Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер елда 20 процентка кимегән

2023 елның беренче җиде ае нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русия даруханәләрендә чит ил дарулары бер ел элекке белән чагыштырганда 20,3 процентка кимегән. 7,7 мең төрле дарудан 6,4 мең төрлесе калган. Бу хакта DSM Group аналитик ширкәте белешмәләренә таянып РБК яза.

Бигрәк тә йөрәк-кан тамыры авыруларыннан дарулар (Русиядә алар иң күп сатыла торган даруларның берсе) һәм антидепрессантлар саны кимегән.

Алай гына түгел, аптекаларда Русиядә җитештерелгән дарулар да кими. Алар арасында гомер өчен кирәкле һәм мөһим дарулар да бар. Дәүләт бу исемлектәге дарулар бәясен контрольдә тота, димәк, дару җитештерүчеләр бәяләрне күтә алмый, ә чыгымнар артканнан-арта.

▪️Былтыр 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә төрле чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.

Даруларыгыз бармы, җитәме?
🤬3
Тимер юлларда диверсияләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында кисәтә башлаганнар

Чиләбе өлкәсендә Көньяк-Урал тимер юлында реле җайланмалары урнаштырылган шкафларга диверсияләр өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итүләре турында кисәтүче язулар язганнар.

Элегрәк мондый язулар Русиянең башка төбәкләрендә дә, аерым алганда Псков өлкәсендә барлыкка килде.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган шкафларны яндыра башлады. Мондый очраклар Татарстан һәм Башкортстанда да булды.

▪️Башта ут төртү турындагы җинаять эшләрен чит милекне зарарлау яки хулиганлык маддәләре нигезендә карадылар. Соңрак хакимиятләр мондый очраклар терактлар һәм диверсияләр буларак бәяләнәчәк һәм алар өчен күп елларга, хәтта гомерлеккә иректән мәхрүм итәчәкләр, дип белдерде.

▪️Хәрби комиссариатка ут төртүне теракт буларак карап беренче хөкем карарын 2023 елның гыйнвар ахырында чыгардылар. Хәзер инде Русиянең дистәләгән ватандашы озын мөддәтләргә хөкем ителде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍1😢1
Татарстанда "РОСТКИ" Русия-Кытай форумына Синҗан төбәге вәкиле дә килгән

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо"да "РОСТКИ" беренче Русия-Кытай форумын ачты. Татарстан президенты әйтүенчә, "яңа шартларда җитештерү өлкәсенең ныклылыгын артттыру" – мөһим бурыч булып тора.

Форумда Синҗан-Уйгыр автоном төбәге хөкемәте рәисе урынбасары Мәрдән Мугет та катнаша.

Ул Русия белән Кытай хезмәттәшлеге "югары дәрәҗәдә" булачагына ышанычын белдерде.

▪️2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре уйгырларга каршы репрессив сәясәт алып бара. Элек Татарстанга еш килеп торган, Казанны үз мәркәзе санаган Көнчыгыш Төркестан татарларының күбесе белән соңгы елларда бернинди дә элемтә юк иде.

▪️Казанда исә шул яклардан әле элекке елларда килеп калган 80гә якын студент белем ала, тик Кытайның шомлы сәясәте алар язмышына да кагыла башлады. Өремче шәһәреннән килеп Казанда укучы Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр Кытайга кире җибәрмәүне сорап Татарстаннан яклау да сораган иде. Ләкин бүген аларның язмышы билгесез.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡4👍1
Башкорт активисты Рамилә Сәетова 13 октябрьгә кадәр сак астында калачак

Бүген Башкорстанның югары мәхкәмәсе Рамилә Сәетовага чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырган. Бу хакта РБК Уфа яза.


▪️Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.

▪️Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

@azatliqradios
🤬6👍1👎1
Русиядә укытучылар машина йөртүчеләрдән дә кимрәк хезмәт хакы ала, мәктәпләрнең дүрттән береннән артыгын төзекләндерәсе бар, кайберләрендә әле дә җылылык, суүткәргеч һәм канализация юк. Бу хакта “Если быть точным” проекты тикшеренүендә әйтелә.

Күпчелек мәктәпләрдә укытучыларга кытлык бар.

Гамәлдәге нормаларга ярашлы, укытучы атнасына 18 сәгатьтән дә артык укытмаска тиеш. Әмма укытучыларның якынча яртысы 30-40 сәгать эшли, җитмәсә 10 сәгать репетиторлык ала.

