Казан бистәләре инфраструктурасына 51 млрд сум кирәк
Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин бүген эшлекле киңәшмәдә әйтте.
Аның урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, бу акчаның нәрсәгә тотылачагын аңлатты: 30 млрд сум чамасы су юлларына, 17 млрд сумы — юллар төзүгә, 3 млрд сум — су белән тәэмин итүгә, 433 млн сум — калдыкларны утильләштерүгә, 236 млн сум — урамнарны яктыртуга кирәк дие ул.
Бу эшләр республика дәрәҗәсендә генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә максатчан финанслауны таләп итә, ди түрәләр һәм "Бистә" дигән бюджет програмы булдырырга тәкъдим итә.
▪️2023 елга Татарстан бюджеты дефициты 27 млрд сумнан 45 млрд сумга кадәр артты.
▪️Ел башында Миңнеханов Путинга республиканың Украинадагы сугышка 2,5 млрд сумга якын акча сарыф итүен җиткерде.
Тулырак итеп 👉Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🔥3🤔2👍1
Башкортстанда мәхкәмә 75 яшьлек пенсионерны армияне "дискредитацияләүдә" гаепләп 100 мең сум штраф салган
Иглин мәхкәмәсе 75 яшьлек Зәйнулла Гаджиевны армияне "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм 100 мең сум күләмендә штраф салган.
Эш материалына күрә, Гаджиев шушы елның 5 гыйнварында Вконтакте челтәрендәге "Башкирия Online" паблигында комментар язган. Аның төгәл нәрсә язганын мәхкәмәнең матбугат хезмәте ачыкламый.
Мәхкәмә утырышында Гаджиев гаепне тулысынча таныган һәм тикшерү үткәрмичә генә хөкем карары чыгаруга ризалык биргән диелә.
Гаджиевка карата эш мәхкәмәгә 2 август тапшырылган, ә хөкем карары 9 август игълан ителгән.
#Башкортстан

🤬5😱3👍2🔥1
Татарстанның хәрби заводлары сугышка нинди өлеш кертә
Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти.
Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр җитештерелә. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.
Азатлык Казанның хәрби заводлар шәһәре булып китү тарихын өйрәнде һәм бүгенге корылмаларны барлады.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

Азатлык Радиосы
Татарстанның хәрби заводлары сугышка нинди өлеш кертә
Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр җитештерелә. Күп өлеше радиоэлектроника,…
😢2🔥1
Уфадагы мәхкәмә рэпер Face-ка "ят агент" турындагы канунны бозган өчен 300 мең сум штраф салды
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Ришат Зәйдуллин тумышы белән Уфадан булган Face кушаматлы рэпер Иван Дреминга 300 мең сум штраф салган.
Мәхкәмәнең матбугат хезмәте белдерүенчә, Дремин үзенең эшчәнлеге турында хисаплар тапшырмаган.
2022 елның мартында Face илдән китте һәм Русиягә башка кайтмаячагын һәм концертлар бирмәячәген сөйләгән иде.
— Мине һәм якыннарымны үз йортымнан, үз җиремнән кудылар, сезнең дәүләтегез куды, мин аны хәзер үземнеке дип атый алмыйм, һәм үз халкым куды, майлы ипигә акчасы җитсә, ул башкасына төкереп тә бирми, — дип язды музыкант Instagram-да.
Рэпер Украинадагы сугышны хөкем итте.
— Бөтен сугышны узып Берлинга җиткән һәм Суворов ордены белән бүләкләнгән бабам күрсә иде сезне. Әгәр ул 75 ел узганнан соң сез үзегезгә яңа свастика уйлап чыгарып, үзегезне Европаны азат итүчеләр дип санап, иртә таңнан 28 тапкыр кечерәк булган тугандаш илгә һөҗүм итәчәгегезне белсә, ул сезнең өчен сугышуын дәвам иткәнче үзен атып үтергән булыр иде, — диде Face.
Тулырак итеп монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

