Британия Үзәк Африка республикасында "Рус йорты" ("Русский дом”) башлыгына һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең берничә командирына каршы санкцияләр салды.
Британия санкцияләр исемлегенә Үзәк Африка республикасында “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте эшчәнлеге белән бәйле биш кешене, ширкәтнең Малидагы командиры һәм Мали, Үзәк Африка республикасы һәм Судандагы ялчылар эшчәнлеге белән бәйле биш юридик затны керткән.
Санкцияләр исемлегенә кертелгәннәр арасында Үзәк Африка республикасындагы “Рус йорты” мәдәният үзәге башлыгы Дмитрий Сытый да бар.
2022 елның декабрендә Сытыйны үтерү омтылышы булды. Русия тышкы эшләр министрлыгы моны террор гамәле дип атады. “Вагнер”га нигез салучы Евгений Пригожин әйтүенчә, һөҗүмгә кадәр бер ай кала, Сытый "Урыслар Африкадан олагыгыз" дигән хат алган булган.
Моннан тыш, санкцияләр исемлегенә Малидагы “Вагнер” бүлеге командиры Иван Маслов да кертелгән.
@azatliqradiosi

👍3🤷♂1
Хәерле җомга иртәләре, дуслар! Бүген сугышның 513нче көне. Азатлык эшен дәвам итә һәм шушы минутларга мөһим хәбәрләр мондый:
🔷 Русия төнлә янә Одессага һөҗүм иткән. Кимендә өч ракет атылган. Ике кеше яралаган. Ракет 100 тонн борчак, 20 тонн арпа сакланган
ашлык терминалларына да эләккән.
🔷 Кахов сусаклагычының җимерелүе аркасында 31 кеше һәлак булган дип белдерде Украина Эчке эшләр министрлыгы. Бу - соңгы саннар.
🔷 Кичә төнгә каршы Русиянең Воронежское бистәсендә урнашкан балалар үзәге бинасының түбәсендә һәм хәрбиләр, ветераннарның реабилитация үзәге территориясендә ике пилотсыз очкыч табылган. 80 бала эвакуацияләнгән.
🔷Русиянең Саклану министрлыгы Кара диңгезнең бер өлешен ябар өчен хәзерлек уздырган. Бу укулар Русия ашлык килешүеннән чыкканнан соң башкарылды.
🔷 Кырым күпереннән хәрәкәтне кичә кич ике тапкыр туктатып торганнар, һава кисәтүе булган.
🔷 АКШ ел азагына F-16 хәрби очкычларны тапшыра алачак.
🔷 Украинаның мәдәният министры вазифасыннан киткән. Министр белән президент сугыш вакытында мәдәни проектларга акчаларның бүленүе хакында килешә алмаган.
🔷 Telegram үзләрендә Stories-лар барлыкка килде дип игълан итте. Әлегә бу Premium пакетын сатып алучыларда һәм смартфоннарда гына булачак.
🔷 Бүген Казанда тәре йөреше уза.
🔷 Уфа мэры Башкортстан башкаласында шомырт өлгерде дип белдерде.
Яңалык булса, шунда ук минуты, секунды белән сезгә җиткерербез. Ә әлегә сез җомга көнне ниләр эшлисез, ничек уздырасыз - шуны яза аласыз.

❤4
🔺АКШ яңа чикләүләр исемлегенә Башкортстанның алты заводы эләккән.
✔️ Ишембай катализаторлар химия заводы
✔️ Стәрлетамакның "КНТ-КАТ",
✔️ "РН-кат" оешмалары
✔️ Стәрлетамак катализаторлар заводы
✔️Ишембайның "Витязь" машина төзү ширкәте
✔️Октябрьскидагы "ВНИИГИС" фәнни җитештерү оешмасы.
Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 менә сылтама.

👍6🌚1
👩🎓 Мәктәп системында тагын үзгәрешләр. 1 сентябрьдән укучыларга пилотсыз очкычларны сугышчан кулланырга өйрәтмәкчеләр.
"Тәкъдим каралды һәм хупланды. Ниятләнгәнчә, 1 сентябрьдән укучылар башлангыч хәрби әзерлек дәресләрендә пилотсыз очкычларны сугышчан куллану нигезләрен өйрәнәчәк", дигән Федерация шурасы каршындагы дигитал икътисад үсеше шурасы рәисе урынбасары Артем Шейкин "Новости" агентлыгына.
Шейкинга саклану министрлыгыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, балаларга дроннарның "төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын" өйрәтергә телиләр.
Калашников автоматын гына җыю гына димәгән ләбаса! XXI гасырда яшибез бит дип эш итәләр бугай түрәләр. Ничек сезгә бу хәбәр? Мәктәптә бу кирәкме?
Төп сәхифә ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз

