Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2 июль, шимбә иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр: 🔹 Каһирәдә Муса Бигиев кабере табылган – "Бизнес Online". Басма чыганакларына күрә, табылган кабер турында Казанда шаригать белгече Һамдаллаһ әс-Сәфти сөйләгән. Көзен бу уңайдан тантаналы чаралар узарга…
Каһирәдә Муса Бигиев кабере юкка чыгарга мөмкин

Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин

Эш шунда, Муса Бигиев кабере Каһирә шәһәренең “Әл-Кәрафа”, яки “Үлеләр шәһәре” дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена. Хәзерге вакытта экскаватор һәм бульдозерлар эшли диелә.

Хәзер Муса Бигиевның каберенә зыян килү-килмәвен өйрәнәләр. Кабере юкка чыкмаган очракта, аның җәсадын Казанга алып кайту турында сөйләшү алып барылачак, ди Азатлыкның чыганаклары. Әлеге мәсьәлә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов югарылыгында каралачак.

Аның кабере әле былтыр гына табылган иде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз.
😱11
Калининград өлкәсендә хәрби Су-30 казага очраган, очкыч экипажы һәлак булган. Очкыч техник сәбәпләр аркасында килеп төшкән диелә.
👍4🔥3👌1
Аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов Керич бугазы өстендә "тагын бер" ракет бәреп төшерлде дип хәбәр итте.

Моңа кадәр ул Кырым күпере өстендә ике ракет бәреп төшерелүен белдергән иде. Русия саклану министрлыгы Украина кораллы көчләре Кырым күперенә "С-200 идарә ителүче ракет" җибәргән дип ышандырды.

Күпер вакытлыча ябылып тора.
❤1🔥1
Татарстанда 13 яшьлек үсмер йөрткән машина юл кырыена төшкән, бер бала һәлак булган

Лениногорски районы Шөгер авылы янындагы басу юлында үсмерләр утырган ВАЗ-2106 машинасы әйләнгән, 13 яшьлек бер бала һәлак булган.

Машинаны 13 яшьлек башка бер үсмер йөрткән. Ул һәм тагын бер бала яраланган, алар хастаханәдә дип хәбәр итте Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев.

Лениногорскида июнь башында да шундыйрак бер юл казасы булган иде. 12 яшьлек үсмер Toyota машинасы руле артына утырып, узыш башлады, багананы, светофорны һәм юл билгесен бәрде һәм качарга тырышты.

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә салдылар.
😢6
Юксыл авылы — беткән татар авылларының берсе. Ул Татарстанның Әлки районында урнашкан.

Азатлык бу авылга беренче тапкыр 2020 елда барган иде, ул вакытта әле анда Сөләйман Гыйләҗев яши иде. Ул инде вафат. Юксыл кешесез калды. Без бу авылга тагын бер барып, видеога төшереп кайттык.

Азатлыкның YouTube каналында карагыз.
😢16❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 13 август, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

🔺Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Германиядән TAURUS ракетларын сорады. “Украинага солдатларның һәм халыкның күбрәк гомерен саклап калу, җирләрне азат итүне тизләтү һәм сугышны тизрәк туктату өчен TAURUS ракетлары кирәк", диде ул.

🔺Русия һава һөҗүменә каршы систем Белгород өлкәсендә дроннарны бәреп төшергән. Бу хакта саклану министрлыгы хәбәр итә. Кичә төнлә өлкәнең Красная Яруга һәм Прилесье авыллары янында шартлау тавышлары ишетелде. "Беренчел мәгълүматларга күрә, бу тавышлар Русия хәрбиләренең эшчәнлеге белән бәйле", дип язды Baza. Русия саклану министрлыгы бу хакта аңлатма бирмәде.

🔺Русия бизнесмены Алишер Усманов үзенең "Dilbar" яхтасында уздырылган тентүләрне Германия мәхкәмәсенә шикаять иткән. Усманов бу тентүләрне кеше абруена зыян салу һәм кагылгысыз хокукын бозу дип саный. Бу хакта Die Welt хәбәр итә.

