Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Быелның гыйнвар-май айларында Татарстанда автокредит алучылар саны узган ел белән чагыштырганда 85 процентка, Башкортстанда — 77 процентка арткан.

"Автокредитларның саны артуы узган елның март-апрельдә автокредит бирүләрнең төшүе белән бәйле", дип аңлаткан Кредитлар тарихы бюросының маркетинг мөдире Алексей Волков.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз? Танышларыгыз арасында кредит алучылар күпме?

@azatliqradiosi
👏3❤1🗿1
Бүген Башкортстанның Кыйгы районыннан ихтыярилар Украина сугышына киткән.

Шулай ук бүген район егетләрен армиягә озатканнар. Бу хакта район хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко үз телеграм каналында яза.

Кичә генә Гордиенко сугышта яраланып тернәкләнү өчен районга кайткан Ринат Хаҗиевның вафат булуын язды. “Китәләр безнең егетләр....” дигән Гордиенко.

Хаҗиев белән иртәгә хушлашачаклар.

Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 819 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.

Бүген сугышның 491нче көне.

Фотолар: Зөһрә Гордиенко телеграм каналыннан.

@azatliqradiosi
💩4👍1🗿1
Кытай ширкәте Татарстанның Чаллы шәһәрендә көнкүреш техника һәм машина сәнәгате өчен электрон компонентлар җитештерү эшен башларга ниятли.

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кытай акрынлап Татарстанда тамыр җәя бара. 14 июньдә Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелеше өчен беренче субайны какканнар иде. Объектны киләсе елның беренче чирегендә тапшырырга ниятлиләр.

▪️Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайның Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект чыгарган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

@azatliqradiosi
👎9🤷‍♂1
Июль азагында Казанда Украина сугышы “каһарманнары” турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк.

Бу хакта RT (Russia Today) сылтама белән Бизнес Онлайн яза. Фильмнар декабрьгә кадәр берничә шәһәрдә тәкъдим ителәчәк. Казанның бу исемлеккә кертелүе - Татарстанның Украинага күп сугышчылар җибәрүе белән бәйле икән. Бу хакта RTның документаль тапшырулар җитәкчесе һәм фестивальның баш продюссеры Екатерина Яковлева әйтә. Аерым алганда ул “Алга” һәм “Тимер”батальоннарын искә ала.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстан хакимияте Мәскәү сәясәтен хуплавын күрсәтеп, "Алга" һәм "Тимер" батальоннары төзеде. Ирләрне бу хәрби төркемнәргә зур акчалар белән кызыктырып җәлеп иттеләр.

Азатлык хисабына күрә, бүгенгә сугышта Татарстаннан кимендә 512 кеше һәлак булган. Саннар чынында зуррак, хакимият югалтулар санын яшерә.

@azatliqradiosi
🤮18💩2🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 492 көн дәвам итә, Азатлык җомга иртәсен гадәттәгечә кыска хәбәрләрдән башлый.

🔷 Евгений Пригожинның рейтингы ул оештырган фетнәдән соң ике тапкырга түбәнәйгән. 58%тан 29%ка аска тәгәрәгән. Русиянең оборона министры Сергей Шойгуга теләктәшлек белдерүчеләр 60% булса, хәзер 48%. Путинның рейтингы үзгәрмәгән, дип яза "Левада" үзәге.

🔷 Сенатор Елена Мизулина Федерация шурасыннан китәргә мөмкин. Бу хакта, үз чыганакларына таянып, РБК яза.

🔷 Украинага Халыкара валюта фондыннан 890 млн доллар акча бүлеп биреләчәк, ул бюджетны тәртиптә тотар өчен тотылачак.

🔷 Русиянең сугыш башлавы аркасында украиннарның 63 процентында йә туганнары, йә дуслары һәлак булган.

🔷 АКШның Дәүләт департаменты Тайванга 440 млн долларлык корал сатуны хуплады.