Проект мәктәп биналарының торышын да анализлаган. Татарстандагы мәктәпләрнең 35 проценты, Башкортстандагыларның 47 проценты капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ диелә.

@azatliqradiosi
🔥6✍1
Башкортстанда ягулыкны канистрга агызып сатуны тыйганнар, белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйли

Илеш районында юл төзелеше бара – тракторының ягулыгы беткәч ул ягулык станциясенә барып, тимер канистрга ягулык тутырып алырга теләгән, дип искәртелә.

Тракторчыга "җитәкчелек канистрга ягулык агызып сатуны тыйды", бактан кала бернинди савытка да тутырып сатарга ярамый, бу хакта боерык килде, дигәннәр.

@azatliqradiosi
🤔2
Уфа автотранспорт көллиятендә укытучы студентның башын һәм муенын скотчка чорнаган

Студентлар хәбәренчә, дәрестә төркемдәш егет дөрес җавап бирмәгән, низаг шул сәбәпле чыккан. Видеода укытучының егет янына килеп, башын һәм авызын кызыл скотч белән уравы күренә.

@azatliqradiosi
🔥3🤬2👍1
Украина Хорватия портлары аша ашлык экспортлый башлады

Украина икътисад министрлыгы хәбәр итүенчә, Юлия Свириденко Хорватия премьер-министры Андрей Пленкович белән очрашу үткәргән. Анда шулай ук Украина азык-төлеген экспортлау өчен яңа сәүдә юлларын ачу турында сүз барган. Икътисад министры Свириденко портлары аша украин ашлыгын экспортлау мөмкинлеге бирүләренә Хорватиягә рәхмәт белдергән.

@azatliqradiosi
✍1
🎙Азатлыкка — 70 ел. "Маяк" фаҗигасендә татар авыллары

Бүген Азатлык архивыннан фаҗигале вакыйга турында язма тәкъдим итәбез. 1957 елда Чиләбе өлкәсендә урнашкан "Маяк" химкомбинатында зур шартлау була. Тирә-яктагы төбәкләрне радиоактив болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кеше нурланыш ала, дистәләрчә авыл күчерелә. Тик зур татар авыллары калдырыла, андагы кешеләрнең күбесе вафат була, калганнары төрле авырулардан интегә.

Бу күңелсез тарихи вакыйга турында 2005 елның 15 апрелендә чыккан тапшыруны тыңлыйк.

▪️"Маяк" фаҗигасе турында язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

▪️Роберт Кнот фотоларын
монда карый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#азатлыкка70 #архив
🔥8💔4👍3
Хәерле җомга иртәләре сезгә, дуслар! Сезне әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштарабыз.

❶ Брянскида микроэлектроника заводына һөҗүм ясалган. Заводның административ бинасы өстенә дрон килеп төшкән, янгын чыккан. Бу завод "Панцирь", "Искәндәр" ракет комплексларына җиһазлар җитештерә.

❷ Русиядә бүген өч көнгә сузылган сайлаулар башланды. Мәсәлән, Мәскәүдә мэр сайлыйлар, Башкорстанда - корылтайга депутатларны, Хакасиядә - төбәк башлыгын.

❸ 10-13 сентябрь Владивостокта узачак Көнчыгыш икътисади форумга чит илдән бер җитәкче дә килмәячәк. Иң зур кунаклар буларак Кытайның вице-премьерын, Лаостан - вице-президентны көтәләр.

❹ Әрмәнстанда Sputnik агентлыгының журналисты һәм тагын бер Русия яклы блогер тоткарланган. Алар канунсыз корал сатуда шикләнелә.

❺ Кубада 17 кеше кулга алынган. Алар Украина сугышына кешеләргә вербовка оештыру нигезендә тикшерлеләчәк. Атна башында Кубада Русия ягында сугышырга дип кешеләрне мәҗбүр итүчеләр челтәре барлыгы ачыкланды. Бу җинаять эше дәлилләнсә, шикләнүчеләр гомерлек төрмәгә яки үлем җәзасына хөкем ителә ала.

❻ Русиядә курьер булып эшләүчеләрнең өчтән бер өлеше югары белемгә ия.

❼ Башкортстанда милли кием көнен билгелиләр. Ул 2020 елдан бирле билгеләнә.

Бу минутларга шушылар. Көн дәвамында иң мөһимнәрен шунда ук хәбәр итеп барырбыз. Имин вә бәхетле булыгыз!
👍5✍1🔥1
Атнасына ничә көн укыйсы?