🔺Петербур мәхкәмәсе Үзбәкстан ватандашы Давронбәк Юлдашевны 9 октябрьгә кадәр сак астында калдырды. Тикшерү фикеренчә, ул Большая Монетная урамында хәрби комиссариатка ут төртмәкче булган. Тоткарлаганда кулында бер шешә бензин булган диелә.

🔺Татар фаст-фуды белән танылган "Түбәтәй" туклану челтәре Уфада үзенең беренче сәүдә урынын ачмакчы. Ресторан концепциясе төрки стильдә эшләнгән. Бу хакта Башкортстан хөкүмәт йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Олы юл буенда, Әлки районы Татар Борнае авылы зиратының керү юлында Русия хәрби көчләре Хәрби разведка дип язылган әләм җилфердәп утыра.

Чагыштырмача яңа кабер, туфрагына чирәм дә чыкмаган. Әле ташы да куелырга өлгермәгән. Исемсез булуы гына гаҗәп. Гадәттә, мөселман зиратларында исемсез кабер булмый. Кабер ташына кадәр үк, такта кисәгенә язып булса да, мәрхүмнең исемен һәм туган-үлгән көннәрен билгелиләр. Биредә хәрби мәете ятуы әләменнән аңлашыла.

Сезнең якта да әләмле каберләр очрыймы?

@azatliqradiosi
👍4💩3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 13 август, якшәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз. 🔺Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Германиядән TAURUS ракетларын сорады. “Украинага солдатларның һәм халыкның күбрәк гомерен саклап калу, җирләрне азат…
👆Бу Алишер Усмановның "Dilbar" яхтасы.

Кремль Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, президент Владимир Путинның якыннарына басым ясау өчен кертелгән чикләүләр нигезендә, хакимиятләр хәзер бар дөнья буйлап аларның яхталарын да эзли һәм кулга ала.

Русия олигархларының кыйбатлы яхталарының сурәтләрен Азатлык элек чыгарган фотогалереяда күрә аласыз.

@azatliqradiosi
Украина хәрбиләре Змеиный утравында, Русия армиясе тарафыннан юк ителгән Украина чик билгесен торгызды.

Украина дәүләт чик хезмәте башлыгы Сергей Дейнеко киләсе чик билгесе Кырымда торгызылачак диде.

Русия Змеиный утравын сугышның беренче көнендә, 24 февральдә үк басып алган иде. Кара диңгезнең төньяк-көнбатышындагы бу утрауны контрольдә тоту Одесса өлкәсенең яр буйларын һәм Одесса портына керү юлларын контрольдә тоту өчен мөһим иде. Берничә айдан соң, Украина хәрби көчләре Змеиный утравын азат итте.

Фото: ТСН

@azatliqradiosi
🔥9👍4👎1
Свердлау өлкәсенең "Яшен" татар яшьләре берлеге үзенең 16 еллыгын билгеләп узды

"Яшен" – Татарстаннан читтә хәрәкәт итүче иң актив татар оешмаларының берсе.

Бәйрәмгә килүчеләрнең Татарстан байрагы төсләрендәге киемнәре күзгә ташлана. Моның өстенә, һәр кунак үзе белән күчтәнәчкә татар милли ашларын алып килде, дип хәбәр итә оештыручылар.

2007 елда Екатеринбур шәһәрендә оешкан "Яшен" даими рәвештә төрле чаралар оештырып килә. Оешма Татар мәдәни үзәгендә татарча диктант яздыра, милли остаханәләр, татар сөйләм клубы, өстәл уеннары, кино һәм караоке кичәләре уздыра, шәһәрдә спорт чаралары оештыра, өмә белән татар зиратын җыештыра.

@azatliqradiosi
👍11🔥5❤1
Башкорт аты токымына патент бирелгән.

Роспатент башлыгы Юрий Зубов аны Баймак районында узган "Башкорт аты" фестивалендә Радий Хәбировка тапшырган.

"Патент теркәлүе генофондны саклап калу мөмкинлеген бирә, токымчылык эше яхшыра. Ат - ул безнең тарихи хәтер. Шушы хәтерне саклау, киләсе буыннарга җиткерү - безнең бурыч" дип яза Хәбиров социаль челтәрдә.

