Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Хата өстендә хата". Казан Сабантуенда татар мифларына нигезләнгән тамаша 24 июнь Казанда Сабантуе узды. Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде. Анда татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән…
Казан Сабантуе турында кичәге язмабыз укучыларда зур кызыксыну уятты.
Хәбәр иткәнебезчә, Тынычлык бистәсендәге төп мәйданда "Беренче буразна" дип аталган тамаша күрсәтелде.
Төрле риваятьләргә нигезләнгән бу тамашада татарның борынгы чоры, Болгар җиренә килеп урнашуы, мәҗүсилектән исламга күчкән чоры тасвирланды.
Әмма белгечләр анда татарга хас булмаган күренешләр, бик күп хаталар тапкан.
Язмадагы төп фикрләрне бүген кабатлап бирәбез.
@azatliqradiosi

👍11❤1
⚡️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты. Бүген өстәлгәннәр:
▪️Борис Гребенщиков, музыкант
▪️Филипп Гольдшмидт, Мәскәүнең элекке баш раввины
▪️Алексей Горпинченко, журналист
▪️Андрей Караулов, журналист
▪️Андрей Морев, "Яблоко" партиясе әгъзасы
▪️Михаил Тимонов, Мәскәү думасы депутаты, "Гадел Русия"
▪️ Мәскәүдәге Инглиз-американ мәктәбе
▪️Sota.vision басмасы
▪️"Бумага" басмасы

🖕4😁3🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче июль, 493 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы яшерен рәвештә Украинага барган һәм ел азагына кадәр тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр башлау планы хакында фикер алышкан, дип яза The Washington Post. Басма Уильям Бернс президент Владимир Зеленский һәм Украинаның күзләү идарәсе белән очрашкан дип хәбәр итә: Украинаның рәсми затлары ел азагына кадәр Русия басып алган территорияләрне азат итеп, Мәскәү белән сөйләшүләр башларга планлаштыра, диелә.
🔹 Франциядә дүртенче төн рәттән тәртипсезлекләр дәвам итә. Протестка чыккан халык йортлар, машиналар яндыра, кибетләр талый. Сәбәбе — полиция вәкилләре Париж янында 17-яшьлек егетне үтергән. Аны полиция машина йөртү кагыйдәләрен бозганы өчен туктаткан, шуннан соң атып үтергән дип хәбәр ителә. Наил исемле егет чыгышы белән — Алжирдан.
🔹 Татарстанда бензин бәяләре арткан: соңгы атнада 92ленең бер литры 47 сумнан артып киткән. АИ-95 өчен 51 сум диярлек түлисе, ә 98ленең бер литры өчен 62 сумнан күбрәк сорыйлар.
🔹 Кемеров шәһәрендә бүген 23нче Федераль Сабан туе уза. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та килергә тиеш.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3❤1
АКШта 74 яшендә татар шагыйрәсе Нурия Измайлова вафат булган.
Ул хакта шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина хәбәр итте.
Нурия Измайлова 1949 елда Башкортстанда туган. 1971 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган.
Беренче шигырьләре 1965 елда, әле 9нчы сыйныфта укыган чагында басылып чыга. Соңрак Нурия Измайлова Казанда татар телендә алты шигырь һәм бер проза җыентыгын нәшер итә.
1982 елдан бирле ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы булды. 1996 елдан башлап АКШта яшәде.
Измайлова — "Яратам" (1981), "Алтын тарак" (1984), "Мин зур үскәч" (1986), "Ива на ветру" (1986), "Минем җәй" (1987), "Иң серле әкиятем" (1989), "Җирдә" (1993), "Ак малай — минем энем" (1995), "Адашкан" (2000), "Язылмаган хатлар" (2001), "Тауга карап, таулар булып..." (2011) исемле китаплар авторы.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢19👍1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Ринат Хаҗиев һәлак булган.
Аны кичә Кыйгы районында күмделәр.
Ренат сугышка үз теләге белән киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — хәбәр ителми. Шунысы билгеле: ул яраланган булган, аны туган районына тернәкләндерүгә, дәвалануга җибәргәннәр. Хаҗиев туган ягында үлгән.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 819 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

