Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын мәетләр кайтарылган. Аларны кичә җирләгәннәр.
Сергей Кривенков, 37 яшь
Уфаның Киров районыннан.
Максим Князев, 25 яшь.
Кырмыскалы районы Алексеевка авылыннан.
26 августта һәлак булган
Альберт Гайфуллин, 59 яшь
Бәләбәй районы Тузлыкуыш авылында яшәгән. Тумышы белән Оренбур өлкәсеннән булган.
Тимур Хисмәтуллин, 20 яшь.
Чакмагыш районыннан.
Аграр көллиятне тәмамлагач контракт төзеп сугышка киткән.
Бүгенге көндә Украинадагы сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 947 кеше һәлак булган. Бу рәсми саннар гына, чынлыкта алар күбрәк була ала.
Бүген сугышның 566нчы көне.
@azatliqradiosi

🤬2👍1😢1🎉1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче сентябрь, 567 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Акъярдагы (Севастопольдәге) кораблар ремонтлау заводында ракет һөҗүме аркасында янгын чыккан. Ике корабка зыян килгән, 24 кеше яраланган. РФ ягы бу һөҗүмне Украина оештырган, ди. Акъяр Кырымда урнашкан. Русия Кырымны Украинадан 2014 елда аннексияләде.
🔹 Төнлә Русия Украинага җибәргән "шахед"лар Украинаның Дунай елгасы буенда урнашкан портларына һөҗүм иткән. 32 дрон бәреп төшерелгән, ләкин берничәсе украиннарның порт инфраструктурасы, биналары һәм йөк машиналарына зыян китергән, диелә.
🔹 Русия президенты Владимир Путин Төньяк Кореянең илбашчысы Ким Чен Ын белән Русиянең "Восточный" космодромында очраша. АКШ фикеренчә, Путин белән Ким Төньяк Кореядән Русиягә Украинада сугыша торган РФ армиясе өчен сугыш кирәк-яракларын кайтарту турында сөйләшәчәк.
🔹 Казанның Островский урамында төзелеш эшләре алып барылганда, җир астында борынгы корылмалар табылган. Татарстан президент ярдәмчесе Олеся Балтусова белдергәнчә, бу корылма XVIII-XIX гасырларга карый.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3✍1
Акъярда көймә төзәтү заводына ракет һөҗүме булган.
Русия саклану министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, Орджоникидзе исемендәге көймә төзәтү заводына канатлы ун ракет белән һәм Кара диңгез флотындагы көймәләр отрядына пилотсыз өч катер белән һөҗүм иткәннәр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

👍5✍1🔥1
Эстония бүгеннән башлап илгә РФ номерлы машиналарны кертми.
Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы белдерде.
Кичә РФ номерлы машиналарны Латвия дә кертми башлады.

Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр кертте. РФ номерлы машиналарны Европа берлеге илләренә кертми башлау — шушы чикләүләрнең дәвамы.@azatliqradiosi
👍5🤬1🤡1
Русия 18 млрд сум күләмендә Boeing һәм Airbus өчен алмаш-яраклар сатып алган.
Сүз 2022 елның февраленнән 2023 елның мартына кадәр сатып алынган оригиналь алмаш-яраклар турында бара. Алар Украинага бәреп керү аркасында кертелгән чикләүләрне урап сатып алынган, дип яза "Важные истории" басмасы.
Русиягә алмаш-ярак кайтарту эшендә дөньяның 26 иленнән 150 ширкәт катнашкан. Берләшкән Гарәб Әмирлекләренә бу сумманың яртысы — 9 млрд сум туры килә. Кытай ширкәтләре — 5 млрд сумлык, Төркиянеке 2 млрд сумлык ярак алырга булышкан.
Моннан кала Русия ягы алмашларны АКШ, Британия, Германия, Чехия һәм Литва кебек илләрдән дә сатып алган. Русия хакимиятләре бу илләрне "дошман" илләре дип атый, бу дәүләтләр белән рәсми мөнәсәбәтләр хәзер юк дәрәҗәсендә. Шушы илләрдән алмаш яраклар параллель импорт схемасы нигезендә кайтартылган.

