Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче сентябрь, 579 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия армиясе Украинаның Одесса өлкәсенә һөҗүм итте. Украина Көньягы көчләренең спикеры Наталья Гуменюк сүзләренчә, РФ гаскәрләре Shahed-136/131 пилотсыз очкычларын кулланган. Диңгез вокзалы белән ашлык саклау келәте зыян күргән. Бер кеше яраланган дип хәбәр ителә.

🔹 Русия ягы да төнлә безгә һөҗүмнәр булган, ди. Курски белән Брянски өлкәләре губернаторлары бу төбәкләргә дроннар һөҗүм иткән дип белдерә. Аларның хәбәрләрен РФ саклану министрлыгы да кабатлый.

🔹 Парижда киләсе елда буласы Олимпиадага аэротакси ачарга җыеналар. Очу аппаратын Германиянең Volocopter ширкәте уйлап тапкан, ул дрон белән боралак арасындагы бер транспорт чарасын хәтерләтә, диләр. Аңа ике кеше сыя, ул сәгатенә 110 км тизлектә очарга сәләтле. Боралак белән чагыштырганда, тавыш чыгармый диярлек, диелә. Париждагы Олимпиада 2024 елның 26нчы июлендә башланачак.

🔹 Кичә кич Казанның "Ак Барс" хоккей такымы Уфаның "Салават Юлаев" такымын 4:2 исәбе белән җиңде. Матч КХЛның даими чемпионаты кысаларында узды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍3
Украина Көньягының саклану көчләре төнлә Одессага булган һөҗүм нәтиҗәләре фотоларын чыгарган.

Украина көчләре Русия җибәргән "Shahed-136/131" һәм "Калибр" дроннарын бәреп төшергән дип хәбәр ителә. Шулай ук, РФ армиясе Одесса өлкәсенә "Оникс" ракетлары белән дә аткан, диелә.

Одессаның порт инфраструктурасына, шул исәптән диңгез вокзалына, ашлык саклау келәтләренә зыян килгән.

Вокзал янында урнашкан кунакханә бинасында янгын чыккан. Әлеге кунакханә инде берничә ел эшләми дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
🤬6🔥1
Татарстанда Кама күперендә почта ташыган йөк машинасы белән юлчылар утырган "Газель" бәрелешкән.

Ике машинага да ут капкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱6😢3
Русия шәһәрләрендә хезмәт хакы ягыннан Казан — 22нче, Уфа — 29нчы урында.

2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда уртача хезмәт хакы — 63,2 мең сум, ә Уфада 60,6 мең сум булган. Чаллы — 34 нче урында, уртача хезмәт хакы — 56,1 мең сум.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤡3🤩1
Русия армиясе Украинаның Берислав шәһәренә 4 авиабомба ташлаган.

Ул хакта Херсон өлкәсенең хәрби хакимияте хәбәр итә.

"Иртән Русия авиациясе Бериславка һөҗүм итте. Оккупантлар шәһәргә дүрт авиабомба ташлады. Аларның берсе торак-эксплуатация конторасына килеп төште. Әлегә бер кеше һәлак булган һәм тагын берничә кеше яраланган дип әйтә алам. Тагын бер авиабомба торак йортны юк иткән" дип яза өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Александр Прокудин.

Берислав Украинаның Херсон өлкәсендә урнашкан. Анда 12 меңгә якын кеше яши, милләт ягыннан барысы да диярлек — украиннар. 2022 елның мартыннан алып ноябренә кадәр Берислав Русия гаскәре оккупациясендә булды, узган елның 11 ноябрендә Украинаның кораллы көчләре бу шәһәрне РФ оккупантларыннан азат итте.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Бөгелмәдән Илдар Булатов үтерелгән.

Ул 1966 елның 16 сентябрендә Лениногорскида туган. Украинаның Запорожье өлкәсендә һәлак булганы турында 57нче туган көненә бер көн кала — 15 сентябрьдә — хәбәр ителде.

Бүген аның җеназасын Бөгелмә мәчетендә укыйлар.

Булатов сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — бу хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Бөгелмә районыннан шушы сугышта кимендә 29 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁2😢2❤1👍1
Русия хакимиятләре очкычка билет сатып алучы юлчылар турында күбрәк мәгълүмат белергә тели.

Юлчы билетны ничек түләве турындагы (банкның исеме, картасы яки хисабының соңгы дүрт саны) белешмәләрне алмакчылар. Билет сатып алганда кулланылган компьютерның IP-адресын, юлчының һава ширкәте сайтындагы белешмәләрен дә туплаулары бар.

Контроль тагы да көчәяме?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4❤1😁1