Maxar ширкәте җимерелгән Кахов ГЭСының иярчен фотоларын чыгарды.
16 июньдә ясалган әлеге сурәтләрне "Схема" проекты бастырды.
Башка бер фотона "Нибулон" елга терминалы күренә. Ул элегрәк су астында калган иде, хәзер су киткән.
Кахов ГЭСы дамбасы 6 июньгә каршы җимерелде.

🔥2🤬1😢1
Сабантуйлары барганда биюләр турында искә төшереп алыйк әле.
Былтыр июньдә Казанда кеше җыеп "Ярмәк вагы" биюен өйрәткәннәр иде.
Русиядә туган телгә, мәгарифкә, милли үзаңга каршы урыслаштыру басымы көчәйгәндә, халык җыр-биюләренә кайта. Демократия чикләнеп, миллилекне иҗтимагый оешмалар аша саклап калу мөмкинлеге тарайганда, бу – иң табигый юл. Татар-башкортлар да читтә калмый.
Төрле халыкның диктатура чорындагы биюләре турында Азатлыкның видеосын тәкъдим итәбез.

YouTube
Диктатура чорында милли үзаңны халык биюләре дә саклый
Русиядә туган телгә, мәгарифкә, милли үзаңга каршы урыслаштыру басымы көчәйгәндә, халык җыр-биюләренә кайта. Демократия чикләнеп, миллилекне иҗтимагый оешмалар аша саклап калу мөмкинлеге тарайганда, бу – иң табигый юл. Татар-башкортлар да читтә калмый.
Казанда…
Казанда…
🔥10👍2❤1
Казанда Яңа бистә зиратын төзекләндерүгә 5 млн сум акча бүленәчәк
Әлеге акчалар зират идарәсе бинасын һәм зиратның территориясен төзекләндерү өчен тотылачак. Бу эшләр киләсе өч ай дәвамында барачак һәм сентябрь азагында тәмамланачак диелә.
2016 елда Яңа бистә зиратында вандаллар йөзләп кабер ташын җимерде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кабер ташларын җимерүне тикшерүне үз контроленә алуын әйтсә дә, хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгызз. 👉Ачылмса, монда басыгыз.

👍7❤2
Узып баручы атнада Азатлыкта чыккан төп мәкаләләрне тагын бер барлыйк. Укымаган булсагыз, укыгыз. Сылтамалар VPNсыз ачыла.
🔺Татарстанда татар телле җәйге аланнар быел күпме бала кабул итә
🔺"Конституция шурасында ялга чыккан хөкемдарлар түгел, Татарстан яклы кыю белгечләр булырга тиеш"
🔺"Башта йортыбызны сүттеләр, аннары бакчабызны да корыттылар"
🔺Башкортстан батальоннары саны артканнан арта бара. Ни өчен китәләр?
🔺Татар ясалма интеллектын булдыру өчен ниләр кирәк?

❤1🔥1
Бүген Прагада Сабан туе узды. Профессиональ артистлар чакырылмаган иде, татар һәм башкортлар үзләре җырлап-биеп, уйнап күңел ачты. Вена, Берлин, Мүнһен, Штутгарт шәһәрләреннән дә татарлар килде.
❤19👏5🔥3👍1😁1🥱1
Сәлам, дуслар! Якшәмбе, 18 июнь иртәсенә төп хәбәрләр белән танышыйк:
◾️ Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) Украинаны төзекләндерүгә 1 миллиард доллар җыячак. Бу хакта Украина премьер-министры Денис Шмыгаль хәбәр итте. Ул Киевта БМОның үсеш програмы мөдире Ахим Штайнерны кабул итте.
◾️ АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Пекинга эшлекле сәфәр белән килде. Ул ике ил җитәкчелеге арасында күпсанлы очрашуларга юл ачачак дип көтелә.
◾️ The New York Times: Русия сугыш кырында тактикасын үзгәртте. Ул саклану ысулларын, артиллерия координациясен яхшыртты, бу аны сугыш кырында көчлерәк көндәш ясый.
◾️ Русия Африка илләренең сугышны туктату тәкъдимен үзенең мәгълүмати максатлардан кулланачак, дип саный Сугышны өйрәнү институты (ISW). Аерым алганда, Украинага корал бирүче Көнбатыш илләренә мәгълүмати басым ясалырга мөмкин диелә.
◾️ 2023 елда Татарстанда 6 сулыкны төзекләндерергә җыеналар. Моңа 2 миллион сум бүленгән.
Азатлык белән калыгыз! Безнең каналга таныш-дусларыгызны да чакырырга онытмагыз.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥3❤1
Якшәмбе язмасы бу атна Америкадагы татар блогеры турында. АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный.
Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара. Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.
👔 "Миңа калса, татарча сөйләшү комплексы татарларның үзендә ул, артыгы белән бу хакта уйлыйбыз, борчылабыз кебек без. Югыйсә, татар теле Татарстанда дәүләт теле бит! Менә шуңа күбрәк игътибар итәсем килә, татарлар үз телләреннән оялмасыннар иде, татар булуы белән горурлансыннар иде".
👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз көзге сайт бар.
Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара. Инглиз телле аудиториягә дә татар халкы, аның тарихы-мәдәнияте кызык, ди ул.
👉 Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉 VPN-сыз көзге сайт бар.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Айсылу Исмәгыйлева: "Татар булуың сине дөньяда уникаль итә"
АКШта яшәүче Айсылу инглиз телендә татар теле дәресләре төшерә
❤15👍7😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбе язмасы бу атна Америкадагы татар блогеры турында. АКШта инде 16 ел яшәүче Айсылу Исмәгыйлева татарга татарлыгы белән күбрәк горурланырга кирәк дип саный. Ул инглиз телендә татар теле видеодәресләрен төшерә, татар мәдәнияте турында видеолар чыгара.…
Әңгәмәдән бер гыйбрәтле өзекне укыйк. Ул Казанда банк хезмәткәренең дәүләт телендә сөйләшергә оялуы турында.
Сезнеңчә, мондый күренешләр нигә барлыкка килә? Үзегез мондый очракларга юлыктыгызмы? Безнең чатта сөйләгез 👇