2022 елның мартында Face Instagram-да Русиягә башка кайтмаячагын һәм илдә концертлар бирмәячәген сөйләгән иде.
🔥2🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бер әйбер үзгәрешсез кала бирә: доллар арта бара, сум аска тәгәри. Мәскәү биржасында 1 доллар 100 сумнан артты. Ә евро хәзер 110 сум тора.
⚡️Үзәк банк иртәгә чираттан тыш утырыш үткәрәчәген игълан иткәннән соң, рубль ныгый башлады
Хәзер Мәскәү биржасында доллар 99 сум, евро 108 сум тора.
Бүген иртән доллар 100 сумнан, евро 110 сумнан арткан иде.
@azatliqradiosi
Хәзер Мәскәү биржасында доллар 99 сум, евро 108 сум тора.
Бүген иртән доллар 100 сумнан, евро 110 сумнан арткан иде.
@azatliqradiosi
👍1🤔1
Татарстанның хәрби заводлары сугышка нинди өлеш кертә?
Казанның үзендә генә дә бүген 25 хәрби завод эшләп килә. Хәзер "Алабуга" икътисади зонасында да Украинадагы сугышта кулланылачак дроннар җитештерелү ихтималы турында хәбәрләр тарала.
Украина хәрби белгече Олег Жданов фикеренчә, бу Татарстанны һөҗүмнәр өчен кануни һәдәф итә. "Мәскәү Татарстанны да канга буярга тели", дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.
Азатлыкта бүген шул темага язма чыкты. Моңа өстәп бер видео да әзерләдек. Ә язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

YouTube
Татарстанның хәрби заводлары сугышка нинди өлеш кертә?
"Мәскәү Татарстанны да канга буярга тели", ди кайбер белгечләр. Татарстанның хәрби заводлары Украинадагы сугышка нинди өлеш кертә? Казанның үзендә генә дә 25 хәрби завод эшләп килә... Тулырак Азатлык Радиосы сайтында укыгыз: https://www.azatliq.org/a/32542683.html…
👍2❤1🤬1😢1
Башкортстанда зур чүп полигоны яна
Бу хакта "Пруфы" басмасы хәбәр итә. Мишкә чүп полигонында янгын 14 август көндез башланган.
Хәзерге вакытта ут сүндерелмәгән, анда янгын сүндерү бүлеге һәм авыл советы көчләре эшли. Янгынның сәбәбе әйтелми.
Янгын исе күрше авылларга да таралган диелә.
Якшәмбе көнне Агыйдел шәһәрендә дә зур чүп полигоны янды. Аны сүндерүгә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре җәлеп ителде.

😱7👍2😢1
⚡️Дагыстанның Махачкала шәһәрендә ягулык станциясендә шартлау булган. 27 кеше үлгән, 100ләп кеше тән җәрәхәтләре алган, аларның унысы авыр хәлдә дип хәбәр ителә.
Дагыстанда 15 август матәм көне игълан ителгән.
Янгын башта якындагы автосервиста чыккан, соңрак ут ягулык станциясенә күчкән. 8 цистернаның 2се шартлаган.
Иминлек кагыйдәләре үтәлмәгән хезмәт күрсәтү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Telegram
Раньше всех. Ну почти.
⚡️Пять человек погибли и более десяти ранены после взрыва в Махачкале — Shot
😢8😱2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 15 август, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Махачкалада ягулык станциясендә шартлау корбаннары 30га җитте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстан халкының кайгысын уртаклашты.
🔸Бүген төнлә Львов шәһәренә җибәрелгән ракет калдыклары балалар бакчасы ишегалдына төшкән. Волынский өлкәсе Луцки шәһәрендә сәнәгать ширкәте утка тотылган, өч кеше һәлак булган, тагын берничә кеше ярланган дип хәбәр ителә.
🔸Эквадорда соңгы атнада инде икенче сәясәтче үтерелгән. Бу юлы "Гражданнар инкыйлабы" сәяси хәрәкәте лидеры Педро Брионес атып үтерелгән. Моңа кадәр президентлыкка намзәт Фернандо Вильявисенсьо үтерелгән иде.
🔸Приморьеда су басу сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Көчле яңгырлар аркасында 65 авыл һәм шәһәрне су басты, Уссурийскида дамба җимерелде. Якын араларда да анда тайфун көтелә.
🔸Иртән Мәскәү биржасында рубль бәясы ныгый башлады, доллар 5 сумга төшеп, 92,6 сум булды, евро 3 сумга төшеп 103,7 сум булды. Соңрак доллар 96 сумга кадәр күтәрелде, евро - 105 сум булды. Бүген Үзәк банк чираттан тыш утырыш җыя, анда төп ставканы күтәрү мәсьәләсе карала.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

