Лукашенка Путин һәм Пригожин белән алып барган сөйләшүләре турында белдерүләр ясады
"Миннән дә, Путиннан да, Пригожиннан да берүк каһарман ясамагыз, чөнки вазгыятьне кулдан ычкындырганбыз, үзеннән үзе җайланыр дидек, ә ул җайланмады дидем. Фронтта сугышкан ике кеше бәрелеште. Бу эштә каһарманнар юк", дип белдерде Лукашенка.
Ул шулай ук чуалыш аркасында чыккан фетнәдән Көнбатышта файдаланырга мөмкин дип фаразлый.
Кайбер басмалар язуынча, Беларуста "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын урнаштыру өчен чатыр лагерьлары төзелә башлаган. Ләкин украин күзләве моңа раслау табылмады дип белдерде.
👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡5👍1
"Вагнер"ны тулысынча дәүләт финанслаган. Ә Русиядә хосусый ширкәтләр тыелган.
Владимир Путин сүзләренчә, 2022 елның маеннан 2023 елның маена кадәр хосусый хәрби ширкәткә бюджеттан 86 млрд сум түләнгән.
Кызык кына хәл килеп чыга. Кануннарга ярашлы, Русиядә хосусый хәрби ширкәтләр оештыру тыела. Ә ялланып сугышучыларга Җинаять кодексында аерым маддә дә бар. Ләкин моңа карамастан, дәүләт "Вагнер"га миллиардлар түләп торган.

🤷♂8😱3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Илсур Метшин Казанда Җәмигъ мәчет урыны үзгәрүенең сәбәбен аңлатты. Казан мэры мәчет төзелешен шәһәр үзәгеннән күчерүне көчле җир асты сулары, халыкның һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлык күрсәтүе белән аңлатты. Бу хакта ул бүген Казан Ратушасында дин әһелләре…
"Кырлай" урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы барлыкка килергә мөмкин
Тегеләй итеп карыйлар, болай итеп карыйлар, Җәмигъ мәчете төзелер дип көтелгән "Кырлай" паркын нишләтергә белмиләр. Казан мэры анда Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркын ясарга телибез ди. Монда танылган мәчетләрнең күчермәләре дә булачак, имеш. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин анда дога кылу урыны да булсын иде дигән фикердә. "Без анда ташны болай гына салмаганбыздыр" диде ул.
Бүген Казан мэриясендә Җәмигъ мәчете турында сөйләшүләр булды, Азатлык соңрак бу хакта күбрәк язачак.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤡13🙈3😱1
"Мәктәп ябылса, авыл бетә". Мишкә районында алты мәктәп ябыла
Башкортстанның Мишкә районында алты мәктәп ябылу алдында тора. Алар арасында башлангыч мәктәпләр дә, 28-30 бала укыган төп мәктәпләр дә бар. Район башлыгы "нәтиҗәле булмаган чыгымнарны" кыскарту өчен "оптимизация" планы төшергән, ата-аналар һәм укытучылар каршы.
💬"Раевкада 160 тирәсе кеше яши. Мәктәп ябылу – бик авыр нәтиҗәләргә китерәчәк. Мәсәлән, бездә өч балалы гаилә бар иде. Алар мәктәп ябылу турында имеш-мимешләр чыгу белән шәһәргә күчеп китте. Аларның бер баласы беренче сыйныфка керергә тиеш иде. Укучы буласы өч бала авылдан китте дигән сүз. Алар артыннан башкалар да китәчәк. Яшь гаиләләр нишләсен, эш тә юк. Мәктәп тә булмаса, берни калмый", дип сөйләде авыл укытучысы.
Хакимият "бала саны артса, мәктәпләрне кире ачабыз", дип ышандыра. Сез моңа ышанасызмы?
👉Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Әлеге сылтама VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
"Мәктәп ябылса, авыл бетә". Мишкә районында алты мәктәп ябыла
Башкортстанның Мишкә районында алты мәктәп ябылу алдында тора. Алар арасында башлангыч мәктәпләр дә, 28-30 бала укыган төп мәктәпләр дә бар. Район башлыгы "нәтиҗәле булмаган чыгымнарны" кыскарту өчен "оптимизация" планы төшергән, ата-аналар һәм укытучылар…
🤬10😢5❤2
1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр алты процентка артачак
Сүз торак тарифлары турында бара – моңа торак фонд белән идарә итү, йорт каршындагы җирләрне һәм гомуми куллану урыннарын җыештыру, инженерия челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм капиталь төзекләндерү керә.
Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Баксаң, арттыру юллары бар икән, бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмый икән.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤬16
БМО: Русия 70тән артык гади украинны мәхкәмәсез җәзалап үтергән
Сүз 72 ир-ат һәм биш хатын-кыз турында бара. Кимендә тагын бер тоткарланучы исә "газаплаулардан, тотылу шартлары аркасында яки тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле" үлгән. Бу хакта БМО югары комиссары кеше хокуклары идарәсенең күзәтү миссиясе хисабында әйтелә.
Русия моңа карата фикер белдермәде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Сүз 72 ир-ат һәм биш хатын-кыз турында бара. Кимендә тагын бер тоткарланучы исә "газаплаулардан, тотылу шартлары аркасында яки тиешле медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле" үлгән. Бу хакта БМО югары комиссары кеше хокуклары идарәсенең күзәтү миссиясе хисабында әйтелә.
Русия моңа карата фикер белдермәде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстаннан тагын ике кешенең Украинадагы сугышта һәлак булуы билгеле ▪️Илназ Хәбибрахманов – Мамадыштан, 23 яшь, ефрейтор. 23 октябрьдә Луһански өлкәсенең Червонопоповка авылында үлгән, 30 октябрьдә җирләнгән. Медицина көллиятен тәмамлаган, аннары хәрби…
Сугышка бармас өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән Илназ Хәбибрахмановны утырышны көткән арада фронтка җибәргәннәр, ул һәлак булган
"Верстка" басмасы мондый тарих тапкан: Илназ Хәбибрахманов исемле 23 яшьлек ир контракт нигезендә хезмәт иткән, Украинадагы сугышка җибәрелгән һәм яраланган. Һоспиталдә яткан арада хәрби килешүенең вакыты чыккан. Әмма аны хәрби хезмәттән азат итмәгәннәр. Җитмәсә табиблар да сау-сәламәт, хезмәт итәргә яраклы дип тапкан. Егет мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән булган.
Әмма мәхкәмә эшләре барган вакытта аны барыбер сугышка кире җибәрәләр. Һәм ул берничә көннән анда һәлак була.
Азатлыкның Украинадагы сугышта үлгән татарстаннар исемлегендә Илназ Хәбибрахманов исемле кеше бар. Ул Мамадышта туган. Былтыр 23 октябрьдә Луһански өлкәсенең Червонопоповка авылында һәлак булган. 30 октябрьдә Мамадышта җирләнгән. Хатыны һәм улы калган.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😢11🤬2❤1👍1
Башкортстан һавага пычрак матдәләр бүлеп чыгару ягыннан Русия төбәкләре арасында беренче унлыкка кергән.
2022 елда һавага бүлеп чыгарылган пычрак матдәләр күләме ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора.
Республикада һавага 562,5 мең тонна зарарлы матдә бүленеп чыккан, бу илдәге күрсәткечләрнең 2,5 проценты кадәр.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
2022 елда һавага бүлеп чыгарылган пычрак матдәләр күләме ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора.
Республикада һавага 562,5 мең тонна зарарлы матдә бүленеп чыккан, бу илдәге күрсәткечләрнең 2,5 проценты кадәр.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢6🤬5
Татар авылларында Гает алды кичендә элек-электән килгән бер гадәт бар: аңа көндез әзерләнәләр, кичкә таба башкаралар. Нәрсә ул?
Сез үзегез тагын нинди йолаларны хәтерлисез? Языгыз!
@azatliqradiosi
Сез үзегез тагын нинди йолаларны хәтерлисез? Языгыз!
@azatliqradiosi
👍3❤1
"Шәм һәм табут". Дин әһелләре Җәмигъ мәчетне үзәктән читкә күчерүне хуплады
27 июнь Казанда Җәмигъ мәчетнең яңа проекты һәм урыны тикшерелде. Түрәләр мәчетне "Кырлай" паркында калдыру мөмкинлеге бар дисә дә, дин әһелләре аны Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде. Ни өчен мәчет урынын үзгәртергә булганнар? Имамнар яңа урынны нигә хуплаган?
Кич утырып, очрашудан Азатлык репортажын укыгыз.
Төп сайтта.
VPN-сыз ачыла торган сылтама.
Телеграмда.

