29 июльдә Мари Иленең Яльчик күле янындагы туристлар чатырына агачлар авып, сигез кеше һәлак булган иде. Аларның барысы да Татарстаннан.
Бер атна узгач, "Idel.Реалии" хәбәрчесе фаҗига урынында булды.
@azatliqradiosi

Русиянең "Луна-25" станциясен Айга очырту сәбәпле, Хабаровски краенда бистә халкын эвакуациялиләр.
Роскосмоста җиткерүләренчә, «Луна-25» станциясен галәмгә Амур өлкәсендәге Восточный космодромыннан 11 августта Казан вакыты белән 02:10:57 сәгатьтә очыртып җибәрергә ниятлиләр.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русиянең "Луна-25" станциясен Айга очырту сәбәпле, Хабаровски краенда бистә халкын эвакуациялиләр
Роскосмоста җиткерүләренчә, «Луна-25» станциясен галәмгә Амур өлкәсендәге Восточный космодромыннан 11 августта Казан вакыты белән 02:10:57 сәгатьтә очыртып җибәрергә ниятлиләр. «Луна-25» станциясе Русиянең хәзерге тарихында Айга беренче миссиясе булырга тиеш.
Чечня Югары мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Сайди Янгулбаевның дүрт туганын Украинадагы сугышка китәргә мәҗбүр иткәннәр.
Бу хакта хөкемдарның улына – «Газаплауларга каршы комитет»ның элекке юристы Әбүбәкер Янгулбаевка сылтама белән «Агентство» яза.
Аларга повесткалар бирелмәгән, янаулар белән сугышка ихтыяри булып китәргә мәҗбүр иткәннәр диелә.
Моңарчы Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты.

Чечняда оппозиционер Янгулбаевларның туганнарын мәҗбүриләп Украинадагы сугышка җибәргәннәр
Моңарчы Рамзан Кадыров Янгулбаевлар гаиләсен "террорчыларның булышчылары" дип атады, аларны тоткарларга, каршылык күрсәтсәләр, үтерергә кушты.
😱5🤬5👍1
Русия башлаган Украина сугышыннан Башкортстанга тагын мәетләр кайтарылган.
▪️Динис Гайнетдинов - 25 яшь. Әбҗәлил районыннан. Узган елның сентябрендә Магнитогорскидан мобилизацияләнгән. Сугышка җибәрелгәнче монтажчы булып эшләгән.
▪️Илфат Искужин - Бүген Учалы районы Абзак авылында җирләнде. Шәйморатов батальоныннан. 2 август көнне һәлак булган.
▪️Сергей Финогентов - Күмертаудан, 16 июльдә Запорожье өлкәсе Работино авылында һәлак булган. "Шторм" отрядыннан.
Безнең хисапларга күрә, Әбҗәлил районыннан шушы сугышта кимендә 22 ир, Учалы районыннан 34, Күмертаудан 11 ир һәлак булган.
Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

👍1
Башкортстанда фатир хуҗаларының торак-комуналь хезмәт өчен бурычларын коллекторлар аша түләттермәкчеләр.
Дәүләт өчен сатып алулар порталында шундый хезмәтләр башкаручыны эзләүгә бәйге чыгарылган.
Бу эшне башкарырга алынучыга төбәк операторы бурычын түләмәүчеләр турында мәгълүмат бирәчәк, ә ул акчаларны алу өчен эшләр башкарачак диелә.
Cезнең бурычларыгыз юкмы, вакытында түләп барасызмы?

