Русиядә Азат милләтләр лигасы һәм Пост Русия азат халыклар форумының сәхифәләре кабат томаланган.
Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.
Русия баш прокуратурасы ике хәрәкәтне дә элегрәк "теләнмәгән оешма" дип таныды. Баш прокуратура фикеренчә, Азат милләтләр лигасы һәм Пост Русия азат халыклар форумының эшчәнлеге "Русия Федерациясе конституцион корылышы нигезләренә һәм иминлегенә куркыныч тудыра", Русия федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга чакыра һәм сепаратистик милләтчел шигарләр белән чыгыш ясый.
▪️Азат милләтләр лигасы — Русиядәге халыкларга бәйсезлек бирелсен, аның субъектлары чын суверенитет алсын дигән максат белән оештырылган сәяси платформа. Русия халыкларының милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 2022 елда оештырылды. Аңа башкорт, бурят, ингуш, калмык, татар, эрзя, удэгей активистлары керде.
▪️Пост Русия азат халыклар форумының төп бурычы - "Русияне структур яктан үзгәртү һәм төзәтү". Аның әгъзалары "Путиннан соңгы бәйсез дәүләтләрнең күчеш хакимиятләрен һәм хөкүмәтләрен булдыру алымнарын карый".
Русиядә "теләнмәгән оешмалар" турындагы закон 2015 елда кабул ителде. "Теләнмәгән" оешма дип танылу аның Русиядә эшчәнлеге тыелуга, ә андый оешма белән хезмәттәшлек итү җинаять эше ачылуга һәм иректән мәхрүм ителүгә китерә ала.
@azatliqradiosi

🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 15 август, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк. 🔸Махачкалада ягулык станциясендә шартлау корбаннары 30га җитте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстан халкының кайгысын уртаклашты. 🔸Бүген…
Махачкалада ягулык станциясендә шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны 35кә җиткән. Бүген коткаручылар тагын биш кеше мәетен тапты, дип хәбәр итте Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
😢2
Мордовия өлкәсенең Сосновка бистәсендәге 1нче төзәтү колониясендә мөселман тоткыны җәзалауга зарлана.
Бу хакта адвокат Аза Алиева үзенең Telegram каналында белдерде.
Алиева Мордовия төрмәсендә утыручы Дагыстан тоткынының әтисенә ярдәм сорап язган хатын урнаштырган. Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Мордовия төрмәсендә мөселман тоткыны җәзалауга зарлана
Тоткын кыйнауга, намаз укый алмавына, камерада газ баллоныннан сиптерүгә зарлана.
😢3👍1🕊1
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 539 көн дәвам итә, Азатлык эшен дәвам итә һәм сезгә әлегә минутларга ниләр булганын кыскача хәбәр итә.
🔸Калуга өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән, корбаннар турында хәбәрләр юк.
🔸CNN 17 июльдә Кырым күперенә һөҗүм итү турында видеоны чыгарды. Журналистлар бу кадрларны аларга Украинаның иминлек хезмәте бирде дип сөйләде.
🔸Таулы Карабахтагы кеше хокуклары омбудсмены шәһәрдә бер кеше ачлыктан үлде дип белдерде. Таулы Карабах белән Әрмәнстанны тоташтырган бердәнбер юл 2022 елның декабреннән бирле блокланган килеш кала.
🔸АКШның ФБР хезмәтендә эшләп киткән кеше Русия эшмәкәре Олег Дерипаскага АКШ чикләүләрен урап узарга өйрәткәнен һәм аның соравы белән Владимир Потанинга компромат эзләве турында сөйләгән.
🔸Волгогорад өлкәсендә "Вагнер" составында сугышкан ирне эзләүгә игълан иткәннәр, ул яшүсмер кызны көчләүдә шикләнелә. Бу ир төрмәдән чыгып Украинага каршы сугышкан.
🔸Латвия Белорусия белән булган чигендә күзләүне ныгыта. Дәүләт чиген саклау ведомствосы хәрбиләр һәм полициядән ярдәм сораган, ялда булган кешеләр дә эшкә чыккан. Чик саклаучылар чикне канунсыз кичәргә теләү очраклары арткан диде.
🔸Блогер Елена Блиновскаяның 64 млрд сумлык милигенә арест ясалган.
🔸Казанда яңа уку елы башыннан информатика дәресе буенча репитоторларга ихтияҗ ике тапкырга арткан.
🔸Башкортстанның Бөрҗән районында "Урал батыр" эпосын җырлап башкаручы яшь чичәннәрнең фестивале уза.
Әлегә шулар. Оператив, риясыз, туган телдә хәбәрләр монда. Безне укып барганыгыз өчен рәхмәт, сезнең өчен эшлибез. Имин көннәр булсын!

