Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Микулай" кинофильмы Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде. Киң аудиториягә билгеле булмаган режиссерның әсәре зур прокатка чыгуы да зур уңыш дип бәяләнде. Тик туй үпкәсез булмый дигәндәй, бу очракта да кинога дәгъва белдерүчеләр табылды. Керәшен татарлары арасында аны кабул итмәүчеләр бар. Кайбер фикерләрне карточкаларда бирәбез. Тулы мәкаләне монда укырга була.
❤8👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 июль, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк:

🔸Украинаның Одесса, Николаев, Сум шәһәрләренә ракет һөҗүме булган. 20дән артык кешенең яралануы, корбаннар барлыгы турында хәбәр ителә.

🔸Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауга җибәрелгән дрон бер бинага төште, үсмер кыз һәлак булды дип хәбәр итте. Хәл Акшейх (Раздольное) авылында булган.

🔸Одессага 19 июльгә каршы төндә оештырылган һөҗүм вакытында юк ителгән 60 мең тонна ашлык Кытайга җибәрелергә тиеш иде диде Украина президенты Владимир Зеленский.

🔸Багдадта Швеция илчелегенә ут төрткәннәр. Йөзләгән мөселман-шигыйлар, Мөкътәд ас-Садр тарафдарлары пәнҗешәмбегә каршы төндә Швеция илчелеге каршында протестка чыккан. Алар Стокһольмда Коръән яндыруга каршы.

🔸"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә нигез салучы Евгений Пригожин кичә Беларустагы сугышчыларын сәламәләп видео чыгарды һәм алар әлегә Украинадагы сугышта катнашмаячак дип белдерде. Бу Пригожинның фетнә ясарга тырышуыннан соң беренче тапкыр чыгыш ясавы.

Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.
❤8
"Бу — Русиянең мөселманнарны бастырып тоту сәясәте"

Мөселман юристлары Мәскәү өлкәсендәге мәчетләрдә үткәрелгән куәт оешмаларының рейдларына каршы Русия прокуратурасы һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать әзерли.

Алар Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә һәм Дзержинскидагы мәчеткә җомга намазы вакытында ОМОН вәкилләренең бәреп керүе канун бозып эшләнгән дип саный.

Азатлык адвокат Марат Ашимов һәм сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов белән сөйләште.

Русиядә ОМОН вәкилләренең мәчетләргә бәреп кереп намазны өзүе өчен җавап бирүче булырмы?

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍7🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Краснодар өлкәсендә һөҗүм очкычы казага юлыккан Ейск шәһәре янында очкыч диңгезгә төшкән, дип яза телеграм-каналлары. Интернетта очкычның төшү видеосы тарала, анда очкыч пилотының парашют ярдәмендә казадан котылуы күренә. Әлегә каза турында рәсмиләрдән…
Азов диңгезенә төшкән Су-25 һөҗүм очкычында Әлмәттән 27 яшьлек очучы һәлак булган

17 июльдә Краснодар краенда Ейски шәһәре янында Азов диңгезенә Су-25 һөҗүм очкычы килеп төшкән иде, хәзер инде шул казада чыгышы белән Әлмәттән (Татарстан) булган хәрби очучы Тимур Хисмәтуллинның үлүе ачыкланды.

Хисмәтуллинга 27 яшь булган, ул Әлмәтнең 17нче мәктәбен тәмамлаган.

Аның хәрби күнегү ясап очкан чакта үлүе искәртелә. Тимурны Әлмәттә күмәчәкләр.

Ейски шәһәре тирәсендә хәрби очкыч казалары әледән-әле булып тора. Узган елның октябрендә бу шәһәрдә торак йортка хәрби очкыч килеп төшкән иде, көчле шартлау һәм янгын нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды.

Тимур турында хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
🎉4👍3🕊1
Дума комитеты хәрби хезмәттән качучыларга штрафларны арттыру канун өлгесенә үзгәрешләрне хуплады. Ниләр тәкъдим ителә:

🔺Повестка килгәч хәрби комиссариатка бармау өчен 50 мең сум штраф (әлеге вакытта 500 сумнан 3 мең сумга кадәр);

🔺Военкоматка гаиләдәге, яшәү һәм эш урыннарындагы үзгәрешләрне хәбәр итмәү - 20 мең сумга кадәр (әле 3 мең сумга кадәр);

🔺Халыкка мобилизация турында хәбәрне таратуда ярдәм итмәү - вазифадагы затларга 80 мең сумга кадәр, юридик затларга - 500 мең сумга кадәр;

🔺Мобилизация вакытында транспортка кагылышлы йөкләмәләрне үтәмәү - физик затларга 25 мең сумга кадәр (әле 500 сумга кадәр). Юридик затларга - 400 мең сумга кадәр (әле 20 мең сумга кадәр);

🔺Медицина тикшерүеннән качу - 25 мең сумга кадәр (әле 3 мең сумга кадәр).