Азатлык Радиосы
1 сентябрьдән Русиядә мәктәп укучыларын пилотсыз очкычларны сугышчан кулланырга өйрәтмәкчеләр
Саклану министрлыгыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, балаларга дроннарның “төрләрен, нәрсә өчен кулланыла алуын, ничек корылган булуын, техник характеристикаларын, дошманның пилотсыз очкычына каршы тору ысулларын” өйрәтергә телиләр.
🤮8🤬4👍1
Русия Думасы депутатлары егетләрне гаскәргә 21 яшьтән ала башлау фикереннән ваз кичкән.
14 июньдә Русия думасы мәҗбүри хәрби хезмәткә алыну яшен 18-27дән 21-30 дип үзгәртү турында канун өлгесен беренче укылышта кабул иткән иде. Депутатлар хәзер башкача уйлый. Гаскәргә чакырыла башлау яше 18 яшь булып калачак. Әмма егетләрне хәрби хезмәткә элеккечә 27 яшькә кадәр түгел, 30 яшьләренә кадәр алачаклар.
Менә шундый хәлләр. Белми калмагыз.
Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

🤬9🤮2💩1
Дуслар, чамалый аласызмы бу нинди чаралар булганын?
Бу - 1987 елның июль айлары. 36 ел элек шушы көннәрдә кырымтатарлары көн саен диярлек Кызыл мәйданга чыга башлый. Аларның еллар буена дәвам иткән хат, мөрәҗәгатьләр язулары каршылык чараларына әверелә.
Тарихи вакыйгалар. Тарихи фоторәсемнәр.
Сездән 🔥 бездән - бу хакта аңлаткан зур мәкалә.
Фотолар Ибраим Военныйның фейсбук битеннән алынды.

🔥19❤7
📍Азатлыкның көн язмасы кырымтатарларының 1987 елда Мәскәүдәге каршылык чаралары турында.
Кырымтатарларының хокуклары өчен көрәш юлы озак һәм силкәлтәле. Үлемгә дучар ителгән кырымтатарлар исән генә калмый, алар тарихи Ватаннарына кайту өчен көч, акыл, кыюлык та туплый ала. Бүген без сезгә 36 ел элек булган Мәскәүдә булган вакыйгаларны искә алырга тәкъдим итәбез. Протест чаралары ничек узган, ничек оештырылган? "Хыянәтчеләр!", "Оятсызлар!" дип сүгелгән кырымтатарлары Кызыл мәйданда милиция белән КГБга ничек каршы торганын борынгы китаплар, әйберләр җыючы Низами Ибраимов сөйләде.
💬 Мәйданга барышлый миңа фотоаппарат тоттырдылар. Килдек. Кырымтатарлар тезелеп басты. Мин читтән фотога төшерәм. 150ләп кеше иде дип истә калган. Бәй, бер карасам, бер кардәш плакат күтәрде. Төгәл хәтерләмим, әмма "Верните родину крымским татарам!" дип язылган иде бугай.
Шунда ук милиция кешеләре йөгереп килде, шигарне тартып алды, ертып ташлады. Аны 5-6 секунд кына күтәреп торырга өлгерделәр. Безнекеләрне милиция, читтән күзәтеп торган КГБ кешеләре камап алды. Мин дә йөгердем, халык эченә кердем.
Без боҗра эчендә калдык. Кемдер "Ватан!", "Родина!", "Горбачев, ишет безне" дип кычкыра. Милиция безнең белән 10-15 минут азапланды , чыгарып бетерә алмады. Аннары таякка таянган, карт Решат Җәмилев кинәт кенә: "Балалар, утырыгыз!" дип кычкырды һәм без барыбыз да тоттык та Кызыл мәйдан ташларына утырдык. Бер-беребезгә тотындык. Бу безне берәм-сәрәм тартып чыгара алмасыннар өчен эшләнде. Аннары тәмам сузылып яттык.
Мәйданда ятучылар арасында сыйныфташым Гөлнара Абдуллаева бар иде. Ул утырганда "Ant etkenmen" ("Ант иттем") җырын кычкырып җырлый башлады. Аңа барысы да кушылды. Курку юк иде. Бу көч өстәде.
Без 90 минут китмәдек. Советлар Берлегендә бу рекорд иде.
Бер атнадан соң Кызыл мәйданда инде бер мең кырымтатары җыелды. Бу иң зур һәм 26 сәгать дәвам иткән протест булды.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Дуслар, укып чыккач, фикерләрегез белән уртаклашыгыз. Сезне бу тарихта иң нык тәэсирләндергәне нәрсә булды?

1987 елның җәендә Мәскәүдә кырымтатарларның иң зур каршылык чаралары уза. Ничек?
1987 елның июль ае кырымтатар милли хәрәкәтенең көрәше кызган чагы була. Еллар дәвамында туган якларына, тарихи Ватаннарына кайту хокукын таләп итү зур каршылык чараларына үсеп китә. Бер меңгә якын кырымтатарны 26 сәгать буена Кызыл мәйданнан куып тарата…
❤12👍9
🔻Быел 1 сентябрьдән башлап Русиядә өлкән сыйныф укучылары тарих фәнен яңа китаплардан укый башлаячак.
Яңа дәреслекләр Татарстанга килеп җитмәгән. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре әйткән. "Бу хакта берни әйтә алмыйбыз, дәреслек беркемнең дә кулында юк. Моңа фикерне дәреслекләр килгәч әйтербез", дип искәрткәннәр министрлыкта Татар-информ хәбәрчеләренә.
Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.

