Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Болгарда яңа кунакханә төзү эше тукталган

Бу хакта бүген Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

"Монда төзүчеләр буш кешеләр булып чыкты. Андый кешеләр белән эшләргә күнекмәгән дә һәм кирәкми дә. Үзебезнең акчага кунакханә төзибез диләр. Аннан бер-ике көн үткәч миңа Казанга шалтраталар: "Иптәш Шәймиев, ПГСны кайдан алырга икән?" Мин әйтәм, ПГСны әзерләдегезме дип мин шалтратырга тиеш. Булыр-булмас, бәхет кошы үзеннән-үзе кунмасмы дигән кешеләр белән эш итеп булмый", диде ул.

▪️Өч катлы кунакханә 300 кешегә исәпләнә, анда 185 номер каралган. Корылмада конференц-зал, балалар уен залы, ресторан булыр дип көтелде. Кунакханәне 2024 елның җәенә төзеп бетерергә теләделәр. Ул гади туристлар өчен исәпләнгән дип ассызыкланды.

▪️2018 елда Болгарда биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсе ачылды. Ул гади туристлар өчен түгел, күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3🔥3❤1🤔1🌚1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, бу сәгатькә хәбәрләр мондыйрак:

🔹Ташкентның һава аланында таможня складында шартлау булган. Янгын чыккан. Корбаннар саны турында әлегә билгесез. Һава аланында электр машиналарның аккумулятор батареяләре шартлаган дигән фараз бар.

🔹Төнлә Русия Украинага дроннар һөҗүме ясаган. 30 дрон бәреп төшерелде, дип хисап бирде Украина ягы.

🔹АКШның Дәүләт департаменты белән Пентагон Укрианага кораллар бирү буенча фикер каршылыгына килгән, дип яза Politico.

🔹Аннексияләнгән Кырымда ике Украина ватандашы 15 һәм 16 елга төрмәгә утыртылган. Алар шпионажда гаепле дип табылган. Медиазона язуынча, икесе дә гаебен таныган. ФСБ аларны СБУ агентлары дип әйтә һәм алар Русия армиясе турында мәгълүмат туплаган, ди.

🔹Канада премьер-министры Джастин Трюдо парламент утырышына СС ветеранын чакырулары өчен гафу үтенде.

🔹Дагыстанда өч кеше тоткарланган, алар ике кеше һәлак булган (берсе - полиция хезмәткәре) атышта катнашкан.

🔹24 сентябрьдән алып бүгенгә кадәр Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 53 629 кеше күченгән.

🔹30 сентябрьдә Казанда "Зур бәлеш - Гөбәдия" ризык фестивалендә 150 килограммлык гөбәдия пешереләчәк.

🔹Башкортстанда беренче 7 ай эчендә 20 502 бала туган, әмма шул ук вакыт аралагында 27 969 кеше вафат булган.

Әлегә шушылар. Көн дәвамында иң мөһим һәм кызык хәбәрләрне язып торырбыз.
🔥2✍1👍1
Хәзер инде менә рәсми...

Бәйсезлеге танылмаган Таулы Карабах республикасының президенты Самвел Шахраманян республиканың юкка чыгуы, барлык дәүләт оешмаларының таратылуы турында фәрманны имзалаган.

Таулы Карабах тарихын күзәтүчеләр бармы? Ниләр уйлыйсыз? Языгыз әле. 1990нчы еллардагы низаг ничек истә калды?
🔥6🕊2👍1🤬1
Ташкент һава аланында шартлау аркасында ике кеше һәлак булган, 163 кеше зыян күргән.

"2006 елда туган яшүсмер шунда ук һәлак булган. Хастаханәгә китергәндә ул өзелгән булган", дип аңлаткан Үзбәксатнның Сәламәтлек министрлыгы вәкиле.

24 кеше хастанәгә китерелгән. Башкаларга беренчел ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
😢9👍1
Быел Татарстанның Югары Ослан районы Гаврилково авылында низаг чыккан иде. Анда Идел буе ярында "Форрест" глэмпингы төзелеше башланырга тиеш иде. Бу проектны хуплаганда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан иде. Ә авыл халкы каршы чыкты. Алар нишләде?

