Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Украинадагы сугышыннан яраланып кайткан Башкортстанның Күмертау районыннан 38 яшьлек Эдуард Бурмистров үле килеш табылган.

Бу хакта, ирнең туганнарына сылтанып ГорОбзор.ру яза.

"Аны авылда тапканнар. Ул үлгән, аңлыйсызмы?” дип әйткән Бурмистровның апасы.

Сугыштан яраланып кайткач, Бурмистров хастаханәдә яткан. Дәваланып чыккач, ул монастырьга китәм дип йөргән. Соңрак Бурмистровның югалуы хәбәр ителгән иде.

Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Республикадан 10лап ихтыярилар батальоны җыелды. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 827 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.

Фото: Күмертау телеграм каналыннан

@azatliqradiosi
👍7😢2
Казанда үзләре яши торган күпфатирлы йортны капиталь төзекләндерү өчен махсус хисапка акча җыеп баручыларның туплаган акчалары бу эшне башкарып чыгарга җитми.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Василий Лысачкин белдерде, дип яза "Бизнес Online"

"2023 елгы капиталь төзекләндерү програмында шундый 12 йорт бар", дигән ул.

▪️Шул ук вакытта Татарстан Украинаның Русия басып алган ике шәһәрен: Лисичанскины үз карамагына алды, анда чыгымлы эшләр башкарды. Быел майда исә Луһански "халык республикасы"ның Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.

▪️Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәргән. Шул рәвешле Татарстан керемнәрен хәзер Украинадан оккупацияләнгән шәһәрләр дә "йота".

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3👍1
Тумышы белән Түбән Камадан булган математик Азат Мифтахов утырган колониядәге комиссия аны усалларча тәртип бозучы дип бәяләгән һәм кырыс шартлы бүлеккә күчергән.

Бу хакта Мифтаховка ярдәм итү телеграм каналы яза.

Мифтаховка теләктәшлек төркеме бу карарның 19 июльдә, аны чираттагы штраф изоляторына утыртыр алдыннан чыгарылуын, ә ШИЗОдан соң аның гомуми отрядка кайтарылмыйча, кырыс шартларда калдырылачагын яза. Бу шулай ук тоткынның телефоннан шалтырату, посылка алу һәм быел сентябрьдә тәмамланырга тиешле җәза мөддәте беткәнче бирелергә тиешле озын һәм кыска вакытлы очрашулардан мәхрүм ителәчәген аңлата.

▪️Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 ел башында Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда Балашиха шәһәрендәге "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде. Мәхкәмә Мифтаховны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте. Ул быел сентябрьдә иреккә чыгарга тиеш.

▪️Берничә ай элек "Сеть" оешмасының "Мәскәү бүлеге" эше нигезендә ФСБ Мифтаховны да тикшергәне билгеле булды. Якыннары Мифтаховка карата яңа җинаять эше ачарга мөмкиннәр дип шикләнә.

@azatliqradiosi
🤬7😱2👍1
"Җәмигъ мәчетне читкә күчерсәләр, ул аңлашылмый торган бер урынга әвереләчәк"

Узган атнада бер төркем татар архитекторлары Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашып, Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчет хакында сөйләште.

“Кол Шәриф” мәчете авторларының берсе, архитектор Искәндәр Сәйфуллин Җәмигъ мәчетне шәһәр үзәгеннән күчермәүне сорый һәм үз проектын тәкъдим итә. Гыйбадәтханә Бишбалта бистәсендә төзелсә, аның язмышы Болгарда “елына бер тәүлек кенә эшләүче” Ак мәчетне хәтерләтәчәк ди ул.

Сәйфуллин сүзләренчә, Мәскәү архитекторлары тәкъдим иткән проект ислам кануннарына да, архитектура кысаларына да сыймый.

👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сәхифәдә

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍19❤2
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү сәясәте һәм Русиягә кертелгән нефть эмбаргосы аркасында республика бюджеты керемнәрен югалтуы хакында белдерде.

Бу хакта ул 2023 елның беренче яртыеллыгына җыелган салымнар һәм бюджет үтәлешенә багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә әйтте.

Миңнеханов сүзләренчә, елдан-ел бюджетны үтәү киеренкеләнә бара һәм моңа бюджет керемнәренә тискәре йогынты ясаучы федераль кануннарга кергән үзгәрешләр тәэсир итә. 👉Тулырак Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤷‍♂6🔥2
Путин запастагы хәрбиләрнең яшен арттыру турында канунны имзалаган.

