Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Искердә тәре кадап куйганнар: радикаллармы, әллә махсус оештырылган эшме?

Себер ханлыгы башкаласы булган Искердә, нәкъ шәехләр һәм ханнар җирләнгән каберләр янында, билгесез кешеләр тәре кадап киткән. Моннан тыш, әлеге биләмәләрне саклаган ике этне дә бер-бер артлы агулап үтергәннәр. Бу — Искергә ясалган беренче генә һөҗүм түгел.

Белгечләр моның артында Себерне урыс җире дип күрергә теләүче радикаллар, Искерне төзекләндерүче Луиза Шәмсетдиновадан үч алу ята дип саный. Милли җәмәгатьчелек хакимияттән җавап көтә.

💬 "Карагруһларның Искергә каршы вандаллыклары күптән башланды инде. Искер өчен шәһит киткән татарларга истәлек ташының аен каерып алып, обелискны Иртыш буена төшереп атканнар иде. [...] Имеш, монда кем хуҗа икәнне күрсәтәләр! Мәчеткә эчләре яна. Луизадан Ермак өчен дә үч алалар, чөнки ул Тубылда аңа һәйкәл куюга кискен каршы төшкән иде".

👉 Бу хакта язманы монда укыгыз.
👉 VPN булмаса, көзге-сылтама ачыгыз.
🤬20👍1
📚 Аризона университетында татар теле дәресләре башланды

Дәресләр җәен 7 атна дәвамында барачак. Быел дәресләргә онлайн һәм офлайн кушылып була. Татар теле курсларына берничә укучы йөри, ди университетта татар телен укыткан Алимә Сәлахетдинова. Алар татар телен башлангыч дәрәҗәдә үзләштерә.

Укучылар арасында татар телен профессиональ яктан өйрәнүче лингвистлар да, АКШка күптәннән күченгән татарларның оныклары да бар. Америкада укучы студентлар татар теле курсы өчен 8-10 баллы кредит алырга мөмкин, бу АКШта академик кредитлар системы өчен яхшы баллар дип санала, ди укытучы.

Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады.

👉 Тулырак монда укыгыз.
👍20❤7
📍Навальныйны хуплау чарасында катнашучыларны икенче тәүлек рәттән полиция бүлекчәсендә тоталар

Кимендә тугыз тоткарланучы турында сүз бара.

Тоткарланучыларның берсе журналистларга үзен камерада нинди шартларда тотуларын сөйләгән. Кыз ястыксыз һәм юргансыз бетон ятакта йокларга мәҗбүрмен ди, аның җылы киемнәрен дә тартып алганнар.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤬2👏1
🧐 30 мең бурыч җыелса – кешене чит илгә чыгармыйлар.

Татарстанда мондый кешеләр саны 120 меңнән арткан, дип хәбәр итте Татарстанның баш тәфтише (пристав) Әнвәр Закиров.
🤬9
📍Татарстан балаларын аннексияләнгән Кырымга ялга җибәргәннәр

Алар Алушта һәм Фороска киткән.

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева балаларга ял итү өчен "тулысынча иминлек чаралары белән тәэмин ителгән инфраструктура булдырылган" диде.

Узган елның августыннан башлап, аннексияләнгән Кырымда даими рәвештә шартлаулар яңгырый.

Ничек уйлыйсыз, балаларга Кырымда ял итү иминме? Үз балаларыгызны анда ял итәргә җибәрер идегезме?
👎5🤬3
📍Русия хакимияте "сугыш пропагандасы" өчен быел 20 миллиард сум бүлеп биргән

Пропаганда өчен тотылган акчаларны бүлеп бирүче иң төп һәм "юмарт" оешма "Интернетны үстерү институты" (ИРИ) дип атала.

Грант алучылар белән төзелгән контрактлар хакимиятләрне тәнкыйтьләүне тыя, ә бу шартны бозучыларга проект бюджеты күләмендә акча түләргә туры киләчәк.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍1🤬1
Бу көннәрдә татар җәмәгатьчелеге Суслонгер фаҗигасе турында янә фикер алыша башлады. Сәбәбе – язучы Зиннур Хөсниярнең Суслонгер лагеры фаҗигасен чит ил диверсантлары оештырган дип белдерүе.

Азатлык сөйләшкән тарихчылар бу фаразны кире кага, Суслонгер фаҗигасе – махсус оештырылган эш дип белдерә.

Кичә бездә бу хакта зур язма чыкты, төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
👏5😢3🔥1🤔1
28 июньдә узачак Корбан бәйрәмендә сарыкларның бәясе 13 мең сумнан башланачак.

Бу хакта 6 июньдә Татарстан мөфтие урынбасары Равил Зөфәров матбугат очрашуында белдерде.

Татарстан рәсмиләре Корбан бәйрәме вакытында җирле бәрәннәрне генә чалырга тәкъдим итә. Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, Русиядә хайваннар арасында йогышлы чирләр таралу сәбәпле, республикага күп кенә төбәкләрдән, шул исәптән Дагыстан, Әстерханнан хайваннар кертү тыелган. Элегрәк бу төбәкләрдән арзан бәягә бәрәннәр күпләп китерелә иде. Бүген чәчәк, тилчә, бруцеллез авырулары 30дан артык төбәктә таралган диелде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иярченнән төшерелгән рәсемнәрдә Кахов гидроэлектр станциясе буасы.

