Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда тотылган машиналарның бәясе 35 процентка арткан.

Өч миллион сумнан башланган машиналар арасында иң еш Hyundai Tucson сатылган. 1,5-3 млн сумлыклары арасында тотылган Kia Sportage һәм Hyundai Creta-ны сатып алучылар күп булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁3😢2👍1
Кызыл Хач оешмасы тарихта беренче тапкыр һакерлар өчен сугыш алып бару кагыйдәләрен чыгарган.

Сәбәбе — Русиянең Украина территориясенә бәреп керүе.

Кызыл Хач оешмасы Русия белән Украина арасында барган сугышта катнашкан һакер төркемнәренә яңа кагыйдәләрен җибәргән.

Аларда, мәсәлән, гражданлык объектларына һөҗүм итәргә ярамый дип язылган. Шулай ук, гади халыкка зыян китерергә, паника таратырга ярамый, диелә.

Би-би-си язганча, сугыш башланганнан соң, Киев Русиянең киберһөҗүмнәренә каршы тору максатында "Украинаның IT-армиясе"н булдырган. Әлеге өтркем банкларның һәм тимер юлларның компьютер челтәрләренә һөҗүм итеп тора.

Русиянең Killnet төркемендә эшләүче бер кеше Би-би-си журналистына "һакерлар Кызыл Хач кагыйдәләрен үтәр дип уйламыйм" дигән.

"Аноним Судан" төркеме Кызыл Хач кагыйдәләре чын тормыштан ерак һәм аларны бозмый мөмкин түгел дип белдергән.

Ә сез ничек уйлыйсыз? Һакерлар Кызыл Хач кагыйдәләренә колак салырлармы?

@azatliqradiosi
🌚3👍1
🇨🇳Русия Кытайның һава ширкәтләренә федерациянең 3 шәһәренә: Сочи, Калининград һәм Казанга — очышлар башлауны тәкъдим иткән.

Ул хакта Росавиация хәбәр итә.

Казан белән Кытай арасында очышлар коронавирус пандемиясенә кадәр башланып караган иде, әмма алар озакка сузылмады.

Кытай Татарстанга тагы да якыная дигән сүзме?..

@azatliqradiosi
👍2🤔2✍1🔥1
Казанга очып килгән наци татуировкалы чит ил ватандашын Русиядән депортацияләгәннәр.

35 яшьлек ир Казан һава аланына очып килгән, аны тикшерү өчен туктатканнар. Ирнең иңбашында наци символлы татуировка булган диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡3👍1
Химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШта эшләүче өч галимгә бирелде. Берсе — чыгышы белән Русиядән

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "квант нокталарын ачу һәм синтезлау өчен" бирелә.

Менә ул галимнәр:

▪️Мунги Бавенди — 1961 елда Парижда туган. Докторлык диссертациясен Чикаго университетында яклаган (1988). АКШтагы Массачусетс технология институты (MIT) профессоры.

▪️Луи Брус — 1943 елда АКШның Кливленд шәһәрендә туган. Докторлык диссертациясен Колумбия университетында яклаган (1969). АКШның Колумбия университеты профессоры.

▪️Алексей Екимов — 1945 елда Совет берлегендә туган, Петербурдагы Физика-техника институтында, аннары Нью-Йоркта Nanocrystals Technology ширкәтендә эшләгән.

Азатлык Нобель атнасын күзәтүен дәвам итә.

@azatliqradiosi
👏4
Казан активисты Андрей Бояршинов сәяси тоткын дип танылды

Андрей Бояршинов
— биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.

2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.

Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."

Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.

"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты бүген Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬7🎉1
Татарстанда ике муниципаль депутат эшеннән алынган

Алар керемнәренең зур өлешен күрсәтмәгән.

Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тору сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов белдерде.

Моннан тыш, экспертлар төркеме районнарда башка ришвәтчелек очракларын өйрәнгән. Аеруча, Әлмәт районында җирле түрәләр җир мәсьәләләрен хилафлыклар ясаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷4👍1
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү өчен 3 млрд сум кирәк

Бу хакта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин белдергән.

Бу акча табылса да, мәчет әле кимендә дүрт ел үтмичә ачылмас, дип тә өстәгән ул.