🔷 Русиядә мобиль элемтә өчен бәяләр артырга мөмкин. Бу хакта "КоммерсантЪ" Русиянең элемтә министрлыгындагы чыганакларына таянып яза. Элемтәне яңартып тору, аның өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен бәяләрне арттыруны таләп итә, ә дәүләт биргән инвестицияләре күләме кими дип аңлаткан түрәләр.

🔷 Франциядә өченче төн чуалышлар дәвам итә. Полиция тарафыннан 17 яшьлек яшүсмерне атып үтерү аркасында протест чараларында тоткарланучылар саны 400 кешедән артты.

🔷 Танылган пешекче Сталик Ханкишиев татар ашлары турында китап язачак. Бу проектныТатарстан финанслаячак.

🔷 Кабарды-Балкардагы Кавказ тауларының бер башына язучы Мостай Кәрим исеме бирелгән.

Бу вакытка иң мөһим, сезгә кызыклы дип табылган хәбәрләр шушы. Кем укыды - лайк куегыз. Көнегез матур узсын, саклагыз үзегезне!
👍7❤2
Кызык хәлләр булып ята Башкортстанда. Ир Путин башлаган сугышта сугыша, шул ук вакытта коммуналь хезмәтләр аннан чүп түккән өчен акча түләтә. Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә яшәүче Әлфия Грифленкова улым Украинада булганга, ир үзеннән соң чүп калдыра да, аны чыгарган өчен түли дә алмый дип "Халык фронты" порталына зарланып мөрәҗәгать иткән.

Нинди схема нигезендә майтарыла мондый эшләр? Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😢4🤬2👍1
💔 Tinder проекты Русиядә эшләүдән туктады

Match Group компаниясе майда ук Русиядә 30 июньдә эшләрен туктуларын хәбәр иткән иде. Бүген инде кушымта ачылмый.
Сейчас при входе в приложение появляется надпись об ошибке.

Google Play белән AppStore кушыматаларын йөкләп булмый, сервиста Русия телефоннары аша теркәлеп булмый.

Азатлык бу сервистан файдаланып танышучы татар белән башкортларны белә. Әмма Tinder аша танышып өлгермәдем дип борчылучылар булса, татарлар һәм башкортлар таныша торган аерым сәхифәләр бар.

Мәсәлән:

👉 Анаем
👉
Tatarlove

Шулай ук яучылар ярдәмендә танышып гаилә коручылар да шактый. Бу хакта бездә подкаст та чыккан иде. Кем тыңламады - эш арада тыңлап алыгыз әле.

Гомумән, кешеләр ничек, кайда таныша? Кемдә нинди тарихлар бар? Языгыз, зинһар. Үз тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз. Бәлки, безнең форум аша, комментарлар яза-яза танышып, дуслашып китүчеләр бардыр? Андый тарихлар булса, бүлешегез, Телеграм админының күңелләре күтәрелер иде.
😁5🍾2😢1
Русия генералы Сергей Суровикинны кулга алмаганнар.

Әмма аннан сорау алынган, ул җибәрелгән. Бу хакта "Важные истории" яза. Медиа үз чыганакларына сылтана.

28 июньдә генералны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте оештырган фетнәдәге роле өчен кулга алырга мөмкиннәр, дигән хәбәрләр чыккан иде. Саклану министрлыгына якын чыганакларына таянып, The Moscow Times басмасы Суровикин кулга алынган дип тә язды.

Бу мәгълүмат рәсми расланмады. Элегрәк Украинага каршы сугышны хуплаучы кайбер Telegram-каналлар да Суровикинның кулга алыну ихтималы турында хәбәр иткән иде.

Генерал язмышы турында Русия саклану министрлыгы берни хәбәр итмәде.
💩3😁2👍1🤔1
📍Күңелсез статистика: ел башыннан дәүләткә хыянәт турындагы жинаять эшләрендә 43 кеше шикләнелә. 2022 елда дәүләткә хыянәт турында 21 җинаять эше ачылган булган.

