Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанга килүче туристлар саны үсеше туктаган

2023 елның гыйнвар-август айларында Казанга 2,8 млн турист килгән. Бу хакта бүген Казанның туризм үсеше комитеты рәисе Дарья Санникова белдерде.

Туристлар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бер дәрәҗәдә калган. Моңа кадәр рәсмиләр туристлар саны арта дип белдереп килде.

Моннан тыш, Казандагы кунакханәләрдә калучылар саны да кими башлаган. Быел отельләр 66,1% тулы булган. Узган ел бу күрсәткеч 67% иде.

#Татарстан
@azatliradiosi
🤷‍♂4👌2
Мәскәү биржасында доллар белән евроның бәяләре арта, рубль аска тәгәри.

Бер евро — 108 сумнан, ә доллар 102 сумнан сатыла.

Рубльнең төшүе сезгә берәр ничек йогынты ясыймы?

@azatliqradiosi
😢4
Бу елның октябреннән киләсе елның июненә кадәр Татарстанда өлкән сыйныф укучыларыны һәм училище белән көллият студентларына хәрби күнегү җыеннары узачак.

Бу хактагы боерыкны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Документта әйтелгәнчә җыеннар "ватандашларны хәрби хезмәткә әзерләүне камилләштерү максатында" үтә.

Җыеннарны соңгы ике елын укучыларга "Тормыш иминлеге нигезләре" (ОБЖ) дәресе кысаларында үткәрергә кушылган.
Моннан тыш 2024 елның апрелендә кадет мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары белән Казан танк училищесында биш көнлек җыеннар үткәрмәкчеләр, аларда коралдан ату да булачак.

▪️Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
▪️Русия мәктәпләрендә укучыларга идеологик басым арта бара. Алар өчен башлангыч хәрби әзерлек курсыннан тыш, "Беренчеләр хәрәкәте" дигән хакимият тарафлы яңа хәрәкәт тә төзелде. Хәрби-патриотик берләшмәләрнең эшчәнлеге артты.
▪️Узган елдан хакимиятләр кушуы белән Русиянең барлык мәктәпләрендә һәр дүшәмбе иртәсендә байрак күтәрәләр һәм гимн җырлыйлар, "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" дигән яңа дәрес укыталар.

@azatliqradiosi
🤬3👍1
Чаллыда хәрби комиссариатлар һәм "КамАЗ" турында белешмәләр җыю һәм тапшыруда шикләнеп 34 яшьлек ир тоткарланган.

Аңа "Экстремист оешма эшчәнлегендә катнашу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачканнар.

Тикшерү фаразынча, ир Русиядә тыелган "Артподготовка" оешмасын хуплаучы Telegram-канал алып барган. Эш материалларыннын күренгәнчә, ул ябык чатта утыручыларга Чаллыдагы мөһим инфраструктура объектлары, шул исәптән "КамАЗ" турында мәгълүматлар, ФСБ һәм хәрби комиссариатларның бина адресларын җыеп тапшырган.

"Ирнең Украинадагы сугышны "тискәре яктыртуы", сугышны хуплаучы затлар турында мәгълүматлар җыюы әйтелә.

Шулай ук ирдә Украина ватандашы паспорты табылган диелә.

▪️"Артподготовка" хәрәкәтен 2011 елда оппозиция вәкиле Вячеслав Мальцев төзегән иде. Хәрәкәтнең максаты дип ул 2017 елның 5 ноябренә билгеләнгән инкыйлаб оештыруны атады. "Артподготовканың" иң популяр шигаре - "Көтмибез, ә әзерләнәбез".

@azatliqradiosi
🤬2👍1
Бүген Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованы сак астында тотуны 2024 елның 13 гыйнварына кадәр озайтты.

▪️56 яшьлек Рамилә Сәетованы 17 майда тоткарлады.

▪️Тикшерү мәгълүматынча, 2022 елның 11 ноябрендә Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына каршы булган Рамилә Сәетова YouTube-дагы каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист ике минутлык видеомөрәҗәгатендә мобилизацияләнүчеләргә үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.

