Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 15 август, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Махачкалада ягулык станциясендә шартлау корбаннары 30га җитте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстан халкының кайгысын уртаклашты.
🔸Бүген төнлә Львов шәһәренә җибәрелгән ракет калдыклары балалар бакчасы ишегалдына төшкән. Волынский өлкәсе Луцки шәһәрендә сәнәгать ширкәте утка тотылган, өч кеше һәлак булган, тагын берничә кеше ярланган дип хәбәр ителә.
🔸Эквадорда соңгы атнада инде икенче сәясәтче үтерелгән. Бу юлы "Гражданнар инкыйлабы" сәяси хәрәкәте лидеры Педро Брионес атып үтерелгән. Моңа кадәр президентлыкка намзәт Фернандо Вильявисенсьо үтерелгән иде.
🔸Приморьеда су басу сәбәпле гадәттән тыш хәл тәртибе кертелгән. Көчле яңгырлар аркасында 65 авыл һәм шәһәрне су басты, Уссурийскида дамба җимерелде. Якын араларда да анда тайфун көтелә.
🔸Иртән Мәскәү биржасында рубль бәясы ныгый башлады, доллар 5 сумга төшеп, 92,6 сум булды, евро 3 сумга төшеп 103,7 сум булды. Соңрак доллар 96 сумга кадәр күтәрелде, евро - 105 сум булды. Бүген Үзәк банк чираттан тыш утырыш җыя, анда төп ставканы күтәрү мәсьәләсе карала.
Әлегә шулар, көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

❤3
Махачкалада ягулык станциясендә шартлау корбаннары 35кә җитте
Сишәмбе иртән коткаручылар тагын өч кешенең җәсәден тапкан.
Янгын урынында коткаручылар эшли, яралыларны эвакуацияләү өчен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боралак җибәргән. Махачкалага шулай министрлыкның Ил-76 очкычы килгән, ул авыр яралыларны Мәскәү хастаханәләренә алып китәчәк.
Shot телеграм каналы МЧСтагы чыганакларына сылтанып язуынча, автосервис яна башлагач, кешеләр аны карарга җыелган, шартлау дулкыны аларны да бәргән.
👉Янгын турында бөтен мәгълүматны бер урынга тупладык, 👉ачылмаса, монда басыгыз.

😢5
⚡️Русия банкы төп ставканы 3,5 дәрәҗәгә күтәрде. Хәзер ул 12% тәшкил итә.
Әлеге карар бәяләр тотрыклыгын саклар өчен кабул ителде диелә.
"Инфляция басымы арта. 7 августка булган бәяләмәләргә караганда, еллык инфляция күрсәткече 4,4 процентка кадәр күтәрелде. Бәяләр арту темпы тизләшә. Уртача алганда, соңгы өч айда бәяләр 7,6 процентка артты", дип язылган Үзәк банк матбугат хәбәрендә.

😁3😱3🔥1
Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"
Быел Татарстанның 8 районында бал кортлары күпләп үлгән. Сүз Теләче, Спас, Лаеш, Питрәч, Зәй, Бөгелмә, Чирмешән һәм Чистай районнарында умарталары турында бара. Татарстан умартачылары оешмасы мәгълүматына күрә, якынча 3 мең бал корты гаиләсе үлгән. Хәзерге вакытта Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы комиссия төзегән. Алар бал кортлары үлгән җирлекләрдәге басуларны тикшерәчәк.
"Безгә алдан хәбәр итмичә басуны 1нче класс куркыныч тудыручы пестицид белән агуладылар. Алар агуларга өч көн кала кисәтергә тиеш иде. Гәрчә, 2нче һәм 3нче класс кортларга зыянлы түгел. Агрономнар уйламыйча эш итә. Зур Кабан авылыннан 500 метр ераклыкта борчак һәм рапс чәчтеләр. Монда бал корты гына түгел, кыргый кортлар да, бөҗәкләр дә үлә. Экологлар да, прокуратура да моңа игътибар итми. Кытайдан арзанга алып, агулап яталар", дип сөйләде умартачы Фаик Фәрукшин.
Умартычылар моңа каршы ничек көрәшә, дәүләт ничек тә булса ярдәм итәме?
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша VPN-сыз.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Татарстанда бал кортлары күпләп үлә. "Умартачылар курка, дәшми"
Лаеш умартачысы 5 млн сумнан артык зыян күрүен сөйләде.
😢11👍1😱1🤬1
Казанда урыс активисты Михаил Щегловны дошманлык уяту өчен 12 тәүлеккә утырту карары чыккан
Эш материалларына караганда, быел июньдә YouTube-та "Төбәкләр Русия бербөтенлеге өчен" (Регионы за единство России) каналында Зөя утрау шәһәрчеге турында видеосюжет чыккан.
Анда шәһәр халкы җирле мәктәп һәм балалар бакчасы урнашкан бинаны Төркия бизнесменнарына сатуга каршы протест чарасы төшерелгән. Прокуратура әлеге роликны Михаил Щеглов ясаган дип саный.
Тикшерү фикеренчә, Щегловның кайбер сүзләрендә һәм аңа җавап бирүчеләр чыгышларында милләт һәм хәтта дин ягыннан дошманлык билгеләре бар.
Щеглов сүзләренчә, ул Зөядә яшәүчеләргә бары тик сораулар гына биргән, ә роликны башка кешеләр төшергән, монтажлаган һәм чыгарган.
Прокуратура вәкиле административ штраф белән генә чикләнүне сораган.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍20😁4🤡1🤨1
Доллар арта, чит илгә юлламалар бәясе дә арта
Быел июльдә, былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, Татарстанда чит ил туризмы хезмәтләре 61,23 процентка арткан. Бу 2012 елдан бирле шундый иң зур арту.
Чит ил туризмы өлкәсендә инфляция тизәя.
Үзәк банк төп ставканы 12 процентка кадәр күтәрүгә карамастан, евро һәм доллар бәясе әллә ни төшмәде. Казан вакыты белән 13:00 сәгатькә доллар 97, 90, евро 107,07 сум тирәсе тора. Үзәк банктан хәбәрләр өмет итеп, иртәнге якта рубль бераз ныгып алган иде, ләкин белдерүдән соң янә төшә башлады.
Рубльнең төшүе сезгә берәр ничек йогынты ясыймы?