Глэмпинг буласы урынга агачлар утыртканнар. 100 үсенте өчен авыл халкы үзе акча җыйган.

Бу тарихны тулысынча 👉 монда укый аласыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Ничек уйлыйсыз, 100 агач төзелешкә киртә була аламы?
🔥4👍2👏2
Туган җирләрен сакларга тырышучы башкортлар Радий Хәбировны үзләренә чакырган.

Барырмы Хәбиров? Халыкның моң-зарын тыңларга әзерме икән ул?

Хәйбулла районы Подольски авылында җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар һәм шул сәбәпле монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенын да шушы мәсьәлә турында сөйләшү өчен үткәрәләр. Җыен 30 сентябрьгә билгеләнгән.

Хәбәр сәхифәдә. Ә бусы - VPNсыз ачыла торган сылтама.
✍2👍1
Русиядә һава аланнарында проблемнар. Казан аэропортында да чиратлар.

Бүген, 28 сентябрьдә Русия һава ширкәтләренең юлчыларны теркәү системы белән проблемнар туды. "Аэрофлот" юлчыларны билетлар сатып ала торган Русия системы - "Леонардо"да төзексезлекләр турында кисәтте. Шулай ук мондый проблем барлыгын "Победа"да һәм "Урал һава юллары"нда да белдерделәр. Сервисны уйлап тапкан "Ростех" оешмасы чит илдән көчле DDOS-һөҗүм булуын белдерде.

Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара һава аланында эчке очышларга теркәлүгә чиратлар барлыкка килгән. Һава аланындагы таблолар да дөрес эшләми. Онлайн-таблоларда да төзексезлекләр күзәтелә диелә.

"Бизнес Online" язуынча, Астанага, Петербурга һәм Мәскәүгә очышлар тоткарлана.

Хәбәр ачылмаса, моннан укыгыз.
😢2
Бүген татар мәгърифәтчесе, төрле дәреслекләр авторы, нәшир, журналист, “Йолдыз” газетасы мөхәррире Әхмәдһади Максудиның туган көне.

Казанда аның оныгы яши, табибә Фәридә Хәлитова. Менә аның истәлекләре:

"Бабам яшь чагында урамнан барганда бер чегән хатыны килеп аңа багучы булуын әйтә. Бабам ничектер ризалаша. Чегән хатыны кулына карый да, синең монда кәгазь дә кәгазь, дип китеп бара.

Чыннан да шулай булды да. Минем дәүәти гел китап язды, газет чыгарды. Татар халкының белемен арттыру өстендә эшләде. Мин әле дә хәтерлим, безнең өйдә инкыйлабка кадәр басылган Әлифба да сакланган иде. Миңа әни шуны укытырга да тырышкан иде.

Бабамның иң зур эшчәнлеге 10 елдан артык чыккан "Йолдыз" газетын чыгаруы булгандыр. Бу газет белән ул татар халкына гомуми татар хәбәрләрен җиткерде.

Совет чорында Максудилар исемен еш әйтергә рөхсәт юк иде. Әнием шуңа бик кайгыра иде".

Максудиның бүген дә популяр дәреслекләре - "Мөгаллим сәни", “ Гыйбадәт Исламия"

Кем укырга өйрәнде бу китаплардан? Андыйлар бармы монда?
❤22🔥2
📍Американың сугышны өйрәнү институты Русия белән Иран үзара сөйләшүләр алып бара дип яза. Алар дроннар, шулай ук 300 чакрымга һәм аннан еракка һөҗүм итә алырдай "Фатех-110" һәм "Зүлфикар" баллистик ракетларын сатып алу белән бәйле диелә.

Сентябрьнең икенче яртысында Иранга Русия саклану министры Сергей Шойгу килгән иде. Шул чакта аңа дроннар, ракетлар, һава һөҗүменнән саклану системы компонентлары күрсәткәннәр.

Американың сугышны өйрәнү институты искәртүенчә, БМОның иминлек шурасы резолюциясе Иранга 300 чакрымнан артык радиуста һөҗүм итәрдәй ракетларны сату мөмкинлекләрен чикли, әмма быел 18 октябрьдә аның вакыты чыга.