🤬4😁2✍1👍1
Казан үзәгендә төзелеш вакытында XVIII–XIX гасырга караган борынгы корылмалар табылган.
Островский урамындагы җир кишәрлегендә торак комплексы төзелә. Төзелеш барган урын федераль әһәмияткә ия мәдәни объект чикләрендә урнашкан дип искәртелә. Шуңа күрә төзелеш алдыннан археологик казу эшләре уздырылган. Аерым алганда, агач корылмалар һәм коелар табылган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

❤7
"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды.
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде. Ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры сергей Шойгу да катнашты.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде. Ябык өлеше исә сәгать ярым барды, анда шул исәптән Русия саклану министры сергей Шойгу да катнашты.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
💩5👍2🤡2🤮1
Путин кичә янә "Русия беркайчан да беркайда да колонизатор булмады" дип сөйләде.
Илнең тарихын искә төшерикме? Татарлар һәм Русиягә көчләп кушылган башка милләт вәкилләре бу хакта нәрсә уйлый икән? Ә сез ни уйлыйсыз?
Видеоны карагыз да фикерләрегезне комментарга языгыз.

YouTube
Путин: "Русия беркайчан да колонизатор булмаган" | Ә дөресе ничек?
Путин "Русия беркайчан да колонизатор булмаган" ди. Русия тарихын искә төшерикме? Татарлар һәм Русиягә көчләп кушылган башка халыклар бу хакта ни уйлый икән?...
🤮6😁2👍1👏1
Башкортстанда Украинаның 30 баласы тотыла.
Республиканың гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры әйтүенчә, баштагы чорда украин балаларын уллыкка алырга теләүчеләр бик күп булган. Әмма кыенлыклар туган, балаларга Русия ватандашлыклары алганнар. Хәзер "уллыкка алырга теләүчеләр агымы үтте, әлегә бер баланы да алмадылар”, ди түрә.
Исегезгә төшерәбез: Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬6😢3❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Көнчыгыш" космодромында Путин белән Ким Чен Ын сөйләшүләре узды. Сөйләшүләрнең ачык өлеше кыска булды, Ким Чен Ын Төньяк Корея багланышларны үстерергә тели, чөнки һәрвакыт "президент Путинның һәм Русия хөкүмәтенең бөтен карарларын" да хуплап килде, дип белдерде.…
❗️Лавров Русия һәм Кытайның Төньяк Кореягә каршы чикләүләрдән баш тартуы турында белдерде
Русия тышкы эшләр министры сүзләренчә, "әлеге чикләүләр бөтенләй башка геосәяси вазгыятьтә кабул ителгән булган". Әлеге белдерүен ул бүген Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ынның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуыннан соң ясады.
Төньяк Кореягә каршы чикләүләрне атом һәм ракет програмын үстерүе өчен БМО иминлек шурасы керткән иде, Кытай белән Русия аның даими әгъзалары. Көнбатыш илләре Русия һәм Кытай үзләре үк хуплап тавыш бирсә дә, бу чикләүләр режимын бозарга мөмкин дип берничә мәртәбә шикләнде.
Әлегә Пекин Лавровның бу белдерүенә фикерен әйтмәде.

🤮3🤡3😁1
Татарстан һәм Башкортстанга гына түгел, Себердәге татар авылларына да Украинадагы сугыштан табутлар кайту ешая
Новосибирски өлкәсенең Куйбышев районында урнашкан Омавыл исемле татар авылында яшәүче Гөлнур ханымның ике улы да мобилизацияләнеп сугышка киткән. Алар турында сөйләгәндә ул күз яшьләрен тыя алмый. Ике улын да сугышка озатудан әтиләре инсульт кичергән.
Гөлнур да, ире дә соңгы мизгелгә кадәр повестка килмәс дип өмет иткән. Әмма 25 октябрьдә — 33 яшьлек Сәлимне, ә 27 октябрьдә — мобилизациянең соңгы көнендә — 27 яшьлек Рөстәмне озатканнар. Ана кеше кече улын булса да кире кайтарырлар дип өметләнгән. Кайтармаганнар.
— Безнең урамнан бөтенесен рәттән алып киттеләр. Урам ирләрсез калды. Ялгыз аталар гына калды, ә уллары юк, — ди ул.
Олы улы күптән түгел ялга кайтып киткән. Кечесенең ялы кайчан буласы билгеле түгел.
— Декабрьдә Рөстәмнең баласы туды. Ул аны Омскида күнегүләр вакытында бер тапкыр кайтып күрде. Сәлимнең хатыны эчә башлады, оныкны алып киттем, хәзер ул миндә. Язмышлар шулай җимерелде, — дип сөйли Гөлнур калтыранган тавыш белән.
Себердәге татар авылларынан репортаж тәкъдим итәбез.
👉Төп сайт
👉Көзге сайт
👉Телеграм