Фестиваль барышында Украинадагы сугышка Баймак районыннан ике ат озатылган. Бу хакта "Юлдаш" радиосы телеграм каналы хәбәр итә.

Сугышка озатып атларның генофондын ничек саклап калмакчылар икән?

Фестиваль фотолары Башкортстан башлыгы хакимияте ВКонтакте битеннән алынды.

@azatliqradiosi
🤡4❤1
👆Башкортстанның Иглин районыннан күптән түгел вафат булган токымлы атлар асраучы фермер Хәсән Идиятуллин элегрәк Азатлыкка чиста башкорт аты юк дәрәҗәсендә дип әйткән иде.

"Урал артында хәзер торгызмакчылар, ләкин анда барысы да кушылып беткән атлар, аларны нәселле ат дип атап булмый" дигән иде ул.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5❤4
Тиздән себер татарларның әкиятләре тупланган "Сыбыр ҡалыҡ" китабы чыгачак.

Китап авторы Земфира Шәрипова 14 ел фольклор җыю белән шөгыльләнә, йөзгә якын авылны гизгән.

💬Хәзер әкиятләрне тыңлап туплау – бик авыр процесс, авыллар буйлап йөргәндә йөз кешедән икесе сөйләсә – бу бик шәп. Яки бөтенләй хәтерләмиләр, яки каһарманнарын гына хәтерлиләр, яки кыска гына фабуласын.

💬Без мөстәкыйль халык һәм безнең телебез аерым. Ник мөстәкыйль? – "халык" сүзенең аңлатмасын укысаң, аның үз территориясе, үз дәүләтчелеге, үз теле, менталитеты, антропологиясе, мәдәнияте булырга тиеш. Бу параметрлардан чыгып без казан татарларыннан да, мишәрләрдән дә, башкортлардан да, казакълардан да, үзбәкләрдән дә аерылып торабыз", ди ул.

👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.
👉Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
❤7🤡5👎2👍1🖕1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Күптән түгел Азатлык хәбәрчесе Төркиянең Бөгрүделик авылында булып кайткан иде.

Татарлар анда 1907 елны Себердән күченгән.

Төркиягә һиҗрәт кылуның төп сәбәбе — чукындырудан качу, иманны саклап калу булган. Андагы себер татарлары үзләрен бары татар дип атый.

@azatliqradiosi
👍5
Мәскәүдән Казанга кунакка килгән туташ Кол Шәриф мәчетенә кереп биегән һәм шул видеоны үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.

Туташ сүзләренчә, әлеге видеоны күп пабликлар чыгарган һәм шуның белән ул танылу алган. Казан кунагын бу хәл бик шатландырган

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте бу видео уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Рәсми дин әһеле бу кызның кыланмышы Русиянең Украинага каршы сугыш алып барган шартларында хөкем итүен әйтте.

"Мондый кыланыш махсус хәрби операция шартларында да мыскыллау белән тиң: солдатларыбыз, шул исәптә мөселманнар да, безнең тыныч-имин тормыш хакына кан түккән көннәрдә бию биюләр һәм хайп ясау бөтенләй урынсыз булып тора. Солдатлар хәрби кырларда безнең рухи кыйммәтләр, гомумкешелек әхлакый кагыйдәләр өчен көрәшә! "Кол Шәриф"тә һәм Татарстанның башка мәчетләрендә мәхәлләләр алар өчен дога кыла, һуманитар йөкләр җибәрү өчен акча җыя, терәкне белдерү өчен хәрби частьләргә йөри... " ди Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов.

Бу хакта ни уйлыйсыз, сугыш белән бәйләү урынлымы?

Рәсми дин әһелләре мөмкинлек туган саен сугышны яклауларын белдерә. Шул ук вакытта Русиядә мөселман китаплары тыелганда дәшми, Казанда Җәмигъ мәчетен шәһәр читенә күчерүгә каршы чыкмый.

@azatliqradiosi
🤬11❤1