Һәм башка штрафларны да арттыру каралган.
🖕8👍1🤔1
Татарстанда йөклелекне өзәргә "этәргән" табибларга җәза бирергә тәкъдим итәләр

Балалар хокукы вәкиле Ирина Волынец "аборт ясарга этәргән табиблар өчен административ җаваплылык" кертергә тәкъдим итә.

"Хәлнең никадәр катлаулы булуына карап", табибның "ярты елдан ике елга кадәр һөнәри эшчәнлеген чикләргә" яки 45-90 мең сум штраф салырга кирәк дип саный.

Моңарчы Волынец шәхси хастаханәләргә бала төшерүне тыярга кирәк дигән тәкъдим ясаган иде. Моны Думада кабул итмәделәр.

Берничә көн элек Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хатын-кызлар башта бала табарга, аннары гына белем алу һәм карьера турында уйларга тиеш дигәнрәк сүзләр дә ычкындырды.

👉Хәбәрне Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮8🤡4
"Вагнер" үзенә ялланган барлык элекке тоткыннарны өйләренә кайтарып җибәрәчәк

"Важные истории" мәгълүматынча, хәзерге вакытта бу тоткыннарның күбесе үзләрен аклауны көтә һәм Анапа кунакханәләрендә яши. Аларны июль ахырына кадәр кайтармакчылар.

Элекке тоткыннар Витязево бистәсендәге "Релакс", "Кактус" һәм "Калипсо" кунакханәләрендә яши. Монда бер көн яшәү 2,3 мең сумнан 7,2 мең сумга кадәр җитә. Биредә 400ләп тоткын булырга мөмкин.

"Вагнер" хосусый хәрби ширкәте Украинадагы сугышка тоткыннарны җыя башлады. Быел февральдә бу эш туктатылды дип белдерелде. 24 июньдә "Вагнер" Русиядә хәрби түнтәрелеш ясарга омтылды. Соңрак ширкәте хуҗасы Евгений Пригожинның Беларуска китүе турында әйтелде. Сугышчыларын саклану министрлыгы гаскәрләренә чакырулар да булды.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5😱1
Украинаның Одесса һәм Николаев шәһәренә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган.

Одесса шәһәр хакимияте башлыгы Олег Кипер хәбәр итүенчә, 2002 елгы бер кеше үлгән, тагын сигез кеше яраланган. Шулай ук Кытай баш консуллыгы бинасына да зыян килгән.

Николаев шәһәрендә дә бер кеше һәлак булган. Бу хакта шәһәр башлыгы урынбасары Анатолий Петровка сылтама белән "Суспильне" яза.

Шәһәрдә өч катлы йорт җимерекләрен аралау бара. 19 кешенең яралануы әйтелә.

@azatliqradiosi
🤬5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍 Казанда "Русия азатлыгы" легионы тарафдарын тоткарлаганнар, янәсе ул хәрби техника яндырмакчы булган Куәт оешмалары вәкилләре белдергәнчә, 30 яшендәге ир Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. …
Казанның Совет районы мәхкәмәсе хәрби техника яндырырга әзерләнү эше нигезендә "Русия азатлыгы" легионы тарафдары Сергей Новиковны 18 сентябрьгә кадәр сак астына алган.

Новиковны кичә, 19 июльдә тоткарладылар. Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Дубравная урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган.

@azatliqradiosi
🤡5
Ак йорт: Русия Кара диңгездәге сәүдә көймәләренә һөҗүм итәргә мөмкин

АКШ президенты каршындагы дәүләт иминлеге шурасы вәкиле Русия Кара диңгездәге сивил көймәләргә һөҗүм итәргә әзерләнә дип кисәтә.

"Бездә булган мәгълүматка күрә, Русия Украина портларына килү юлында өстәмә диңгез миналары урнаштырган", диелә Адам Ходж белдерүендә.

