Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
2020 елда бөтен дөнья математиклары тарафыннан Азат Мифтаховка ярдәм итү өчен оештырылган халыкара хокук яклау төркеме Азат утырган Омутнинский районы колониясе башлыгына хат язган.

Хат авторлары математикның колониядә утыру шартлары кырыслануга һәм сәламәтлеге начараюга борчылу белдерә. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🔥1
Зиндан (Гаяз Исхакый)
Әйдә! Online
Якшәмбе кичендә сезне Әйдә.Online проекты әзерләгән күренекле татар язучысы, драматург, нәшир, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, сәясәтче һәм иҗтимагый активист Гаяз Исхакыйның "Зиндан" повестен тыңларга чакырабыз. Әлеге әсәрне Исхакый 1907 елны язган.

@azatliqradiosi
👍11❤2
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз. Бүген - 14 август, сугыш 537нче көн дәвам итә. Яңа атнаның башында кыска яңалыклар белән таныштырабыз.

🔸Одесса төнлә утта тотылды. Украина хәрбиләре сүзләренчә, 15 дрон, 8 "Калибр" ракетлары бәреп төшерелгән. Ракетлар калдыклары бер супермаркет, тулак торакка килеп төшкән, өч кешегә зарар салынган.

🔸Белгородта шартлау аркасында бер күпкатлы йортка, 15 автомобильгә зыян салынган. Кешеләр арасында корбаннар юк. Өлкә губернаторы фаразлавынча, бу - дронның һөҗүме.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский 12 августта Кырым күперен утта тоту өчен җаваплылыкны үз өстенә алды.

🔸АКШ һәм башка Көнбатыш илләре Украинаның һөҗүме Русияне талчыктырып, кышын килешүгә барырга мәҗбүр итүенә ышанмый. Бу хакта Wall Street Journal яза. Медиа язуынча, хәзер Киевка теләктәшлек күрсәтүче дәүләтләр тагын нинди хәрби ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында фикерләшә.

🔸Свердлау өлкәсендә 45 яшьлек ир тоткарланган, аны Палев шәһәрендәге хәрби комиссариат бинасын яндырырга теләүдә гаеплиләр. Бина ишеген сакчы сүндергән.

🔸Русиянең "Аврора" операцион системын ясап бетерер һәм смартфоннарга яраклаштырыр өчен 300 млрд сум акча кирәк булачак, дип яза "Коммерсант". Эшләр 2027 елда тәмамланырга тиеш.

🔸Русиядә танылган рэпер Лигалайзның "Мир! Вашему! Дому!" җырына клип блокланган.

🔸Приморье краенда тайфунның котыруы аркасында 2,8 мең кеше эвакуацияләнгән, 4,6 мең йорт су эчендә калган.

🔸Татарстанның Болгар җирендә, Kol Gali кунакханәсе янында 1 мең кешелек стадион төзеләчәк.

🔸Уфадагы "Искра" кинотеатры каршындагы "Курай тоткан малай" дип исемләнгән танылган һәйкәл, фонтан реставрацияләнәчәк, моңа 298,5 млн сум акча тотылачак. Ремонт эшләре ике ел дәвам итәчәк.

Әлегә шулар. Без сезгә хәерле атна телибез, эшләрегез уң булсын. Үзегезне саклагыз. Һәм безне укыгыз, лайклар куярга кызганмагыз, фикерләрегез белән уртаклашагыз.
👍4🙏2❤1🔥1
Бер әйбер үзгәрешсез кала бирә: доллар арта бара, сум аска тәгәри.

Мәскәү биржасында 1 доллар 100 сумнан артты. Ә евро хәзер 110 сум тора.
🔥7👍3😢1
13 август Төркиянең Анталья шәһәрендә Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган суда йөзүләр узган. Чарада 200ләп кеше катнашкан.

