгълүматка аптырап калган. «Алар безгә эвакуацияләнмәдеме?», «Эшлекле сәфәр өчен иң яхшы вакыт түгел бит» ди алар.

@azatliqradiosi
🔥3🤡3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 7 июнь, чәршәмбе, көнне кыска хәбәрләрдән башлыйк.

🔸Русия оккупациясендәге Новая Каховка шәһәрендә ГЭС плотинасы җимерелү сәбәпле су астында зоопарк калган. Анда булган 300гә якын хайван үлеп беткән.

🔸Русия финанс министрлыгы хәбәр итүенчә, быел гыйнвар-майда бюджет кереме былтыргы шушы чор белән чагыштырганда 19% кимрәк булган. Нефть һәм газ сатудан кергән акчалар 50% кимегән. Бюджет дефициты 3,41 млрд сум тәшкил итә.

🔸АКШ президенты идарәсе Каховка ГЭСы җимерелүгә кем җаваплы икәнен әйтә алмый. АКШ махсус хезмәтләре кайбер күзләү мәгълүматларын өйрәнү белән шөгыльләнә диелә.

🔸Польша ФСБның Дагыстан идарәсе контрразведка бүлегенең элекке хезмәткәре Эмран Наврузбековны Русиягә депортацияләнән. Ул 2017 елда ФСБның кайбер документларын дөньяга чыгарып илдән киткән иде һәм Польшадан сәяси сыену сорады. Польша мәхкәмәсе ФСБның элекке хезмәткәре ил иминлегенә яный дип санаган.

🔸Акъяр гарнизон мәхкәмәсе Кара диңгез флотының кече сержанты Юрий Тряпинны мобилизациядән качканы өчен 5,4 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул контракт нигезендә хезмәт иткән булган.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.
❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🛫🇹🇷Төркиянең әйдәп баручы лоукостеры Казанга очышлар башлый. Pegasus һава юллары 14 майдан Анталья белән Казан арасында туры очышлар башлый. Алар атнага 4 тапкыр башкарылачак: дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә. Казан-Анталья маршрутында…
Pegasus һава юллары 19 июньнән Казаннан Истанбулга оча башлый. Бу хакта "Казан" һава аланы хәбәр итә.

Очышлар көн саен көндезге сәгатьләргә куелган. Рейслар тезмәсе октябрь ахырына кадәр төзелгән.

Очыш вакыты якынча 5 сәгать. Рейслар 186 урынлык Airbus A320 очкычларында башкарыла. 19 июньгә бер якка иң арзан билет бәясе 230 доллар тора.

Pegasus Airlines 14 майдан Казаннан Анталиягә оча башлаган иде.
❤3👍1👏1
Херсон өлкәсендә су баскан урыннардан Украина 1500ләп кешене чыгарган, баскын хакимиятләр җиде кеше югалды ди

Русия ягы 900 кешенең эвакуацияләү турында белдерә.

Херсон өлкәсе хакимияте башлыгы Александр Прокудин әйтүенчә, 7 июньгә Херсон өлкәсенең уң ярында 1852 өйне су баскан, бу урыннардан 1457 кешене чыгарганнар.

"Безнең фаразларча, су күләме 20 сәгать эчендә тагын бер метрга күтәреләчәк", ди Прокудин.

Кичә, 6 июньгә каршы төндә Херсон өлкәсенең Новая Каховка шәһәреннән биш чакрым ераклыкта урнашкан гидроэлектр станциясе буасы өлешчә җимерелде. Тирә якны су баса башлады. Әлеге казада Украина һәм Русия бер-берсен гаепли.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢2👍1
Путин илдә үзләрен россиян дип санаучылар 94 проценттан артты ди. Бу санга ышанып буламы?

Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында халыкның "гомумгражданлык" үзбилгеләнүе артуын искәртте. Аның сүзләренчә, Русиядә гомумгражданлык үзбилгеләнү өчтән бергә арткан. 2017 елда ул 63 процент булса, 2022 ел ахырына 94,2 процентка җиткән.

