Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Самар өлкәсендәге Куйбышев нефть эшкәртү заводында да шартлау булган.

Яраланган кешеләр юк. Заводка әллә ни зур зыян килмәгән дип хәбәр итә Дума депутаты Александр Хинштейн.

@azatliqradiosi
👍4🤡1
❗️Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге йоктыручылар саны арта.

Бүгенгә кызамыкның — 83, тычкан бизгәгенең 391 очрагы теркәлгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Таганрог үзәгендә ракет шартлаган булырга мөмкин. Ул хакта Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белдерде. ТАСС язуынча, 12 кеше яраланган. Һәлак булучылар юк. Таганрог — Мариуполь шәһәреннән 112 км ераклыкта. @azatliqradiosi
Русиянең саклану министрлыгы Таганрогка булган ракет һөҗүмендә Украинаны гаепли.

РФ хәрбиләре Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) ракетны бәреп төшергән, Таганрог шәһәренә исә ракет калдыклары килеп төшкән дип белдерә.

Украина бу хакта әлегә берни дә дәшми.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 520нче көне.

@azatliqradiosi
😁3🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстан халкына эсселек сәбәпле кисәтү ясалган. Республиканың гидрометеорология үзәге иртәгә кайбер районнарда 37 дәрәҗә эссе булачак дип кисәтә. Күбрәк су эчәргә, эссе чакта урамда озак булмаска киңәш ителә. Шул ук вакытта урыны-урыны белән (шул исәптән…
Татарстанда юлчы ташучы ширкәтләр транспорт министрлыгыннан автобусларга кондиционерлар куюны сорый.

Быелгы эссе җәйдә Казанга килгән туристлар да, юлчылар да социаль челтәрләрдә автобусларда кондиционерлар булсын иде дип теләк белдерә, ди алар.

Республиканың транспорт министры Фәрит Хәнифовка Казан автобусына утырып карарга, “салондагы атмосфераны хис итеп, юлчыларның фикерләрен белешергә” тәкъдим итәләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍10
Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32 процентка арткан.

"Бу елның алты аенда сифилис белән авыручылар 32,5 процентка арткан, ә авылларда — 47 процентка. Эшче мигрантлар арасында сифилис белән авыручылар күп", ди Республика тире-венерологик диспансерының баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина.

Хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5😢1
Башкортстан авыл хуҗалыгы министры республика ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш диде.

Әмма белгечләр Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән фикердә. "Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү — катлаулы. Бу — ерак та, кыйбат та”, дип саныйлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡5❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 29 июль, шимбә, көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйк:

🔸Русия гаскәрләре Херсон өлкәсенә ут ачкан диелә. Нәтиҗәдә 4 кеше яраланган. Ракетлар торак районнарга һәм Берислав районының ашлык терминалы мәйданына төшкән дип белдерелә.

🔸БМОның Иминлек шурасы Нигерда хәрби түнтәрелшне кискен хөкем итеп чыкты һәм ил президенты Мөхәммәт Базумны кичекмәстән иреккә җибәрүне таләп итте.

🔸Көньяк Африка республикасы президенты Сирил Рамафоса Русия башлыгы Владимир Путин белән очрашуда Африка илләре Русиягә бушлай ашлык бирүе өчен рәхмәтле, ләкин алар "бүләк" өчен килмәде дип белдергән. Рамафоса ашлык килешүен эшләтеп җибәрүне сораган.

🔸Кичә Днепрга ракет һөҗүмендә яраланучылар саны 9га җиткән.

🔸Таганрог шәһәренә дрон төшү нәтиҗәсендә 16 кеше яраланган. Русия бу һөҗүмдә Украинаны гаепли.

🔸Польша һәм Литва Беларус белән чикләрне бөтенләй ябу мәсьәләсен карый. Бу Беларуска "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары күчүе белән бәйле диелә.

🔸Татарстанда дүрт хәрби комиссариатны капиталь ремонтлау өчен 162 млн сум бүленгән. Чаллының Үзәк һәм Автозавод районнары, Балык бистәсе, Нурлат, Әлки районнары военкоматлары төзекләндереләчәк.


Әлегә шулар, ялларда да Азатлык белән калыгыз. @azatliqradiosi
👍3💩2❤1🔥1
Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасыннан киткән

Бу академиядә башланган үзгәрешләр белән бәйле дип аңлаталар. 11 июльдә академия президенты итеп Рифкать Миңнеханов сайланды.

Дания Заһидуллина Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты вазифасында 2016 елдан бирле эшләде. Ул һуманитар фәннәр өчен җаваплы иде. Бу вазифаны хәзер быел Болгар ислам академиясе ректорлыгыннан киткән Айнур Тимерханов алып барачак диләр.

Моңа кадәр Татарстан җитәкчелеге фәннәр академиясенең эшчәнлегеннән канәгать булмавы турында әйтелде. Татарстан фәннәр академиясенең төп җитешсезлеге дип һуманитар юнәлеш дип аталды. Аеруча Русия фәннәр академиясенең себертатар телен мөстәкыйль тел итеп кабул итүенә Татарстан галимнәре каршы тора алмады.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👏4🔥2👍1🤔1🤡1
Татарстан фәннәр академиясендәге кинәт кенә булган үзгәрешләр, бертавыштан сайланган яңа президент турында фикерләре белән Америкада туып үскән тарихчы, галим Юлай Шамилоглы уртаклашты.