Куәт оешмалары вәкилләре русияләрне ешрак янәсе Украина кораллы көчләренә мәгълүмат тапшырган өчен һәм Украина ягында сугышырга китмәкче булган өчен дип тоткарлый. Моннан тыш өч русиялене, янәсе Кытай файдасына дәүләткә хыянәт иткән өчен дип тоткарлаганнар. Украина кораллы көчләренә акча күчерү, теракт әзерләү һәм Украина ягында сугышырга күндерү кебек сәбәпләр белән дә эзәрлеклиләр диелә.

Дәүләткә хыянәт итүдә шикләнелеп иң күбе кайсы төбәктә тоткарланганнар дип уйлыйсыз?

Җавап монда. Ачылмаса, көзге сәхифә аша керегез.
❤2🤬1
🔴 Татарстанда ике кеше һәлак булган. Сәбәбе - нефть резервуарның шартлавы.

Фаҗига Зәй районының Иске Маврин авылында булган. "Елховнефть" нефть-газ чыгару идарәсе биләмәсендә чистарту эшләре вакытында резервуар шартлаган. Чистарту эшендә бер ир, бер хатын булган.

Янгын сүндерелгән, шартлау сәбәпләре ачыклана.

Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
😢3🎉1
🔥 Ә бусын уку күңелле! Чыгарылыш кичәләрен татарча, үзебезчә уздырып була икән бит! Менә ике мисал - Мөслим белән Актаныш.

Мөслимдә Ык буендагы паркта сәхнә урнаштырылган, янында зур итеп "Чыгарылыш 2023" дип язылган. Мөслимдәге 56 бала "Җиз кыңгырау" җыры яңгыравында матур итеп бизәлгән арбалы атларда чыккан. Аларны барысы да алкышлап каршы алган. Һәрбер мәктәп аерым чыгыш ясаган. Кемдер күмәк бию башкарган, кемдер җырлаган кемдер нәфис сүз осталыгын күрсәткән, сәхнәдән яңгыраган котлаулар - барысы да татарча. Мөслим районының чыгарылыш кичәсе Ришат Төхвәтуллиның "Балачак" җырына күмәкләшеп вальс бию белән тәмамланган.

Бу чыгарылыш кичәсендә Мөслим гимназиясен тәмамлаучы Ранис Тулбаев татар җирендә, татарлар катнашкан чара ни өчен әле урысча узарга тиеш дип аптырый Азатлыкның соравына.

💬 Мөслимне мин татар теленең туган ягы дип саныйм. Карагыз, әнә Казанга, Чаллыга, Әлмәткә, татар теле үлеп бара бит, ә бездә үзебезчә, татарча сөйләшәбез. Чыкылдап торган татар районында сәхнәдән урысча сөйләп торсак, оят булыр иде.

Чыгарылыш кичәсендә нишлибез дип сөйләштек егетләр-кызлар белән. Татарча биик дидек. Барыбыз да беләбез, өйрәнергә дә җайлы. Инглизчә яки урысча җыр яки бию өйрәнүгә вакыт та, теләк тә юк. Ул кичәне бөтен район карарга килә, шунда урысча җырласак яки биесәк, безне аңламаслар, ошатмаслар иде чыгышны.

Кемне сорама, барысына да чыгарылыш кичәсе ошаган. Үзем дә яраттым, матур, милли булды. Кичәдән соң безнең сыйныф әти-әниләр белән кафега җыелды, анда да мәҗлесе татарча барды. Таң каршылырга бардык - үзебезчә булды барысы да.