Аңарчы Русия саклану министрлыгы Украина портларына юл тоткан бөтен көймәләр дә хәрби йөк ташучы көймә булырга мөмкин дип бәяләнәчәк, дип белдергән иде.

17 июльдә Мәскәү Русия, Украина, Төркия һәм БМО арасындагы ашлык килешүен озайтудан баш тартты. Бу килешү нигезендә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы тауарлары төялгән көймәләргә чит илгә чыгу өчен имин диңгез коридоры тәэмин ителә иде.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6✍1
Уфада Русия-Беларус форумына декорацияләр ясау турында 7,4 миллион сумлык килешү төзегәннәр, әмма чара инде узган булган

Килешүне шәхси эшмәкәр Гөлнара Юрина белән төзегәннәр, аның бәясе 7,4 миллион сум булган, акчалар Башкортстан бюджетыннан бүлеп бирелгән. Хезмәтләр 26 июньнән 28 июньгә кадәр күрсәтелергә тиеш булса да, дәүләт өчен сатып алулар сайтында бу контракт 13 июльдә генә чыккан. Бу хакта "Коммерсантъ" җиткерә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😁5🤬1
Башкортстанда Русия башлаган Украина сугышында һәлак булучыларны җирләделәр.

▪️19 июльдә Чишмә районының Ар авылыннан мобилизацияләнгән 32 яшьлек ефрейтор Самат Мостаев белән хушлаштылар. Аның ике баласы калган.

▪️Шул ук көнне Әбҗәлил районы Сизәм авылыннан Илдар Мөстәкыймов белән хушлаштылар. Мөстәкыймов күпбалалы гаиләдә тәрбияләнгән. Гаиләдә өлкәне булган.

▪️Нефтекамда кече сержант Алмаз Хәбибуллинны җирләделәр. Ул Сүриядәге низагта да катнашкан. 2014 елдан бирле контрактын өч тапкыр озайткан. Узган елның июнендә Украина сугышына киткән.

▪️Иван Желтовны Архангель районы Архангельское авылында җирләделәр. Башка мәгълүмат китерелми.

▪️36 яшьлек Константин Кулагинны Хәйбулла районындагы Бүребай авылында җирләделәр. Соңгы елларда Читада җир асты рудникларында эшләгән. Авылда бер баласы калган.

▪️Авыргазы районында Альберт Баимов белән хушлаштылар.

Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 827 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Бүген сугышның 512нче көне
.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🕊1🗿1
⚡️АКШ финанс министрлыгы Казандагы Дары заводы, Русия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәген һәм шулай ук Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә урнашкан «ВНИИГИС» фәнни-тикшеренү ширкәтен санкцияләр исемлегенә кертте.

Бу хакта министрлык сәхифәсендә хәбәр ителә.

✔️Дары заводы барлык төрдәге ату һәм артиллерия кораллары, спорт-аучылык патроннары өчен төтенсез дары һәм шартлаткыч матдәләр эшләп чыгара.

✔️Казан фәнни үзәге Русия фәннәр академиясенең Идел буенда иң эре физик-химик һәм химик-биологик тикшеренү үзәге булып тора.

✔️«ВНИИГИС» нефть һәм газ, руда һәм күмер скважиналарын геофизик өйрәнү өчен махсус ысуллар һәм технологияләр булдыра.


Гомумән санкцияләр исемлегенә 18 зат һәм Русиянең башка ширкәтләре кертелгән.

@azatliqradiosi
👍8❤1👏1🌚1
Уфаның Калинин районы мәхкәмәсе 25 яшьлек Роман Семеновны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып, аңа 40 мең сум штраф салган.

Узган ел җәй көне Тулада яшәүче хатын-кыз аның "ВКонтакте"дагы сугышка каршы язылган ике постын күргән һәм Роскомнадзорга мөрәҗәгать иткән. Соңрак полиция хезмәткәрләре егеткә Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегән. Роман Семенов гаебен танымаган.

Егетне былтыр май аенда да "ВКонтакте"да калдырган фикере өчен 35 мең сум штрафка тартканнар. Ул гаебен танымаган булган. 👉Тулырак монда, 👉ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍2
Башкорт телен укытуның яңа федераль програмнары расланган

Әлеге програм нигезендә башкорт теле Русия төбәкләрендә дә укытылачак. Бу хакта Башкортстан мәгариф министрлыгына сылтанып "Башинформ" хәбәр итә. 👉Тулырак монда, 👉ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍7🤔3🥱2