Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 30 июль, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Кичә, көчле давыл нәтиҗәсендә, Мари Иленең Яльчик күле янындагы туристлар чатырына агачлар авып, җиде кеше һәлак булган, ким дигәндә 20 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Бу хакта Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Корбаннар арасында балалар да бар.

🔺Шулай ук Татарстанның Лаеш районында да давыл нәтиҗәсендә чатырда булган 14 яшьлек кыз өстенә агач ауган. Яшүсмер кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.

🔺Мәскәүгә дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә "Москва-сити"дагы ике манарага зыян салынган. Русия дәүләт басмалары Мәскәү мэры Сергей Собянинга сылтама белән язуынча, "IQ-квартал" һәм "Око-2" биналарының тәрәзәләре ватылган. Бер кеше җәрәхәтләнгән. Соңгы атналарда Мәскәүгә берничә һөҗүм ясалды. Русия бу һөҗүмнәрдә Украинаны гаепли. Украина ягы гадәттә бу һөҗүмнәргә аңлатма бирми.
.
🔺Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе дәүләткә хыянәт эше нигезендә Петербурдан 33 яшьлек Вячеслав Луторны тоткарлаган. Бу хакта "Медуза" яза. Лутор банк өлкәсендә эшләгән.

🔺Согуд Гарәбстаны август башында Көнбатыш, Украина һәм үсеш алучы илләр арасында сөйләшүләр үткәрергә җыена. Катнашучылар арасында Индонезия, Мисыр, Мексика, Бразилия, Чили һәм Замбия бар. Русия очрашуга чакырылмаган. Бу турыда үз чыганакларына таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә. Басманың чыганаклары әйтүенчә, бу очрашу нәтиҗәсендә Көнбатыш үсеш алучы илләрнең теләктәшлегенә өмет итә. Әлеге илләрнең күпчелеге Русиянең Украинага каршы сугышына карата нейтралитет саклый.

Әлегә шулар. Ял көннәрегез матур узсын. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.

@azatliqradiosi
👍5❤1
Башкортстаннан сыер савучы хатын коллыкка эләккән

Баймак районыннан 40 яшьлек Альбина А. Чиләбе өлкәсе Копейски шәһәрендә коллыкка эләккән. Бу хакта UFA1 яза.

Альбина авылда аена 10 мең сум алып эшләгән. Дусты Илмир аңа, авылдагы эш белән чагыштырганда, үзе эшләгән фермада өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы түләүләрен әйткән.

Альбина эшкә дип Чиләбегә чыгып киткән. Алдан сөйләшкән кешеләр аны ташландык фермага китергәннәр. Хатын кире авылга кайтасы килүен әйткәч, ферма хуҗасы Илмирның хатынны сатуын һәм хәзер ул аның урынына эшләргә тиешлеген җиткергән.

Моннан тыш, хатынга юл чыгымы өчен бурычларын кайтырырга кушканнар. Аннары бөтенләй яный башлаганнар.

Берникадәр вакыт бушка эшләгәннән соң, Альбина туганнары белән элемтәгә керә алган һәм ферма хуҗасы эшләгән төзәтү колониясен әйткән.

Хатынны коткарырга "Альтернатива" хәрәкәте волонтерлары ярдәм иткән. Алар ташландык ферманы эзләп тапкан. Альбинаны Магнитогорскига илткәннәр һәм аны анда абыйсына тапшырганнар.


Русия коллар саны белән Әфганстан белән Кувәйтны да узып, дөньяда сигезенче урында. Бу хакта күптән түгел чыккан Walk Free Foundation хокук яклау оешмасының коллыкка багышланган хисабында әйтелә. Русиядә 1,9 миллион кол бар диелә хисапта.

@azatliqradiosi
🤔8🤬2
Узган төндә Русия һава көчләре Кара диңгездәге Змеиный утравына ике бомба ташлаган.

Бу хакта "Юг" оператив хәрби идарәсе хәбәр итә.

Корбаннар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк. Бу инде июль аенда Змеиный утравына ясалган өченче һөҗүм.

Русия Змеиный утравын сугышның беренче көнендә, 24 февральдә үк басып алган иде. Кара диңгезнең төньяк-көнбатышындагы бу утрауны контрольдә тоту Одесса өлкәсенең яр буйларын һәм Одесса портына керү юлларын контрольдә тоту өчен мөһим иде.

Берничә айдан соң, Украина хәрби көчләре Змеиный утравын азат итте.

@azatliqradiosi
🤬2👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мари Илендә давыл нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны сигезгә җиткән. Йошкар-Ола мэры Евгений Маслов хәбәр итүенчә, хастаханәгә салынган ун кешенең икесе авыр хәлдә. @azatliqradiosi
Мари Илендә көчле давыл нәтиҗәсендә һәлак булган сигез кешенең өчесе Яшел Үзәннеке.

Бу хакта шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, җәрәхәтләнүчеләрнең бишесе шулай ук Яшел Үзән кешеләре.

@azatliqradiosi
😢9
"Хизб-ут Тәхрир" фиркасенең Ялта эше нигезендә хөкем ителгән, хәзерге вакытта Башкортсандагы төзәтү колониясендә утыручы танылган хокук яклаучы, югалган кырымтатарларны эзләгән "Контакт" төркеме әгъзасы Эмир-Усеин Кукуга июнь азагында операция ясаганнар иде.