▪️Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ролик янәсе Украинадагы сугышка алынган русияләрне хәрби хезмәт урынын корал белән ташлап китәргә һәм хәрби хезмәттән качарга чакыра.

@azatliqradiosi
😢5🤬2👍1
Казаннан Төркиягә киткән активист, "Activatica" журналисты Юлия Фәйзрахмановага каршы "террорчылыкка чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә җинаять эше кузгатылды, дип яза "Активатика" "Татарская якудза" телеграм каналына сылтанып.

Канал җинаять эзәрлекләвенә Фәйзрахманованың быел гыйнвар аенда Брүсселдә Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы сәбәпче булган ди. Чыгышында ул татарларны актив рәвештә Украинаны хупларга чакырган. Шулай ук аны ЛГБТ хәрәкәтен хуплауда гаеплиләр.

"Мин ул чыгышның минем өчен тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын аңладым, тик мин журналист, минем коралым – сүз. Украинада кешеләр бомба астында, аларны үтерәләр, өйләрен юк итәләр – бу вазгыятьтә мин үз иминлегем өчен куркып, дәшми кала алмыйм ", дип сөйләгән Фәйзрахманова "Activatica"га.

Әмма Фәйзрахманова үзе эш кузгатуның төп сәбәбе августта Япониядә узган "Пост Русиянең ирекле халыклары форумыннан соң, аның "Activatica"га язган мәкаләләре булырга мөмкин дип саный.

▪️Юлия Фәйзрахманова – Казанда билгеле активист. Ул көрәштәшләре белән Займище бистәсендә Иделне, шәһәрдәге Казансу ярын ком белән күмүдән саклап калды, су буйларындагы төзелешләргә каршы чыкты, Гаврилов урамындагы әрәмәлекне, Әмәт бистәсендәге урманны да кисүгә каршы чыгыш ясады, чүп яндыру заводы төзүгә каршы булучылар сафында да булды.

@azatliqradiosi
❤9👍1🔥1🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👆31 гыйнварда Брүсселдә, Европа парламентында узган җыенда Казан активисты Юлия Фәйзрахманованың ясаган чыгышы.

@azatliqradiosi
👍6❤2✍1👎1🔥1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши? — Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе…
7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышеваны Уфадан Башкортстанның Дүртөйле районы 5нче санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр.

RusNews хәбәр итүенчә, Лилияне Уфадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан тикшерү изоляторына күчерү мәхкәмә утырышы алдыннан адвокатлар эшен катлауландыра.

"Мәхкәмә карарына күрә, Лилия шикаяте каралганчы, Уфаның 1нче санлы изоляторында калырга тиеш! Иртәгә иртән Рамил Гыйзәтуллин тикшерү изоляторы җитәкчесенә керәчәк. Лилиянең аппеляциягә кадәрге чикләү чараларын үтәү хокукы бозыла», дигән Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко.

▪️Сәяси тоткын, активист Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Мәскәүдә утырды, аннары Уфаның тикшерү изоляторында.

▪️2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

▪️Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. 16 октябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👍2
Сәлам, дуслар! Кич утырасызмы? Нишлисез? Ә без сезгә бер күчтәнәч әзерләдек. Тыңлап карагыз да башкаларга да җибәрегез. Тиздән чыгачак.

👇👇👇

#татарчаподкаст #сәлам
❤18👍2
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне мөһим хәбәрләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Бу сәгатькә мөһим вакыйгалар мондый:

🔷 Украинаның Одесса, Николаев, Херсон өлкәләренә Shahed дроннары белән һөҗүм ителгән. Корбаннар, җимерелгән биналар турында хәбәрләр юк.

🔷 Русия Украинага бәреп кергәннән соң Украинада тыныч тормыш алып баручы 9,8 меңнән күбрәк кеше һәлак булган. Бу БМОНың яңа саннары. 18 мең кеше яраланган. БМО вәкилләре бу сан тагын да зуррак дип әйтә, чөнки корбаннарны оккупация астында калган төбәкләрдә санап чыгу мөмкинлеге юк.

🔷 Украинадагы сугыш 594 көн дәвам итә.