Шул ук вакытта президент бу өлкәдә проблемнар бар ди, Русиянең гражданлык милләтен коруны Милли сәясәт стратегиясенә кертергә тәкъдим итте. Хөкүмәт һәм белгечләргә төзәтмәләрне карарга фәрман бирде.

Бу саннарга ышанырга ярыймы? Хәлләр шулкадәр яхшы булгач, ни өчен Путин бу мәсьәләгә тагын да зуррак игътибар бирергә кушты? Азатлык берничә белгечнең фикерен бирә.

Мәкаләне кайда укырга:
👉Төп сайта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤮11🤡3🦄1
Сез үзегезне иң беренче чиратта кем дип хис итәсез? Үзбилгеләнү ничек?
Anonymous Poll
92%
Татар (башкорт, башка милләт) дип
4%
Татарстан (Башкортстан) кешесе дип
2%
Русияле дип
2%
Өчесе бергә
Төрек лирасы курсы долларга карата моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә төште.

Форекс халыкара базарында доллар курсы 8% артты һәм 23,27 лира тәшкил итте. Соңрак ул 23,088 булды. 23 лирадан доллар курсы беренче тапкыр артып китте.

Соңгы елда лира курсы 30% чамасына арзанайды. Төркиядә президент сайлау узып, Рәҗәп Эрдоган җиңгәннән соң төрек лирасы инде 12 көн рәттән төшүен дәвам итә. Дәүләт кредиторлары лира курсын тоту өчен долларлар сатуны туктатып тора дип яза Bloomberg.

Goldman Sachs, Morgan Stanle экспертлары доллар бәясе 28 лирага кадәр күтәрелергә мөмкин дип фаразлый.

3 июньдә Төркия финанс министры итеп Merrill Lynch банкының элекке стратегы Мехмет Шимшек билгеләнде. Аңа зур өметләр баглыйлар.

Рубльгә карата бүген бер лира бәясе 3,52 сум тора.
🤔1
Ун еллык чит ил паспорты бирә башлаганнан соң, Казанда зур чиратлар хасил булган

Казанның Чехов урамындагы паспорт өстәленә зур чиратлар җыелган – кешеләр үзләрен кабул итүне сәгать ярым тирәсе көтеп тора. Бу хәл инде кимендә өч атна дәвам итә.

Әлеге чиратлар 10 еллык биометрик чит ил паспортларын бирү белән бәйле, диелә. Аларны быел 2 февральдән башлап вакытлыча бирми башлаганнар иде, моны документка урнаштырыла торган микросхемнарга ихтыяҗ зур дип аңлаттылар. Дүрт ай үткәч, 1 июньнән башлап Русия эчке эшләр министрлыгы ун еллык чит ил паспортларына гаризаларны яңадан кабул итә башлады.

Якын арада кирәге булмаса, әлегә чит ил паспортын ясатмый торырга киңәш итәләр миграция хезмәтендә.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4
Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан вәкаләтләрен тапшырырга җыена

Бу хакта ул Заманча сәнгать галереясендә яшь төрек рәссамы Рәшит Алтунның "Яңадан" дигән күргәзмәсе ачылганда әйтте.

"Бу – мин Казанда бу вазифада оештырган соңгы күргәзмә. Минем вәкаләтләремнең вакыты тәмамлана, сентябрь башында туган илемә кайтам. Миннән соң килгән хезмәттәшләрем дә сезнең өчен шундый матур чаралар үткәрер дип ышанам, һәм сез яңа консулга һәм яңа такымга миңа күрсәткән кебек ярдәм күрсәтерсез дип өметләнәм", дигән дипломат.

Исмәт Эрикан Төркиянең Казандагы баш консулы вазифасына 2019 елның көзендә билгеләнде. Казанда 1996 елда ачылган Төркия вәкиллегендә Эрикан 12нче баш консул булды.