Интернетта Татарстан мәктәпләрен атнасына биш көн укытуга күчерүне сораган петиция таралды, аны 23,5 меңнән артык кеше имзалаган. Соңгы тәүлектә генә дә 5,4 мең кеше үз имзасын калдырган.

“Өлкән кешегә дә ял өчен бер көн җитми әле, ә балалар турында әйтеп тә торасы юк. Тулысынча ял итә алмаганга, балаларның сәламәтлеге какшый, гаиләдә аралашырга вакытлары юк”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Ә менә милли мәгариф белгечләре фикеренчә, биш көнлек уку атнасын кертү уку програмнарыннан туган тел дәресләрен тагын да киметү, бәлки, бөтенләй юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Татар оешмалары вәкилләре дә биш көнлек укытуга күчүне хупламый. "Мәктәпләр алты көн урынына биш көн укытуга күчә, яңа фәннәр барлыкка килде. Бу сәгатьләргә ничек сыешырга дигән проблем туды. "Туган тел"не кыскарттылар", ди алар.

👉 Хәбәр тулысынча
👉 VPNсыз сылтама
🤬4😱3🤡1
Хакимият сайлаулар дип атаган чаралар башланды, инде хәрәмләшүләр дә теркәлгән. Хәер, ансыз булмыйдыр ул Русиядә. Шулаймы?

Мәсәлән, Красноярски краеның Сосновобор шәһәрендә сайлауга килүчеләргә “Бердәм Русия” өчен тавыш бирсәләр, мең сум тәкъдим итәләр диелә. Алтай краеның Онгудай авылында ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен сайлау бүлгесенә ашыгыч ярдәм машиналарында китерәләр, ә өлкән фельдшер аларны тавыш бирергә мәҗбүр итә. Новокузнецкида картлар йортында урнашкан сайлау бүлгесендә тавыш бирүчеләрне бушлай бутербродлар белән сыйлыйлар диелә.

Башка хәлләр турында
монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3🤬3
Бу - Украинаның Кривой Рог шәһәре. Русия ракетлар белән һөҗүм иткән. Кимендә 44 кеше зыян күргән. 68 кеше психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
🤬9😢4
Көн язмасы: "Tat Cult Fest-ның пропаганда коралына әйләнүен теләмим"

Cоңгы биш елда Татарстан суверенитеты көненең милли вакыйгасына әйләнгән Tat Cult Fest (TCF) заманча татар музыкасы фестивале быел үткәрелмәде. Җыенның гомере кыска булды. Аның урынына быел түрәләр "ДәртФест" дип аталган фестиваль оештырды. Бу TСF-га охшаш җыен булса да, моны бәйсез һәм шәһәр мәдәниятенә генә корылган проект дип атап булмый.

Быел дәүләт медиаларында, аноним телеграм каналарда бу фестивальнең оештыручыларның берсен - Адел Садрутдиновны Tat Cult Fest-ны үзләштерүдә гаепләп язмалар чыкты. Сәбәбе - аның сугыш аркасында чыгып китүе һәм Русия хакимиятенә охшамаган фикерләр язуы була ала.

Хакимият татар яшьләренә тәэсир итә торган проектларны үзләштерүен, кулга төшерүен, алардан курчак ясау эшен дәвам итә. Яшьләрне, сәнгать әһелләрен бер-берсенә каршы куя. Бу шушы фестиваль аркылы да күзәтеп була. 30 август — Татарстан суверенитеты көнендә узган фестиваль тирәсендә чыккан хәлләр турында Азатлык Адел Садрутдиновтан да сораштырдык.

Менә әңгәмәдән фикерләр.

🔸 Бүген без режимның хәтта үзенә якын булган кешеләрне изүен дә күзәтәбез. Бу табигатьтәге кебек: иң агрессив вирус барысыннан да беренче үлә, чөнки ул вирус йоктыручыны юкка чыгара. Әлеге процессларда бернинди дә идеологик мантыйк һәм стратегия билгеләнмәгән. Бу — абсолют очраклылык. Әлбәтттә, татар үзаңын юк итү — Мәскәүнең беренчел максаты. Минем фаразлавымча, Татарстандагы күпчелек халык үзләре үк сизмәстән сугыш риторикасына тартылачак: башта бер-берсенә ияреп, аннан бөтенләй тәнкыйди фикерләүне югалтып. Басым астына эләгү өчен активист булырга кирәкми, үчле күрше әләге корбаны булу да җитә. Артистлар, галимнәр, эшмәкәрләр — аерма юк. Шуңа күрә хәзер сүзен әйтмәгәннәр соңрак шик астына эләгә алачак. Чөнки бер заман алар да дәшә башларга мөмкин бит. Шуңа күрә паранойялы режимга алардан алдан котылып кую җиңелрәк. Мин шулай уйлыйм.

