Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 9 август, чәршәмбе, әлегә сәгатькә булган кайбер яңалыкларны барлыйк.
🔸Мәсәкү мэры Сергей Собянин Домодедово һәм Минское шоссе өстендә драннар бәреп төшерелде дип хәбәр итте. Зыян күрчүеләр юк диелә.
🔸Донецки өлкәсенең Покровский авылына дүшәмбе ясалган һөҗүм корбаннары 9га җиткән. Бу хакта Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итте. Яраланучылар арасында ике бала, аларның берсе авыр хәлдә диелә.
🔸Хыялларны тормышка ашыру марафоннарын уздыручы блогер Елена Блиновская һәм аның иренә ачылган җинаять эше кысаларында 12 банк хисабына, 54 исәп-хисап счетына, 4 кыйбатлы чит ил машинасына, «Харлей Дэвидсон» мотоциклына, мотор көймәсенә, гидроцикл һәм 7 җиңел машина арбасына арест салган. Блиновская 1 млрд сумга якын салым түләүмәүдә гаепләнә.
🔸Чәй җитештерүчеләр, "катлаулы вазгыятькә" сылтанып, кибетләр өчен бәяләрне 6-9 процентка арттымакчы була. Кондитер фабрикалары - 15 процентка арттырырга җыена дип яза "Коммерсантъ".
🔸Кичә Түбән Камада «Вишневый сад» ял базасыннан ерак түгел Кама елгасында 12 яшьлек бала батып үлгән. Ул су коенырга сыйныфташлары белән килгән булган. Бу урын су коену өчен җиһазландырылмаган.
Татарстанда һәм Башкортстанда 30 градуслы эссе һава торышы дәвам итә, үзегезне саклагыз, Азатлык белән калыгыз. Безгә әйтер сүзләрегез булса, постлар астында комментарийлар калдырыгыз яки @azatliqradio аккаунтына языгыз.

Янгын кичергән Эчкен авылы халкы яңа йортлар төзелеше акрын баруга зарлана
Курган өлкәсе Эчкен (Юлдус) авылындагы янгынга өч айдан артык вакыт узды. 228 йорты янып беткән салага хакимият төрле ярдәм чаралары вәгъдә итте.
Бүгенге көндә авылда бары 100гә якын йорт, ягъни зыян күргән гаиләләрнең яртысына гына торак төзелә. Йортларның шактый өлеше хакимияткә бәйле булмаган оешмалар ярдәме белән салына.
Азатлык төзелешнең ничек алып барылуын һәм авылдан күпме гаилә бөтенләйгә диярлек күчеп китәргә мәҗбүр булуы турында белеште.
"Соңгы тапкыр ачкычларны 15 ноябрьдә тапшырачакбыз диделәр, чөнки эшне соң башладылар. Төзелеш оешмалары намуссыз эшли. Алар зур күләмдә эш алдылар, ләкин башкара алмыйлар. Шуннан соң подряд оешманы алыштырырга туры килде. Хәзер кабат килешү төзедек.
"Татнефть" ширкәте йортларда фундамент өлешен бетерде. Кайбер йортларның нигезе дә салынмады әлегә. Аерым йортларда түбәне дә капларга өлгерделәр. Башкортстан һәм Нижневартовски татарлары төзегән йортлар әзер дияргә була", дип сөйләде Эчкен авылы имам-хатыйбы Әхмәдулла Хәбибуллин.
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Янгын кичергән Эчкен авылы халкы яңа йортлар төзелеше акрын баруга зарлана
Авыл аксакалы Әхмәдулла Хәбибуллин сүзләренчә, йортларны 15 ноябрьдә генә төзеп бетерергә ышандыралар. Торак салыр өчен дәүләт ярдәме җитми ди ул. Йортлары янган кешеләрнең яртысы кире авылга кайтмаска мөмкин.
❤7👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Илназ Галәвиевка гомерлек җәза хөкемен үз көчендә калдырды Түбән Новгородтагы Дүртенче апелляция мәхкәмәсе Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевнең шикаятен кире какты һәм аңа чыгарылган гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карарын…
Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев "Кара дельфин" дигән кырыс тәртипле колониягә җибәреләчәк.
Бу Русиядә иң зур колония, анда гомерлек төрмәгә хөкем ителүчеләр утыра. Ул Оренбург өлкәсендә урнашкан, рәсми рәвештә ИК-6 УФСИН дип атала.
Бүген анда 1998 елда Махачкалада теракт оештыру өчен хөкем ителгән Тамарлан Алиев, Чуашстаннан кеше ашаучы Владимир Николаев, 37 кызны көчләгән һәм 4 кешене үтергән Тольятти кешесе Олег Рыльков һәм башкалар утыра.
2021 елның 11 маенда Казан гимназиясендә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтергән иде.