Чараны "Азатлык" татар яшьләре берлеге оештырган. Исхакый йөзүләрендә катнашучылар өчен махсус истәлекле бүләкләр дә күп әзерләнгән. Мәсәлән, язучы сурәте бастырылган, Татарстан байраклы медальләр, букчалар, футболкалар, түштамгалар ясалган.

Исхакый йөзүләре Антальяның Сарысу пляжында булган. Өлкәннәр дә, балалар да катнашкан. Һәрберсенә катнашкан өчен бүләкләр бирелгән. Тирә-як Татарстан байраклары белән бизәлгән, старт, финиш урыны билгеләнләнгән.

Йөзүләр тәмамлануга самоварда мәтрүшкәле чәй белән сыйланганнар.. Ит кыздырылган. Гармун, гитара уйнап, татар җырларын башкарылган, татарча биелгән.

Күбрәк фотолар безнең Instagram сәхифәбездә❤️

Ничек сезгә мондый чара? Катнашкан кешеләр бармы? Хисләрегез, фикерләрегез белән уртаклашыгыз.
👍25👎5❤1🤯1💩1
📍Уфадагы Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында гауга чыгарга тора. Танылган режиссер Айрат Абушахмановны эштән алырга мөмкиннәр. Театр бу имеш-мимешләрне кире кага, дөреслеккә туры килми, ди. Ә режиссер да, җәмәгатьчелек тә бу эш театр ялда булган арада шыпырт кына башкарыла дип саный.

Ни өчен Гафури театрында иң нык карала торган, төрле мәртәбәле премияләргә ия булган спектакльләр куйган режисерны баш режиссер вазифасыннан алырга мөмкиннәр? Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" спектакле моңа сәбәпчеме?

👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.
🔥4🤔3
Ә Казанда театр тирәсендәге хәлләр болайрак. Бу - Камал театрының яңа бинасына нигез салып ятыш.

Фотоларны "Казанец" Телеграм каналы чыгарды.

Камал театрының Татарстан, 1 адресыннан күченеп китүенә ышанасызмы, дуслар?! Кемдә нинди хис?
❤11👎3🔥2👍1🤔1
Чаллыда һөҗүмнән саклана торган махсус урыннарны булдырырга кирәк диелгән.

Ә идарә компанияләре һәм ТСЖларга йортлардагы идәнасларын тәртиптә тотарга "киңәш ителгән".

Хәбәрне моннан укыйсы. Ачылмаса, менә бу сылтама бар.

Сугыш каядыр еракта дип уйлаучы, ваемсыз гына яши биргән танышларыгыз бармы?
🔥3❤1😢1
"Бумажный дом" дип исемлегән популяр сериалның режиссеры Мигель Анхель Вивас һәм Казакъстан продюсерлары "Карлаг" турында фильм төшерәчәк.

"Карлаг" - НКВДның ГУЛАГ системына кергән төрмә. Караганда лагере дигән сүзләреннән кыскартылган атама.
Кино Испаниядә 2024 елда төшерелә башланачак. Фильм продюсеры Ерлан Бекхожин сүзләренчә, кинофиљм Казакъстан тарихында иң авыр 1930-1950 нче елларны тасвирлаячак, "Карлаг" төрмәсендәге хәлләр кешеләрнең язмышлары аша күрсәтәчәк. Алар кинофильмның дөнья прокатына чыгуын тели.

Ни өчен испан режиссеры төшерә?! "Карлаг" төрмәсенә 150 испан тоткыны да эләгә, Испаниядә алар халык дошманы дип таныла.

Казакъстан - Советлар Берлеге таркалганнан соң беренче булып НКВД төрмәләренең архивларын ачкан дәүләт.