Шулай итеп, моннан ары беренче разрядтагы хәрбиләр сугышка 40 яшькә кадәр чакырыла алачак (моңарчы — 35 яшькә кадәр иде), икенче разрядтагылар — 50 яшькә кадәр (моңарчы — 45 яшькә кадәр иде), өченче разрядтагылар — 55 яшькә кадәр (моңарчы — 50 яшькә кадәр иде).

Өлкән офицер исемнәре булган хәрбиләр мобилизацион резервта — 65 яшь кадәр, ә кече офицерлар 60 яшькә кадәр булачак.

@azatliqradiosi
🤬3❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Тәти видео мизгеле 😊

Казанның Әмирхан проспекты белән Чуйков урамы киселешендә машина йөртүчеләр үрдәк бәбкәләренә юл биргән.

Ә сез мондый хәлдә нишләр идегез?

#Татарстан
🥰14❤4
"Татарларның максаты — Русия империясен җимерү. Азат Татарстан!", "Геноцидны һәм этноцидны туктатырга", "Русия империализмына — юк!", "Милли азчылыкларга — азатлык" һәм башка шигарләр.

Узган ялларда Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Сиэттл, Чикаго, Сан-Франциско һәм АКШның башка шәһәрләрендә яшәүче төрле милләт вәкилләре Әсир милләтләр атналыгына багышланган чаралар оештырды.

Алар Русия эчендә яшәргә мәҗбүр төрле милләтләргә һәм республикаларга бәйсезлек таләп итте, Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Саха, Чечня, Калмыкия һәм башка байракларны, шулай ук, шигарләр күтәрде, Украинага теләктәшлек белдерде.

Әсир милләтләр турында тулырак монда укыгыз.

Фото: Азат милләтләр лигасы

Бу плакатлардагы язулар белән килешәсезме?

@azatliqradiosi
❤17🤔2🔥1😁1💯1
Башкортстанда экстремистик әдәбият табылды дип, Дүртөйле районындагы мәчетне 20 көнгә япканнар.

Июнь аенда авыл мәчетенә тикшерү белән килгәннәр. Анда Русия юстиция министрлыгы экстремистик материаллар исемлегенә керткән китап табылган диелә.

“Бу китапта урта гасырның ислам дине белгече Мөхәммәд пәйгамбәр тормышын тасвирлый, һәм шулай ук ​​берничә мең хәдис аңлатмасы язылган”, дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬13
Ozon тоткыннарга Казандагы келәтләрендә эш тәкъдим итәчәк.

Моңа бары тик беренче тапкыр хөкем ителгән һәм төзәтү үзәкләрендә, колония-яшәүлектә (колония-поселение) яшәгән тоткыннар гына катнашачак дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Путин яңа канунга кул куйган: әлеге канунга күрә банклар физик затлар җибәргән барлык акчаларны да тикшерергә мәҗбүр.

Шикле операцияләрне ике көнгә туктатып торачаклар. Акчаны күчерергә теләгән кешенең рөхсәтеннән башка канун бозган шәхесләрнең исәп-хисап счетына күчереләсе акчаларны исә (андый шәхесләр исемлеге Үзәк банк базасында саклана) бөтенләй күчермәскә дә мөмкиннәр.

Ә сез картадан картага акчаны еш күчерәсезме?

@azatliqradiosi
👎4👍1🤬1
Русия Думасы хәрби комиссариатка килмәгән өчен русияләргә 50 мең сум түгел, 30 мең сум штраф салырга тәкъдим итә.

Канун өлгесен икенче укылыш өчен әзерләгәндә штрафлар күләмен киметкәннәр.

Моннан тыш, канун өлгесен икенче укылышта караганда, "Русиядән алты айдан озагракка китү турындагы белешмәләрне хәбәр итмәгән өчен" штраф күләмен дә азайтырга телиләр. Башта моның өчен 10-20 мең сум штраф бирмәкчеләр иде, хәзер исә — 5-15 мең сум.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡2❤1
Быел апрель-июнь аенда диверсион эшчәнлек русияләрнең иң зур куркуына әйләнгән.

Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Русияләрнең төп борчулары исемлегенә “Вагнер”ның кораллы фетнәсе, янгыннар һәм су басулар, Украина кораллы көчләренең һөҗүмгә күчүе һәм атом куркынычы артуы да кергән диелә.

Башка куркынычлар арасында русияләр хәмер эчеп агулануны, хәрби хезмәткә чакырылу һәм мобилизация мәсьәләләрен атаган.

Сезне нинди вакыйгалар аеруча куркыта?

@azatliqradiosi
😢2