Ә Актанышта ничек узган? Анда да ачык һавада балаларга бәйрәм оештырганнар. Саф татарча барысы да. Анда да урысча алып барылган чараны кешеләр кабул итмәячәк дип сөйләделәр. "Соңгы кыңгарау" бәйрәменнән соң инглиз җыры биюгә килеп кушылгач, ата-аналар килеп, "Хөрмәтле укытучылар, игътибарлы булыгыз әле, инглиз җырының кереп китүе бер дә матур түгел бит. Киләсе елда да, Аллаһ боерса, балаларыбыз мәктәпне тәмамлап чыга, барысы да татарча булсын әле, күңелгә ятмый чит мәдәният", дип әйткәннәр.

Тел сагында торучылар бар әле димәк.💪

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Хөрмәтле укучылар, ә сезнең якларда чыгарылыш кичәләре нинди телдә уза? Башкортстан, Чуашстан якларында ничек икән хәлләр?
❤20🔥10👍8
Бүген - җомга һәм"Азатлык сүзлеге"ндә яңа сүз.

"Боралак"

Сез ничек дип атый идегез бу сүзне? Кулланышка кертеп җибәрик, дуслар!

#азатлыксүзлеге
👍13❤3
Лилия Чанышева хөкем карарын шикаять итте.

Шикаятьтә ул хөкем карарын гамәлдән чыгаруны, аны аклауны сораган. Чанышева аңа тагылган гаебе дәлилләнмәгәне, ул сәяси эшчәнлеген кануннарга нигезләнеп алып барганы турында язган.

Лилия әлеге вакытта Уфаның 1 санлы тикшерү изоляторында утыра.

Аның адвокаты Рамил Гыйззәтуллин фикеренчә, Башкортстанның Югары мәхкәмәсе шикаятьне сентябрь-октябрьдә карый башларга мөмкин.

14 июнь Уфаның Киров мәхкәмәсе Лилия Чанышеваны 7,5 елга хөкем итте.
❤3🥱1
Украинадагы сугышта катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә 10 балл бирергә тәкъдим ителә

Бу хакта Русия мәгариф һәм фән министрлыгы уку йортлары өчен әзерләнгән методик киңәшләрдә әйтелгән.

Укырга кергән вакытта абитуриентларга "шәхси казанышлары" өчен өстәмә баллар бирелә. Бу "казанышларга" контракт нигезендә яки комиссариат чакыртып алып хәрби хезмәт үтү, мобилизацияләнеп хәрби хезмәттә булу, "ихтыяри" отрядлар белән Украинага каршы сугышуны да керткәннәр.

Узган ел министрлык сугышта катнашучыларның балаларына өстенлекләр булдырды, белгеч һәм бакалавриат абитуриентларына бирелә торган урыннарның 10 процентын махсус квоталар белән аларга бирде.

2023 елда министрлык мобилизацияләнгәннәрнең һәм "ихтыяри"ларның балаларына югары уку йортларына кергәндә ташлама бирергә, ә майда Украинадагы сугышта катнашканнарның балалары өчен укыту бәясен төшерергә тәкъдим итте.

❓Сугышта катнашкан кешеләргә уку йортына кергәндә өстенлек бирүне хуплыйсызмы?

@azatliqradiosi
🤮6🤣6👍1
Украинадагы сугышта катнашудан баш тарткан егетне ике ел ун айга колониягә хөкем иткәннәр

Владивосток гарнизон мәхкәмәсе Магаданнан мобилизацияләнгән һава диспетчеры – 28 яшьлек егетне Украинада сугышудан баш тартуы өчен 34 айга колониягә хөкем иткән.

Андрей К. дини карашлары сәбәпле кулына корал алудан баш тарткан булган. Бу хакта "Военные адвокаты" хокук яклау проекты хәбәр итә.

Егетне мобилизация вакытында фәрманны үтәмәүдә гаепле дип тапканнар. Ул мәхкәмәдә дин кулыма корал алырга һәм аны башка кешеләргә каршы кулланырга рөхсәт итми, дип белдергән. Үзен альтернатив сивил хезмәткә күчерүне сораган, әмма мәхкәмә "мондый мөмкинлек канунда каралмаган" дип кире каккан.