Шартлатуга кадәр һәм шартлатудан соң.

@azatliqradiosi
🤬3
Татарстанның Түбән Кама башлыгы мобилизациягә эләккән ирләр белән очрашкан.

“Һуманитар ярдәмне җыялар да кебек, әмма безгә килеп җитми. Бер нәрсәсез сугышабыз, хәтта тепловизорлар юк”, дип сөйләгән “Ермак” кушаматлы хәрби.

Солдатлар сөйләвенчә аларның хәрби җитәкчеләре посылкаларны үзләре исеменә ала. Хәрбиләр волонтерлардан һәм башкарма комитеттан үз исемнәребезне күрсәтеп посылка салыгыз, алар безгә барып җитәрлек булсын, дип сораган.

▪️Азатлык хисабына күрә, Путин башлаган сугышның 468 көнендә Татарстаннан кимендә 466 кеше һәлак булган.

Көн саен уртача кимендә бер кеше үлә дигән сүз.

Әлеге саннар зуррак та була ала. Хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

@azatliqradiosi
💩3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда халык бердәмлеге: хакимияткә булган ачуны чыгару Узган шимбә Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында Ирәндек тавы сыртында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен узды. Оештыручылар фикеренчә, чарада 4-7 мең кеше катнашкан. Башкортстанның…
Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында Ирәндек тавы сыртында алтын чыгаручы ширкәтләргә каршы зур җыен оештыруны башлап йөргән Илсур Ирназаров өенә полиция хезмәткәрләре килгән. Бу хакта Ирназаров үзенең Вконтакте битендә язды.

Ирназаровка административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Аны 20 майда Темәстә уздырган чараның урыны һәм вакытын, шулай ук формасын алмаштыру турында төгәл мәгълүмат бирмәүдә гаепләмәкчеләр.

Ирназаров әйтүенчә, ул Темәс авыл җирлеге хакимиятенә җыен турында белгертүне алдан ук тапшырган. Авыл хакимияте аны раслаган.

«Шуннан соң аның вакыты, урыны һәм формасы алмашынмады. Чараны уздыру урыны турында хакимият башлыгы А.Бәйрәмгулова белән берничә кат сөйләштек һәм килештек, әгәр килүчеләр авыл мәдәният йорты залында каралган урыннарга (350 урын) сыймаса, авыл җитәкчелеге тавыш көчәйткечне клуб каршындагы мәйданга чыгарачак дип килештек. Барысы да килешенгәнче эшләнде. Җыелучылар ачык тавыш бирүдә чараны халык җыены итеп уздыру турында килеште. Шуңа мин үземне канун боздым дип санамыйм. Бу административ эш Баймак районы хакимияте күрсәтмәсе белән ачылган. Алар мине Русия Конституциясе тарафыннан гарантияләнгән тыныч халык җыенын оештырганга җәзага тартмакчылар», ди ул.

Темәстә халык җыены 20 майда узды. Оештыручылар фикеренчә, чарада 4-7 мең кеше катнашкан. Башкортстанның дәүләт медиасы якынча бер мең дип язды.

@azatliqradiosi
🤬4❤1
Башкортстанда хәрби комиссариатка килмәүчеләрнең машина йөртү таныклыгын вакытлыча гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр

Республика корылтае депутатлары беренче укылышта карауга кертү өчен яңа канун өлгесе әзерләгән дә инде. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украина президенты Владимир Зеленский Кахов буасы җимерелүе турында видео чыгарды.

«Бу Русиянең сугыш җинаятьләренең берсе генә. Хәзер Русия аяусыз экоцидта гаепле. Аңлатмалар артык», диде ул.

Русия саклану министры Сергй Шойгу дамбаны шартлатуда украин ягын гапләп чыкты. Янәсе, украин ягы контрһөҗүмдә уңышка ирешә алмый, шул сәбәпле гаскәрен Херсон юнәлешеннән башка урынга күчерә, бу шартлау шуның белән бәйле диде ул.

Укргидроэнерго Кахов гидроэлектр станциясе тулысынча җимерелгән, ул торгызыла алмый дип белдерде.

Европа берлеге һәм НАТО җитәкчелеге Русия Украинага басып кермәсә, мондый хәл булмас иде дигән фикер белдерде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1🤔1
Дондагы Ростов Көньяк район хәрби мәхкәмәсе Кырымнан рәссам-акционист Богдан Зизаны Кизләү (Евпатория) хакимияте бинасына зәңгәр һәм сары буяу сипкәне өчен 15 ел ирегеннән мәхрүм итте, дип хәбәр итә Грати.

Соңгы сүз вакытында Зиза үзен Кырым аннексиясеннән соң бирелгән Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итүләрен һәм барлык Украина сәяси тоткыннарын Русия төрмәләреннән азат итүләрен таләп итте.

Шулай ук ул 10 июньнән ачлык игълан итәчәген әйткән һәм үзен мәҗбүриләп ашатуларын тыйды.

«Юкса бу мине газаплау булып кабул ителәчәк», диде ул.

@azatliqradiosi
😱5🤬3