"Балалар тәрәзәдән сикерә башлады." Казан мәктәбендә атыш фаҗигасе
11 май Казанның 175нче гимназиясендә ут ачу нәтиҗәсенә 9 кеше һәлак булган, шуларның 7се - балалар. Һөҗүм итүче тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.
👍3
Сергиев Посад шәһәрендәге заводта шартлау, 11 кеше яраланган, заводта эвакуация бара.
ТАСС мәгълүматынча, шартлау Загорский оптика-механика заводында булган. Шартлау дулкыны белән шәһәрнең берничә бинасында тәрәзәләр ватылган.
Әлеге вакытта заводтан кешеләрне эвакуациялиләр. Дәүләт медиасы язуынча, шартлау "иминлек кагыйдәләрен бозу" сәбәпле булган. "Кеше факторы" диелә.

Telegram
Осторожно, Москва
Кадры разрушений и столбы дыма у завода в Сергиевом Посаде. На место прибыл глава округа Дмитрий Акулов.
😁2🎉1
Активистлар эрзә телендә сугышка каршы комикс чыгарган
Ул "Псакань ушмо", ягъни "Песиләр гаскәре" дип атала. Әсәр Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Русиядә майтарылган хәлләргә аллюзия булып тора.
Андагы "бәрәңге президенты" күршесенә каршы сугыш башлый һәм "Керпеләр иле – ил түгел! Без аны өч ккөн эчендә алачакбыз!" дип белдерә.
Комиксның күп өлеше әдәби эрзә телендә язылган, әмма Валдаж искәртүенчә, аерым бер каһарманнар шокшин диалектында да, эрзә теленең Түбән Новгород өлкәсе көньягында киң таралган вариантында да сөйләшә.
Русиядә ничә эрзә яши, эрзә телендә сөйләшүчеләр күпме – бу хакта төгәл саннар юк, чөнки Русиянең рәсми чыганаклары да, җанисәп нәтиҗәләре дә эрзә белән мокшаларны "мордва" дип бер халыкка берләштерә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Ул "Псакань ушмо", ягъни "Песиләр гаскәре" дип атала. Әсәр Мәскәүнең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Русиядә майтарылган хәлләргә аллюзия булып тора. Андагы "бәрәңге президенты" күршесенә каршы сугыш башлый һәм "Керпеләр иле – ил түгел! Без аны өч…
👍9🔥4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз. Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз. Томалауны урап үтү юллары…
Сездә VPN эшлиме?
Соңгы көннәрдә Русиядә VPN эшләми дигән хәбәрләр тарала башлады. VPN-хезмәтләр күрсәтүчеләр бу Роскомнадзор эше дип саный. Хәзер алар томалауга каршы тора алырлык протоколларга күчәргә тырыша.
Сездә VPN эшлиме? Азатлыкны укый аласызмы? Безнең сайтка керү юллары монда әйбәтләп язылган.