❤3
Махачкалада ягулык станциясендә шартлау корбаннары 35кә җитте
Сишәмбе иртән коткаручылар тагын өч кешенең җәсәден тапкан.
Янгын урынында коткаручылар эшли, яралыларны эвакуацияләү өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралак җибәргән. Махачкалага шулай министрлыкның Ил-76 очкычы килгән, ул авыр яралыларны Мәскәү хастаханәләренә алып китәчәк.
Shot телеграм каналы МЧСтагы чыганакларына сылтанып язуынча, автосервис яна башлагач, кешеләр аны карарга җыелган, шартлау дулкыны аларны да бәргән.
👉Янгын турында бөтен мәгълүматны бер урынга тупладык, 👉ачылмаса, монда басыгыз.

😢5
⚡️Русия банкы төп ставканы 3,5 дәрәҗәгә күтәрде. Хәзер ул 12% тәшкил итә.
Әлеге карар бәяләр тотрыклыгын саклар өчен кабул ителде диелә.
"Инфляция басымы арта. 7 августка булган бәяләмәләргә караганда, еллык инфляция күрсәткече 4,4 процентка кадәр күтәрелде. Бәяләр арту темпы тизләшә. Уртача алганда, соңгы өч айда бәяләр 7,6 процентка артты", дип язылган Үзәк банк матбугат хәбәрендә.

😁3😱3🔥1
Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"
Быел Татарстанның 8 районында бал кортлары күпләп үлгән. Сүз Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында умарталары турында бара. Татарстан умартачылары оешмасы мәгълүматына күрә, якынча 3 мең бал корты гаиләсе үлгән. Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссия төзегән. Алар бал кортлары үлгән җирлекләрдәге басуларны тикшерәчәк.
"Безгә алдан хәбәр итмичә басуны 1нче класс куркыныч тудыручы пестицид белән агуладылар. Алар агуларга өч көн кала кисәтергә тиеш иде. Гәрчә, 2нче һәм 3нче класс кортларга зыянлы түгел. Агрономнар уйламыйча эш итә. Зур Кабан авылыннан 500 метр ераклыкта борчак һәм рапс чәчтеләр. Монда бал корты гына түгел, кыргый кортлар да, бөҗәкләр дә үлә. Экологлар да, прокуратура да моңа игътибар итми. Кытайдан арзанга алып, агулап яталар", дип сөйләде умартачы Фаик Фәрукшин.
Умартычылар моңа каршы ничек көрәшә, дәүләт ничек тә булса ярдәм итәме?
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша VPN-сыз.
👉Телеграмда.

Лаеш умартачысы 5 млн сумнан артык зыян күрүен сөйләде.
😢11👍1😱1🤬1
Казанда урыс активисты Михаил Щегловны дошманлык уяту өчен 12 тәүлеккә утырту карары чыккан
Эш материалларына караганда, быел июньдә YouTube-та "Төбәкләр Русия бербөтенлеге өчен" (Регионы за единство России) каналында Зөя утрау шәһәрчеге турында видеосюжет чыккан.
Анда шәһәр халкы җирле мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаны Төркия бизнесменнарына сатуга каршы протест чарасы төшерелгән. Прокуратура әлеге роликны Михаил Щеглов ясаган дип саный.
Тикшерү фикеренчә, Щегловның кайбер сүзләрендә һәм аңа җавап бирүчеләр чыгышларында милләт һәм хәтта дин ягыннан дошманлык билгеләре бар.
Щеглов сүзләренчә, ул Зөядә яшәүчеләргә бары тик сораулар гына биргән, ә роликны башка кешеләр төшергән, монтажлаган һәм чыгарган.
Прокуратура вәкиле административ штраф белән генә чикләнүне сораган.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍20😁4🤡1🤨1
Доллар арта, чит илгә юлламалар бәясе дә арта
Быел июльдә, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, Татарстанда чит ил туризмы хезмәтләре 61,23 процентка арткан. Бу 2012 елдан бирле шундый иң зур арту.
Чит ил туризмы өлкәсендә инфляция тизәя.
Үзәк банк төп ставканы 12 процентка кадәр күтәрүгә карамастан, евро һәм доллар бәясе әллә ни төшмәде. Казан вакыты белән 13:00 сәгатькә доллар 97, 90, евро 107,07 сум тирәсе тора. Үзәк банктан хәбәрләр өмет итеп, иртәнге якта рубль бераз ныгып алган иде, ләкин белдерүдән соң янә төшә башлады.
Рубльнең төшүе сезгә берәр ничек йогынты ясыймы?

