Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Путин Русиядә җенесне алмаштыруны тыя торган канунны имзалаган.

Хәзер җенесне фәкать медицина күрсәткечләре нигезендә генә алмаштырырга мөмкин.

Ир белән хатынның берсе җенесне алмаштырган очракта аларның никахлары таркалган булып санала. Шулай ук, җенесен алмаштырган кешеләр уллыкка бала ала алмый.

Без Казаннан транс-кыз Саша Косарева белән сөйләшкән идек. Аның белән интервьюны монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤮5👍2🤬1
Грециядә урман янгыннары сәбәпле җирле халыкны һәм туристларны эвакуациялиләр.

20 меңләп кеше эвакуацияләнгән. Хакимиятләр моны ил тарихында янгын сәбәпле оештырылган иң зур эвакуация дип атады. Туристлар төнне һава аланында, вакытлыча яшәү урыннарында, хәтта урамда уздырган. Грециядә инде бер атна урманнар яна. Якшәмбе көнне янгыннар саны 64кә артып, 82гә җитте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢2
Украинаны миналардан арындыру өчен 757 ел кирәк булачак.

Бу эшкә 500 сапёр төркеме алынган очракта нәкъ менә шушының кадәр вакыт кирәк. Дөнья банкы хисапларына күрә, киләсе 10 елда Украинаны миналардан арындыру эшенә 37,4 млрд доллар тотылачак.

#көнсаны

@azatliqradiosi
😢8😱4🤬1
Удмуртиянең элекке башлыгы (2014-2017) Александр Соловьев вафат. Аңа 73 яшь иде.

Ул хакта Соловьевның кызы Евгения Сирикка сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

@azatliqradiosi
👍3🕊1
Түбән Камада күп фатирлы йортта шартлау булган.

Зыян күргән кешеләр турында әлегә берни хәбәр ителми. Видеоларны ASTRA телеграм-каналы чыгарган.

Йорттан 15 кеше үзләре чыга алган. Янгын сүндерүчеләр тагын 9 кешене, шул исәптән бер баланы эвакуацияләгән. Вахитов проспектындагы бу биш катлы йорт газлаштырылган дип хәбәр ителә.

"Барысын да контрольдә тотабыз. Оператив штаб төзедек", дип язып чыкты социаль челтәрләрдә Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4
Түбән Камада шартлаган йорт турында шушы минутка билгеле булган мәгълүматны бер җирдә тупладык.

Аны 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢7
Башкортстанда Украинадагы сугышта яраланып кайтучыларны паралимпия такымнарына алачаклар.

БР спорт министры Руслан Хәбибов сүзләренчә, Украинадагы сугыштан имгәнеп кайтканнар спортның 19 төре белән шөгыльләнә алачак. Моңа чаңгы узышы, тау чаңгысы, сноуборд, теннис һәм башкалар керә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤔3😁2👍1
Армиягә чакырыла торган ирләрнең яше 1 гыйнвардан 30 яшькә кадәр арттырылачак.

Хәзер 27 яшькә кадәр генә чакыралар.

Моңарчы 30 яшькә кадәр арттыру процессын берничә елга сузмакчылар иде, хәзер бу эшне сузмыйча, киләсе елның 1 гыйнварыннан ук арттырып куярга телиләр. Дума депутатлары моны Русиядәге "хәрби-сәяси вазгыять" белән аңлата.

Канунга кертеләсе үзгәрешләргә бүген тавыш бирергә тиешләр.

Кабул ителгән очракта 1 гыйнвардан армиягә 18-30 яшьлек ирләрне алачаклар. Шулай ук, яңа үзгәрешләргә күрә, армиягә чакырылган ирләр (сүз "срочник"лар турында бара) мобилизация чорында хәрби контракт төзи алачак.

Бу кадәр ир-ат Русия армиясенә нәрсә өчен кирәк икән?.. 🤔

@azatliqradiosi
😢6🤬2🖕2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хатын-кызның бала төшерүенә (аборт ясатуына) ничек карыйсыз?
Кремль үзе контрольдә тоткан медиаларга Путин чорында балаларның аз туа башлаганы турында язуны тыя, дип яза The Moscow Times.

Басма Русиянең ТАСС һәм "Новости" кебек дәүләт мәгълүмат агентлыкларындагы чыганакларына таяна. Чыганаклар әйтүенчә, кырыс цензураны Путин 12 июльдә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белән киңәшмә уздырганнан соң керткәннәр.

Бу киңәшмәдән соң Мурашко җәмгыятьтә шау-шу тудырган, хатын-кызларның хокукларын чикләүче берничә белдерү ясады. Аерым алганда министр сәүдәгә корылган клиникаларга йөклелекне өзү белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне тыярга, аборт өчен кулланыла торган даруларны сатуга чикләүләр кертергә тәкъдим итте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Түбән Камада күп фатирлы йортта шартлау булган. Зыян күргән кешеләр турында әлегә берни хәбәр ителми. Видеоларны ASTRA телеграм-каналы чыгарган. Йорттан 15 кеше үзләре чыга алган. Янгын сүндерүчеләр тагын 9 кешене, шул исәптән бер баланы эвакуацияләгән.…
Татарстан тикшерү комитеты Түбән Камадагы йортта газ шартлау уңаеннан "иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәт күрсәтү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

"Бизнес Online" басмасына чыганаклары сөйләвенчә, шартлау булган фатирда 53 яшьлек Азат Ибраһимов һәм аның 26 яшьлек улы Рамил яшәгән. Газ шартлаганда, Рамил бер үзе генә өйдә булган, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып ташлаган. Егетнең тәне 90 процентка пешкән. Шул ук вакытта ул үз аңында, дип белдерде Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Егетнең хәле авыр булуын исәпкә алып, Түбән Кама хастаханәсенә Казаннан республика хлиник хастаханәсеннән табиблар чакыртылган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Бөгелмәдән Эдуард Бикмөхәммәдов үтерелгән.

Ул сугышка үзе теләп киткән, өлкән атучы булган.

Бүген аның җеназасын Бөгелмәнең җәмигъ мәчетендә укыйлар.

Безнең хисапларга күрә, Бөгелмә районыннан шушы сугышта кимендә 19 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4🎉3❤1👍1🕊1
Киев: украин хатын-кызларын кире Украинага кайтару — ил алдында торган иң зур бурычларның берсе.

Ул хакта Украинаның икътисад министры урынбасары Татьяна Бережная белдергән.

Украинадагы демографик вазгыять сугышка кадәр дә начар иде: бер хатын-кыз, уртача алганда, 1,2 бала таба иде, ә халык санын шул ук дәрәҗәдә тотып торыр өчен 2,1 бала табу кирәк.

Украинага 3 млн украин хатын-кызы әйләнеп кайтмаган очракта ил икътисадының 10%ын югалтачак.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы башлаган сугыш аркасында Украинадан якынча 8 млн кеше качып китергә мәҗбүр булган. Аларның күпчелеге — хатын-кызлар һәм балалар.

@azatliqradiosi
😢4