▪️"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡6❤1👍1
Русия сәламәтлек саклау министрлыгы бала төшерү өчен кулланыла торган дарулар әйләнешен чикли

Бу турыда документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Аңа ярашлы, бала төшерүдә кулланыла торган мизопростол һәм мифепристонлы дарулар исәпкә куелачак.

Боерык киләсе елның 1 сентябреннән гамәлгә керә. Ул 2030 елның 1 сентябренә кадәр үз көчендә булачак диелә.

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа мәхкәмәсе нахакка 13 ел төрмәдә утырган Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум компенсация түләргә дип карар чыгарды Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы җиткерә, каналда мәхкәмә карары укылган видео да чыкты. 86 яшьлек пенсионер үзе дәүләттән 450 миллион сум…
Русия финанс министрлыгы Фәтхулла Исхаковка 31 млн сум түләү турындагы мәхкәмә карарын шикаять иткән

13 сентябрьдә Уфаның Ленин районы 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка дәүләт 31 миллион сум түләргә тиеш дигән карар чыгарган иде.

▪️Исхаковны ике кызга һөҗүм итүдә гаепле дип табып, 22 яшьлек чагында, 1959 елда төрмәгә утырталар. 13 ел нахакка утырып чыкканнан соң, ул 64 ел элек чыккан хөкем карарын гамәлдән чыгаруга ирешә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱3🤬2
Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәре әтисенә пычак белән кадаган һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булган

Mash Batash каналы мәгълүматынча, бу ир 3 октябрьдә Уфада әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадаган һәм Самар өлкәсенә качып киткән. Аның исеме Альберт, аңа 37 яшь диелә.

Украинадагы сугыштан тыш, ул Чечня сугышында да катнашкан. Аны полициядән кешене тоткынлыкка алып, аңа гранат белән янавы өчен куган булганнар.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬2
Көн язмасы: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши?

— Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе камерага тарала. Әле моңа өстәп шушы аварияләр аркасында хатын-кызлар тотыла торган изоляторны черкиләр басты. Бу хакта кат-кат язарга туры килде, шуннан соң гына аларны агулап үтерергә тырыштылар бугай, әмма нәтиҗәсе булмады.

▪️Сәяси тоткын, активист Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Мәскәүдә утырды, хәзер Уфаның тикшерү изоляторында.

▪️2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

▪️Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. 16 октябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.

Лилия Чанышеваның төрмәдәге тормышы турында Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5❤3🤬1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсен кыска яңалыклардан башлыйк, ә сугыш 589 көн дәвам итә.

🔷 Украина Русия дроннарының һөҗүме турында белдерде. Русиянең Курски өлкәсенең губернаторы да дроннар һәм кассетлы ядрәләр белән һөҗүм ителде диде.

🔷 Xiaomi ширкәте җитерештергән тауарларларының эштән чыгып алуы турында хәбәр ителә. Телефоннардан башлап робот тузансуырткычлар, видеокамералар кебек җиһазларга кадәр эшләми башлаган.

🔷Британиядә 2008 елдан соң туган кешеләргә тәмәке сатуны тыя башлаган.

🔷 Хосусый медклиникаларны үз пациентлары турында мәгълүматларны хәрби комиссариатларга тапшыруны мәҗбүр иткәннәр.

🔷 Төркия октябрь азагында Украинадагы низагны хәл итү турында халыкара очраушын уздырырга ниятли, дип яза Bloomberg. Русия чакырулы түгел, Кытайның вәкилләре киләме, юкмы - билгесез.

🔷 Парижны кандала баскан. Кешеләр аларның тешләүләреннән зарлана. Париж хакимияте 2024 елда узачак Олимпиадага бернинди дә куркыныч янамый дип тынычландыра.

🔷 Татарстанда урман бете тешләү аркасында сентябрь аенда хастаханәләргә мөрәҗәгать итү ике тапкырга арткан. Август аенда 861 татарстанлы зарланган булса, сентябрьдә - 1800 кеше.

🔷Бүген Башкорстандагы парламент рәисе итеп тагын Константин Толкачев сайланган. Ул 1999 елдан бирле республика Корылтаеның спикеры вазифасына инде алтынчы тапкыр сайлана.