🤬7😱2🤡1
❗️Игорь Стрелков (Гиркин) тоткарланган
Бу хакта төрле медиа чаралары хәбәр итә. Мәгълүматны Стрелковның хатыны һәм адвокаты да раслый. Хатыны сүзләренчә, Стрелковка каршы экстремизм маддәсе нигезендә гаепләүләр белдерелгән.
Игорь Стрелков (Гиркин) 2014 елда Украина көнчыгышында сепаратист хәрәкәте лидерларының берсе булган. Ул даими рәвештә Русияне Украинага һөҗүм итәргә өндәгән. 2022 елда сугыш башланганнан соң Стрелков Русия хакимиятен сугышны начар алып баруда тәнкыйтьләп килә.

😁16👍2🗿2🤡1
Адвокат Светлана Сидоркина галим Азат Мифтахов утырган төрмәгә барган. Ул тоткын белән очрашкан.
Азатны соңгы вакытта ике тапкыр ШИЗОга яптылар. Беренчесе өч көнгә. Мифтаховның кайбер әйберләре хисапка алынган әйберләр саны белән туры килмәгән дигән сылтау белән утыртканнар. Икенче тапкыр ул ШИЗОда 7 көн уздырган дип яза адвокат. Сидоркинага Азат эскәмьягә ятканымны күргәч, шуны кагыйдә бозу дип таптылар, ә минем башта аркам авырта, аннары башым чатный башлады дип сөйләгән. Ятып торып хәл җыярга теләгән галимне шуның өчен ШИЗОга утыртканнар.
"Моны берничек тә кабул итеп булмый. Гамәлгә карата нинди җәза бирелүен дә кабул итәрлек түгел. Адвокат булып 20 ел эшлим, һаман колония хезмәткәрләренең абсурд гамәлләре башка сыймый", дип язды Светлана Сидоркина үзенең фейсбук аккаунтында.
Ул бу сәфәр бик авыр булды, физик яктан да, рухи яктан, ди. Киров шәһәре белән Омутнинск (Азат утырган колония шунда урнашкан) арасы – 200 чакрым, юллар җимерек дигән ул.

😢12👍1🤬1🙏1
Бүген Русия Думасы депутатлары: "Гаскәргә алынуның иң түбән чиген 18 яшь дип калдырырга булдык, чөнки күпчелек егетләр нәкъ менә 18 яшьтә хезмәт итәргә тели", диде.
Депутатлар яшь егетләрнең теләген кайдан белә икән🤔?

🤡11🤬8
🛫 Казан һава аланының өченче терминалын 2026 елга төзеп бетерергә телиләр
Яңа терминалдан бер сәгать эчендә өч мең юлчы уза алачак. Хәзерге вакытта һава аланының куәте сәгатенә 1,2 мең юлчыны уздырырга гына яраклы.
Шул ук вакытта быел Казан һава аланы юлчылар агымын 5 миллион кешегә җиткерергә тели.
Казан һава аланыннан очканыгыз бармы, ул сезгә ошыймы? Нинди яклары җайлы, кайсылары җайсыз?

👍4✍2
Башкортстанда яшәүче иргә хакимият вәкилләрен үтерергә чакырганы өчен 300 мең сум штраф салганнар
Башкортстанның Мәләүез районында яшәүче Илгиз Биккулов 2021, 2022 елларда ВКонтактедагы төрле төркемнәрдәге, кешеләрнең сәхифәләрендәге хәбәрләр астына "Русиянең кайбер дәүләт эшлеклеләре гомеренә кул сузарга өндәгән фикерләр язган" булган диелә.
Хөкем карары үз көченә кергән.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

🤡4
Игътибардан читтә калган хәбәр: хатын-кызларның футбол дөнья чемпионаты башланды ⚽️
Австралия һәм Яңа Зеландиядә уза торган турнир быел тугызынчы тапкыр оештырыла. Беренчелектә 32 ил көч сынаша.
Фаворитлар арасында АКШ, Британия, Канада һәм Германия такымнары атала.
Хатын-кызлар чемпионатын карар идегезме, ул сезгә кызыкмы?

🥱7👎1
⚡️ Русия думасында ватандашлыктан мәхрүм итү турында яңа канун өлгесе кертелгән
Дәүләт думасына кертелгән өлге гражданлыкны туктату механизмын кайбер очракларда аны тумыштан алган кешеләргә киңәйтү тәкъдим ителә.
Аерым алганда, депутатлар ватандашлыктан дезертирлык, армияне "дискредитацияләү" яки экстремизга өндәү өчен мәхрүм итәргә тәкъдим итәләр.
Канун өлгесен думага басып алынган Кырым, Акъяр һәм "ЛНР"дан сенаторлар Сергей Цеков, Екатерина Алтабаева, Сергей Колбин һәм Ольга Бас кертте.

🤬7😁2👍1