👍3❤1
Төнлә Одесса өлкәсенең Дунай портына һөҗүм ителде. Дроннарның һөҗүме берничә тапкыр булган. Бодай, авыл хуҗалыгы техникасы сакланган ангарлар җимерелгән, аларга ут капкан.
Русия Shahed-136 дроннары белән һөҗүм ясаган. 13 дрон бәреп төшерелгән.
"Юг" фотолары.

🤬3👍2
🔻Башкортстан ЗАГСы балаларга бер ел эчендә иң сирәк бирелә торган исемнәрне атады. Беләсезме нинди исемнәр бирелә?!
👧 Дилором, Рәшидә, Эмилия, Мэри, Вәсилә, Ангелина - бу кыз балаларга кушылган сирәк исемнәр.
👶Габдулла, Альдо, Тәлгать, Эльёрбәк, Хушбахтҗан - бу ир балаларына бирелгән сирәк исемнәр.
Ә менә иң популяр булган исемнәр арасында Сафия, Амелия, Әминә, Әмир, Тимур, Артем бар.
Сез татар һәм башкортлар арасында нинди сирәк очрый торган исемле кешеләрне беләсез? Языгыз комментарларда.

😁4🥰1🤬1
Украинаның Саклану министрлыгы Донецк өлкәсенең Урожайное бистәсен кире үз карамакларына кайтарылуы турында белдерде.
Бу хакта министр урынбасары Анна Маляр үзенең Телеграм каналында язды. "Урожайное азат ителде. Һөҗүм дәвам итә" , дигән ул.
Русия Саклану министрлыгы тарафыннан әлегә моңа карата бернинди дә аңлатма бирелмәде. 14, 15 августта Урожайное ягында Русия ягы Украина гаскәренең техникасы, хәрбиләре юк ителү турында хисап ясаган иде. Моңа кадәр Запорожье өлкәсенең оккупацион хакимияте Урожайное бистәсе янында ике атна дәвамында авыр канкоеш дәвам итә дип әйтән иде.
The New York Times медиасы Урожайное бистәсе азат ителсә, Украина гаскәрләре Бердянск белән Мариуполь шәһәрләренә 80 чакрым ераклыкта гына булып чыгачак дип язган иде.

👍3🤔3
🚗Татарстанда иң күп Кытай машиналары сатыла башлаган. Икенче урында - Русиядә җитештерелгәннәре. Өченче урында - Япония машиналары.
Инде кулланышта булган машиналар базарында хәлләр башкачарак. Бу очракта Русиядә җитештерелгән машиналар күп сатылган, икенче урында Корея машиналары, өченчесендә Германиядә җитештерелгәннәре.
Сезнең арада соңгы вакытта машина сатып алучылар бармы? Ни хәл анда бәяләр?
Хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.

