"Лилия, без сине яратабыз!"
Лилия Чанышеваны озату мизгелләре. Уфа шәһәре, Киров районы мәхкәмәсе.
Лилия богауларда. Ире Алмаз Гатин хатынымны богаулы килеш күрү иң авыры, күңелемне актарып чыгара торган күренеш дип сөйләгән иде Азатлыкка.

💔9🤡2🙏1
"Башта йортыбызны сүттеләр, аннары бакчабызны да корыттылар". Кырымдагы татарларның яшәешеннән бер тарих.
68 яшьлек Рустем Усеинов Кырымның Судакның Капсихор (Морское) авылында яши. Яши иде чынында. 2021 елда аның йортын хакиимят сүткән. Йорты булган урынга Рустем әфәнде кайткан, ул анда вагон китереп куйган. Шунда яшәргә җыенган, әмма хакимиятләр вагонны алыгыз дигән таләп куйган. Моннан тыш тагын бер бәла - быел аның бакчасын да корытканнар. Йорты сүтелгән урында ул 115 инҗир, башка җимеш агачлары утыртып, еллар буе карап үстергән, умырталар тотып бал чыгарган. Бүген боларның берсе дә калмаган.
💬 Мин җәй көннәрендә инҗир җимеше сатып, шуны пенсиямә кушып яшәргә тырыша идем. Быел хастаханәдән чыкканнан соң бакчама килсәм, 100дән артык инҗир агачыннан тик берсе исән калган. Кыш көне, мин булмаганда, бәлки салкын тигәндер дип уйласам, күршеләрдә инҗир ямь-яшел утыра. Димәк, мин хастаханәдә ятканда дошманнар инҗир агачларын да агулап, ниндидер зыянлы нәрсә сибеп киткән дигән фикергә килдем.
Дошман йортларыбызны сүткәннән соң, инде бакчаларыбызны да корыта, — ди ул.
Әлеге вакытта ул үзе китереп куйган вагонда яши. Суы да, электр уты да юк.
💬 Телефонымны машинаның аккумуляторыннан тутырам. Суны үзем белән китерәм. Мине хакимият кешеләре килеп читтән күзәтеп торганнарын да күргән идем.Бер көнне вагон өстендә язу калдыргаганнар иде, вагонны алыгыз, алмасагыз, без аны үзебез алабыз, чыгымнарны сез түләячәксез, дигәннәрвагон өстендә моны алыгыз, алмасагыз, без аны үзебез алабыз, чыгымнарны сез түләячәксез, дигәннәр — дип сөйли Рустем әфәнде.
Кырымтатарының үз җире, хокуклары өчен көрәше хакында безнең мәкаләдән укыгыз.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Азатлык Радиосы
"Башта йортыбызны сүттеләр, аннары бакчабызны да корыттылар"
2021 елда Судакның Капсихор (Морское) авылында җирле хакимиятләр 68 яшьлек Рустем Усеиновның йортын сүткән иде, быел аның бакчасын да корытканнар. Йорты сүтелгән урынга кайтып, ул анда вагон китереп куйган. Шунда яшәргә җыенганда хакимияттән, вагонны алыгыз…
😢8🤬3❤1🕊1
Башкортстанда “колумбайн” агымын пропагандалаган өчен 11 сыйныфта укучы кыз тоткарланган
2023 елда махсус хезмәт вәкилләре Стәрлетамакта яшәүче 17 яшьлек Каринага игътибар иткән. Апрель аенда тикшерүчеләр аңа тентү белән килеп, шәхси көндәлекләрен һәм техникаларын тартып алган. Экспертиза уздырганнан соң, укучының колумбайнерлар эшчәнлеген хуплавы һәм аларның тарафдары булуы ачыкланган.
Тулырак 👉 монда. Ачылмаса 👉 көзге сылтамадан файдаланыгыз.

🤬2❤1
Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсе җырчы Земфираның Русиянең Юстиция министрлыгына шикаятен кире какты. Җырчы аны "ят агент" дип тануны канунсыз дип гариза язган иде. Мәхкәмә карарны үз көчендә калдырды.
Бу кара исемлеккә Земфира 2023 елның февралендә кертелде. Юстиция министрлыгы аны Украинага ачыктан-ачык теләктәшлек белдерде, Русиягә дус булмаган илләрдә концертлар оештырды, сугашка каршы шигарләр әйтте, чит ил чыганаклардан акча алды дип белдерде.