🔸Ачык иҗади проектларга карата цензура көннән-көн арта. Хәзерге вәзгыятьтә бәйсез иҗатны бары тик сәясәткә кагылмаганда гына күзаллап була. Ул очракта безнең мәдәниятебез өчпочмак һәм түбәтәйгә генә терәлеп калмасмы?

🔸Мине Казакъстан тәҗрибәсе илһамландыра. Казакъстан яшьләре музыка һәм шигърият аша казакъ телен заманага ярашлы, модалы иттерә алган. Казакъ стиле бар. Якын киләчәктә Казакъстан элекке совет дәүләтләре арасында сәнгать мәдәниятен тышка чыгара алачак илгә әверелер дип уйлыйм. Бу бит 30 еллык суверенитет. Ә бездә дәүләт теле факультативка калды. Русиядә яшәгән башка халыкларның телләре ни хәлдә? Аларны бөтенләй юк итәр өчен тагын күпме вакыт кирәк? Мин чыннан да Русия империясенең федерация була алуына ышанмыйм. Мәдәниятне саклау өчен автономия булдырудан башка юл күрмим. Шул ук вакытта Украинага ирекнең ни кадәр кыйммәткә бирелүен күрәм. Мин Русия халыкларына андый киләчәк теләмәс идем.

Яшьләр үз иткән фестивальнең тарихы, аны мәскәүләрнең үзләштерергә тырышулары, Татарстанның киләчәген ничек күрүе, ничек татар теле һәм мәдәниятны саклап калу юллары - болар барысы да безнең әңгәмәдә бар.

Укыгыз да фикерегез белән уртаклашыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
👍12❤5😢3
Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга мөрәҗәгать иткән һәм аборт ясамый башлаган хосусый медицина клиникаларына “ярдәм итәргә” чакырган. Волынец сүзләренчә, мондый дәваханәләргә “килми калган керемнәрен компенсацияләргә” кирәк. Ул моны клиникага мәҗбүри медицина иминиятләштерүенә (ОМС) керә торган башка хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге биреп эшләргә була дип саный.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз
🤬4💊3🤮1
📍Башкортстанда “Вагнер”ның элекке сугышчысы элекке полиция хезмәткәрен үтергән.

Белореттан 36 яшьлек Илшат Хафизов җиде ел буе эчке эшләр оешмасында эшләгән. Аны сәламәтлеге белән бәйле эшеннән азат иткәннәр һәм ул урманчылык белән шөгыльләнә башлаган. Бу атнада Хафизов дуслары белән “Рай” төнге клубында ял иткән. Клуб ябылганнан соң алар башка бер ирләр төркеме – бертуган Вилнур һәм Илнур А. белән низагка кергән.

“Осторожно, новости” мәгълүматынча, беренчел фаразларга күрә низаг бер кыз аркасында чыккан, соңрак сугыша ук башлаганнар. Вилнур пычак чыгарып, башта Хафизовның дустын, аннары аның үзен кадый башлаган диелә. Шуннан соң абыйлы-энеле А.ларның качып китүе әйтелә. Хафизов ашыгыч ярдәм килгәнче кан югалтудан үлгән, ә аның дустын коткарып кала алганнар, дип яза канал.

Һөҗүм итүчеләрне өйләренә кайтып барган чакта тоткарлаганнар.

Вилнур А. 2021 елда сәламәтлеккә зыян салып, саксызлык белән үлемгә китерү эше нигезендә алты ел колониягә хөкем ителгән булган. Колониядә ир “Вагнер” хосусый хәрби ширкәте белән Украинадагы сугышка киткән. Туган ягы – Белоретка ул һоспиталдән соң кайткан – ул сугышта яраланган һәм аяк табанын югалткан диелә.

Мәрхүм егет – Илшат Хафизовның туганнары каналга сөйләвенчә, үтерүдә шикләнелүче моңарчы Украинага каршы сугышып кайтканга күрә, җирле медиалар һәм пабликлар бу хәл турында язарга курка.

👉 Хәбәр монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬3❤1