Монда сез Эриканның Азатлыкка биргән әңгәмәсен укый аласыз. VPN-сыз ачыла. Ул анда Татарстанда ниләр эшләргә җыенуын сөйләгән иде.
🤔4
Һиндстаннан АКШка очучы Air India очкычы Магаданда төшеп утырырга мәҗбүр булган.

Очкычның моторында ниндидер проблемнар килеп туган.

Бортта 216 юлчы, экипажның 16 әгъзасы. Әлеге вакытта очкыч тикшерү уза.

Юлчыларны бер тулай торакка урнаштырганнар, аннан чыгып йөрүне тыйганнар. Бер юлчы сөйләвенчә, алар банк карталарын кулланып, ни дә булса сатып та ала алмый, чөнки санкцияләр аркасында бу карталар эшләми.

АКШ дәүләт департаменты рейста Америка ватандашлары очкан булырга тиеш дип фаразлый. Air India Русиягә запас очкыч җибәрергә җыена. Сан-Францискога рейс 8 июньгә планлаштырылган.
😢2
Русия банклары бу елның май аенда халыкка рекордлы күләмдә кредит биргән, дип яза РБК. 2013 елдан бирле алып барылган статистикада югарырак күрсәткеч булмаган.

Апрель ае белән чагыштырганда халыкка бирелгән кредитлар күләме 11%ка арткан.

Ә сез кредит аласызмы? Кредит алучы туганнар-дусларыгыз күбәйдеме?
🤔1
📍Татарстанда инвалид балалар саны елдан ел арта бара

1 майга булган мәгълүматка күрә, республикада 17 мең баланың инвалидлыгы бар.

2020 елда Татарстанда 15,6 мең инвалид бала булган, 2021 елда – 16 мең, 2022 елда исә – 16,8 мең.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
😢11
Русия өй түбәләрендә утырган кешеләргә ярдәм итәргә барган волонтерларны кертми

Херсон өлкәсенең Олешки, Новые Солонцы, Коханы кебек су баскан авылларда кешеләр су баскан өйләренең түбәләрендә утыра, дип сөйләгән волонтерлар ASTRA Telegram-каналына.

Херсон өлкәсенең Русия куйган хакимиятләре волонтерларны үткәрми. Волонтерларга ни өчен кертмәүләренең сәбәпләрен аңлатмыйлар.

Шул ук вакытта, кешеләр ярдәм соравын дәвам итә, су баскан авылларда яшәүчеләр өйләренең түбәләренә менеп котылырга тырыша.

Кичә Кахов буасы җимерелде, тирә якны су баса. Украина дамбаны шартлатуда Русияне гаепләде, Русия рәсмиләре бу гаепне кире кага.
🤬7👍1
Башкортстан Украинага җибәрәсе төркемнәр санын арттыра гына. Хәзер Уфада сугышка җибәреләсе пешекчеләр әзерли башлаганнар

Бүген Уфада шундый биш хәрби пешекче чыгарылыш имтиханы тапшырган. Алар киптерелгән яшелчәләрдән һәм консервлардан украиннарның милли ризыгы – борщ та пешерергә өйрәнгән диелә.

Украинага каршы сугышта катнашучы хәрби пешекчеләр Русия гаскәренең хәрби хезмәткәре булып саналачак, аларга акчалар түләнәчәк.

Хәзерге вакытта Башкортстанда Украинадагы сугыш өчен дип барлыгы алты батальон төзелгән, биш батальон инде сугышка китте дә.

Республикадан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Алар арасында хәтта медицина ротасы да бар. Соңгы вакытта һәр атна саен диярлек хәрби әзерлекләргә яңа төркемнәр төзеп җибәреп торалар.