Татарстанда яңа автомобильләр базарында Кытайда җитештерелгән машиналараның өлеше 65,1 %ны тәшкил иткән
Бу узган ел белән чагыштырганда 41%ка югарырак, дип яза "Коммерсант". Алар "Авито Авто"да чыккан мәгълүматларны тикшергән.
✍1👍1
📍Әстерханда Явыз Иван һәйкәле әзер, куярга уңайлы вакыт көтелә. Моңа өстәп шәһәрнең татар бистәсе чигендә үк чиркәү төзелеше башланган. Халыктан сорамаганнар.
Азатлыктагы көн темасы Әстерхандагы хәлләр турында.
Явыз Иванга бюст шәһәрнең тарихи үзәгендә, Совет урамында урнашкан йорт ишегалдында тора. 13 июль көнне ул православ йола нигезендә "изгеләштерелде". Һәйкәл торган ишегалды капкасы йозакка бикләнгән. Татар активистлары Явыз Иванның һәйкәлен куярга уңайлы вакыт көтәләр.
"Үзегез беләсез, халык куркытылган. Авыз ачып нидер әйтергә шүрли. Шунда ук утыртып куюлары бар. Бюстны урнаштырырга теләүчеләр моны яхшы аңлый", ди Украинада барган хәлләргә ишарәләп Мөслим Юнысов.
"Явыз Иван патша булган. Тарихи нечкәлекләргә кереп китмичә генә шуны әйтәм, әгәр ул вакытта Явыз Иванның максаты Русиянең чикләрен ныгыту булса һәм һәйкәл шуны истә тотып куелса, ул шәһәрдә түгел, Әстерхан өлкәсенең чигендә куелырга тиеш", ди Динара Мәҗитова.
Моннан тыш татар бистәсенә терәлеп торган җирдә Александр Невский исемендәге зур чиркәүнең төзелә башлауга риза түгелләр.
Чиркәү мәсьәләсе дә күптән сузыла. Ул шәһәрнең башка бер урынында төзелергә тиеш иде, тарихчылар, краеведлар тавыш куптаргач, аны башка урынга күчерергә булганнар. Әмма, ни гаҗәп, күпмедер вакыттан соң чиркәүне нәкъ Татар бистәсе янында Бакинская урамында сала башлаганнар. Хәзер анда кызу төзелеш эшләре бара.
Әстерханнан төбәкне өйрәнүче Наил Бәширов Азатлыкка әйтүенчә, тарихи яктан караганда, Әстерханда Татар бистәсе җирләре элек зуррак булган, хәзер аны кечерәйткәннәр. Шуңа чиркәү татар бистәсендә түгел, ә урамның икенче ягында төзелә кебек килеп чыга. Инде Үзәк мәчет тә Татар бистәсе җирлегенә керми. Наил әфәнде әйтүенчә, бу 90нчы елларда шәһәрне бүлү нәтиҗәсендә килеп чыккан үзгәрешләр белән бәйле булуы ихтимал.
🧐 Безнең мәкаләне укыгыз да фикерләрегезне языгыз. Әстерхан инде татар шәһәре түгел, хәзер бистәсеннән дә колак кагырмы?
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Әстерханда Явыз Иван һәйкәле әзер. Татар бистәсе янында чиркәү төзелә
Әстерханга Явыз Иван бюсты китертелгән. Берничә ел элек татарлар һәйкәлгә каршы имза җыйса да, аларның фикерләренә колак салучы булмаган. Шулай ук Әстерханның Татар бистәсенә терәп диярлек Невский исемендәге зур чиркәү төзелеше башланган.
🤬22😢3👍2
Татарстанның Милли китапханәсендә гыйнвар- июнь аралыгында укучылар өйгә 25 мең 385 китапны 160 мең 467 тапкыр алган.
👇Мәсәлән, урыс телендә иң күп укылган әсәрләр:
▪️Михаил Булгаков, "Собачье сердце",
▪️Ринат Валиуллин, "Где валяются поцелуи. Париж"
▪️Марина Степнова, "Безбожный переулок";
▪️Дина Рубина, "Бонжорно, команданте!";
▪️Евгений Водолазкин, "Соловьев и Ларионов";
▪️Зифа Кадырова, "Жизнь, прожитая в ожидании";
▪️Михаил Шолохов, "Судьба человека";
▪️Наринэ Абгарян, "Двойная радуга";
▪️Леонид Андреев ,"Иуда Искариот";
▪️Михаил Зощенко, "Возвращенная молодость".
👇Ә бу татар телендә иң күп укылган китаплар:
▫️Гөлфия Исхакова, "Күңелем фасыллары";
▫️Зифа Кадырова, "Урланган яшьлек";
▫️Гәбделҗәббар Кандалый, "Шигырьләр";
▫️Хисаметдин Исмәгыйлев, "Никах";
▫️Лира Ибраһимова, "Сукырлар йорты";
▫️Рафис Корбан, "Р. Әхмәров: роман-хроника";
▫️Галия Сафиуллина, "Заһидә";
Ленур Иксанов, "Уйлан!…";
▫️Габдулла Тукай, "Сайланма әсәрләр";
▫️Мөхәммәт Мәһдиев, "Әсәрләр. 1 том".
Милли китапханәнең матбугат үзәге төзегән рейтингта Зифа Кадыйрова урысча да, татарча да укылган язучылар рәтендә кала бирә. Татар авторлары арасында яңа исемнәр дә бар һәм Кандалыйны да күп укыйлар булып чыккан.
Сезнең соңгы тапкыр укыган китап нинди? Үзегезгә нинди яңа авторны ачтыгыз? Бүлешегез, мәгълүмат кемгәдер файдалы була ала.

