Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Дубайга юлламалар сатучы татар блогерлары белән җәнҗал кызганнан кыза, алар турында инде башкалар да яза башлады. Ә без кичә хәлләрне бәйнә-бәйнә аңлаттык. Бу язмада акчаларын югалтучылар үз тарихларын сөйләде, белгечләр дә үз фикерләрен әйтте. Ачылмаса, монда басыгыз. Әмма кем озын текстларны укырга иренә яки вакыты юк икән, шушы рәсемнәр аша танышыгыз.

Укыгач лайк куеп башкаларга да җибәрергә онытмагыз, яме?!
😢5👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасы кискенләшә. Азәрбайҗан гаскәре Таулы Карабахта хәрби операция оештыруы турында игълан итте. Ханкенди шәһәрендә (Әрмәнстан аны Степанекерт дип атый) һава һөҗүме кисәтүләре яңгырый дип хәбәр ителә.
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу" өчен дип аңлатты.

Азәрбайҗан хәрбиләре "алгы сызыкта һәм эчтә югары төгәллекле корал кулланып Әрмәнстан хәрби төркемнәренең позицияләре, хәрби корылмалар сафтан чыгарыла" дип ышандыра.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы Русиянең солых көчләре җитәкчелеген һәм Төркия-Русиянең уртак мониторинг үзәген "уздырыла торган чаралар" турында кисәтте, диелә хәбәрдә.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы "төбәктә тынычлык урнаштыру өчен бердәнбер юл – Таулы Карабахтан әрмән хәрбиләрен тулысынча чыгару һәм Степанакерттагы (азәрбайҗан исеме – Ханкенди) режимны тарату", дип белдерде.

Таулы Карабах хөкүмәтенең элекке башлыгы, Русиядә зур бизнесы белән танылган, ә хәзер әрмән паспорты алган Рубен Варданян үзенең Telegram-каналында "Бездә (Степанакертта) көчле артиллерия атышы башланды", дип яза. Варданян Әрмәнстан җитәкчелеген "Арцахны (Таулы Карабах) танырга" һәм төбәкне Азәрбайҗан кораллы көчләреннән яклау өчен хәрби хәрәкәтләр башларга чакырды.

Таулы Карабахның саклану гаскәре бүген, 19 сентябрьдә сәгать 11:10 тирәсендә Азәрбайҗан кораллы көчләре миномет кулланып, атышны туктату тәртибен бозды дип хәбәр иткән иде. Бу хакта Азатлык Радиосының әрмән хезмәте язды. Әрмәннәр арасында яраланучылар юк диелә.

Баку исә атышны туктату тәртибен бозуда Әрмәнстанны гаепли. Әрмәнстан кораллы көчләренең хәрби төркемнәре Агдам районында азәрбайҗан гаскәрләре ягына миномет һәм артиллерия уты ачты, ди. Баку ике азәрбайҗан хәрбиенең яралануын җиткерә.

@azatliqradiosi
👍7🤬2🔥1
Сугыш йогынтысы: Кырымда бензин бәяләре үсә

Кырымда иң зур АТАН һәм ТЭС ягулык станцияләре челтәрендә бәяләр көн саен артып тора. Моннан тыш физик затларга бензин, дизель сату чикләнә. Заправкаларда кайбер бензин маркалары югалып та тора.

Кырымга ягулык җибәрүнең кискен кимүен Кырымның ягулык һәм энергетика министрлыгы Кырым күперенең тимер юл өлешен ягулык-майлау материаллары төягән поездлар өчен ябылуы һәм Керич паромы эшендә чикләүләр белән аңлатты.

Соңгы вакытта Украина хәрби көчләре Кырымга алып баручы юллардагы күперләргә, шулай ук Кырым күперенә, нефтебазаларга дрон һөҗүмнәрен арттырды. Фронт сызыгының Кырымга якынлашуы да юллада тыгыннар тудыра дип хәбәр ителә. Шул сәбәпле Кырымга ягулык җибәрү дә кискен кимегән, шулай ук ягулык китерү вакыты да өч тапкыр арткан диелә.

Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу"…
Таулы Карабах омбудсмены Гегам Степанян әйтүенчә, Азәрбайҗан ягыннан ачылган ут аркасында ике кеше һәлак булган, аларның берсе бала. Шулай ук 11 кеше, шул исәптән сигез баланың яралануы әйтелә.

Мондый бәрелешләр шартларында дошманлашкан тарафлар биргән мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

@azatliqradiosi
😱3🔥1🤬1
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Новое величие" берләшмәсен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

Берләшмәне экстремист дип тану турындагы гаризаны Мәскәү прокурорының беренче урынбасары Сергей Савенков тапшырган булган.

"Новое величие" – рәсми булмаган сәяси берләшмә, аның хакында 2018 елда билгеле булды. Шул елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды.

Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде. Әлеге эш нигезендә тоткарланып берничә егет хөкем ителде. Аларны экстремист оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда гаепләделәр.

@azatliqradiosi
👍1🤬1
Татарстан фәннәр академиясе президиумының яңа составы оешты

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманында әйтелә.

Президиумга барлыгы 17 яңа әгъза кертелде. Шуларның күпчелеге хакимият вәкилләре.

▪️Быел 11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Фәнни җәмәгатьчелек белән полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов идарә итә башлады.

▪️Яңа президент cайлау вакытында Русиянең технология суверенлыгы турында хыяллануы, патриотизм үстерергә теләве турында сөйләде һәм һуманитар фәннәр хакында әйтергә онытты.

▪️Аңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр керде, шул исәптән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик булды.

@azatliqradiosi
🤮5😁2🤡2👍1
Фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның бөтен медиалары бер "медиахолдинг"ка керәчәк, берләштерү инде башланган

Моңарчы “Ведомости” Украинаның Русия басып алган җирләрендә хәзерге вакытта мәгълүмат кыры “күпсанлы фейклардан зыян күрә”, дип язган иде.

@azatliqradiosi
🤡2
Башкортстанда Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә Уфаның 450 еллыгыннан соң керешәчәкләр.

Бу хакта ватандашлар җәмгыяте институтлары активистлары белән очрашуда республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Уфаның 450 еллыгы тантаналары киләсе елда билгеләнәчәк.

Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү турындагы хәбәр элегрәк халыкта шау-шу тудырган иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде. Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә дроннар Украинаның Полтава өлкәсенә һөҗүм иткән, дрон Кременчугтагы нефть эшкәртү заводына төшкән. Завод әлегә эшләми дип хәбәр итә өлкә хәрби хакимияте башлыгы Дмитрий Лунин.

🔸19 сентябрьдә Азәрбайҗан башлаган "террорга каршы чаралар" нәтиҗәсендә Таулы Карабахта 7 сивил кешенең һәлак булуы һәм 35 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорга каршы чаралар уңышлы дәвам итә" дип белдерде.
Мондый бәрелешләр шартларында дошманлашкан тарафлар биргән мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

🔸Кичә кич Ереванда митинглар башланды. Протестка чыгучылар Әрмәнстан премьеры Никола Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итә һәм Русияне хыянәттә гаепли.

🔸Сочиның Адлер районында ягулык резервуары янган. Әлеге вакытка янгын сүндерелде дип хәбәр итте Краснодар крае башлыгы Вениамин Кондратьев.

🔸Русия журналистлары БМОның Гомум җыенында эшли, ләкин аларга чикләнгән виза бирелгән. Элек журналистларга АКШ I тибындагы виза бирелгән булса, бу юлы C2 тибындагы виза биргән. Ул бары тик БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирына транзитны гына рөхсәт итә.
🔥3✍1
РБК: Балашиха шәһәрендә торак йортта газ шартлау сәбәпле 2 кеше һәлак булган

Бүген иртәнге якта Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә 9 катлы йортта газ шартлаган. МЧС хәбәр итүенчә, бинаның өчен һәм дүртенче катлары җимерелгән.