😢9❤2👍1
Бу атнаның иң шау-шулы вакыйгасы: Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде
Азатлыкның Youtube каналында иң күп бу хакта видео каралды:
https://www.youtube.com/watch?v=qd9N4eQQEFQ
Чанышева кем ул һәм аның хөкем карары турында монда укый аласыз.

Лилия Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://t.me/azatliqradiosi
#ЛилияЧанышева #Уфа #Навальный
Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз!…

😢5👍1
Астанада банктагы халыкны тотык итеп алган ир-ат кулга алынган, зыян күрүрчеләр юк
Бу хакта Казакъстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Барлыгы 7 кеше тотык итеп алынган булган диелә.
Элергәк Казакъстан башкаласында ир-атның банк бинасына бәреп керүе хәбәр ителде. Телеграм каналлары язганча, ул 3 сәгатьтә барлык банк активларын инвалид-балалар, фәкыйрьләргә күчерүне таләп иткән.
Kaspi банкы матбугат хезмәте банкта бары тик банк хезмәткәрләренең булуын хәбәр итте. Интернетта банкка полициянең бәреп керү видеолары тарала.

Telegram
Новая газета Европа
Местные издания сообщают, что полицейские начали штурм отделения банка
МВД заявило, что четверо заложников были освобождены после штурма полиции.
UPD: Ведомство заявило, что были освобождены все заложники. По предварительным данным полиции, всего было…

🔥4👍1👏1
📍"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Зәфәр Якубовны кырыс шартлы камерага утыртканнар
Аның хатыны фикеренчә, бу – Якубовның колониядә мөселманнарга басым ясау турында хәбәр иткәннән соң күрелгән җәза.
Моңарчы Якубов Самар өлкәсенең 26 төзәтү колониясендә үзенә һәм башка мөселманнарга карата көч кулланулары турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, Рамазан алдыннан колония җитәкчелеге мөселманнар һәм башка тоткыннарны провокацияләп сугыштырган.
Рамазанда Якубовка һәм колониядәге башка тоткыннарга намаз кылырга рөхсәт итмәгәннәр. Шулай ук аларны буяу эшләрендә катнашмауда гаепләгәннәр. Мөселманнарның берсен шул сәбәпле штраф изоляторына япканнар.
Бу хакта тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤬10🔥2🥰1
👉 1970нче еллардагы Сабантуй күренешләре
👉 Кырымтатар кешесенең бакчасын корытканнар
👉 Татарча өйрәнгән әрмән егете
👉 Татарстанда Украинадагы сугышта үлгән чираттагы хәрбине җирләделәр
👉 Татарча подкаст: Азатлык Радиосына — 70 ел. Татар телен өйрәтүче "Әйдә! Online" проекты турында сөйләшәбез
Күбрәк видео безнең Youtube каналында, язылыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
YouTube
1970нче еллардагы Сабантуй күренешләре
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз: https://www.instagram.com/azatliq/
Безнең Телеграмга язылыгыз: https://t.me/azatliqradiosi
#shorts #Сабантуй #1970s
Татарча видеолар — безнең каналда. Язылыгыз! Без…

👍4❤1🔥1