Әлегә шулар. Көн дәвамында мөһим хәбәрләр чыкса, без сезгә беренче итеп хәбәр итәрбез. Туган телдә, оператив яңалыклар монда. Матур узсын көнегез, имин булыгыз.
👍7✍1
Бүген Укытучы көне билгеләнә. Без дә мөгаллимлек кебек авыр хезмәтне башкаручы педагогларны котлыйбыз. Аеруча татар һәм башкорт теле, әдәбияты фәннәрен бернигә дә карамастан намуслы укытулары өчен, басым, читләштерү, телләрнең дәрәҗәсен төшерү кебек күренешләргә йөрәкләре сыкраса да фидакарьләрчә белем бирүләре өчен рәхмәт әйтәбез. Телгә мәхәббәт тудырасыз, күңелләргә матурлык, мәрхәмәтлек сеңдерәсез, милли үзаңны булдырасыз.

Дәүләт мәктәпләрендә генә түгел, хосусый уку йортларында да, онлайн мәктәпләрдә белем биргән укытучыларга рәхмәт әйтәбез. Дәүләт туган телләр сәгатьләрен кыскартканда җаваплылыкны үз өстенә алып, онлайн курсларны оештыручылар да, мәгърифәт проектларын булдыручылар да бар. Афәрин сезгә!

Бәхетле булыгыз, саваплы эшегезнең әҗерен күрергә язсын!
🥰16❤3👍1
Русия баскынлыгындагы җирләрдән Украинага 19 баланы кайтарганнар. Бу хакта Save Ukraine хәйрия фондында хәбәр итәләр. Украина бала хокуклары вәкиле Дмитрий Лубинец мәгълүматынча, сугыш барган вакытта Украинадан Русиягә 16 меңнән артык бала депортацияләнгән.

Бу 16 баланы нчиек кайтара алганнар?

Бу хакта 👉 монда бар. Ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.
❤3👍1
📍Казанда Казансу ярында халыкара дәрәҗәдәге кунакханә комплексы төзеләчәк, беренче ике бинасын киләсе елның көзенә җитештермәкчеләр

Ул биш манарадан торачак, иң биеге 100 метрга җитәчәк, калганнары 65әр метрлы. Миңнеханов ике манараны 2024 елның октябренә, Казанда узасы БРИКС саммитына җитештерергә кушкан. Яңа объектлар югары дәрәҗәле кунакларны урнаштыру өчен кирәк. Кичә, 4 октябрьдә Казан ратушасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Казан мэры Илсур Метшинга "Миллениум" күпере янында, Казансу ярында төзеләчәк кунакханә комплексының тышкы кыяфәтен күрсәткәннәр. Кунакханә "Миллениум" күпере белән "Ривьера" арасындагы бушлыкта урнашачак, ул шәһәрнең "яңа бизәге булыр" дип өметләнәләр. Комплекстагы кунакханәләр дүрт һәм биш йолдызлы булачак, кайбер мәйданнарны офислар өчен бирәчәкләр, диелә.

Кунакханәләр нинди булачак - моннан кереп карагыз. Ачылмаса, бу сылтама бар.

Хәтерлисезме, Казандагы төзелергә тиеш Җәмигъ мәчетенә Кирмәнгә карап торган Казансу ярында бер җир дә табылмаган иде. Йә анда яшәүче халыкка Кирмәнгә манзара каплана диелде, йә Кырлай паркында елга буендагы төзелеш кыйммәткә төшә дип төрлечә юмаладылар. Казан мэры Илсур Метшин Җәмигъ мәчет төзелеше урынын шәһәр үзәгеннән читкә күчерүне бу урында җир асты сулары булуы һәм җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы белән аңлатты. Нәтиҗәдә Җәмигъ мәчете Бишбалта бистәсенә "сөрелде", аны төзүне мәскәүләргә тапшырылды.