Хәбәр монда. Яки бу альтернатив сылтамадан файдаланыгыз.
🤬4👍2😐2🔥1
Һарри Поттер турындагы фильмнарда профессор Альбус Дамблдор ролен уйнаган актер Майкл Гэмбон 82 яшендә вафат булган. Ул үпкә ялкынсынуыннан китеп барган дип хәбәр итә The Guardian.

Гэмбон Һогвартс мөдире булып Поттер фильмнарының алтысында уйнады.

Беренче ике фильмда профессор Дамблдоор ролен башкарган Ричард Һаррис 2002 елда 72 яшендә вафат булган иде.
😢12🥱3❤2🤯1
Йөргән кызын үтереп, иттарткычтан чыгарган Пермь кешесе Украинада сугышканнан соң ярлыкау алып иреккә чыккан

2018 елда Пермь краенда куркыныч хәбәр тарала: инде бер атна кайдалыгы билгеле булмаган 27 яшьлек хатынның үтерелүе ачыклана. Аны йөргән егете Дмитрий Зеленский үтергән булып чыга. "Гәүдәсен туракладым, иттарткычтан чыгардым, сөякләрен өч пакетка тутырдым һәм елгага ташладым", дип сөйли ул мәхкәмәдә. Зеленскийны 11 елга төрмәгә утырталар.

Ирнең әнисе сүзләренчә, улы аңа 2022 елның ноябрендә шалтырата һәм "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән ярты елга контракт төзүе һәм әлеге вакытта Луһански тирәсендә булуын сөйли.

Быел июньдә ул ярлыкау ала һәм "ЛНР"да яши – "бер апасына хуҗалык эшләрендә ярдәм итә". Соңрак Анапага төзүче булып китәргә җыена ди Зеленскийның әнисе. Хатын улын ярлыкауга лаек дип саный, чөнки ул "кылган гамәлләренә үкенә" икән.
😱4🤬1
Башкортстаннан билгеләнгән сенатор Лилия Гомәрова математика дәресләренә "традицион кыйммәтләр кертергә" куша

Мәктәпләрдә хәтта математика дәресләрен укытканда да Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре телгә алынырга тиеш. Бу хакта Федерация шурасының Башкортстаннан билгеләнгән әгъзасы, фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова белдергән.

"Мәсьәләнең шартын төрлечә язарга була: безнең традицион гаиләгә таянырга кирәк, әти, әни, балалар булсын, беренче родитель һәм икенче родитель түгел", дигән ул.

Безнең бер сорау: әле математика дәреслекләрендәге мәсьәләләрдә "родитель один, родитель два" дип язылганмыни? Якында гына берәр дәреслек юкмы?
🤡6👍2😁2🤮2🤬1
Татарстан яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәк

Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар. Хәзерге вакытта 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа мәктәпнең мәйданы 28 мең дүрткел метр.

Мисалга Чалладыа 1985 елда төзелгән мәктәп китерелә: 1,5 мең укучыга дип төзелгән, бассейны да булган бу мәктәпнең мәйданы 18,5 мең дүрткел метр.

Быел Татарстанда 11 яңа мәктәп тапшырылды, алар 17 миллиард сумга төшкән. "Бу төбәк казнасына зур авырлыклар китерә", дигән республиканың төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев.

Кичә олимпиадачылар үстергән укытучыларга грантлар күләмен киметү турында билгеле булган иде. Бүген менә мәктәпләр.
👍3👏1
Радио архивы 🎙 Бүген кырымтатар телендә язманы тыңлыйбыз.

Азатлык радиосы озак еллар дәвамында Кырым мәсьәләләрен күтәреп, кырымтатарча да тапшырулар чыгарып торды. Бүген шундый без язманы тыңларга тәкъдим итәбез. Ул радиобыз эфирында 1995 елның 1 апрелендә яңгыраган. Тапшыруда Кырымдагы кайбер урыс оешмаларының Кырымга кырымтатарларын кайтудан туктату теләкләре турында сөйләнә.

