Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
💵 💶 Мәскәү биржасында иртәнге хәлләр мондыйрак:

Доллар 98 сумнан артты, ә 1 евро 105 сум булды.

15 августтан соң бу - беренче арту.
👍6😢4
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Киевка килгән. Алдан аның сәфәре рәсми хәбәр ителмәде.

6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте. Узган юлы Энтони Блинкен Украинага былтыр сентябрьдә килгән иде.

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
👏5✍1👍1
Казанда "Апуш.Нәниләр" мәктәп-студиясе ачыла. Шунда балаларны сайлап алу кастингы булган. Кастингта 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашкан. Шулардан 40 нәни сайлап алынган.

Балаларга мәктәп-студиясендә
атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография
дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр
артистлары. "Апуш.Нәниләр" белән театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина идарә итәчәк.

Шушы көннәрдә уку инде башланачак дип көтелә. Балалар өчен татарча театраль студияләрнең оештыручысы - Казан мэриясе.

"Апуш" балалар театр-студиясенең эшчәнлеген күзәтәсезме? Татар телен өйрәнергә, шомартырга, милли үзаңны тәрбияләргә бу булышамы?
👍15❤5🤔2🔥1
Башкортстанда эшче һөнәр ияләренә кытлык. Бу - сугыш йогынтысы, ди белгечләр.

Башкортстанда машинистлар, машина йөртүчеләр, фрезерчылар, тимер кыручылар, слесарьлар, станок көйләүчеләр җитми. Башкортстан оешмалары арасында эшчеләргә иң зур кытлык кичерүче оешма – очкычларга двигательләр җитештерүче “Уфа мотор төзелеше җитештерү берләшмәсе”. Анда 3321 эшче җитми диелә.

Файдалы казылмалар чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар вакансияләр санын 8177дән 13367гә кадәр арттырган. Авыл хуҗалыгында эшчеләргә ихтыяҗ 23 процентка арткан, эшкәртү сәнәгатендә – 18 процентка.

Сәбәбен белгеч аңлаткан.

Аны
сайтка кереп укырга мөмкин. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
🔥4🤷‍♂2❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Киевка килгән. Алдан аның сәфәре рәсми хәбәр ителмәде. 6 августка каршы төндә Русия Киевны ракет һөҗүменә тотты. Һава кисәтүе Блинкен килергә берничә сәгать кала гына бетте. Узган юлы Энтони Блинкен Украинага былтыр сентябрьдә…
Энтони Блинкен Киевта Украинага 1 млрд доллар акча биреләчәге турында игълан итәчәк.

АКШның Украинага яңа матди ярдәме турында CNN яза. Алар АКШның дәүләт департаментындагы үз чыганагына таяна. Блинкен Украина президенты Владимир Зеленский һәм тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән очрашачак.
🔥5✍1🤡1
📍Бүгенге көн язмасы Украинадагы сугыштан Татарстанга ялга кайткан сугышчы турында.

Ул бер ел инде сугыша, ялдан кире сугышка китәргә теләми. Ул тагын мобилизация булачак дип аңлата. Аның белән сөйләшүдән өч өзек:

— Бу автомат тотып сугыша торган сугыш түгел, артиллерия сугышы. Окопта ятасыңмы, штабтамы, өстеңә туп, снаряд коела. Бик куркыныч. Күз алдыңда бик күп кеше үлә, үлмәгәннәре кыйпылчыктан да зур яралар ала. Чечен сугышын узганда андыйны күргән булмады.

— Сугыш әле тиз генә тәмамланмаячак, берничә елга сузылачак дип уйлыйм. Аларның (Укриананың - ред.) кораллары бик күп. Безнең яктан (Русия гаскәре ягыннан - ред.) кеше бик күп кырыла, кешеләр җитми, яңадан мобилизация булачак. Ә ни өчен Русиядә шул икенче мобилизацияне ясамыйлар, әлегә җыелган халыкны гына азакка кадәр кыралар. Аңламыйм дияр идем, әмма барыбыз да аңлый — сайлаулар алдыннан яңа мобилизация ясыйсылары килми.

— Аякка кияргә оекбашлар юк. Тишелеп беткән оекбашны әйләндереп кисәң дә яхшы, мин бер махер оекбашны шулай киеп йөрдем. Бер тапкыр бер пар оекбашны хезмәттәшем белән чиратлап кидек, төнгә сакта торырга аныкын алып тордым. Кыш-яз көннәрендә җылы киемнәр кирәк иде. Азык-төлек җитә, анысын җитмәгәндә дә күрше бистәгә барып үзебез сатып алабыз. Әлбәттә, бәяләр бездәге кебек кенә түгел, биш-алты тапкыр кыйммәтрәк чыга.