Azatlıq Radiosı
Хөрмәтле укучылар! Азатлык сайты Русиядә томаланган. Хәзергә Азатлыкның көзге адресын куллана аласыз.
Моннан тыш бу видеоларда без сезгә томалауны ничек урап үтәргә һәм интернетны ничек имин кулланырга мөмкин булганын аңлатырбыз.
Томалауны урап үтү юллары…

🔥2
Сездә VPN эшлиме, аны кулланасызмы?
Anonymous Poll
47%
VPN кулланам, эшли
23%
VPN кулланам, юньләп эшләми
30%
VPN кулланмыйм
Яңа сезонда Камал театрында нинди премьералар көтелә
📌25 августта режиссер Айдар Җәббаровның премьера спектакле тәкъдим ителер дип көтелә. Ул Илгиз Зәйниевның “Ситса туй” әсәрен сәхнәләштергән.
📌Сезон дәвамында режиссер Рамил Гәрәев Ркаил Зәйдулланың Алтын Урда чорына багышланган “Хан һәм шагыйрь” әсәрен (спектакль “Игезәк” дип аталачак) куярга җыена.
📌Моннан тыш, Туфан Миңнуллинның “Миләүшәнең туган көне” яки “Дуслар җыелган җирдә” әсәрен сәхнәләштерергә телиләр.
📌Киләсе елда Айдар Җәббаров “Хуш авылым” документаль спектакленең өченче өлешен куярга әзерләнә. Ул “1552” дип аталачак.
📌Киләчәктә җырчы Әлфия Авзалова турында да спектакль куярга телиләр.
📌Быел театр репертуарыннан Жан-Батист Мольерның “Дон Жуан” спектакле төшеп калачак.
Кайсы спектакльне карар идегез?

❤3👍1
Яңа уку елыннан Казан дәүләт медицина университетында (КДМУ) кайбер дәресләргә хәрби медицина бүлеге кертелә.
Мәсәлән клиника дәресләренә хәрби-кыр хирургиясе, хәрби-кыр терапиясе, политравма бүлекләре кертеләчәк. Һигиена дәресләрендә - хәрби Һигиена, хәрби токсикология һәм радиология, хәрби эпидемиология укытылачак.
КДМУда хәрби медиклар укытып чыгаруны 15 ел элек туктатканнар иде. 2008 елга кадәр биредә хәрби һәм экстремаль медицина кафедрасы бар иде, анда запастагы офицерларны әзерләү програмы нигезендә хәрби әзерлек үткәрделәр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

💩6👍1
Төнлә Белградтан Казанга очкан очкыч ашыгыч рәвештә Мәскәүдә төшеп утырырга мәҗбүр булган.
Сәбәбе — очкыч двигателендәге май басымы төшкән, шуңа күрә пилотлар, Казанга барып җитмичә, Мәскәүнең "Шереметьево" һава аланында утырырга карар кылган. Очкычка да, юлчыларга да зыян килмәгән.
Сербия башкаласы белән Казан арасында рейслар атнага ике тапкыр башкарыла. Казан-Белград рейсы — Татарстан башкаласыннан турыдан-туры Европага очучы (Истанбул белән Минскины санамаганда) бердәнбер рейс.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Шойгу Польшадан һәм Финляндиядән Русиягә “янаулар берничә тапкыр артты” дип белдерде.
Русия саклану министры белдерүенчә, Польша АКШтан, Британиядән һәм Көньяк Кореядән күпләп корал сатып ала, бу исә “Русия өчен куркынычлар” тудыра.
Былтыр февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Финляндия НАТОга керергә булды. Швеция дә шундый ук карарга килде, әмма аның гаризасын НАТОдагы 31 илнең икесе хупламады. Украинада сугыш башлангач, Польша да кораллы көчләрен көчәйтергә булды.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Июльдә Русия бюджеты кытлыгы 222 миллиард сумга арткан.
7 айда чыгымнар арткан һәм 17,341 трлн сум булган (былтыргыдан 14 процентка күбрәк), ә керемнәр 14,525 трлн сум булган, бу — 2022 елның шул ук чорыннан 7,9 процентка кимрәк.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
7 айда чыгымнар арткан һәм 17,341 трлн сум булган (былтыргыдан 14 процентка күбрәк), ә керемнәр 14,525 трлн сум булган, бу — 2022 елның шул ук чорыннан 7,9 процентка кимрәк.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍1
Ә ул арада Мәскәү биржасында бер долларны 98 сумнан сата башлаганнар.
АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри...
@azatliqradiosi
АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри...
@azatliqradiosi
❤2
Казанда ришвәтчелектә шикләнеп тоткарланган медицина көллияте җитәкчесен мәхкәмә өй сагына җибәргән.
Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелә. Тикшерүче аны тикшерү изоляторына җибәрүне сораган. Тикшерү фикеренчә, Зөһрә Хисаметдинованың 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.
Хисаметдинова үзен мәхкәмә залында азат итүләреннән соң, журналистларга “Безнең ил өчен мин теләсә кемнең авызын ерта алам”, дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Янәсе мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган, диелә. Тикшерүче аны тикшерү изоляторына җибәрүне сораган. Тикшерү фикеренчә, Зөһрә Хисаметдинованың 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тентү узган чакта мөдирдә 17,5 млн сум кәгазь акча табылган.
Хисаметдинова үзен мәхкәмә залында азат итүләреннән соң, журналистларга “Безнең ил өчен мин теләсә кемнең авызын ерта алам”, дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Фото: "Бизнес-online"#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4
👬Дөнья банкы Угандага яңа кредитлар бирмәячәк. Сәбәбе — Угандада ЛГБТ+ вәкилләренә карата кануннарның кырыслануы.
Банк белдерүенчә, Уганданың яңа кануны "Дөнья банкының кыйммәтләренә каршы килә", ә инклюзивлык һәм дискриминацияне булдырмау — төп кыйммәтләрнең берсе.
"Максатыбыз — Җирдәге фәкыйрьлекне бетерү. Шушы максатка барлык кешеләргә дә ярдәм булган вакытта гына — кешенең раса, гендер һәм сексуаль ориентациясенең нинди булуына карамастан — ирешергә мөмкин", диелә банк белдерүендә.
Угандада (Африканың тагын 31 илендә кебек үк) һомосексуальлек тыелган. Моңарчы ике ир яки ике хатын-кыз бер-берсе белән якынлык кылса, аларны 14 елга кадәр төрмәгә утырталар иде. Хәзер исә моның өчен үлем җәзасын да бирергә мөмкиннәр. Шулай ук, ЛГБТ+ темаларын пропагандалаган өчен 20 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр.
Күп кенә хокук яклаучылар Уганданың яңа кануннарын тәнкыйтьләп чыкты.