Тулырак хәбәрне 👉 безнең сайтта укыгыз.
🤡8👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Беларуста алты елга колониягә хөкем ителгән русияле Софья Сапегаганың ярлыкау үтенече кире кагылган Сапега 2022 елның июнендә ул үзе тотылган Гомель шәһәре 4нче тикшерү колониясе җитәкчелегенә ярлыкауны сорап мөрәҗәгать тапшырган иде. Ул мөрәҗәгатендә Беларус…
Александр Лукашенко алты елга хөкем ителгән русияле Софья Сапеганы ярлыкады

Бу хакта БелТА хәбәр итә. Сапега инде азат ителде, аның колониядән чыгу видеосы таралды.

Сапега 2021 елның 23 маенда Беларус хакимиятләре Афиннан Вильнюска барган очкычны Минскида төшеп утырырга мәҗбүр иткәннән соң кулга алынды. Соңрак очкычны блогер Роман Протасевич белән Сапеганы кулга алу өчен төшеп утырырга мәҗбүр итүләре ачыкланды.
👍5❤2😢1
Татарстан республикага килгән туристлардан җыем алырга тели

Татарстан бу тәкъдимне хуплады, әмма бу хактагы карарны Русия думасы кабул итәргә тиеш диелә.

2023 елның беренче өч аенда Татарстанга килгән туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 15 процентка арткан. Рәсми мәгълүматка күрә, республикада 859 мең кеше кунак булган.

2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👎6👍1🤯1🤮1
"Сугыш – ул айныткыч". Үз теләге белән сугышка киткән Казан кешесе аннан кайткач сугышны нәфрәт итә

Казаннан 26 яшьлек Константин 2022 елның җәендә үз ихтыяры белән Украинадагы сугышка киткән һәм хәзер ул сугышны күралмый. Ул үз язмышын сөйләде.

💬 "Ватанпәрвәрлек беренче штурм вакытында ук үлә. Адреналин да беренче мәеткә кадәр генә. Монда ике юл гына бар: йә сугыш белән генә яшисең, йә дизертир буласың", ди ул.

👉 Язманы безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN булмаса, көзге-сайтны ачыгыз.
👍7👏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июнь, чәршәмбе, иртәнге хәбәрләр белән танышыйк:

🔸Русия гаскәрләре 8 июньгә каршы төндә Донецки өлкәсенең Украински шәһәренә һөҗүм иткән. 3 кеше һәлак булган, шул исәптән бер бала дип хәбәр итә Селидовский шәһәренең хәрби хакимияте.

🔸Запорожье өлкәсенең баскын хакимияте Украина гаскәрләре һөҗүмен кайтаруы турында белдерә. Хәл Орехов районында булган диелә.

🔸Шул ук вакытта Украина Дәүләт иминлеге шурасы секретаре Алексей Данилов, Русия белдерүләренә карамастан, Киев контрһөҗүм башламады дип белдерде.

🔸Русиядә автокредит алучылар саны арта. Бу хакта банкларга сылтанып "Коммерсантъ" яза. Узган айда илдә 18 мең автокредит бирелгән, гомум күләме 118 млрд сум тәшкил итә.

🔸Американың VF Corporation аяк һәм өс киемнәре җитештерүче ( Vans, The North Face һәм башка брендлар) ширкәте Русиядә үз кибетләрен ябарга карар иткән.

🔸«Укргидроэнерго» баш мөдире Кахов ГЭСын торгызып булмаячак, яңа станция төзергә кирәк булачак дип саный. Аның фикеренчә, моңа кимендә биш ел узачак.

🔸Футболчы Лионель Месси «Интер Майами» клубына күчәчәге турында белдерде. Ул моңарчы Пари Сен-Жермен клубында уйный иде, күптән түгел аннан китүе билгеле булды.

🔸Бүген Казанда халыкара мәгариф министрлары форумы башлана. Чит илләрдән дә кунаклар көтелә. Алар арасында Әфганстан, Конго, Венесуэла, Куба, Зимбабве кебек дәүләт вәкилләре бар. Әфганстаннан Талибан оешмасы вәкилләре килде дип хәбәр иттелде. Талибан Русиядә террорчы оешма буларак тыелган.
❤3👍3