"Карлаг" төрмәсе 1931 елда ачыла. Караганданың төзәтү лагеренә башлыча Советлар Берлегенең бөтен төбәкләреннән сәяси тоткыннар сөрелә. "Карлаг" структурасына шулай ук "АЛЖИР" да кергән. Бу - Акмола шәһәрендәге төрмә. Аның төгәл атамасы - "Акмолинский лагерь жён изменников родины". Кысартсаң, АЛЖИР килеп чыга. Монда халык дошманы дип тамга салынган ирләрнең хатыннары утырган. Бу - Советлар Берлегендә хатын-кызлар гына утыртылган иң зур төрмә.

"Карлаг” сират күперен ничә кеше узган - әлегәчә төгәл саннар юк. Лагерь 1959 елда ябылган. Хәзер исә төрмә җитәкчелеге утырган бинада сәяси репрессияләр корбаннары музее урнашкан.

Казанның Черек күл архивлары кайчан ачылыр да нинди вәхши тарихларга тап булырбыз, йә?!
👍6🔥5❤1
Башкортстанның Подольски авылы халкы авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итә

Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында яшәүчеләр "Роснедр" башлыгы Евгений Петровка видеомөрәҗәгать яздырган. Алар үзләре яшәгән авыл янында мәгъдән чыгаруны туктатуны таләп итә. Башта халык башка урынга күчерелеп бетәргә тиеш ди алар.

"Бүгенгә кадәр республика башлыгының бер генә фәрманы да, карары да имзаланмады. Безнең өчен дигән яңа авыл да, торак та төзелмәде. Төньяк шахтадан мәгъдән таба башлау 2025 елга тәгаенләнгән, ә безнең бер генә йортка да нигез ташы салынмады", ди алар.

▪️2019 елның декабрендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Подольскида яшәүчеләр барысы да күчереләчәк дип вәгъдә иткән иде.

▪️Быел 1 июльдә Подольски халкы җыен уздырып, җир казылмаларын җитештерү турында ачык сөйләшү юк дип зарланды.

Бу турыда Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3❤1
Казан бистәләре инфраструктурасына 51 млрд сум кирәк

Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген эшлекле киңәшмәдә әйтте.

Аның урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бу акчаның нәрсәгә тотылачагын аңлатты: 30 млрд сум чамасы су юлларына, 17 млрд сумы — юллар төзүгә, 3 млрд сум — су белән тәэмин итүгә, 433 млн сум — калдыкларны утильләштерүгә, 236 млн сум — урамнарны яктыртуга кирәк дие ул.

Бу эшләр республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә максатчан финанслауны таләп итә, ди түрәләр һәм "Бистә" дигән бюджет програмы булдырырга тәкъдим итә.

▪️2023 елга Татарстан бюджеты дефициты 27 млрд сумнан 45 млрд сумга кадәр артты.

▪️Ел башында Миңнеханов Путинга республиканың Украинадагы сугышка 2,5 млрд сумга якын акча сарыф итүен җиткерде.

Тулырак итеп 👉Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3🤔2👍1
Башкортстанда мәхкәмә 75 яшьлек пенсионерны армияне "дискредитацияләүдә" гаепләп 100 мең сум штраф салган

Иглин мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм 100 мең сум күләмендә штраф салган.

Эш материалына күрә, Гаджиев шушы елның 5 гыйнварында Вконтакте челтәрендәге "Башкирия Online" паблигында комментар язган. Аның төгәл нәрсә язганын мәхкәмәнең матбугат хезмәте ачыкламый.

Мәхкәмә утырышында Гаджиев гаепне тулысынча таныган һәм тикшерү үткәрмичә генә хөкем карары чыгаруга ризалык биргән диелә.

Гаджиевка карата эш мәхкәмәгә 2 август тапшырылган, ә хөкем карары 9 август игълан ителгән.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬5😱3👍2🔥1
Татарстанның хәрби заводлары сугышка нинди өлеш кертә

Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти.

Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр җитештерелә. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

Азатлык Казанның хәрби заводлар шәһәре булып китү тарихын өйрәнде һәм бүгенге корылмаларны барлады.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2🔥1