Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Вертикальгә каршы көрәшеп булмый". Тарих институты академиягә кушыла

Бүген безнең төп язмабыз Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтын "йотарга" җыенуы турында. Тарихчылар академия президенты Рифкать Миңнехановның фәнни юнәлештә вертикаль төзергә җыенуын әйтә.

"Миндә шундый фикер калды: абзый [Рифкать Миңнеханов] әлегә кая килеп эләккәнен аңлап бетерми. Ул бу мәсьәләгә технократ буларак карый. Әйе, Миңнеханов милли үзаңны күтәрүдә һуманитар фәннәр, заманча тарих кирәк диде. Шул ук вакытта һуманитар өлкәнең әлегә акча китермәвен әйтте. Ул фән акча китерергә тиеш диде", дип сөйли тарих институтының фәнни хезмәткәре.

Галимнәр Тарих институтын Академиягә кушып зур кыскартулар булмасмы дип борчыла. Бу татар фәне, тарихы һәм Татарстанның киләчәге өчен файдалы түгел, ди алар.

Бу хакта зур язманы 👉 Азатлыкта укыгыз.
👉 көзге-сылтама бар.
👉 язманы Телеграмда да укып була.
🤬5👍2🔥1😢1
📍 1 октябрьдән Русия армиясенә көзге чакырылыш башлана

Русия баш штабы вәкиле "срочник"ларны сугышка җибәрмибез дип ышандыра. Ләкин моңарчы аларның сугыш кырында булу очраклары ачыкланган иде.

2024 елның 1 гыйнварыннан башлап Русиядә гаскәргә 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр алыначак. Әлегә хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ирләр генә чакырылырга тиеш.

Көзге чакырылыш турында тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.
😢2❤1
Уфада яшәүче 81 яшьлек Агиләш Дилмөхәммәтова улы, сәяси тоткын, башкорт сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны 4 ел буена күрми яши. Азатлык ялгыз ханымның ничек яшәгәне, ниләр уйлаганы турында сөйли.

Бездә чыккан язманы укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😱3👍1🔥1🤬1😢1
Наталия Фишман Казакъстандагы шәһәрләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәк

Бу атнада Фишман ире – режиссёр Тимур Бекмәмбәтов белән бергә Атырау өлкәсе акимы белән күрешкән. Очрашуда алар уңайлы мохит тудыру, шәһәрдәге иске биналарны төзекләндерү кебек мәсьәләләр турында фикер алышканнар.

Бикмәмбәтовлар гаиләсе Русиядән 2022 елның февралендә киткән иде.

Тимур Бекмәмбәтов Русия Украинада башлаган сугышны хөкем итеп чыкты, ул аны "бәла" дип атады. "Без яшәргә күнеккән дөньяның бер төндә чәлпәрәмә килүен күрү күңелсез", дигән иде ул.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍5🤣5😁2😢1🤡1
🛫"Аэрофлот" Казаннан Дубайга даими очышлар башлый

Бу хакта Казан һава аланының матбугат хезмәте җиткерә.

Очышлар кышкы яллар вакытына туры китереп ачыла, алар 21 декабрьдән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр булачак.

Казаннан очышлар җомга (иртәнге сигездә) һәм дүшәмбе (7:25 сәгатьтә), ә Дубайдан пәнҗешәмбе (17:35) һәм якшәмбе (13:30) булыр дип ниятләнелә.

Дубайга 158 юлчыны сыйдырышлы Вoeing 737−800 очачак. Юлга биш сәгатьләп вакыт китәчәк, диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🫡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын өч мәет кайтарылды

Айдар Хафизов
— Аскын районы Чураш авылыннан, Уфа урман-техник техникумын тәмамлаган, 6 сентябрьдә һәлак булган.

Рөстәм Вәлиев — 54 яшь, Нефтекамадан, өлкән лейтенант, 1969 елның 19 августында туган, 1990 елда Чиләбе югары танк команда училищесын тәмамлаган. 2023 елның 17 сентябрендә һәлак булган.