27 июнь Казанда Җәмигъ мәчетнең яңа проекты һәм урыны тикшерелде. Түрәләр мәчетне "Кырлай" паркында калдыру мөмкинлеге бар дисә дә, дин әһелләре аны Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде. Ни өчен мәчет урынын үзгәртергә булганнар? Имамнар яңа урынны…
🤬9🎃2🫡2🤡1
Бәйрәм иртәсендә дөньяда нинди хәбәрләр бар? Бездән кыска җыелма:
▪️ Сишәмбе кичендә Русия Краматорскига ракетлар белән һөҗүм иткән. Корбаннар саны 8гә җитте, алар арасында 3 бала бар. 56 кеше яраланган, кешеләрне эзләү дәвам итә.
▪️ Русия медиалары Украинаның Лисичанскига һөҗүм итүен хәбәр итә. Бу шәһәр Татарстан карамагында дип санала.
▪️ Татарстанда төп гает намазы быел яңа ачылган Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң мәчетендә узды. Чарада Татарстан президенты да катнашты.
Ял көнне дә Азатлыкны укыгыз, карагыз, дусларыгызны да безнең каналга чакырыгыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5❤2
Быел Корбанга сарыклар бәясе якынча 13 процентка кыйбатланган һәм 12-13 мең сумнан башлана
Татарстанның үзендә корбанга сарыклар җитми, ди Казан янындагы районнарның берсендә сарык үстереп сатучы Рәшит.
"Читтән кайтаргач ул кыйммәткә төшә. Читтән алып кайтып сатучылар сүзләренә караганда, алар быел бер сарыктан бер мең сум акча эшли. Тегеннән алар 9-10 мең сумга алып кайта, монда 12-13 мең сумга сатарга тырышалар. Әле аны эшкәртәсе бар, ул шулай ук бер мең сум тора", ди ул.
Тулырак безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Ә сез корбан чаласызмы? Быел ул күпмегә төште?