Сергиев Посад шәһәрендәге заводта шартлау, 11 кеше яраланган, заводта эвакуация бара. ТАСС мәгълүматынча, шартлау Загорский оптика-механика заводында булган. Шартлау дулкыны белән шәһәрнең берничә бинасында тәрәзәләр ватылган. Әлеге вакытта заводтан кешеләрне…
❗️Сергиев Посад заводындагы шартлау нәтиҗәсендә яраланган бер хатын-кыз һәлак булган.
Медиалар аның бөтен тәне янган дип хәбәр итә.
Моңарчы 6 кеше реанимациягә эләккән дип хәбәр ителгән иде.
Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьёв сүзләренчә, тагын 22 кешене травматология бүлегенә илткәннәр. Җәмгысе 56 кешегә медицина ярдәме кирәк булган.

Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Рөстәм Ибәтуллин һәлак булган.
Кичә аны Стәрлетамакта җирләделәр. Рөстәм сугышка үзе теләп, Миңлегали Шәйморатов батальонына ялланып киткән булган.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

👍3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә ул арада Мәскәү биржасында бер долларны 98 сумнан сата башлаганнар. АКШ валютасы һаман өскә үрмәли дә өскә үрмәли, ә менә Русия рубле аска тәгәри... @azatliqradiosi
❗️Русиянең Үзәк банкы иртәгәдән башлап һәм ел азагына кадәр бюджет кагыйдәсе кысаларында чит ил валютасын сатып алуны туктатып торырга дигән карар кабул иткән.
Бу ни өчен эшләнә? Финанс базарының тотрыксызлыгын киметү өчен эшләнә, диләр РФ Үзәк банкында. Гади тел белән әйткәндә, рубльнең тагы да арзанаюын туктатырга тырышулары була инде.
Булышырмы икән? Ничек уйлыйсыз?

😁4👍1
Ульянда Коръәнне мәсхәрәләү эше мәхкәмәдә каралачак.
Мисыр ватандашын "дини хисләрне мыскыллау"да һәм "җәмгыятьне ихтирам итмәү"дә гаеплиләр.

👍2