Башкортстанда фатир хуҗаларының торак-коммуналь хезмәт бурычларын коллекторлар аша түләттермәкчеләр
Бу эшне башкарырга алынучыга бурычын түләмәүчеләр турында мәгълүмат һәм 20,9 миллион сум акча бирәчәкләр.
💩5🤬2❤1
Казанның Үзәк вокзалында Салих Сәйдәшев маршын уйнатуны һәм “Татарстан” поездын кайтаруны сорадылар.
“Элек совет вакытында, аннан соң да Казаннан Мәскәүгә һәм кире йөри торган «Татарстан» дигән поезд бар иде. Сәйдәш маршы белән озаталар, Сәйдәш маршы белән каршы алдылар. Ул республикага карата ниндидер горурлык уята иде. Хәзер ул юк. Аның исемен һәм маршын, РЖД белән сөйләшеп, яңадан кайтарып булмыймы”, дип Татарстан транспорт министрлыгына Русия тимер юлларына (РЖД) мөрәҗәгать итүне сорады депутат Ркаил Зәйдулла.
"Татарстан" поездында йөргәнегез бармы? Сәйдәшев маршы нинди хисләр уята иде?
Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

Казан тимер юл вокзалында "Татарстан" поездын һәм Сәйдәшев маршын кайтару мәсьәләсе карала
Моңа кадәр депутатлар Татарстан транспорт министрлыгы һәм Русия тимер юлларына мөрәҗәгать иткән иде.
👍14🔥8❤2
Русия-Грузия сугышына 15 ел
2008 елның 7 августында Грузия гаскәрләре Көньяк Осетияне Русия көчләреннән азат итү өчен Цхинвалга керде. Русия белән Грузия арасында сугыш башланды. Йөзләрчә кеше һәлак булды, меңнәрчә кеше йортларын ташлап китте, авыл-шәһәрләр җимерек хәлдә калды. Бүген Грузиядә 15 ел элек булган сугыш корбаннарын искә алу чаралары уза.
Сугыштан һәм кичәге матәм көнненнән төшерелгән фотоларны безнең фотогалереядә карагыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.
👉Телеграмда.
Сез ул көннәрне хәтерлисезме?

Грузиядә 2008 елдагы сугыш корбаннарын искә алу чаралары уза
👍2
Миңнеханов Татарстан түрәләренә "Lada" машинасында йөрергә киңәш итә
Татарстан президенты илдә җитештерелгән хәзерге машиналар "бөтен сыйфат стандартларына да туры килә" дип саный.
"Мин үзем Aurus-та йөрим. Әйе, кыйбат әмма сыйфатлы. "Кама" ширкәте дә "Атом" электромобиле ясау өстендә эшли. "Лада" машиналары да бик әйбәт, мин үзем дә "Нива"да йөргән идем", дигән Миңнеханов.
Август башында Владимир Путин "бөтен түрәләр дә илдә җитештерелгән машиналарда йөрергә тиеш" дип белдерде. Бу хакта ул эшкәртү сәнәгате оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда әйтте.
Русиядә җитештерелгән машиналарның сыйфаты ничегрәк? Түрәләргә ярап торамы?

😁8👍2
Июль 1850 елдан бирле иң эссе ай булган
Бу хакта Европаның климат үзгәрүне өйрәнүче Copernicus хезмәте хәбәр итте.
Галимнәр сүзләренчә, июльдә дөньяда уртача температура 17°С булган. Бу 2019 елда куелган рекордтан 0,3°С югарырак. Ә гадәти температуралардан - 1,5 градуска.
Югары дәрәҗәдә кызулык бөтен континентларда да күзәтелгән. Мәсәлән, Кытайның Синҗан төбәгендә 52°С эсселек булган.
Антарктидада бозлык мәйданы да кимеп, июльдә иң түбән күрсәткечкә төшкән. Хәзер бозлыклар 5,5 мең ел дәверендә иң югары тизлек белән эри.

👍3😢1
Баш прокуратура "АллатРа" халыкара иҗтимагый хәрәкәтен Русиядә “теләнмәгән” оешма дип таныган.
Прокуратура белдерүенчә, оешма - “Украинада барлыкка килгән һәм Русия һәм башка кайбер илләрдә эшләүче ялган тәгълимәтләргә нигезләнгән дини хәрәкәт”, ә аның башлыгы Украина ватандашы.
"Русиядә “АллатРа” активистлары украин кураторларыннан оппозиция белән элемтәләрне булдыру һәм хакимият сәясәтен дискредитацияләү өчен чаралар уздыру турында күрсәтмәләр ала” диеләгән хәбәрдә.
“Русиядә дини агымнар һәм берлекләр белешмәсе”нә караганда, “АллатРа” 2010 елларда Донбасста төзелә башлаган, 2014 елда Киевта теркәлгән, аңа Донецки кешеләре нигез салган.
Украина медиасы әлеге оешманы илдә “урыс дөньясын” тарату турында язды.
“Башинформ” язуынча, әлеге хәрәкәт Башкортстанда да эшләгән.