РБК ике кешенең һәлак булуы турында яза. РИА Новости белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, ике кеше җимерекләр астында калган.
😢5
Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак

Башкортстанда авыл җирендә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 15,9 процент, бу - республика шәһәрләре белән чагыштырганда 6,9 тапкырга күбрәк. Шәһәр җирендә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр 2,3 процентны тәшкил итә.

Шул ук вакытта авылларда аз керемлеләр – 80,6 процент, шәһәрләрдә 19,4 процент диелә.

Башкортстан гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, банкротлыкка чыккан кешеләр саны ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора.

▪️Башкортстандагы фәкыйрьлек республика ирләрен акча эшләү ысуллары эзләргә этәрә. 2022 елның августына булган рәсми саннарга караганда, Башкортстаннан вахта ысулы белән 160 меңләп кеше эшли. Татарстанда, мәсәлән, 30 меңгә дә тулмый.

▪️Башкортстан ирләре шулай ук Украинадагы сугышка да күпләп китә. Республикада дистәләгән батальон төзелде. Cәясәт белгече Андрей Потылицынбатальоннарга язылып сугышка китүчеләрнең мотивлары иң беренче чиратта — фәкыйрьлек, эшсезлек аннан соң гына патриотик җилкенү ди.
😢7
Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан.

Очкыч 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 5тә Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән. Bombardier CRJ200 бортында 35 юлчы, шул исәптән бер бала да булган. 55 минуттан ул кире Бөгелмәгә төшеп утырган. Кама транспорт прокуратурасында белдерүеләренчә, очкычның ягулыгы аккан.

▪️12 сентябрьдә Мисырдагы Хургададан Түбән Новгородка баручы очкыч техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булган иде.

▪️Шулай ук 12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирск өлкәсенең бер басуына утырды.

▪️11 сентябрь шул ук "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

▪️Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/xDbe
😢1
Русия төбәкләренә битлек кию тәртибе кире кайта башлаган

Русиядәге берничә төбәкнең хакимиятләре битлек кию тәртибен яңадан торгызу турында игълан итте, дип яза "Коммерсантъ". Әлегә бу чара киңәш кебек кенә һәм бары тик сәламәтлек саклау оешмаларында гына кертелә.

Мондый төбәкләр арасында Мәскәү, Тула, Псков, Иркутски, Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автоном бүлгесе бар.

Роспотребнадзор узган атнада коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка артты, шундый 11,5 мең очрак теркәлде, дип белдергән иде. Шул ук вакытта хастаханәгә керүчеләр 20 процентка арткан.

Коронавирустан куркасызмы?
😁3👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу"…
Таулы Карабахта бәрелешләр туктала

Таулы Карабах вәкилләре 20 сентябрь 13:00 сәгатьтән башлап бәрелешләрне туктату турында белдерде. Әлеге хәбәрне Азәрбайҗан саклану министрлыгы раслады.

Карабах хакимияте Азәрбайҗан таләпләренә ризалашкан диелә.

▪️Кичә Азәрбайҗан көчләре Таулы Карабахта "конституцион корылышны торгызу" максатыннан "террорга каршы чаралар" башлады.

▪️Барлыгы 32 кешенең, шул исәптән 7 сивил кешенең үлеме хәбәр ителде.

▪️Халыкара хокуклар ягыннан Таулы Карабах Азәрбайҗан җирләре булып тора. Төбәктә башлыча этник әрмәннәр яши.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6👏2
Роскомнадзор "Айта" якут фильмын томалаган. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза

Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан якут режиссеры Степан Бурнашевның "Айта" фильмын томалаганнар. Моны фильмда "Русия халыкларының бердәмлек принцибына каршы килүче җимергеч мәгълүмат" табылды дип аңлатканнар.