Әңгәмәне тулысы белән укырга тәкъдим итәбез. Ир үзен авыл советы вәкилләре ничек алдап сугышка җибәрүләре хакында да, сугыштагы шартлар, ниләр ашап торулары, кайда яшәүләре хакында да бәйнә-бәйнә сөйли.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Һәм бу кешегә карата сезнең мөнәсәбәт нинди? Языгызчы, ул сездә кызгану уятамы, юкмы?
😭6😢2❤1👍1😁1🤬1
🦠 Башкортстанда тагын кизү һәм карантинның игълан ителүе. Бу юлы Чишмә районында. Ар исемле авылда котыру чире таралган.

Авыл ничек яши? Нинди чаралар күрелә?

👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😱6😢2
Русиядә 15 миллионга якын кеше тирән депрессиядә яши.

Ел саен 700 меңләп русиялегә өендә даими рәвештә көч кулланулары бар. Бу Стратегик тәкъдимнәр агентлыгының тикшеренүеннән күренә, анда 40 меңләп русияле катнашкан. Шул ук вакытта русияләрнең 10 процентка якыны – 14 миллионнан артык кеше авыр депрессиядә диелә.

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.

🔹Русиядә 2018 елда үтерелгән хатын кызларның 61 проценты гаиләдә көч кулланудан үлгән.

🔹Русиядә гаиләсендә кыйналып үлгән хатын-кызлар саны ягыннан Башкортстан – икенче, Татарстан – 11 урында. 2011-2019 елларда гаиләдә көч кулланудан Башкортстанда 555 хатын-кыз үлгән диелә.

🔹Татарстанда исә гаилә әгъзасы тарафыннан кыйналып тугыз ел эчендә 295 хатын-кыз үлгән.

🔹Русиядә гаиләдә көч куллануга каршы шөгыльләнүче оешмалар –нигездә дәүләт оешмалары түгел. Дәүләт бу проблемны кануннар белән чишүдән китте. Соңгы елларда Русия думасына өйдә көч куллануны булдырмау турындагы канун өлгеләре 40лап тапкыр кертелде, тик бер генә укылыш аша үтмәде. 

Сез ничек хис итәсез үзегезне, дуслар?!
🔥2🥱2👍1
Югары Рада Украинаның саклану министры итеп Рустем Умеровны билгеләде. Аның намзәтен хуплап 338 депутат тавыш бирде.

41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир булды. 2019 елда Югары радага сайланды. 2022 елның 7 сентябрендә Украинаның Югары Радасы Умеровны Украина Дәүләт милке фонды башлыгы итеп билгеләде.

Ул шулай ук Кырымтатар халкы корылтае делегаты, кырымтатар лидеры Мустафа Җәмилевның киңәшчесе.
❤8🫡2✍1
Татарстан 43 млрд сум кеременнән мәхрүм кала һәм Мәскәү кредитларына бата

Финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, ел башыннан Татарстан бюджетының нигезен тәшкил итүче табыш салымы кимүе дәвам итә. Моның сәбәбе — федераль кануннардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә нефть тармагындагы керемнәрнең кимүе.

Бу шартларда Татарстан Мәскәүдән өстәмә кредит алган.

"2023 елда федераль бюджеттан илкүләм проектларны алдан финанслау өчен 15 млрд сум күләмендә бюджет кредиты алынган. Әлеге бурыч федераль трансфертлар хисабына капланачак", диде министр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елдан Мәскәүдән күпме федераль ярдәм күрсәтеләчәге билгеле түгел дип белдерде. Ул республиканың керемнәре кимер дип уйлый.

"Җиде ай нәтиҗәләре начар түгел, ләкин керемнәр динамикасы кимиячк дип уйлыйм. Иң мөһиме — икътисад эшләсен. Нефть өлкәсендәге минуслар әлегә икътисадның башка тармаклары хисабына каплана", диде ул.

Бу хакта күбрәк Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬10👏2
Украинаның Донецки өлкәсендәге Констаниновка шәһәре үзәк базарына һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 16 кеше һәлак булган.

Бу хакт вакыйга урыннан Азатлык Радиосының Украина хезмәте хәбәр итә.

Украина премьер-министры Денис Шмыгаль һәлак булучылар арасында бер бала да бар дип белдерде. Украина ягы һөҗүмне Русия гаскәрләре ясады дип белдерә.