@azatliqradiosi
😱7🤬3👍1
❗️Медиа: Русиянең Украинага каршы сугышта югалтулары 27 мең кешегә якынлаша

"Медиазона" һәм ВВС журналистлары хисабына күрә, 30 июньгә кимендә 26 801 русияленең сугышта һәлак булуы расланган. Чынлыкта бу сан берничә тапкыр зуррак булырга мөмкин, диелә.

Соңгы ике атнада исемлеккә 1273 кеше өстәлгән, ә сугышта үлгән тоткыннар саны 5 мең кешедән артып киткән.

"Мөгаен, бер ай элек Бахмутта һәлак булган тоткыннарның җәсәдләрен туганнарына кайтару дәвам итәдер", диелә "Медиазона" хәбәрендә.

Иң күп табутлар Башкортстан, Бурятия, Ростов, Свердлау һәм Чиләбе өлкәләренә кайта диелә.

Азатлык сугышның беренче көненнән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бүгенгә бу сугышта Татарстаннан кимендә 512, Башкортстаннан кимендә 819 кеше һәлак булган. Үлемнәр саны күпкә зуррак була ала, хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Алар арасында Русия басып алган җирләрдәге ятимнәр йортларында яшәгән ятим балалар да, сугышта әти-әниләрен югалтучылар да булырга да мөмкин. Бу хакта Ростов өлкәсе хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлеге турындагы хисапка сылтама белән "Важные истории" хәбәр итә.…
Лавров Украинадан 300 бала "Русия гаиләләренә тапшырылды" дип белдерде. "Важные истории" 1184 бала дигән иде

Русия тышкы эшләр министры әйтүенчә, ул балаларны уллыкка алмаганнар, ә "вакытлыча карауга тапшырганнар".

"Әти-әниләре табылырга мөмкин һәм әгәр кызыксынсалар, аларның балаларын алып китү өчен бөтен мөмкинлекләре булачак, шуны исәпкә алып мондый форманы махсус сайладык", дигән ул.

Министр әйтүенчә, сугыш башланганнан бирле Русиягә 700 меңнән артык бала кертелгән. "Шуларның ике меңе – ДНР һәм ЛНР ятимнәр йортында тәрбияләнүчеләр. Алар анда эшләүчеләр, тәрбиячеләр белән бергә эвакуацияләнде", дигән Лавров.

Украина ягы исә 2022 елның 24 февраленнән соң Русиягә чыгарылган балалар исемлеген бирүне сорап Русиягә берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Бу аларның әти-әниләрен эзли башлау өчен кирәк диелде.

Кичә "Важные истории" телеграм каналы Украинадан 1184 бала Русиядәге гаиләләргә карауга бирелгән булырга мөмкин, дип хәбәр иткән иде. Бу — Русиянең бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белова атаган саннан өч тапкырга күбрәк.

"Важные истории" бу балаларның хәзерге вакытта нинди статуста булуы аңлашылмый, дип искәртә.

Тулырак итеп монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9❤1
Татарстанда кызамык, тычкан бизгәге һәм талпан кадалу очраклары арткан

Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2023 елның алты аенда кызамык белән авыручылар саны 72 кешегә җиткән, шуларның 32се — балалар. Кызамык белән нигездә Таҗикстан, Кыргызстаннан килүчеләр һәм республикада вакцина ясатмаучылар авырган диелә. Патяшина кызамыкка каршы вакцина кадатырга чакырды.

Кызамык чире Башкортстанда да арткан. Быелның март аенда Уфаның 22нче хастаханәсендә кызамык белән бәйле карантин кертелде.

Татарстанда тычкан бизгәге чире дә тарала. Ярты ел эчендә барлыгы 223 очрак теркәлгән.

Моннан тыш, Татарстанда талпан кадалу очраклары да 5,8 мең очрактан артып киткән диелә.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤1😢1