😢1
Джорджиядә Дональд Трампка карата җинаять гаепләүләре белдерелгән
Гаепләүләр әлеге округта 2020 елгы президент сайлау нәтиҗәләрен канунсыз үзгәртү белән бәйле. Бу округка АКШның иң эре шәһәрләренең берсе Атланта керә.
Бу элекке президентка ачылган дүртенче җинаять эше.
Белгечләр әйтүенчә, Дональд Трампка Джорджия штатында белдерелгән гаепләүләр федераль гаепләүләрдән аерыла. Федераль мәхкәмә аны гаепле дип таныса, Трамп президент сайлауда җиңгән очракта үзен президент фәрманы белән ярлыкый ала. Ә Джорджия штаты мәхкәмәсе карарына карата президентның мондый вәкаләте юк.

😁3🤬1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапкан
Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы хәбәр итә.
Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.
Соңрак Югары мәхкәмә тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм яңадан карау өчен Совет районы мәхкәмәсенә кайтарды.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Тентү 16 майда уздырылган иде.
👍5❤3🔥1🙏1
"Хизб ут-Тәхрир"ның "Алушта төркеме" эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла.
Аның хатыны Эльвина Усеинова "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә сөйләвенчә, төрмә хезмәткәренең берсе Эльдарны даими мыскыл итә. Аерым алганда, Кантимеров тотылган Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәренең 1нче санлы төрмәсе җитәкчесе кизү ярдәмчесе Валерий Назаркин даими рәвештә милли нигездә мыскыл итүче һәм шәхес абруен төшерүче сүзләр куллана. Шулай ук Кантимировка якыннары җибәргән азык-төлек бирелми.
Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Адвокат Илдар Шәйхалов Мәләкәстәге төрмәдә булганнан соң, бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган иде.

"Алушта төркеме" эше нигезендә хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла
Кантимиров 12 елга хөкем ителгән иде.
😢7🤬2🕊1
Уфадагы Совет районы мәхкәмәсе башкорт активисты Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозганы өчен 30 мең сум штраф салган. Бу хакта «Пруфы» яза.
Эш материалларына күрә, Габбасов үзенең телеграм каналында ике пост чыгарган. Аның беренчесе "салым", икенчесе "республикадагы һәйкәлләрне җимерү" турында. Ике постның да "ят агент" тамгасы белән тамгаланмыйча чыгарылганы әйтелә.
Габбасов 2021 елның ноябрендә Русиядән китте, 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды.

Башкорт активисты Руслан Габбасов язмаларын "ят агент" тамгасы белән тамгаламыйча чыгарганы өчен 30 мең сум штрафка тартылган
Мәхкәмә утырышы 3 август көнне узган.
😁4🤔2🤡1
Нәкъ өч ел элек, 2020 елның 15 августында, Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Ике көн барган каршылыклар нәтиҗәсендә Куштау сакланып калды. Шиханны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә мәҗбүр булды. Күпләр моны Куштау активистларының җиңүе буларак кабул итте.
Ул вакытта Азатлык фотогалерея чыгарган иде. Шулай ук безнең сәхифәдә видеоны да карарга мөмкин.

🔥3❤2