🔷 Швециядә Русиянең махсус хезмәтләре белән элемтәдә булуда, Русия файдасына күзләү эшен алып баруда гаепләнгән 60 яшьлек ир сак астыннан җибәрелгән.

🔷 Сан-Франциско шәһәрендә Кытайның консуллыгы урнашкан бинага машина бәреп кергән. Машина эчендә утыручы кеше атып үтерелгән.

🔷 Көньяк Сахалинск шәһәренең бер өлеше электр утсыз калган, шәһәрдә авария булган.

🔷 Миллиардер, "Альфа-Групп"ка нигез салучы Михаил Фридман Британиядән Израилгә күченгән. Әмма әлеге вакытта ул Мәскәүдә.

🔷 Фәләстин президенты Мәхмхүд Аббас Мәскәүгә килергә җыена. Очрашу турында төгәллек юк, әмма Русиядәге Фәләстин илчесе Фәләстин хакимияте көн саен Мәскәү белән элемтәдә дигән.

🔷 Татарстанда 315 млн сумга сөт фермасын саталар.

🔷 Башкортстанның Калтасы районының Бабай авылында Украинада сугышта һәлак булган Иван Изиметовка һәйкәл куйганнар. Ул танк формасында.

Әлегә шулар. Сез ниләр өстәр идегез? Сездә нинди яңалыклар бар?
👍5✍1
❗Израил-Фәләстин арасындагы сугыш дәвам итә. Шимбә Фәләстин белән Израил арасында башланган каршылык аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 700 кешедән артты, Израильдә - 900 кешедән.

▪️Газзәдә һәлак булучылар арасында 143 бала, 105 хатын-кыз бар. Бу - Фәләстиннең Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар. Алар иминлек коридорын ачуны сорый. Бу медицина ярдәм күрсәтер, дарулар, препаратлар китерү өчен кирәк, ди алар. Хастаханәләләрдә урыннар юк, диелә. "Әл Җәзаир" каналы хәбәр итүенчә, Израил тарафыннан бер ашыгыч машинага һөҗүм ителгән. Бейт-Ханун шәһәрен утта тоту аркасында бердәнбер хастаханәгә зыян салынган, анда эшләп булмый, диелә. Электрэнергия чикле.

▪️Газзәдән 190 мең кеше үз өйләрен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган. БМО фаразларына караганда, бу сан тагын да артачак. Күзәтүчеләр әйтүенчә, 4 мәктәп, 8 медицина учреждениесына зыян салынган.

▪️Израилдә 900дән артык кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. 2400 кеше яраланган. ХӘМӘС һөҗүме аркасында Израилдә башка дәүләт кешеләре дә зыян күргән.

▪️Беэри җирендә кимендә 100 кешенең үле җәсадләре табылган. Коммуна белән яшәгән авылда һәр унынчы кеше үтерелгән булып чыга.

▪️АКШ әлегә Израилгә ярдәмгә гаскәр җиберергә планлаштырмый дип әйтелде, әмма АКШ Израилгә теләктәшлек күрсәтә. Моны ул хәрби корабның илнең диңгез чигенә йөздереп китерүе белән күрсәтте.
😱3👍2🤬1
📍Бу атнада Хәтер атнасы, әмма Казанда татар ханлыгын басып алуны искә алу рөхсәт ителми. Мэрия активистлар соңга калган дип аңлата

"Азатлык" татар яшьләр берлеге чараны 15 октябрьдә үткәрмәкче булган, канунда каралганча бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Активистлар шулай эшләгән дә: 5 октябрьдә Казан башкарма комитетына белгертү хаты тапшырганнар. Хәтер көне Камал театры мәйданында, булмаса Кәрим Тинчурин бакчасында үткәрергә теләк белдергән булганнар.

Тик шәһәр җитәкчелеге канунга сылтанып, хатның каралмаячагы турында әйткән. Активистлар фаразынча, аларга белдерү хатын соңарып тапшырдыгыз дип әйтмәкче булалар.

Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, (әлеге хат Азатлыкта бар) активистлар митингны 15 октябрь көнне көндезге 12дә башлап, көндезге сәгать өчкә кадәр үткәрмәкче булган. Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре, пикетлар турындагы федераль канунга ярашлы бу хакта 10 көннән дә соңга калмыйча белгертергә, хатны кулдан тапшырырга кирәк булган. Әмма активистлар белдерү хатын кулдан 5 октябрь көнне 17:20 сәгатьтә генә тапшырганнар. Шул рәвешле башкарма комитет фикеренчә, активистлар соңга калып хәбәр иткән.

"Азатлык" берлеге ни ди моңа?

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

▪️Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр.

▪️Моңарчы 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне былтыр элеккечә үтмәде. Аны оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады.
🤬10🔥5👍1🤔1
Узган атнаны бөтен дөнья Парижны кандала баскан дип шау-шу килде. Башкортстанда да шул ук хәл икән...

Кандалалар хастаханәне баскан, беренче чиратта алардан табиб, фельдшерлар зарар күрә. Алар эшләрлек шартлар юк, дип зарлана. Үз акчаларына кандалаларны агулап та караганнар - файдасы булмаган. Истән ни үзләре бинада ял итә алмый, ни чирлеләргә ярдәм күрсәтү кыенлашкан. Кандалаларга каршы кулланылган агуның исе аркасында медицина хезмәткәрләре көндез урамда, кичен үзләренең машиналарында вакыт үткәрергә мәҗбүр калган.

Башкортстанның кайсы шәһәрен кандала баскан һәм түрәләр нишләргә җыена?

Бу хакта 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

Ник кандала арткан ул? Белүче бармы монда?
😢4🤔1
Татар активисты Рамай Юлдашны эшеннән алганнар. Сәбәбе - карашлары һәм фикерләре

Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашевка үз теләге белән эштән китәргә тәкъдим иткәннәр. Ризалашмагач, эшеннән кыскарту турында карар кабул ителгән. Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, дәүләт пропагандасыннан үзгә фикерле булуы, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли. Аңа 150 мең сум акча тәкъдим иткәннәр. Бер шарт - тавыш куптармый, тыныч кына китә. Активист оялырлык эшем юк, 150 мең сумга сатылып намусыма тап төшерәсем килми, дип сөйләде Азатлыкка.

Ә эшеннән алу болайрак булган.

— Кисәтүле сигналлар узган елның көзендә үк яңгырады. Мари Иле республикасының Мәдәният, басма һәм милләтләр министрлыгыннан хат килде, анда минем 14, 30 октябрьдә, 11 ноябрьдә эштән читтә булуым, эшкә катнашы булмаган башка эшләр белән шөгыльләнүем турында язылган иде. Аңлатма язарга куштылар.

Датаны карадык. 30 октябрь – якшәмбе иде, ул вакытта кайда һәм ни эшләп йөрсәм дә – шәхси эшем. 30 октябрьдә Сәяси репрессияләр көне булды, Йошкар Оланың Шәһәр музее шәһәр администрациясе рөхсәте белән оештырган митингта идем. "Әйе, анда булдым, ул чарада ел да катнашам", дидем мөдиребезгә. 14 октябрьдә, төш вакытында дуслар машина белән эшемә килде дә, бер сәгать эчендә чакрым ярым ераклыкта урнашкан зиратка, тарихи фәннәр докторы, мари академигы, профессор Ксенофонт Сануков каберенә барып килдек. Чәчәкләр салдык, дога кылдык.

Ә 11 ноябрьдә эштә идем, Иҗтимагый сәяси үзәктә уздырылган чарада булдым, мәдәният министры урынбасары үзе мине күрде.

"Булмадым анда, эш вакытында эштә идем", дидем. Минем сүзләрне язып министрга җибәрделәр. Мөдиребез Илгиз Гайсин миңа берничә тапкыр социаль челтәрләрдә, телеграм каналларда һәм башка урыннарда махсус операциягә яки илдә барган вакыйгаларга карата фикерләр, комментарлар язмаска кушты. Инде бер ай чамасы элек, үзе янына сөйләшергә чакырып, үз теләгем белән эштән китүемне сорады. Аңа югарыдан басым булган.