🤬2👏1😢1🕊1
Мүнһен опера фестивале җырчы Илдар Абдразаковның чыгышыннан баш тарткан.
Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячак.
Уфада туып үскән Абдразаковны Путин режимына якын булганы өчен тәнкыйтьлиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Аның урынына украин җырчысы Александр Цымбалюк чыгыш ясаячак.
Уфада туып үскән Абдразаковны Путин режимына якын булганы өчен тәнкыйтьлиләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍14🤷♂1❤1🤬1
Кырымтатарлар Кырымның тизрәк азат ителүенә өметләнеп яши.
Кахов буасы җимерелү нәтиҗәсендә су баскан Херсон өлкәсендә зыян күргәннәр өчен Кырымтатар мәҗлесе һәм Киевтагы Кырым мөфтияте аш мәҗлесләре үткәрә, һуманитар ярдәм тарата. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле Абмеджит Сулейманов сөйләде.
Активистлар автопоезд оештырып, мондый аш мәҗлесләрен Херсон өлкәсе авыллары буйлап үткәрә башлаган. Аш пешеру өчен зур фура машинасы махсус җиһазландырылган, казаннар, савыт-саба, ут белән тәэмин ителгән. Кахов электр станциясе шартлатылганчы мондый аш мәҗлесләрен Харьков өлкәсендә үткәргән активистлар Херсон өлкәсендә булган фаҗигадән соң машиналарын бу якларга борган. Автопоезд төркемендә булган өч микроавтобус һуманитар ярдәм китерә, аны су басудан зыян күрүчеләргә тарата.
Бер утырышта алар бер мең кешелек аш әзерли.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

Азатлык Радиосы
Кырымтатарлар Кырымның тизрәк азат ителүенә өметләнеп яши
Кахов буасы җимерелү нәтиҗәсендә су баскан Херсон өлкәсендә зыян күргәннәр өчен Кырымтатар мәҗлесе һәм Киевтагы Кырым мөфтияте аш мәҗлесләре үткәрә, һуманитар ярдәм тарата. Бу хакта Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесенең Херсон өлкәсендәге вәкиле Абмеджит Сулейманов…
👍6❤4💯3❤🔥1🔥1👏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 1нче июль, 493 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹 АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы яшерен рәвештә Украинага барган һәм ел азагына кадәр тынычлык урнаштыру…
Украина президент офисы җитәкчесенең киңәшчесе The Washington Post басмасының хәбәренә карата фикерен белдергән.
Исегезгә төшерәбез: әлеге басма АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы яшерен рәвештә Украинага барган һәм ел азагына кадәр тынычлык урнаштыру турында сөйләшүләр башлау планы хакында фикер алышкан дип яза. Михаил Подоляк (Украина президент офисы җитәкчесенең киңәшчесе) болай дигән:
"Сугыштан чыгу юллары юк. Бу интрига корулар, конспирологик тасвирламалар — алар инфантилизмга охшаган. Шушындый зур сугышта, Русия кулланган зур ресурслар булганда, компромисска урын юк" дип белдергән Подоляк.
Ә сез ничек уйлыйсыз?

❤🔥4👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Европа берлегенең санкцияләр исемлегенә кертелгән. Май аенда гына алар АКШ Финанс министрлыгының чикләүләр исемлегенә кертелгән иде. Элегрәк Европа берлеге Казан…
Украина президенты Владимир Зеленский тагын берничә татарстанлыга карата санкцияләр керткән.
Алар — Казандагы "Электроприбор" заводы җитәкчелеге, шул исәптән, әлеге заводның мөдире Павел Шацких һәм "Метснаб" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Айсылу Әхмәтшина. "Метснаб" кара һәм төсле металлар сату белән шөгыльләнә.
Шулай ук, санкцияләр Казандагы "ЕКА" ябык акционерлык җәмгыяте, "ТАНЭКО" компаниясе һәм Иннополистагы "Дронопорт" җәмгыятенә карата да кертелгән. "ЕКА" турбореактив двигательләр җитештерә, шулай ук, навигация, идарә, үлчәү, контроль өчен кораллар ясый.
Физик затларга карата санкцияләр — 5 елга, оешмаларга карата 5 һәм 10 елга кертелә.
#Татарстан

👍9🤷♂1
Франциядә инде биш көн тәртипсезлекләр дәвам итә.
Протестка чыккан халык йортлар, машиналар яндыра, кибетләр талый.
Ни өченме? 27 июньдә полиция вәкилләре Париж янында 17-яшьлек егетне үтергән. Аны машина йөртү кагыйдәләрен бозганы өчен туктаталар, шуннан соң атып үтерәләр дип хәбәр ителә.
Наил (Наэль) исемле егетне әнисе бер үзе үстергән, ул аның бердәнбер баласы булган. Гаилә чыгышы белән — Алжирдан.
Наилне үтерү мизгелләре видеога эләккән. Шушы видеоны караганнан соң, күпләр француз полициясен расизмда гаепләп, протестларга чыккан.
Егетне атып үтергән полиция вәкиле (38-яшьлек ир-ат) тоткарланган. Франция президенты Эммануэль Макрон бу үтерүне "аңлата алмаслык һәм гафу итмәслек" дип тасвирлый. Ул протестка чыккан халыкны тынычланырга, тәртипсезлекләрне туктатырга чакыра.
Шушы берничә көндә бөтен Франция буйлап 1 меңнән артык кеше тоткарланган.

😨5👍1👎1🤬1