Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан
Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк.
Бу хакта 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Аныңча, бүген республикада IT белгечләргә зур кытлык бар.
"Узган уку елында безнең югары уку йортлары IT белгечләр әзерләп чыгаруны 4,5 мең кешегә арттыра алды. Безнең ихтыяҗ — 10 мең белгеч. Бүген югары уку йортларына әлеге белгечләрне кабул итүне арттырырга, IT белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә тотарга һәм оешмалар белән актив элемтәдә тотырырга кирәк", диде ул.
▪️Бүген Татарстанда 11 югары уку йортында һәм 21 урта һөнәри белем үзәгендә IT белгечләр әзерләнә. Югары Ослан районында Иннополис университеты эшли. Анда 35 илдән 1 239 студент белем ала.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан
Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк.
🤷♂3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк. Бу хакта 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов…
Татарстанда IT белгечләр җитмәсә, Русиядә төзүчеләр җитми
Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин 2030 елга 400 меңгә якын яңа төзүче кирәк булачак дип белдерде. Хәзерге вакытта төзүчеләр кытлыгы 50 мең кеше тәшкил итә, диде ул.
Бу хакта ул бүген Мәскәүдә төзелеш тармагының киләчәгенә багышланган фәнни-гамәли симпозиум барышында әйтте. Эшчеләрнең ни сәбәпле җитмәвен ул аңлатып тормады.
Азатлык Татарстанда эшчеләр җитмәү турында аналитик язма әзерләгән иде. Безнең экспертлар моның сәбәбен Русиянең Украинага каршы сугышы, мобилизациядән соң күп кенә кешенең читкә качып китүе, йә сугышка алынуына бәйләп аңлаткан иде.
Ул язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Татарстанга эшчеләр җитми. Мигрантларның яңа дулкынын көтәргәме?
Кадрлар кытлыгына мобилизация китерде ди белгечләр. Санкцияләр шартларында Татарстанда югары технологияле җитештерү оештырып булмый, шул сәбәпле эшчеләр миграциясе көчәячәк дип саный алар.
🤷♂1
Журналист Айдер Муждабаевны читтән торып 6 ел колониягә хөкем иттеләр
Мәскәү мәхкәмәсе аны террорчылыкка чакыру яки террорчылыкны аклауда гаепле дип тапкан. Элегрәк журналистны Русия эчке эшләр министрлыгы федераль эзләүгә биргән иде.
"Медиазона" хәбәр иткәнчә, Муждабаевка каршы эш 2019 елда ачылган, шул ук елны аны Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә дә керттеләр.
Русия тикшерү комитеты фаразлавынча, Муждабаев Украинада булган килеш үзенең Facebook-тагы шәхси сәхифәсендә Украинадагы Русия ватандашларын көч кулланып тоткарлау һәм аларны соңыннан Русия төрмәсендә ябып тотылучы украин режиссеры Олег Сенцовка алыштыруга чакырган ике язма урнаштырган.
▪️Айдер Муждабаев — Русиядә һәм Украинада танылган журналист, блогер, медиаменеджер. ATR Беренче кырымтатар телеканалының баш мөдире урынбасары. Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Украинаның бөтенлеген яклап чыкты.

🤣3😱2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш Төркиядә бер гасыр элек нигез салынган Бөгрүделик авылы һәм анда яшәүче татарлар турында репортажлар сериясеннән тагын бер материал тәкъдим итәбез. Бу юлы авыл халкы…
Төркиянең Бөгрүделик авылында яшәүче татарлар Украинадагы сугыш турында ни уйлый?
"Аллаһ Украинага ярдәм итсен!" "Путин сугышка иң элек нәкъ менә татарларны җибәрә, диделәр. Үлсә — татарлар үлсен дип. Шулай түгелме?"
Азатлык хәбәрчесе Бөгрүделик авылында яшәүче татарларның фикерләрен белешеп кайтты. Инде видеосын карап узыйк. Язмасын монда укый аласыз.