Русиянең хәрби темага язучы телеграм каналлары Константиновкага Көньяк-Сахалин 68нче армия корпусы аткан дип ышандыра.
🤬11👍1
Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова "Э" үзәге барлыкка килү көне белән оешма хезмәткәрләрен котлаган.

Ситдыйкова аларга бүләкләр җибәргән. Аның эченә грамоталар, Русия Җинаять кодексы, полиция турында канун һәм "Дядя Степа" китабы салган.

Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә.

Грамотларны ул үзендә тентү уздырган һәм аны тоткарлаган өч хезмәткәргә язган.

Соңгы тапкыр активистны 25 августка тоткарлаганнар иде. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны килештерелмәгән митинг оештыру маддәсе нигезендә 8 тәүлеккә административ сак астына алды.

Моңа кадәр Ситдыйкова армияне "дискредитацияләү" турында җинаять эше ачканнар иде.

Русия эчке эшләр министрлыгында экстремизмга каршы тору бүлекләре ("Э" үзәкләре) 15 ел элек, 2008 елның 6 сентябрендә оешты.
🔥9👍1
Башкортстаннан үзе теләге белән Украинадагы сугышка киткән 61 яшьлек укытучы һәлак булган

Фәйруз Гафаров сугышка июньдә киткән булган. 8 августта үлгән, 2 сентябрьдә аны туган ягында җирләгәннәр.

Гафаров 1962нче елгы, Мәләвездә туган. 10 елдан артык полициядә (ул вакытта милиция) эшләгән, 1995 елдан Мәләвезнең 1нче гимназиясендә ОБЖ укыткан

Сугышка үз теләге белән киткән.

Азатлык хисабына күрә, сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу кайтарып җирләнгән һәм исемнәре ачык чыганакларда чыккан кешеләр генә. Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
👍4🥴4🗿2🎉1
Патрушев ягулык җитмәү аркасында кыр эшләре тукталырга мөмкин дип белдерде

Ягулык җитмәү сәбәпле авыл хуҗалыгы өчен елның иң мөһим чорында кыр эшләре тукталырга мөмкин. Бу хакта Думаның контроль һәм аграр мәсьәләләр комитетлары утырышында Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белдерде.

“Без хәзер урып-җыю эшләрен дә туктатачакбыз, уҗым да чәчеп булмаячак. Бу – фаҗига булачак”, дигән ул.

Патрушев эчке базарда вазгыять тотрыклы хәлгә килгәнче, чит илләргә нефть продуктлары сатуны вакытлыча туктатып торырга тәкъдим иткән.

▪️Русиядә 2022 елда барлыгы 535 млн тонна нефть табылган. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. 2023 елда 515 млн тонна булыр дип көтелә.

▪️Шул ук вакытта бензин һәм дизель ягулыгы бәясе артканнан-арта бара. Мәсәлән, "Башнефть-розница" ширкәте быелны җәй дәвамында унынчы тапкыр бензинга бәя арттырды. Татарстанда да бәяләр арта.
🤔5👍2
Румыния үз җиренә Русия дроны калдыклары төшүен таныды

Румыниянең Тулча уездында дрон калдыклары табылуы хәбәр ителде. Румыния хакимиятләре илгә Русия пилотсыз очкычы төшүен башта кире какты. Киев исә моңа дәлиле барлыгын белдерде.

Румыния НАТОга керә һәм аның җиренә һөҗүм булса, бу Румыниягә үзенең беректәшләренә мөрәҗәгать итү өчен нигез булып тора.
👏4🤔2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 7 сентябрь, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Украинага төнлә 33 дрон-камикадзе җибәрелгән, 25ен бәреп төшергәннәр. Бу хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә. Дроннар Одесса һәм Сум өлкәләренә төшкән. Одесса өлкәсе хәрби администрациясе башлыгы Олег Кипер сүзләренчә, порт инфраструктурасына һәм кайбер сивил объектларга зыян килгән.

🔸Дондагы Ростовка ике дрон килеп төшкән. Русия саклану министрлыгы хәбәренчә, ПВО Украинаның пилотсыз очкычларын бәреп төшергән. Аларның берсе шәһәрнең көнбатыш өлешенә, ә берсе үзәккә төшкән. Бер кеше яраланган, ләкин хастаханәгә барудан баш тарткан диелә.

🔸Бер дронны ПВО Мәскәү өлкәсе Раменски шәһәр бүлгесендә бәреп төшергән. Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, җимерекләр юк. Mash язуынча, дрон Жуковский һава алаын янында төшкән.

