Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
БТИҮнең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе, бер төркем татар милли активистының "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дигән оешмасы рәисе, хәзерге вакытта Британиядә яшәүче Рәфис Кашаповка «Одноклассники»дагы язмалары өчен административ эш ачканнар.

Chelny-biz язуынча, гыйнварда “ят агент”лар исемлегенә кертелгән Кашапов “Одноклассники”социаль челтәрендә язмаларын "ят агент" тамгасы белән тамгаламыйча чыгарган. Нәтиҗәдә материаллар Чаллы шәһәр мәхкәмәсенә җибәрелгән.

Басма язуынча, Кашапов үз язмаларында Русия бөтенлеген бозарга чакырган. Шулай ук “махсус операциягә” (Русия хакимияте Украинага каршы сугышны шулай дип атый) каршы чыккан.

▪️Рәфис Кашапов – билгеле татар активисты, 1980нче еллар ахырында Чаллы шәһәрендә татар хәрәкәтен оештыручы шәхесләрнең берсе. Озак еллар Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге оешмасын җитәкләгән. 2009 елда Кашапов язмалары өчен Русия мәхкәмәләре тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителде. 2014 елда Русиянең Кырым аннексиясен тәнкыйтьләгән һәм Украинаны яклаган язмалары өчен аңа карата җинаять эше ачылды, активист кулга алынды. "Сова" хокук яклау оешмасы бәйсез экспертиза үткәреп, Кашапов язмаларында җинаять билгеләре булмавын белдергән иде. 2015 елда "Мемориал" хокук яклау үзәге Кашаповны сәяси тоткын дип таныды. 2015 елда мәхкәмә Рәфис Кашаповны гаепле дип таныды һәм 3 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте. Ул 2017 елда иреккә чыкты, шуннан соң Киевка китте. 2018 елда Британия хакимияте Кашаповка сәяси сыену бирде.

@azatliqradiosi
👎3😱3👍1🤡1
2022 елда, Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия чит илләргә авыл хуҗалыгы тауарлары сатудан алдагы ел белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк акча эшләгән. Бу хакта ITC Trade Map-ка сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Русия агро-тауарларына ихтыяҗ исә, сугыш сәбәпле украин экспортының түбәнәюе белән аңлатыла, дип искәртә басма.

Bloomberg агентлыгы исә Русия Украинаның басып алынган җирләреннән бодайны гына санасак та, алты миллион тонна ашлык алып чыкты, дип ышандырган иде.

Тулырак - Азатлык сайтында, ачылмаса - монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤷‍♂1
Стокһольм полициясе шәһәр мәчете каршында Коръән яндыру белән бәйле яңа чара уздырырга рөхсәт иткән. Анда полиция ярдәме чакыртылган, дип җиткерә Швеция медиалары.

Чараны мөселманнарның иң мөһим бәйрәмнәреннән берсе – Корбан гаете көнне үткәрергә рөхсәт ителгән.

Үзенең карарында полиция Швециянең административ мәхкәмәсе чыгарган карарга сылтана.

Швеция тышкы эшләр министрлыгы Коръән яндыру белән бәйле демонстрацияләр уздыруны тыйгач, апрель башында мәхкәмә бу тыюны гамәлдән чыгарган иде. Мәхкәмә Швециядә җыеннар һәм демонстрацияләр иреге Конституция белән якланган, дип искәртте.

@azatliqradiosi
🤬5💊2🤡1
М-12 машина юлының Мәскәүдән Казанга кадәр өлеше 70%ка әзер.

Бу хакта премьер-министр урынбасары Марат Хөснуллин «Автодор» дәүләт ширкәте күзәтүчеләр шурасы утырышында әйтте.

800 километр озынлыктагы М12 түләүле машина юлы башта Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтырыр дип ниятләнгән иде, әмма аны Екатеринбур һәм Төмәнгә кадәр дә озайтачаклары хәбәр ителде.

Юл өлешчә Владимир, Муром, Арзамас, Сергач, Канаш, Шәле аша узачак. Аны 2024 елга төзеп бетерерләр дип ниятләнә. Бу машина юлыннан сәгатенә 130 километр тизлектә йөрергә рөхсәт ителә, ул Мәскәүдән Казанга кадәр 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Инвестицияләр якынча 730 миллиард сум дип бәяләнә.

Юл үз эченә өч күперне дә алачак, алар арасында Казан тирәсендә Идел аша салынган өч километр озынлыктагы күпер дә бар.

Юлның Казанга кадәр өлешен 2023 ел ахырына кадәр ачарга ниятлиләр.

Ничек уйлыйсыз, бу юл республикага кирәкме?

@azatliqradiosi
👎5👍1🤔1
📱Татарстан, Башкортстан, Ульян һәм Сарытауда МТС элемтә операторы эшләми, дип яза Baza.

Проблемнар инде иртүк башланган, кичкә МТС операторы бөтенләй эшләүдән туктаган. Кулланучылар шалтырата да, интернетка да керә алмый.

Кемдә МТС? Проблемны ничек хәл итәсез?

#Татарстан
#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢2
Азатлыкка 70 подкасты 5нче эпизод
Азатлыкка 70 ел: хәбәрчеләр челтәре һәм журналистика торышы
Азатлыкка 70 подкастының бишенче эпизодында радионың хәбәрчеләр челтәре, бүген татар журналистикасының хәле турында сөйләштек. Азатлык беренче булып Русия төбәкләрендә татарлар тормышын яктырта башлый, җирле хәбәрчеләр белән эшли. Кемнәр була алар? Бүген татар журналистикасы ничек үсә ала? Бу хакта радио мөдире Рим Гыйлфанов (Кәрим Камал) сөйләде.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст
❤2👍2🎉1
⚡️Русия баш прокуратурасы "Новая газета Европа" басмасын "теләнмәгән" дип таныды.