YouTube
Төркиядә татар авылы | Украинадагы сугыш турында бу татарлар ни уйлый?
"Аллаһ Украинага ярдәм итсен!" "Путин сугышка иң элек нәкъ менә татарларны җибәрә, диделәр. Үлсә — татарлар үлсен дип. Алай түгелме?" Төркиядәге Бөгрүделик авылында татарлар яши. Алар Украинадагы сугыш турында ни уйлый? Фикерләрен белешеп кайттык.
Бөгрүделик…
Бөгрүделик…
❤8👍1🥱1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, сугышның 575нче көне. Бу сәгатькә хәбәрләр мондыйрак:
🔹 Русия Украинаның Киев, Черкасс, Харьков, Ровен, Львов өлкәләренә һөҗүм иткән, 18 кеше зыян күргән.
🔹 Русиянең Саклану министрлыгы Кырымда, Курск, Белгород, Орел өлкәләрендә 19 дрон бәреп төшерелде, диде.
🔹 Польша хакимияте Украинага әлеге вакытта кораллар бирмәвен, чөнки үзе кораллануы турында белдерде. Моңа кадәр Польша Украинага өч миллиард евролык хәрби ярдәм күрсәтте.
🔹 Сугыш аркасында Русиягә кертелгән санкцияләр аркасында шикәр авыруыннан интегүчеләргә даими глюкозаны үлчәү җиһазлары өчен аерым матдәләр китерелми башлаган.
🔹Швейцариядә хәзер җәмәгать урыннарында битне каплый торган кием кияргә тыела. Бу никабларга да кагыла.
🔹Казанның "Туган авылым" комплексында торган өчпочмак һәйкәле Русиянең иң мәзәк сыннар исемлегенә кертелгән.
🔹 Башкортстанда иң күп балалы гаилә Мәләвез шәһәрендә яши. Аларның гаиләләрендә унбишенче бала туган.
Әлегә шулар. Мөһим хәбәрләр бу мәйданда, калган платформаларга да күз салыгыз. Бергә булыйк.

✍1👍1
Былтыр бу вакытларны, хәтта шушы сәгатьләрне хәтерлисезме?
21 сентябрь иртәсендә башта Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте, аннары саклану министры Сергей Шойгу чыгыш ясап, кемнәр сугышка чакырылачак, диде. Азатлык инде бер көн алдан, 2022 елның 20 сентябрьнең кичендә үк кайбер авылларда кешеләргә "повестка"лар илткәннәрен, ирләргә "военкоматка барып күренергә", бу "формаль" бер эш кенә дип аңлатканнарын язган иде. Аннары инде сугышка китү турында "повестка"лар бөтен җирдә таратыла башлады.
Халыкның бер өлешендә "паника" башланды, ирләр, егетләр сугышка эләкмәс өчен Русиядән күпләп китә башлады. Төрле тарафларга очкычларга бәяләр котырып үсте.
Языгызчы, дуслар, сезнең бу вакытта күңел халәтегез нинди иде?! Бер ел узу белән мобилизация сүзенә күнегелдеме, әллә куркытамы?

😢4
Башкортстанда хәмердән агуланып үлүчеләр арткан
Быел гыйнвардан августка кадәр Башкортстанда исерткеч эчемлекләрдән агуланып 116 кеше үлгән. Иң күп үлүчеләр Уфада теркәлгән – 23 кеше. Икенче урында Стәрлетамак – 11 кеше, өченчедә Белорет һәм Уфа районнары, анда бишәр кеше үлгән.
4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кеше эчкечеклектән интегә. Узган ел Башкортстанда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.
Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 көзге сылтама.

Быел сигез айда 116 кеше үлгән, былтыр шул ук чорда исерткеч эчемлекләрдән агуланып үлүчеләр саны 99 кеше булган. Иң күп үлүчеләр Уфада теркәлгән – 23 кеше.
😢3👍1
🔺Димәк бүген мобилизация игълан ителүгә бер ел. Бер ел эчендә Татарстан һәм Башкортстанда мобилизациягә эләгеп сугышта кимендә 204 кеше һәлак булган.
Русиядә мобилизация игълан ителүгә бер ел тулды. Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип искәртте.
Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 610 һәлак булган, шуларның кимендә 76сы - сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 128е мобилизацияләнгән булган. Ике республикага кимендә 204 кеше.
Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
Әлегә менә шундый саннар.
🔸 Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора.
• Уфа — 97 кеше
• Стәрлетамак — 56 кеше
• Белорет районы — 49 кеше
• Учалы районы — 42 кеше
• Әбҗәлил районы — 28 кеше
• Салават шәһәре — 23 кеше
• Ишембай районы — 22 кеше
• Мәләвез районы — 22 кеше
🔸Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казаннан
• Чаллы — 84 кеше
• Казан — 72 кеше
• Түбән Кама районы — 37 кеше
• Бөгелмә районы — 28 кеше
• Яшел Үзән районы — 20 кеше
• Алабуга районы — 19 кеше
• Тәтеш районы — 19 кеше
• Кукмара районы — 18 кеше
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Бу саннарга карап нинди уйлар башка килә? Күпме бу, азмы сугыш өчен? Һәм, ничек уйлыйсыз, бу сугыш кайчан тәмамланыр?