😢1
Джорджиядә Дональд Трампка карата җинаять гаепләүләре белдерелгән
Гаепләүләр әлеге округта 2020 елгы президент сайлау нәтиҗәләрен канунсыз үзгәртү белән бәйле. Бу округка АКШның иң эре шәһәрләренең берсе Атланта керә.
Бу элекке президентка ачылган дүртенче җинаять эше.
Белгечләр әйтүенчә, Дональд Трампка Джорджия штатында белдерелгән гаепләүләр федераль гаепләүләрдән аерыла. Федераль мәхкәмә аны гаепле дип таныса, Трамп президент сайлауда җиңгән очракта үзен президент фәрманы белән ярлыкый ала. Ә Джорджия штаты мәхкәмәсе карарына карата президентның мондый вәкаләте юк.

😁3🤬1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованың фатирында тентү уздыруны канунсыз дип тапкан
Бу хакта "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы хәбәр итә.
Ситдыйкованың фатирын 16 майда – татарстанлы Павел Чумаковка каршы ачылган Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше кысаларында тентегәннәр иде.
Соңрак Югары мәхкәмә тентү турындагы карарны гамәлдән чыгарды һәм яңадан карау өчен Совет районы мәхкәмәсенә кайтарды.Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Тентү 16 майда уздырылган иде.
👍5❤3🔥1🙏1
"Хизб ут-Тәхрир"ның "Алушта төркеме" эше нигезендә 12 елга хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла.
Аның хатыны Эльвина Усеинова "Кырым теләктәшлеге" хәрәкәтенә сөйләвенчә, төрмә хезмәткәренең берсе Эльдарны даими мыскыл итә. Аерым алганда, Кантимеров тотылган Ульян өлкәсе Мәләкәс (Димитровград) шәһәренең 1нче санлы төрмәсе җитәкчесе кизү ярдәмчесе Валерий Назаркин даими рәвештә милли нигездә мыскыл итүче һәм шәхес абруен төшерүче сүзләр куллана. Шулай ук Кантимировка якыннары җибәргән азык-төлек бирелми.
Мәләкәс төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалау очраклары моңарчы да булган иде. Адвокат Илдар Шәйхалов Мәләкәстәге төрмәдә булганнан соң, бер тоткынның идарә итүчеләр кырыслыгына каршылык күрсәтеп үз-үзенең авызын тегеп кую очрагын раслаган иде.

"Алушта төркеме" эше нигезендә хөкем ителгән Эльдар Кантимировның төрмәдә хокуклары бозыла
Кантимиров 12 елга хөкем ителгән иде.
😢7🤬2🕊1
Уфадагы Совет районы мәхкәмәсе башкорт активисты Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозганы өчен 30 мең сум штраф салган. Бу хакта «Пруфы» яза.
Эш материалларына күрә, Габбасов үзенең телеграм каналында ике пост чыгарган. Аның беренчесе "салым", икенчесе "республикадагы һәйкәлләрне җимерү" турында. Ике постның да "ят агент" тамгасы белән тамгаланмыйча чыгарылганы әйтелә.
Габбасов 2021 елның ноябрендә Русиядән китте, 2022 елның апрелендә Литвада сәяси сыену алды.

Башкорт активисты Руслан Габбасов язмаларын "ят агент" тамгасы белән тамгаламыйча чыгарганы өчен 30 мең сум штрафка тартылган
Мәхкәмә утырышы 3 август көнне узган.
😁4🤔2🤡1
Нәкъ өч ел элек, 2020 елның 15 августында, Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Ике көн барган каршылыклар нәтиҗәсендә Куштау сакланып калды. Шиханны яклаучылар янына Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килергә мәҗбүр булды. Күпләр моны Куштау активистларының җиңүе буларак кабул итте.
Ул вакытта Азатлык фотогалерея чыгарган иде. Шулай ук безнең сәхифәдә видеоны да карарга мөмкин.

🔥3❤2