😁2👍1🔥1
Чаллыда элекке хатынының егетен балта белән чабып үтергән Алмаз Маликов Украинадагы сугышта һәлак булган.
Чаллы басмалары язуынча, ул хосусый хәрби ширкәттә хезмәт иткән. Аның кайда, ничек үлүе билгеле түгел. Маликовны әти-әниләре яшәгән Мөслим районы Баек авылында җирләгәннәр. Хушлашуга Чаллы һәм Мөслим районы хакимияте вәкилләре дә килгән.
Алмаз Маликов Чаллыда 2020 елда элекке хатынының егетен балта белән чабып үтерү өчен 16 елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Хөкем карары былтыр көз чыкты. Гаепләү ягы 21 ел сорады, башта мәхкәмә 10 гына ел бирде, шикаятьләрдән соң 16 елга җиткерелде.
Татарстаннан Украинада Русия башлаган сугышта кимендә 565 кеше һәлак булган. Бу Азатлык ачык чыганаклардан тапкан исемнәр генә. Аларның барысы да кайтарып җирләнгән. Чын саннарны хакимиятләр яшерә.

👍7❤1
Бүген Казанда татар телен яклап ялгыз пикет узды.
Һәр айның 8нче көнендә уздырыла торган бу чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге оештырды.
“Азатлык” лидеры Наил Нәбиуллин сүзләренчә, активистлар Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенә таянып, республикада дәүләт телләренең тигезлеген таләп итә.
Әлеге пикет берлекнең һәр ай уздыра торган "Стратегия 8" проекты кысаларында үтте.

❤31👍5🔥2
Башкортстан Украинадагы сугышка урманнарындагы агачларны да кисеп җибәрә башлаган.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың урман хуҗалыгы министрлыгына Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә саклану корылмалары ясау өчен 1000 шакмак метр агач әзерләргә кушкан. Бу хакта “Башкирский батальон” Telegram-каналы җиткерә.
Йомры кискәләрне әзерләүгә 16 урманчылык кушылган. Җәй башыннан бирле Әбҗәлил, Аскын, Баймак, Белокатай, Белорет, Бөрҗән, Дуван, Дүртиле, Зилаир, Кананиколь, Караидел, Тирлән һәм Янавыл урманчылыклары сугышчыларга 760 шакмак метр агач әзерләп җибәргән. Әүҗән һәм Учалы урманчылыкларында 60 шакмак метр агач әзерләп куйганнар.
Шулай ук республика урманчылары утыннар белән дә булыша диелә. 96 шакмак метр агачтан утынны инде җибәргәннәр, 783 шакмак метр агач – җибәрүләрен көтә, ә барлыгы 1000 шакмак метр утын әзерләү ниятләнә диелә.

🤬6😁4👍2
Колумбия режиссеры Камал театрына килеп спектакль куярга куркуын белдергән
Камал театры 118нче сезонын ачарга җыена. Колумбиядән режиссер Алехандро Гонсалес Пуче Казанга килүен ел ахырына кичектергән.
“Алехандро белән атна саен сөйләшәбез. Ул август аенда киләм дигән иде. Ләкин хәзерге дөньядагы хәлләрдән бераз гына шүрли”, дигән театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.
Театр яңа сезонда 4 премьера куярга җыена. Аларның бере "1552" дип аталачак. Бу - Айдар Җәббаровның “Хуш авылым” документаль спектакленең өченче өлеше.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥10❤1👍1