❤1👍1😢1
Мондый хәлләр дә була икән...👇
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге бер зур оешманың биләмәсендә эшчеләр баш күтәргән. Chelny-biz ачыклавынча, сүз "Түбән Кама нефтехим"ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – "Сферастрой" эшчеләре турында бара. Эшчеләрнең баш күтәрүенә хезмәт хакы түләмәүләре сәбәпче булган, расланмаган мәгълүматка күрә, аларның акчаларын инде өч ай тоткарлыйлар.
Тулырак 👉 монда. Ә 👉 бу сылтама VPNсыз ачыла.

Түбән Камада хезмәт хакы түләнмәү сәбәпле эшчеләр баш күтәргән
Chelny-biz ачыклавынча, сүз “Түбән Кама нефтехим”ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – “Сферастрой” эшчеләре турында бара.
👍2👏1
📍 "Повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган.
Бер ел элек игълан ителгән мобилизациянең тагын менә шундый "нәтиҗәләре" бар. Мобилизацияләнгән һәр бишенче ир ике айдан да әзрәк яшәгән, дип исәпләп чыгарган "Важные истории" басмасы Conflict Intelligence Team (CIT) аналитик төркеме белән берлектә.
Ачык чыганакларга һәм медиаларда чыккан хәбәрләргә таянып, журналистлар үлгән көне билгеле булган, мобилизация белән сугышка киткән 1,9 мең ирнең исемлеген төзегән. Аларның 20 процентка якыны чакырылган көненнән соң ике ай да яшәмәгән. Мобилизацияләнгәннәрнең яртысыннан күбрәге фронтта беренче биш ай эчендә үлгән.
Һәлак булучылар арасында иң яшь хәрбигә 19 яшь булган, иң өлкәненә – 62 яшь. Үлүчеләрнең күбесе 30-45 яшендә.
Мобилизацияләнгәннәр иң күп үлгән урын – Макеевка янындагы лагерь булган диелә.
👉 Тагын да мөһим саннар монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.

👍2😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍 "Повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган. Бер ел элек игълан ителгән мобилизациянең тагын менә шундый "нәтиҗәләре" бар. Мобилизацияләнгән һәр бишенче ир ике айдан да әзрәк яшәгән, дип исәпләп чыгарган "Важные истории" басмасы Conflict…
Сугышта һәлак булган иң яшь һәм иң карт хәрби дигәннән...
Азатлык исемлегендә теркәлгән хәрбиләр арасында иң яше:
Эмиль Кашафутдинов (19 яшь) — Башкортстанның Борай районы Борай авылыннан, 2004 елның 3 маенда туган, мәктәптән соң 2020 елда Бөре көллиятенә кергән, сугыш башлангач военкоматка барып "повестка" алган, 2022 елның 22 маенда гаскәргә алынган, 25 июньдә контракт имзалаган, сугышка җибәрелгән һәм шунда һәлак булган.
Азатлык исемлегендә теркәлгән хәрбиләр арасында иң карты:
Владимир Кириллов (63 яшь) — Татарстанның Алабуга шәһәреннән, 1959 елның 4 мартында туган, сугышка "Вагнер" хосусый хәрби ширкәткә ялланып киткән, 2023 елның 8 гыйнварында һәлак булган.
Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 610, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны бирми.
#Татарстан
#Башкортстан

👍4🕊1
Медиа: Илдус Нәфыйков Мари Иле прокуратурасын җитәкләргә мөмкин
Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза. Сентябрьдә аның Татарстан прокуроры вазифасында икенче һәм соңгы мөддәте тәмамлана.
Mash Iptash Telegram-каналы Русия президенты Владимир Путин имзалаган документ чыгарды. Боерыкта Нәфыйков намзәтен Мари Иле прокуратурасына тәкъдим итәргә, ә Татарстанга Петербур прокуроры урынбасары Альберт Суяргуловны куярга тәкъдим ителә.
▪️Илдус Нәфыйков Татарстан прокуроры булып 2013 елдан бирле эшләде. 2017 елда татар теленә башланган басым нәкъ менә аның вакытына туры килде, мәктәпләрдә "прокурор тикшерүләре" аның фатихасы белән башкарылды.