Аның фикеренчә, Русиядәге барган милитари тема һуманитар фәннәрне кысрыклап чыгарырга мөмкин. Ә Татарстан нәкъ бу өлкә белән көчле иде. Татар теле, Татарстан статусы мәсьәләсе килеп туганда тарихчылар кирәк булды, әмма татар милләте проблемына килеп терәлгәндә, республика үз җавабын бирә алырмы дип борчыла ул.

Шамилоглы белән әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍9🔥2❤1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан архивы кемнән нәрсә яшерә? Татарстан дәүләт архивында XIX гасырга караган документларны файдаланырга рөхсәт итми башлаганнар. Бу шәҗәрә ясаганда кулланыла торган документларга карый. Әлеге хәл бары Татарстанда гына күзәтелә. Кайбер тарихчылар инде…
Татарстан архивының ябылган бүлекләре өлешчә ачылган

Татарстан дәүләт архивының ревизия кенәгәләреннән торган өченче фондның икенче хисап тасвирламалары ачылган (фонд 3 опись 2). Әлеге документлар 1735 - 1874 елларга карый.

Шул ук вакытта 10нчы фонд ябык кала. Анда Казан рухани академиясенең XII гасырдан 1920 елга кадәр булган архивы саклана.

Татарстан дәүләт архивында ревизия кенәгәләренең һәм 10нчы фондның ябылуы турында тарихчылар һәм шәҗәрә төзүчеләр былтыр җәй чаң суга башлады. Алар төрле дәрәҗәдә җитәкчеләргә хатлар язды.

Татарстан Дәүләт архивы җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова бер караганда бу документларны "тарарлышы чикләнгән эчке мәгълүмат" дип аңлатты, икенче караганда - ФСБ кушты диде.

Тыюларга "Татары Уфимского уезда" китабы чыкканнан соң "ФСБдан килгән хат" сәбәп булган дигән хәбәрләр дә йөрде.

Архив белән бәйле хәлне тулырак Азатлыкта быел апрельдә чыккан материалны укый аласыз.
🔥8👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аннексияләнгән Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар Кырым аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды, ул Украина суверенитетын кире кага һәм тарихны бозып күрсәтә.…
Украинада кырымтатар теленең латин әлифбасы нигезендә дөрес язылыш кагыйдәләрен әзерлиләр.

Әлеге карарны ил хөкүмәте хуплады дип хәбәр итте реинтеграция министрлыгы.

Кырымтатар теленең дөрес язылыш нормалары латин графикасына нигезләнәчәк. Аны хөкүмәт 2021 елда раслады.

Украинада 2032 елга кадәр Кырымтатар телен үстерү стратегиясе эшли.

Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар теле кирил әлифбасына нигезләнгән. Ярымутрау аннексияләнгәннән бирле аның мәгариф системы тулысынча Русиянекенә яраклаштырыды. Кырымда балаларның 0,1 процентының гына украин яки кырымтатар телендә белем алу мөмкинлеге бар дип белдергән иде Украина президентының Кырымдагы вәкиле Тамила Ташева
👍15🔥8❤1🤔1🙏1
Казанда көчле җил чыккан, кайбер урамнарда агачлар ауган.

Үзәк стадионда "Рубин" матчы туктатылган, ут беткән.

Сезнең якларда ни хәлләр?
🔥4😱2
"Төркиядә татар ашлары безне татар итеп саклый"

Төркия уртасында урнашкан себертатар авылы — Бөгрүделиктәге милли тормыш белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Моңа кадәр без җирлекнең тарихы һәм бүгенге көнкүреше, президент сайлавы ничек узганы хакында язган идек. Бу юлы авылда сакланып калган татар аш-суларын барларбыз.

Габдерәхим һәм Хәдичә Аккош гаиләсе — татар күмәче пешерүне кече бизнес итеп оештыра алучылардан. Бөгрүделиктә ипине "нан" дип атыйлар. Күп кенә төрки халыкларда ул шулай йөртелә. Аны махсус мичтә пешерәләр.

— Иртән камыр басабыз, — ди Хәдичә ханым. — Бодай оны, су, тоз, чүпрәне (авылда аны майа яки ачыткы дип әйтәләр) камыр басучы машинага салам. Бер сәгатьтән камыр әзер була.

Мич әзер булуга махсус савытларга салынган камырны мичкә аталар.

— Тиз-тиз тыгарга кирәк, — дип Габдерәхим ике метрлы тоткалы махсус көрәк тоткан хатынын ашыктырып тора. Хәдичә ханым җәһәт кенә мич эченә ипиләрне салып бара.

Нәтиҗәдә бер икмәк сыймый калды. Хәдичә ханым Азатлык хәбәрчесен орышырга тотынды. "Аллаһым, йә Раббым, синең аркада сыймады" дип сүгәргә кереште. Авылда икмәк пешергәндә чит кеше булса күз тия дигән ышану бар дип сөйләде ул.

👉Тулы репортажны Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз, Русиядән VPN кирәкми.
🔥13❤5👍1