Роскомнадзорда әйтүләренчә, фильмда "милли яктан тигезсезлеге күрсәтелә: бер милләт каһарманының уңай яклары башка милләт каһарманының тискәре якларына каршы куелган".

2022 елның февралендә Русия мәдәният министрлыгы "Айта" фильмын сатуга чыгарырга таныклык бирде. Министрлык реестрында прокат таныклыгын гамәлдән чыгару турында мәгълүмат юк.

Режиссер Степан Бурнашев Роскомнадзорның бу фильмда кайсы җирдә "җимергеч мәгълүмат" күрүен әйтә алмый, фильмның бурычы "нәкъ киресе – кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү", ди ул.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬13😁1
"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш

Төркиядә бер гасыр элек нигез салынган Бөгрүделик авылы һәм анда яшәүче татарлар турында репортажлар сериясеннән тагын бер материал тәкъдим итәбез.

Бу юлы авыл халкы Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына карата үз фикерләре белән уртаклашты. Алар татарларның мөһаҗир булып китүен хуплый һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә.

Гомәр Дүндәр — пенсиягә чыккан элекке укытучы. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын нигездә төрек медиасы аша күзәтә. Моны ул Русиянең империячел сугышы дип атый.

— Әгәр ватан куркыныч астында булса, сугышка китәргә кирәк, — дип үз фикерен аңлата ул. — Инде башка дәүләтләрне басып алыйк дип һөҗүм итсә — моны дөрес дип санамыйм. Әгәр Украина Русиягә каршы сугыш башлап, аның җирләрен тартып алган булса, бу очракта русияләрнең гаскәргә алынуы дөрес булыр иде. Әмма Русия Украинага һөҗүм итте. Бу — империячел сугыш.

Игенче Әюп Акйөрәк сүзләренчә, сугыштан качучы татарлар Бөгрүделик авылына күчеп тора ала. Бу миллилекне сакларга да файдалы булыр иде ди.

— Себер татарлары монда килсен, чөнки бу — мөселман җире, — ди ул. — Без үзебез дә ислам дине хакына монда килдек. Татарлар авылга килсә, милләтен саклый, әгәр шәһәргә китсә, ул үзенең миллилеген югалтачак. Шуңа бер урында яшәргә кирәк. Безнең әби-бабалар бер авылда яшәгәнгә күрә миллилеген югалтмаган. Соңрак шәһәрләргә таралу белән алар җирле халык белән кушыла башлаган. Бу нәселнең юкка чыгуына китергән.

Башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз.

👉
Төп сайтта.
👉
Көзге сылтама аша, VPN-сыз.
❤4👍4
Башкортстанның элекке түрәсе Хәбировны вазифасыннан читләштерүне сорап Путинга мөрәҗәгать иткән

Башкортстандагы "Мәгълүмати аналитика үзәге" оешмасының элекке җитәкчесе Диләрә Гундорова республика башлыгы Радий Хәбировны вазифасыннан алуны сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган. Аның хаты бүген, 20 сентябрь эшли башлаган "Голос Башкирии" сайтында чыкты.

Мөрәҗәгатьтә "Радий Хәбировны вазифасыннан алып, иҗтимагый караш лидеры Диләрә Гундоровага ышаныч белдерү" сорала.

Анда әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".

Күптән түгел Диләрә Гундорова Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшергә теләк белдергән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁2👍1🙏1🗿1
Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозуы өчен 45 мең сум штраф салганнар

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасовны "ят агент" тамгасыннан башка гына мәгълүмат чыгаруда гаепле дип тапкан һәм аңа 45 мең сум штраф салган.

Бу хакта район мәхкәмәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Моңа Габбасовның Telegram-каналында башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры Зәки Вәлиди турында язган хәбәрләре сәбәпче булган диелә.

Руслан Габбасов мәхкәмә утырышында катнашмаган. 2021 елның көзендә ул Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3🥱2😁1