Рамил Саттаров — 33 яшь, Уфадан, 1989 елның 29 апрелендә туган, 2023 елның 18 гыйнварында һәлак булган. Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән (фотосы юк).

Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 963 кеше, Татарстаннан кимендә 617 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 29 сентябрь, сугышның 583нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3🕊2🔥1
Русиядә террорчы дип саналган "Талибан" хәрәкәте вәкилләре Казанда Әфганстан турында сөйләшүләр үткәрде

Бүген Казан ратушасында Әфганстан турында Мәскәү форматында сөйләшүләр узды.

Анда Әфганстанның дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" хәрәкәтеннән оешкан яңа хакимияте, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Катар, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Русияне дә кертеп барлыгы 15 ил вәкилләре катнашты.

Татарстан медиасы язуынча, сөйләшүләрдә Әфганстандагы вазгыять, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм низагтан соң илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышулар булган. Шулай ук террорчылык һәм наркотикка каршы көрәш, илдә хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләшкәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ислам дөньясы белән багланышлар Русия өчен зур әһәмияткә ия була башлады", дип белдергән.

Чара ахырында декларация имзаланган, аның кайбер пунктларын Таҗикстан вәкилләре генә хупламаган, дип хәбәр ителә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁5🔥2😱1🤡1
Русия Украинадан басып алган кайбер шәһәрләрне төзекләндермәячәк

Русия аннексияләгән яңа дүрт төбәктә: Луһански һәм Донецки "халык республикалары", Запорожье белән Херсонда сугышта җимерелгән кайбер шәһәрләрне төзекләндермәячәкләр.

Бу хакта Русия төзелеш министры Ирек Фәйзуллин әйтте.

"Төзекләндермәскә булдык, чөнки 100 мең кешелек шәһәр, анда берни калмаган. Анда берни эшләмибез, җиде кеше яши — шәхси йортларыннан китәселәре килми: су, ут, электр энергиясе, җылылык һәм газ да юк. Ләкин кешеләрнең каласы килә", дигән ул.

▪️Төзелеш министрлыгы мәгълүматынча, Русиянең Украинага каршы сугышында җимерелгән шәһәрләрне шефлыкка алган төбәкләр төзекләндерү эшләренә 115,6 миллиард сум керткән.

▪️Татарстан — фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе. Татарстан карамагына Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре бирелгән.

@azatliqradiosi
❤3🔥2🤡1
Башкортстанда ел башыннан бирле алты меңләп кеше контракт белән хәрби хезмәткә киткән

Бу хакта республика хәрби комиссариатында җиткерделәр, дип хәбәр итә "БСТ" телеканалы.

Контрактны иң әз дигәндә алты айга төзеп була, шулай ук анда "Вагнер"ның элекке сугышчыларын да алулары әйтелә.

▪️Элегрәк "Prufy" басмасы үз чыганагына сылтама белән, Башкортстанга быел 1 декабрьгә кадәр контракт белән хәрби хезмәткә бару өчен 12 меңнән артык кеше җыю бурычы куелган, дип хәбәр иткән иде. Март һәм апрель айларында 2,5 мең кеше җыярга тиеш булганнар. Әмма бу күрсәткеч яртылаш кына үтәлгән.

▪️Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ни өчен китәләр? Азалык язмасын укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩2
Русиядә түрәләр өчен күнегүләр узачак: анда илнең атом сугышында җимерелүе тасвирлана

3 октябрь, сишәмбе көнне бөтен Русия буйлап сивил саклану күнегүләре узачак. Анда атом сугышы шартларында ниләр эшләячәкләрен тикшермәкчеләр.

Сценарийда тасвирланганча, ил җирләрендә "радиация чыганаклары" барлыкка килгән, ә кайбер төбәкләрдә яшәешне тәэмин итүче инфраструктура һәм торак йортларның 70 процентка кадәре җимерелеп беткән. Гомуми мобилизация игълан ителгән.