❤16
🔺Мәктәпкә баланы әзерләр өчен ничә сум акча кирәк?
Идел буе бүлгесендәге шәһәрләрне чагыштырганда Казан ата-аналарының чыгымнары кыйммәтрәк чыга. SuperJob сервисы төрле шәһәрләрдә мәктәпкә кирәк-яракларның бәяләрен өйрәнгән һәм уртача бюджетлар болайрак килеп чыккан:
Казанда - 13 500 сум.
Уфада - 11 500 сум.
Самарда - 12 700 сум.
Сарытауда - 11 600 сум.
Түбән Новгородта - 12 600 сум.
Ни өчен Казанда кыйммәтрәк икән, белүче бармы? Һәм балалары булган хөрмәтмле ата-аналар, баланы мәктәпкә әзерләгәндә бу бюджетка сыешып буламы?
Хәбәр ачылмаса, моннан укыгыз.

SuperJob: Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары бер ел эчендә арткан
Казанда баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 13%ка арткан һәм чыгым 13 500 сумны тәшкил итә. Бу - SuperJob сервисы санап чыгарган саннар.
🤔2🤯2👍1
Татарстан мөфтияте Кол Шәриф мәчетендә биегән кызны тикшерүне сорап куәт оешмаларына мөрәҗәгать иткән.
Исегезгә төшерәбез: узган атнада Мәскәүдән Казанга кунакка килгән туташ Кол Шәриф мәчетенә кереп биегән һәм шул видеоны үзенең социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤡5❤1👍1
Бүген Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми.
Бу хакта мәгариф министры Илсур Һадиуллин республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә белдерде.
“Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана. Киләсе уку елына математика укытырга 306 кеше кирәк. Шул ук вакытта быел Казан федераль университеты (КФУ) һәм Чаллы педагогика университеты 147 белгеч әзерләп чыгарды. Димәк, бу белгечләрнең барысы да Татарстан мәктәпләренә эшкә килгән очракта да, математика укытучыларына кытлык яртылаш кына каплана алачак”, диде ул.
Шулай ук республикада 146 физика мөгаллименә ихтыяҗ бар. Быел КФУ бары 40 укытучы гына әзерли алган.

🤷♂3🤬2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Юнир Дәүләтшин һәлак булган.
Иртәгә аны Зиянчура районы Иделбәк авылында җирләргә җыеналар. Юнир сугышка үзе теләп, ихтыярилар батальонына ялланып киткән булган. 19 июльдә һәлак булган.
Аңа 48 яшь иде.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 865 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
#Башкортстан

🎉3🔥1🤬1🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасының ябылуы турында билгеле булгач, татар активистлары Татарстан мәгариф министрлыгына проектны саклап калуны сорап хатлар язарга чакырган иде. Соңгы көннәрдә татар телеграм-каналларын кулланучылар язуынча, министрлыктан…
Татар теленә өйрәтүче "Ана теле" платформасы янә эшли башлаячак.
Ул хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде. Аның сүзләренчә, татарчага бушлай өйрәтә торган әлеге онлайн-мәктәп Русия платформасына күчереләчәк.
"Ана теле" проекты 2013 елда эшли башлады. Быел әлеге онлайн-мәктәп ябыла дигән хәбәр чыкты. Сәбәбе — аның техник нигезен тәэмин итеп торган Education First ширкәтенең Русия базарыннан китәргә карар кылуы.

❤10👍3🔥1🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Ул арада Мәскәү биржасында доллар 99 сумга җитте. Бу 2022 елның 25 мартыннан бирле иң югары күрсәткеч. Евро 109 сумга сатыла. @azatliqradiosi
Мәскәү биржасында доллар белән евроның бәяләре төшә.
Бер евро — 103 сумнан, ә доллар 95 сумнан сатыла.
@azatliqradiosi
Бер евро — 103 сумнан, ә доллар 95 сумнан сатыла.
@azatliqradiosi
👍2🔥1
Русия кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев урысча белмәгән балаларны мәктәпләргә алмаска кирәк, ди.
Аның фикеренчә, башта андый балаларны махсус үзәкләрдә урыс теленә өйрәтергә кирәк.
Хәзерге кануннарга күрә, балаларны мәктәпкә алмау мөмкин түгел, шуңа күрә Фадеев кануннарны үзгәртергә чакыра.
Аның сүзләренчә, мондый үзгәрешләр киләсе елның 1 сентябренә әзер булырга тиеш.
Татар-башкорт балаларына бу нинди йогынты ясар? Ничек уйлыйсыз? Фикерләрегезне языгыз әле.

🤡13👎9🤔2👍1
Коръәнне яндырган ир аны Рамзан Кадыровның улы кыйнаган ди.
Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән.

🤬5