Сорау: ә яңа кунакханәләрне төзелешенә Казансу сулары комачауламыймы?
🤬8❤2💩2👍1
🔻Уфада ислам руханилары арасында акча аркасында җәнҗал купкан

Уфаның Калинин районы мәхкәмәсендә Башкортстан диния нәзарәтендә эшләгән Зимфир Габдракиповның шикаяте карала башлаган, ул нәзарәттән ике миллион сум тирәсе хезмәт хакы бурычын түләттерүне сорый. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалиннан сорау алганнар. Ул шикаятьтәге таләпләрне танымаган, Габдракипов кайчандыр минем дустым иде, ул бушлай эшләргә сүз бирде дигән.

Биргалинның аңлатамасы👇

- Башта ул нәрсәләрдер эшли иде, минем белән сәфәргә баргалады, ниндидер чаралар булганда кунакларны каршы алырга булышты. Бетте! Бүтән бөтенләй бернинди оештыру эшләре дә башкармады. Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый. Ул теге вакытка безнең 90 млн сум бурыч барлыгын белә иде. Без хезмәт хакы түли алмаган булыр идек. Җитмәсә, эшләмәгән көннәре өчен дә түләргә куша.

"Пруфы" медиасы язуынча, Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең үз хезмәткәрләре каршындагы бурычы 10 миллион сумнан артык.

Кем хаклы монда, дуслар!? Укып чыгыгыз да сез дә карарыгызны языгыз әле.

Хәбәр ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
🤡7👍1🌚1
2023 елда Русиянең кимендә 147 хәрбие хәрби хәрәкәтләр бармый торган урында кеше үтергән өчен мәхкәмә каршына баскан.

Бу элекке еллар белән чагыштырганда берничә тапкырга күбрәк, дип яза "Вёрстка". Басма моны гарнизон һәм бүлге хәрби мәхкәмәләренең базаларын анализлап ачыклаган.

2022 һәм 2023 елларда Русия хәрбиләре даими рәвештә үтерүләр турындагы җинаять эшләрендә гаепләнүче булган, дип яза басма. Мондый җинаять эшләре Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы азрак булган. Әйтик 2020 елда үтерүдә гаепләп 14 хәрбине мәхкәмәгә биргәннәр, 2021 елда - 21 кешене.

2022 елда үтерүләр турында мәхкәмәгә шундый 15 җинаять эше кергән булса, 2023 елда аларның саны кисәк арткан. Быел гыйнвардан сентябрьгә кадәр кимендә 147 хәрби үтерүләр турындагы җинаять эшендә гаепләнә.

Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торганы.

Соңгы вакытларда медиаларда Украинадагы сугыштан кайтучылар кылган авыр җинаятьләр, шул исәптән үтерүләр турында хәбәрләр даими чыгып килә. Кичә, 4 октябрьдә Уфада сугыштан кайткан элекке полиция хезмәткәренең әтисенә 13 тапкыр пычак белән кадавы һәм Самар өлкәсендә яшеренмәкче булуы хәбәр ителде.
🤬3
Юл төзелеше. Татарстан байрагы. Янында - Казанныкы.

Дуслар, сез Татарстан яки Башкортстан байракларын гап-гади кешеләрнең үзләренең йортларында, эш урыннарында шулай элеп яки кадап куйганнарын күрсәгез нинди фикерләр, хисләр туа?
🔥26❤6🥰4😁2
⚡️Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге Норвегия язучысына бирелде

Бүген 5 октябрьдә Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе аталды. Быел аңа Норвегия язучысы Йон Фоссе лаек дип табылды.

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "әйтеп бетергесезне ачып бирүче инновацион пьесалары һәм прозасы өчен" бирелә.

▪️Йон Фоссе — 1959 елның 29 сентябрендә Норвегиянең Хеугесунн шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Норвегия һәм Австриядә яши. Язучы норвег теленең нүнорск шәкелендә иҗат итә. Аның күп жанрлы иҗаты пьесалар, романнар, шигъри җыентыклар, эсселар, балалар китаплары һәм тәрҗемәләрдән тора. Бүгенге көндә ул дөньяда иң танылган драматургларның берсе санала, шул ук вакытта прозасы белән дә киң танылу алган.

☝️Кызыклы факт: 2013 елда Камал театры Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" әсәрен куйды. 2014 елда тамаша "Алтын маска" бүләгенә тәкъдим ителде. Театр репертуарында ул әле дә бар.

Азатлык Нобель атнасын күзәтүен дәвам итә.

@azatliqradiosi
👏7✍1