Азатлык Радиосы
"Бер улыбызны булса да калдырсыннар иде". Себердәге татар авылларына сугыштан табутлар кайта
Украинада һәлак булган хәрбиләр җәсәдләре Новосибирски өлкәсендәге татар авылларына да торган саен ешрак кайтарыла. "Сибирь.Реалии" репортажын тәкъдим итәбез.
🤬6👍1😢1
Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылган
Бу хакта Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев хәбәр итә.
Анда әлегә өч кеше кергән: Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.
▪️Сәид Исмәгыйлев тумышы белән Украинаның Донецки якларыннан, әти-әнисе дә шунда туган, ә бабалары Пенза якларыннан.
Сәид татарча да, урысча да, украинча да белә. Шул телләрдә 20 ел буена Украинада исламны тарату эше белән мәшгуль булды.
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы Украинаның элекке мөфтие Сәид Исмәгыйлевнең дә тормышын астын өскә китерде. Аның кулында хәзер Коръән түгел, ә корал, чапан урынына — гаскәр киеме, әмма ул тыныч тормышта да, хәзер дә кешеләрне коткару эшендә.
Узган ел Азатлык Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмә корган иде. Аны 👉 монда укый аласыз.

Telegram
Свободный Идель-Урал / Free Idel-Ural
Бывший муфтий Украины, а ныне воин ВСУ, украинский татарин Саид Исмагилов сообщил о формировании первого татарского экипажа в составе медицинского добровольческого батальона "Госпитальеры". В его состав вошли:
🔹 Саид Исмагилов
🔹 Камиль Гимадутин
🔹 Эмиль…
🔹 Саид Исмагилов
🔹 Камиль Гимадутин
🔹 Эмиль…
👍11✍3❤2🔥1
Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы: "Кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә кирәк. Безнекеләр әле әзер түгел"
Татарстан эшмәкәрләренә һәм эшкуарлыгына кытай ширкәтләре белән эшләргә өйрәнергә, моның өчен башка алымнар табарга кирәк. Бу хакта РОСТКИ халыкара форумына нәтиҗә ясалган матбугат очрашуында Татарстан сәүдә-сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев белдергән.
Аның әйтүенчә, Кытайда Көнбатыштан алынма технологияләр бик күп. "Кытай күп эшли белә. Без дә алардагы тәҗрибәне отып алырга өйрәнергә тиеш", дип саный Агеев.
Шул ук матбугат очрашуында Кытайның Казандагы баш консулы Сян Бо Татарстан башкаласында Кытайның виза үзәге булдырырга ниятләүләрен әйткән.
❓Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта әүземләшә бара. Моны Татарстанга файдага дип саныйсызмы?

👎3😁2❤1👍1🤮1
Уфа мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләргә дип карар чыгарды
Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә, каналда мәхкәмә карары укылган видео да чыкты.
86 яшьлек пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде.
Йомгаклау чыгышында ул "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә бирегез" дигән һәм ни өчен 450 миллион сум акча соравын аңлаткан:
"Диңгез буенда йорт – 100 миллион сум. Өйгә хезмәт күрсәтү – ун елга 50 миллион сум. Сак хезмәте һәм хезмәтчеләр – елына 10 миллион сум, ун елга – 100 миллион сум. Ял һәм дәвалану – елына 5 миллион сум. Калганы – башка төрле чыгымнар".
Мәхкәмә пенсионерның дәгъвасын өлешчә канәгатьләндергән һәм аңа дәүләттән 31 миллион сум түләнергә тиеш дип карар чыгарган.
▪️Быел майда Фәтхулла Исхаков моннан 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешкән иде.
▪️Азатлык аның язмышы һәм гаделлек өчен көрәше турында язып чыккан иде. Язманы монда укый аласыз.

Пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум таләп иткән иде, аның бу таләбен Уфаның Ленин районы мәхкәмәсе өлешчә канәгатьләндергән. Фикер алышу вакытында Фәтхулла Исхаков үзенең йомгаклау чыгышын "җәһәннәмдә яшәдем, җәннәттә яшәргә мөмкинлек бирегез" дип башлаган.
❤9👍4
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында төрле халык вәкилләренең үлеме турында статистика җыя. Ул Русиянең асаба халыклары аеруча күп үлә дигән нәтиҗәгә килгән.
Кичә Азатлыкта белгеч белән әңгәмә чыкты. Аның беренче өлешеннән кайбер фикерләрне бүген сезгә карточкалар рәвешендә тәкъдим итәбез.
Әңгәмәне тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

🤬5😢3😱1