🔸Брянский өлкәсе губеранторы Александр Богомаз төбәктә өч дрон бәреп төшерелде дип белдерде. Бер дрон төшү сәбәпле, Брянски тимер юл вокзалы тәрәзәләре ватылган, вокзалы яны мәйданына һәм берничә машинага зыян килгән.

🔸Русия саклану министрлыгы колонияләрдә тоткыннарга хәрби учетка басуны мәҗбүриләмәкче. Әле тоткыннар хәрби учетта тормый, аларны теркәмиләр. Яңа проектта тоткыннарның "махсус хәрби исәбен" алып бару турында язылган.

🔸Польшада легионеллёз яки "легионерлар чире" белән авыручылар саны арта. Польша медиасы язуынча, илдә 150 очрак теркәлгән, 20 кеше үлгән. Легионеллёз 1976 елда АКШта ачыклана. Бактерия сулыш юлларына эләгә, чирнең билгеләре гриппка охшаш һәм үпкә ялкынсынуына китерә.

🔸Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл вакытлыча Оренбург епархиясен дә җитәкләп торачак. Бу Оренбург һәм Саракташ митрополиты Вениаминның вафаты белән бәйле.
👍6✍1🔥1
Журналист Михаил Афанасьев гаскәр турында "фейклар" тарату эше нигезендә 5,5 елга хөкем ителде

Хакасиянең "Новый фокус" басмасы мөхәррире Хакасиядә 11 ОМОН хезмәткәренең Украинадагы сугышта катнашудан баш тартуы турында язган иде. Бу язма чыгып тугыз көн үткәч тә тоткарланды.

Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.

Медиа хокукларын яклау үзәге башлыгы Галина Арапова фикеренчә, Афанасьевны гаепләү – Хакасиядәге соңгы бәйсез медианы томалау өчен эшләнгән. "Бу хөкем карары – гадел хөкемнең булмавына чираттагы мисал", дигән ул ВВС-га.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Югары Рада Украинаның саклану министры итеп Рустем Умеровны билгеләде. Аның намзәтен хуплап 338 депутат тавыш бирде. 41 яшьлек Умеров Үзбәкстанның Булунгур шәһәрендә, сөргенлектәге кырымтатарлар гаиләсендә туган. Ул берничә инвестиция фондында башкаручы мөдир…
Украина саклану министры вазифасына кырымтатар Рустем Умеров билгеләнде: ни өчен Зеленский аны сайлаган?

41 яшьлек Рустем Умеров — Украина хөкүмәтендәге беренче мөселман, кырымтатар министр. Белеме белән икътисадчы. Саклану министрлыгы вазифасына хәрби өлкәдә тәҗрибәсе булмаган икътисадчының билгеләнүе күпләрдә сорау тудырды.

Ләкин Русиядән аермалы буларак, Украинада сугыш барышы өчен илнең кораллы көчләренең баш хәрби җитәкчесе Валерий Залужный һәм Украина хәрби баш штабы җаваплы. Саклану министрлыгы исә хәрби боерык бирү эшләрен башкармый, җитәкченең хәрби булуы да шарт түгел.

Умеров, беренче чиратта, бюджет бүленеше, дәүләт сатып алулары — Украина кораллы көчләрен тәэмин итү, хуҗалык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш булачак.

"Зеленский аңлы рәвештә кырымтатарны билгеләп куйды. Ул кырымтатар халкы һәм Кырым мәсьәләсендә чигенеш ясау мөмкин булмаячагын аңлый. Саклану министры кырымтатар икән, димәк, Украина һич кенә дә Кырымнан баш тарта алмаячак", дип белдерде Азатлыкка Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Илми Умеров.

Башка белгечләрнең фикерен Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.
👉Телеграмда.
👍10✍1👏1
Русиядә 15 миллионлап кеше тирән депрессия хәлендә.

Бу бөтен халыкның 15% дип яза РИА Новости.

Депрессиянең төп сәбәпләре дип респондентлар озакка сузылган чирләр, ялгызлык, зур күләмдә кредитлар, якын кешеләренең үлеме, гаиләдә көч куллануны атаган.

Тикшеренү күрсәткәнчә, гаиләдә көч куллануга ел саен 700 меңгә якын русияле дучар була. Мондый көч кулланулар даими булуына аерым басым ясала.

Сезнең һәм якыннарыгызның соңгы ел ярымда депрессиягә бирелгәнегез булмадымы? Үзегез яки танышларыгыз психологларга мөрәҗәгать иткәнегез бармы? Сөйләшеп алыйк әле.
😢7👍1