Операциядән соң аны колониягә кайтаралар, әмма һаман да эчәклегенең кайсы өлешенә операция ясалганын аңлатмыйлар.

Хатыны Мириям Куку "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә белдерүенчә, авыру тарихы да юк.

"Танышлар, туганнар, дуслар аша табиблардан аңа нишләргә, нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белешергә тырышам. Эчәклекнең кайсы өлешенә операция ясалган, ясалганмы ул, аның кайсыдыр өлеше кисеп алынганмы? Авыру тарихы кирәк, ә ул юк. Ул үзе кәгазь кешесе, аңа бөтен әйбернең документлаштырылган булуы кирәк, шуңа күрә ул бу хәлгә тагын да ныграк борчыла", ди ул.

2016 елда кырымтатар Кукуның өендә тентү уздыралар, үзен тоткарлыйлар. 2019 елда Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе Эмир-Усеин Кукуны 12 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте. 2020 елгы апелляция мәхкәмәсе карарны үз көчендә калдырды.

Азатлык сәхифәсендә Эмир-Усеин Кукуның гаиләсе турында фотогалерея бар, кереп карагыз.

@azatliqradiosi
❤2👍1🤬1💔1
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.

Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.

Томалауны урап үтү юллары, шул исәптән VPN, Tor, көзге сайтлар, Азатлыкның "суган" адресы һәм Азатлык әсбабын йөкләү адреслары барысы да монда китерелгән.

Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
👍5🔥2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мари Илендә көчле давыл нәтиҗәсендә һәлак булган сигез кешенең өчесе Яшел Үзәннеке. Бу хакта шәһәр мэры Михаил Афанасьев хәбәр итте. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, җәрәхәтләнүчеләрнең бишесе шулай ук Яшел Үзән кешеләре. @azatliqradiosi
Мари Илендә көчле давыл нәтиҗәсендә һәлак булган сигез кешенең алтысы Татарстаннан.

Элегрәк өч кешенең Яшел Үзәннән булуы турында хәбәр ителгән иде. Тагын өч кеше Питрәч районы Көек авылыннан, дип хәбәр итә район башлыгы Илһам Кашапов.

Алар барысы да "Марый чодра" милли паркында ял иткән.

Русия тикшерү комитеты парк җитәкчелегенең иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтүе нигезендә җинаять эше ачкан.

@azatliqradiosi
😢6👍4
Русия Украинага бәреп кергәннән соң, күп кенә брендлар Русиядәге бизнесын туктатырга булды.

Дәүләт матбугаты сәүдә үзәкләренә килгән яңа кием кибетләрен санкция аркасында эшләнгән ребрендинг белән генә аңлата. Имеш, иске брендлар беркая да китмәгән, исемнәрен генә алыштырган да эшләвен дәвам итә. Чынлыкта, күп брендларның хуҗалары да, җитештерүчеләре дә, сыйфаты да башка.

Бүген Казан сәүдә үзәкләре ничек яши? Соңгы ел ярымда кием кибетләрендә нинди үзгәрешләр булды? Стилистлар нинди фикердә?

Тулырак👉 монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤3
Уфа хакимияте биш арт-объектка казнадан 12 миллион сум бүләчәк.

▪️"Башкорт чәе"
▪️"Русиянең кара алтыны"
▪️"Куллар-йөрәккә"
▪️"Сармат боланы"
▪️"Аю" композицияләре шәһәрнең төрле урамнарына, бакчаларына урнаштырылачак.

Ошыймы, бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🔥2🤮2🤡2👍1
Татарстанда давыл нәтиҗәсендә 24 кеше җәрәхәт алган. Шуларның икесе — бала. Ике кеше хастаханәгә салынган.

Болар хакында бүген Татарстан гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең планнан тыш утырышында әйтелде.

Республикадагы давыл сәбәпле 14 районның 14 җирлегендә ут беткән. Шул исәптән, зыянны Казан шәһәрендә, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч районнарында яшәүче 19 мең кеше күргән. Шулай ук 11 мәктәп, бер котельня һәм дүрт хастаханәдә дә ут беткән. Хәзерге вакытта йортларга ут бирелгән.

Татарстанда 80 агач ауган, алардан 17 машинага зыян килгән.

Давыл вакытында 26 җәйге балалар аланы зыян күргән. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләренчә, алан корылмаларында ут беткән, биләмәләрдә агачлар егылган. Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында ике чатырлы аланга да зыян килгән.

Бүген давылдан зыян күрүчеләргә 484 коткару бригадасы ярдәм итә. Анда 2,5 мең кеше һәм 1 316 махсус техника җәлеп ителгән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢4👍2😱1
Хуҗа Насретдин мәзәкләре
Әйдә! Online
Якшәмбе кичендә "Әйдә!Online" проекты әзерләгән Хуҗа Насретдин мәзәкләрен тыңларга чакырабыз.

Күбрәк аудиоларын безнең сайтта да таба аласыз.

@azatliqradiosi
👍7❤3👎1🔥1