2015 елдан башлап Русиядә хөкүмәтнеке булмаган теләсә кайсы халыкара оешма яки чит ил оешмасы мәхкәмә карарыннан башка да "теләнмәгән" дип танылырга мөмкин – моның өчен баш прокуратура карары һәм Русия тышкы эшләр министрлыгының хуплавы да җитә.

Шул көннән башлап мәгълүмат чарасының мәгълүмати материаллар таратырга, үз бүлекчәләрен ачарга (ә моңа кадәр булдырылганнарын туктатырга кирәк), юридик затлар булдырырга һәм акчалата операцияләр башкарырга хокукы юк. Әлеге чикләүләр канун текстында китерелә.

"Теләнмәгән оешма"ның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, шулай ук иганәчеләре өчен Русия административ хокук бозулар кодексының 20.33 һәм җинаять кодексының 284.1 маддәләре нигезендә административ һәм җинаять җаваплылыклары каралган.

@azatliqradiosi
😁3🤬1
Бу минутларда Казанның Иске татар бистәсендә бәйрәм уңаеннан Корбан фест чарасы уза.

Каюм Насыйри
һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамнарында сәхнә корылган. Беренчесе - балалар, икенчесе олылар өчен.

Театральләштерелгән тамаша, масстер класслар, төрле уеннар каралган.

Балаларга ислам дине темасына төрле викториналар уздырылды, дога уку бәйгесе, концерт булды.

Сез бәйрәмне ничек уздырасыз?

@azatliqradiosi
👍17❤6🔥2👏1
Хәерле иртә, дуслар! 29 июнь, пәнҗешәмбе иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:

▪️Коткаручылар Краматорскида эшен тәмамлады, Русия ракеты һөҗүменнән 12 кеше һәлак булды. Алар арасында – 3 бала.

▪️Амурдагы балалар аланында 70 бала агуланган. Аларның сигезе хастаханәгә эләккән.

▪️Благовещенскида балалар табибына "террорчылыкны аклау" матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ул Владлен Татарский үлеме турында хәбәр астында фикер калдырган булган.

▪️Youtube Татарстанның "Реальное время" төп каналын бетергән. Редакциянең берничә тематик каналы сайтта әле эшли.

▪️Франциянең Нантере шәһәрендә тәртипсезлекләр бара. Кимендә 77 кеше тоткарланган.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤5👍1
📍Польша ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүе сәбәпле көнчыгыш чикләрне ныгытырга җыена

Бу хакта ил вице-премьеры Ярослав Качиньский белдерде.

— Бездә булган мәгълүматка күрә, анда 8 меңгә якын хәрби. Бу Украина өчен һәм Литва белән безнең өчен куркыныч тудыра. Бу гибрид сугышының яңа фазасын аңлатырга мөмкин, — диде ул.

Чикләрне ныгытуга андагы хәрбиләр санын арттыру һәм яңа ныгытмалар төзү керә.

Элегрәк Польша президенты Анджей Дуда ЧВК "Вагнер"ның Беларуска күчүен ил өчен "тискәре сигнал" дип атаган.
👍6❤1🤷‍♂1
📍 Венедиктов: Суровикин гаиләсе белән өч көн элемтәгә чыкмый

"Эхо Москвы"ның элекке баш мөхәррире Алексей Венедиктов, үз мәгълүматына сылтанып, генерал Суровикинның сагы белән дә элемтәгә чыгып булмый ди.

Кичә, 28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр , дигән хәбәрләр чыккан иде. Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип язды.

Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Шулай да сугышны хуплаучы башка Telegram-каналлар генерал кулга алынмаган, фетнә белән бәйле аңлатма язулары гына яза, дип ышандыра. Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.

Ничек уйлыйсыз, Суровикинның фетнәгә катнашы булганмы? Ул чыннан да кулга алынганмы?

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁3🤔3❤1
"Хата өстендә хата". Казан Сабантуенда татар мифларына нигезләнгән тамаша

24 июнь Казанда Сабантуе узды. Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды. Әмма белгечләр бу тамашада татарга хас булмаган күренешләр, бик күп хаталар тапты.

"Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде. Тегеннән-моннан алынып сценарий язылган", ди фольклор белгече.

Ул китергән мисалларны безнең язмада укыгыз.
Сылтама ачылмаса, көзге-сайтыбыз бар.
👍9😢4🔥3
📍Кремль Пригожинның "глобаль империясен" үз контроленә алмакчы

Моның хакта The Wall Street Journal язып чыкты. "Вагнер" фетнәсеннән соң Мәскәү Африкада һәм Якын Көнчыгышта дипломатик активлыкны арттырган. Мәскәү аларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте операцияләре өзлексез барачак, әмма яңа җитәкчелек контролендә булачак, дип ышандыра.

Басма ышандыруынча, Русия тышкы эшләр министры урынбасары "Вагнер" төркемнәре башка мөстәкыйль эш итмәячәк" дигән юлламаны Сүрия президенты Башар Әсадка тапшыру өчен, Димәшккә киткән.

WSJ мәгълүматынча, "Вагнер"ның алты меңләп әгъзасы Русиядән читтә төрле эшләр башкара: мәсәлән, шахталарны, нефть скважиналарын, Үзәк Африка республикасы сәясәтчеләрен, Сүрия хөкүмәте контролендәге җирләрне саклый.

Күбрәк 👉 монда укый аласыз.
🤡4🔥1😁1