Татарстанда корбанга сарыклар җитми, читтән китерелгәне кыйммәткә төшә
28 июнь мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә
👍4😢4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Быел Корбанга сарыклар бәясе якынча 13 процентка кыйбатланган һәм 12-13 мең сумнан башлана Татарстанның үзендә корбанга сарыклар җитми, ди Казан янындагы районнарның берсендә сарык үстереп сатучы Рәшит. "Читтән кайтаргач ул кыйммәткә төшә. Читтән алып кайтып…
Ә сез быел корбан чаласызмы?
Anonymous Poll
41%
Әйе
30%
Юк шул, кыйбат
5%
Миңа тиешле түгел
16%
Кирәк дип тапмыйм
8%
Мин мөселман түгел / башка вариант
❤1
📍Татарстанда 900 бала хәрби-спорт әзерлеге узачак
Республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Татарстанда хәрби-патриотик әзерлек бирү – өстенлекле булып кала бирә, дигән.
Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсы әзерләнә, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
Хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🤮5👎1🗿1
Җәмигъ мәчете тирәсендә бәхәс барганда, Казанда яңа мәчет ачылды
"Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң" мәчете Казандагы иң зур мәчетләрнең берсе дип аталды. Дин йорты 1100 кешене сыйдыра ала, ике катлы.
Мәчет төзелеше 2018 елда башланган. Ул Идел буе районында Имәнлек урамында урнаша.
Бүген мәчеттә Корбан бәйрәме уңаеннан беренче тапкыр намаз укылган.
Бу хакта күбрәк белер өчен 👉 монда басыгыз.

❤18👍5👎1
📍New York Times: Русия армиясе генералы Суровикин Пригожинның фетнә ниятен белгән
Бу хакта басма Америка күзләү белешмәләре белән таныш Америка рәсми затларына сылтанып яза. Русиянең башка берничә генералы да илдәге хәрби җитәкчелекне көч кулланып алыштыруны хуплаган булырга мөмкин диелә.
АКШ рәсми затлары фикеренчә, хакимияттәге башка затлар да үзенә ярдәмгә киләчәген белмәгән булса, Пригожин фетнә куптармас иде.
Хәбәрне тулырак безнең сайтта укый аласыз.

👍1🔥1🤡1
📍Русиянең Краматорскига ракет һөҗүме аркасында кимендә тугыз кешенең һәлак булуы билгеле
Алар арасында 14 яшьлек ике кыз һәм 17 яшьлек кыз бар. 60лап кеше яраланган.
Эзләү-коткару эшләре әле алып барыла. Җимереклекләр астында кешеләр, шул исәптән балалар да калырга мөмкин.
Financial Times хәбәрчесе Кристофер Миллер Русия ракеты "Краматорск" кунакханәсе янында урнашкан сәүдә үзәге бинасына эләкте дип язды. Бу бинада ресторан булган.

Русиянең Краматорскига ракет һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә тугыз кеше һәлак булды
60 кеше, шул исәптән өч бала яраланган. Балаларның берсе - сигез айлык кына. Краматорскида эзләү-коткару эшләре алып барыла. Җимереклекләр астында кешеләр, шул исәптән балалар да калган булуы бар. Шәһәргә ике "Искәндәр" ракеты аткан булганнар диелә.
🤬7😱2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Шәм һәм табут". Дин әһелләре Җәмигъ мәчетне үзәктән читкә күчерүне хуплады 27 июнь Казанда Җәмигъ мәчетнең яңа проекты һәм урыны тикшерелде. Түрәләр мәчетне "Кырлай" паркында калдыру мөмкинлеге бар дисә дә, дин әһелләре аны Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык…
❗️"Кырлай" паркы урынында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы паркы булачак
Мөфти Камил Сәмигуллинның бу тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган, дип хәбәр итә президент матбугат хезмәте.
Сәмигуллин Миңнехановка Җәмигъ мәчетен салырга "мөмкин булган яңа урыннар" турында да тәкъдимнәр әйткән диелә.
27 июнь Казанда Җәмигъ мәчетнең яңа проекты һәм урыны тикшерелде. Түрәләр мәчетне "Кырлай" паркында калдыру мөмкинлеге бар дисә дә, дин әһелләре аны Бишбалта бистәсенә күчерергә ризалык бирде.
Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булу һәм халыкның вә җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты.
Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

🤡3❤1
Хорватия парламенты Голодоморны украин халкы геноциды дип таныды
Бу хакта үз твиттерында Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белдерде. Аның сүзләренчә, Голодоморны геноцид дип инде 27 ил таныган.
Голодомор дип 1932-1933 елларда Украин АССРында булган ачлыкны атыйлар. Төрле чыганакларга күрә, аның корбаннары 3,5 - 5 миллион кеше булган.

👍9💔2🗿1