Русия Юстиция министрлыгы "ят агент"лар исемлеген 2012 елда булдыра башлады. Әлеге вакытта бу исемлектә 450 кеше һәм оешма исәпләнә.🤬1🕊1
Бүген Лилия Чанышеваның мәхкәмәсе булды, аңа хөкем карары чыгарылды. Бу мәхкәмәдә Лилия, ире Алмаз Гатин, адвокаты ниләр әйтте - кыскача безнең рәсемнәрдә.
😢3🕊1
Депутат Адам Делимханов белән ни булган?
Төрле версияләр:
🗣 Русия саклану министрлыгының "Звезда" каналы Делимхановның яралануын хәбәр итте. Журналистларга бу хакта ЛДПР фиркасенең матбугат хезмәтендә җиткерүләре әйтелде. Соңрак хәбәрнең тексты төзәтелде, анда яралану турындагы мәгълүматны беркем расламавы әйтелә.
🗣 Украина кораллы көчләрендә хезмәт итүче сәясәт белгече Кирилл Сазонов Делимхановның Запорожье өлкәсе Приморск шәһәрендә, Украинаның махсус операцияләр көчләре катнашында үтерелүен белдерде.
🗣 Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында Делимханов белән элемтәгә чыга алмавын язды.
🗣 Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Делимханов белән телефоннан сөйләшкәнен, аның "исән-сау" булуын әйтте.
53 яшьлек Делимханов үзенең туганы Рамзан Кадыровның уң кулы булып санала. Ул Рамзан Кадыровның әтисе – Чечня мөфтие Әхмәт Кадыровның иминлек хезмәтендә эшләгән, ә аңа кадәр фетнәчел Чечен республикасы Ичкериянең бригада генералы Салман Радуевның машина йөртүчесе булган. Радуевны Русиядә террорчылык өчен хөкем иттеләр.
2014 елдан бирле җинаятьчелек белән элемтәләре өчен Делимханов АКШ чикләүләрендә.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4🤡2🤔1
📍Украинадан басып алынган төбәкләр сентябрьдә сайлаулар үткәрергә тели
Аннексияләнгән Донецки һәм Луһански "халык республикалары"ның, Херсон белән Запорожье өлкәләренең Русия билгеләгән җитәкчеләре быел 10 сентябрьдә - бердәм тавыш бирү көнендә үзләрендә сайлаулар оештырырга тәкъдим итә.
Русия президенты Украинаның дүрт төбәген аннексияләве хакында былтыр сентябрьдә игълан итте, әмма аларның кайбер өлешләре генә Мәскәү контролендә. Киев һәм Көнбатыш илләре алдан ук аннексияне танымаулары турында белдергән иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤡5😁2👍1
❗️Путин Татарстанда һәм Башкортстанда пилотсыз очкычлар җитештерүгә ярдәм үзәкләре булдырырга кушты
Бу үзәкләр пилотсыз очкычлар проектлаштыру, сынап карау, җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Алар 2030 елга кадәр эшли башларга тиеш диелә.
▪️ Көнбатыш медиа Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен яза. Иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә" диелә.
▪️ Күптән түгел АКШ дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Джон Кирби Русиянең Татарстандагы Алабуга шәһәрендә Иран дроннарын җитештерә башлау ниятенә борчу белдерде. Бу җитештерү Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасында планлаштырыла, диде ул.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Бу үзәкләр пилотсыз очкычлар проектлаштыру, сынап карау, җитештерү белән шөгыльләнәчәк. Алар 2030 елга кадәр эшли башларга тиеш диелә.
Бу хакта күбрәк 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬5👍3
Ул Тукай районында урнашачак, дип хәбәр итте "Алабуга" махсус икътисади зонасы. Проект кысаларында "Алабуга" Кытай белән тауар әйләнешен оештырачак диелә. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.
➖ Татарстан белән Кытай арасында үзара сәүдә активлаша бара. Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә.
➖ Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.
➖ Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русиянең Кытай белән хезмәттәшлеге артты. Кытай Русиянең Украинага каршы сугышын тәнкыйтьләүдән баш тарта.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше башланды
Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.
🤮7👎3🔥2💩2❤1
Башкорт дәүләт филармониясе Денис Майдановның Минскидагы концерты өчен 4,8 миллион сум түләячәк
Бу хакта мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Килешүне җәмәгатьчелеккә чыгармаганнар, аның кем белән төзелгән булуы әйтелми.
Денис Мәйданов – Русиянең Украинага һөҗүмен хуплаучыларның берсе.
Быел март аенда Украина мәхкәмәсе Русия думасының 20 депутатына 15әр ел төрмә җәзасы бирү, аларның милкен тартып алу турында читтән торып карар чыгарды. Алар арасында Денис Майданов та бар иде.
Филармония акчасын мондый концертка тоту дөрес дип саныйсызмы?

🤮10👍2🤬2❤1
"Үзебезнең" татар булу өчен нинди сүзләр кулланырга кирәк дип уйлыйсыз?
Әйдә! Online татар сөйләменә хас булган шундый кызыклы сүзләр һәм гыйбарәләрне туплап карады. Видеоны карап, үз тәкъдимнәрегезне дә языгыз 😉
https://youtu.be/w4MbbSQ1KnY

YouTube
Как стать своим среди татар?
Есть универсальные татарские словечки, сказав которые, вы сразу станете татарином/татаркой сотого левела (уровня) 😁 Предлагаем разобрать эти слова и фразы.
Ставьте лайки и подписывайтесь на наши соцсети!
Изучаем татарский вместе с проектом "Әйдә! Online":…

😁8👍5❤2🔥1