🤬7✍1👍1
Татарстан депутатына җинаять эше ачылганнан соң, Русиядә түрәләрне наркотикка тикшерә башламакчылар
Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен, бөтен депутатларны мәҗбүри тәртиптә наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүне тәкъдим итә.
Бу хакта ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәнов белән бәйле вакыйгадан соң тәкъдим иткән. Хәмзәев бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
▪️Элегрәк Татарстан депутаты Рөстәм Хәсәновка канунсыз рәвештә наркотиклар саклау турында җинаять эше ачылган иде. 17 сентябрь көнне депуттаны Казан урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү комитеты хәбәренчә, депутатта 1,88 грамм наркотик салынган пакет булган.

👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Илдус Нәфыйков Мари Иле прокуратурасын җитәкләргә мөмкин Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза. Сентябрьдә аның Татарстан прокуроры вазифасында икенче һәм соңгы мөддәте тәмамлана. Mash Iptash Telegram-каналы Русия президенты Владимир Путин…
Татарстан прокуроры вазифасына тәкъдим ителгән кеше — кем ул?
Альберт Зәки улы Суяргулов 1982 елда туган. Тормыш юлы Петербурда узган.
▪️2004 елда Петербур хәрби-диңгез институтын тәмамлаган, аннары 2010 елда Петербург дәүләт университетын тәмамлап юридик белем алган.
▪️Прокуратура эшчәнлеген 2010 елда Ленинград өлкәсе прокуратурасының Всеволожски шәһәр прокуроры ярдәмчесе буларак башлаган.
▪️2012 елдан Петербурның Выборг районы прокуроры урынбасары. 2014 елдан Петербурның Курорт районы прокуроры урынбасары.
▪️2017-2022 елларда Петербур прокуратурасының күзәтчелек идарәләрендә эшләгән.
▪️2022 елның декабреннән Петербур прокуроры урынбасары вазифасын башкара.

✍1🥰1
Русия хөкүмәте чит илләргә ягулык сатуны тыйды
Бу карар илдә урып-җыю вакытында үскән ягулык бәяләрен тотрыкландыру өчен кабул ителгән диелә.
Моңарчы Көньяк төбәкләргә һәм аннексияләнгән Кырымга ягулык китерү кискен кимүе хәбәр ителгән иде.
▪️Бәяләр артуның сәбәбе – дөнья базарындагы югары бәяләр һәм хөкүмәтнең ягулык демпферын (Русия белән чит илдәге бәяләрнең аермасын компенсацияләве) кисәк кенә киметүе.
❓Сезнең төбәктә бензин бәяәләре артуы күзәтеләме?

👍1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иярченнән төшерелгән фотода украин һөҗүменнән соң Русиянең Кара диңгез флотының идарә пункты территориясендә җимерелүләр күренә
Planet.com хезмәте 20 сентябрьдә Кырымдагы Акъяр (Севастополь) шәһәре янындагы Верхнесадовое авылы янәшәсендә урнашкан хәрби объектка ясалган һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән иярчен фотолары чыгарды.
Русиянең ачык чыганакларыннан күренгәнчә, монда Кара диңгез флотының идарә пункты урнашкан булган.
Аннексияләнгән Кырым хакимияте чәршәмбе көнне украиннарның барлык ракеталары да бәреп төшерелде, ә Верхнесадовое тирәсендә "үлән янган" дип белдергән иде.

👏2✍1👍1
Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе
Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.
Иң күп үлүчеләр башкала Уфада, аннары Стәрлетамак, Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Салават шәһәре, Ишембай һәм Мәләвез районнары килә:
• Уфа — 97 кеше
• Стәрлетамак — 56 кеше
• Белорет районы — 49 кеше
• Учалы районы — 42 кеше
• Әбҗәлил районы — 28 кеше
• Салават шәһәре — 23 кеше
• Ишембай районы — 22 кеше
• Мәләвез районы — 22 кеше
Башка районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 21 сентябрь, сугышның 575нче көне.

😢2👍1
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 610 кеше һәлак булган
Иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казанда, аннары Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Тәтеш, Кукмара районнары килә:

👍2✍1