Әлеге сценарийдан өзекләрне аноним чыганакларына сылтама белән Baza һәм "Тайга" чыгарды. Әлеге документ Роспотребнадзор эчендә таратылган диелә.

@azatliqradiosi
👎1🔥1🤡1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — әсбап сүзе.

Телефоныгызда нинди әсбаплар бар? Кайсыларын ешрак кулланасыз?

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
🔥6❤2😁2
Хәерле иртә, дуслар! Шимбә иртәсендә кыска хәбәрләр мондыйрак:


🔹Брянски өлкәсенең Погар авылында электрстанциядә шартлау булган дип хәбәр ителә. Янгын чыккан. Тирә-якта авыллар электр утсыз калган. Корбаннар хакында хәбәрләр юк. Өлкә губернаторы Александр Богамаз авылга Украина ягы һөҗүм ясады дип белдерде.

🔹Бер ел элек Русия хакимияте Украинаның фетнәчел ДНР, ЛНР җирләрен, Запорожье, Херсон өлкәләрен басып алып үзенеке дип белдерде. Украина үз җирләрен азат итү өчен сугыша.

🔹Токмак тирәсендә Русиянең Су-35С һөҗүм очкычы бәреп төшерелгән, дип яза The Insider. Ул Русия һәм Украинадагы чыганакларына таяна. Медиа язучынча, бу сугыш вакытында Русия һава һөҗүменә каршы системы белән үзенең очкычларын бәреп төшерүенең дүртенче очрагы. Бу - "вагнерчы"ларның фетнәсе вакытында бәреп төшерелгән очкычлардан тыш булган сан.

🔹Тверь өлкәсендә Евгений Пригожин утырган дип саналган очкыч төшкән урында истәлек ташы барлыкка килгән. Ташка "Кан, намус, гаделлек, ватан, батырлык, ЧВК Вагнер" дигән язу каелган.

🔹Русия арыш уңышын җыюны 1,8 млн тоннага киметәчәк. Русиянең он һәм бодай җитештерүчеләрнең берләшмәсе вәкилләре әйтүенчә, бу дәүләтнең арышка игътибар кимүе белән бәйле. Алар фикеренчә, арыш икмәге саны азаячак, мәсәлән, "Бородинский" икмәге кыйммәтләнәчәк.

🔹Башкортстанда бер тәүлек эчендә 15 кеше урманнарда югалган. Алар турында мәгълүмат республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында туплаган. Барысы да табылган диелә.

🔹Шагыйрь Муса Җәлилнең беренче кызы Люция Җәлилова тәүге тапкыр әтисенең туган төбәге Оренбурга кайткан. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итә. Ул 1936 елның 18 маенда Ташкентта туган, һөнәре белән кинорежиссер. Аңа 87 яшь, татарча сөйләшә.

Әлегә шулар. Матур яллар сезгә, кадерле укучылар. Ара-тирә монда да, башка платформаларыбызга да күз салыгыз.
👍6🔥3✍1
🔻Әрмәнстан Таулы Карабахтагы вазгыять аркасында Азәрбайҗан өстеннән БМОның Халыкара мәхкәмәсенә шикаять язган.

Әрмәнстан белдерүенчә, Азәрбайҗан "Таулы Карабахтан этник әрмәннәрне кысып чыгаруга юнәлдерелгән гамәлләреннән баш тартырга тиеш". Мәхкәмәгә язылган белдерүдә шулай ук Азәрбайҗанны Таулы Карабахның әлеге һәм элеккеге сәясәтчеләре һәм хәрбиләренә карата басым ясаудан, алардан үч алудан тыярга сорала.

Әрмәнстан шулай ук мәхкәмәдән Азәрбайҗанны Таулы Карабах хакимиятләре кешеләргә биргән паспортларны, милек һәм башка документларны юкка чыгармауны һәм гамәлдә калдыруны мәҗбүр итәргә сорый.

Моннан тыш Ереван Бакудан Таулы Карабахта һәйкәлләрне җимермәскә сорый.
🤬3👍2🙏1