Йәгез, кырымтатарча тыңлап карагыз әле. Барысы да аңлашыламы? Сезгә ошыймы? Сездән ❤️ билгеләрен көтәбез, фикерләрегезне дә языгыз.

#азатлыкка70 #архив
🔥7❤5👍1
Google-га 25 ел. Ул милли телләрне сакларга ничек ярдәм итә?

Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.

💬 Тел активисты Ирек Хаҗиев сүзләренчә, Google тәрҗемәченең сыйфатын хәзер дә волонтерлар яхшырта ала. Бу эшне ул бүген дә алып бара. Аның үзенең тарафыннан гына бүгенге көнгә 100 меңгә якын тәрҗемә ясалган.

— Вакыт булганда, тәрҗемәчедә хаталар күрсәм, төзәтмәләр кертергә тырышам. Статистикага күз салсак, бу тәрҗемәчедә татар теленә бәйле 80 меңгә якын төзәтмә ясалган. Чагыштыру өчен, урыс телендә – 9 миллионга якын төзәтмә. Теләгән һәр кеше төзәтмәләр, тәрҗемәләр ясап Google тәрҗемәче эшен камилләштерә ала, — ди ул.

💬 IT-белгеч, күп кенә башкорт проектлары авторы Илдар Киньябулатов Google милли телләргә игътибар бирә, ләкин Яндекстан бу мәсьәләдә калыша дип саный. Әлегә кадәр Google тәрҗемәчегә башкорт теле өстәлмәгән.

💬 Татар һәм инглиз телләре укытучысы, "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе Эльвира Маркова белем бирү өлкәсендә дә тәрҗемәчеләрнең булуы мөһим дип саный.

— Укучыларым да, татар теле белән кызыксынучылар да миннән еш кына тәрҗемәчеләрне сорый. Мин, гадәттә, Google, Яндекс тәрҗемәчеләрен һәм Tatsoft-ны киңәш итәм. Аларның тәрҗемә итү сыйфаты төрле, шулай да, һәрберсен дә куллану файдалы була ала, — ди ул.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤9👍4🔥1
Хәерле җомга иртәләре, дуслар! 29 сентябрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:

▪️Төнлә Русиядә 11 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә илнең хәрби җитәкчелеге. Аларның 10сы Курски өлкәсендә һәм берсе Калуга өлкәсендә очкан диелә. Путин режимы башлаган сугыш инде 583 көн дәвам итә.

▪️Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга ихтыяҗ 41%ка арткан. "Авито Недвижимость" белгечләре бәянең дә артуын теркәгән.

▪️Украина Атом энергиясе халыкара агентлыгының (МАГАТЭ) идарә шурасына кергән.

▪️Бу көннәрдә Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 84,7 меңләп кеше күчкән дип хәбәр ителә.

▪️Уфада 11 октябрь көнне узачак Республика көненә әзерлек бара. Әзерлектә 2,1 меңгә якын хезмәткәр катнаша.

Азатлыкны укыгыз, безне дусларга да киңәш итегез. Бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2✍1👍1
📍Мәскәүдә мобилизациядә хезмәт итү вакытын чикләү турындагы канун өлгесен хупламаганнар

Мондый тәкъдим белән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыккан иде. Ул мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү кирәк дигән иде.

Русия Думасы каршындагы канун чыгаручылар шурасында бу тәкъдим хуплау тапмаган. Канун өлгесенә югары пулат идарәсе һәм Федерация шурасының саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондарев та тискәре бәяләмә биргән.

Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁3🤡2👍1
Татарстан Русия Украинадан басып алган Донбасска чираттагы һуманитар йөк җибәргән

Казаннан Лисичанскига һәм Рубежноега барлыгы 10 йөк машинасы киткән, дип хәбәр итте республика президенты Рөстәм Миңнеханов. "Алга таба да авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез!", дип ул үз Телеграм каналында татарча язды.

Украина җирләрен басып алган Русия төбәкләр карамагына төрле шәһәрләрне тапшыра. Татарстан карамагына Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре бирелгән.

Татарстан – Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
🤡6👍4😱2🤮2👎1