Рамай Юлдашев Йошкар-Оладагы Татар мәдәният үзәгендә 16 ел эшләгән, бихисап проектлар ясаган, конкурс-фестивальләр, гыйльми конференцияләр оештырган. Ул үзен гаепле кеше кебек башымны иеп чыгып китәсем килмәде, кыскартсыннар, дигән фикергә килдем дип сөйли һәм тагын аңа ничек басым ясалганын тасвирлый.

Укыгыз да фикерегезне языгыз әле, дуслар. Көн язмасында сезне нәрсә тетрәтте? Рухи көчне ничек сакларга мөмкин? Басымга бирешми торган тагын кемнәрне беләсез?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬13😢5👍4
Татарстан чит илгә күчеп китүчеләргә гаскәрне "кимсеткән" өчен җәза бирмәкче

Татарстан Дәүләт шурасына Русия административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр өлгесе кергән, ул чит илгә китүчеләрне җаваплылыкка тартуны күз уңында тота. Республика бу тәкъдимен быел май аенда Дума каршындагы канун чыгаручылар шурасына җибәргән иде, әмма ул кичектерелеп торды.

Канун өлгесе тексты парламент сайтында чыккан. Аны республика Дәүләт шурасы һәм Думаның Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов әзерләгән.

Татарстан депутатлары Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиада дөреслеккә туры килмәүче, иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим мәгълүмат тараткан", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символлларын мәсхәрәләгән", "дошманлык яки нәфрәт уяткан", "Русия бөтенлеген бозарга чакырган", "Русия гаскәрен дискредитацияләгән", "Русиягә һәм аның ватандашларына чикләүләр кертергә чакырган" өчен дә җәзага тартуны тәкъдим итә.

Хәбәр
монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
🤯5😁4🤬2
Дөньяда табигый казалардан килгән зыянның күләмен санап чыгарганнар. Сәгатенә 16 млн доллар килеп чыккан!

Бу хакта Яңа Зеландия галимнәренә сылтанып The Guardian басмасы яза.

Nature Communications журналында чыккан тикшеренүдә беренче тапкыр глобаль җылыну белән бәйле килгән матди зыян исәпләнгән: глобаль җылыну аркасында давыллар, су басулар, корылык ешая бара.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 2000 елдан 2019 елга кадәр булган табигый казалардан килгән матди зыян елына 140 млрд доллар тәшкил итә. Иң зур зыянны җил өермәләре сала диелә.

❓Табигый казалардан гына да шул кадәр күп зыян килеп торганда, кешеләр/илләр/дәүләтләр/кавемнәр бер-берсен юк итү, басып алу, зыян китерү гамәлләрен XXI гасырда да (!) дәвам итә... Бу хикмәтнең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤡2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗Израил-Фәләстин арасындагы сугыш дәвам итә. Шимбә Фәләстин белән Израил арасында башланган каршылык аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 700 кешедән артты, Израильдә - 900 кешедән. ▪️Газзәдә һәлак булучылар арасында 143 бала, 105 хатын-кыз бар. Бу - Фәләстиннең…
🛫 Мәскәү русияләрне Израилдән эвакуацияләүгә "ихтыяҗ юк" дип белдерә. Башка илләр үз ватандашларын чыгара

Мәскәүдә русияләрне Израилдән эвакуацияләүгә ихтыяҗ бар дип санамыйлар, бу хакта Русиянең Израилдәге илчесе Анатолий Викторов әйтте. Ул түләүле очышлар барлыгын да искәртә.

Русия илчелегенә берничә йөз кеше мөрәҗәгать итте һәм әгәр эвакуацияләү "оештырыла калса, аларны алып чыгу мөмкинлеген карауны сорады", дип сөйләгән Русия илчесе "Беренче канал" эфирында.

Шул ук вакытта башка илләр үз ватандашларын Израилдән хәрби очкычлар ярдәмендә алып чыгуны оештырды. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.

▪️Аерым алганда, Польша өч хәрби очкыч белән 250дән артык кешене алып чыкты. Албания 40 кешене, Маҗарстан 325 кешене (шул исәптән башка ил ватандашларын), Италия ике очкычта 200ләп кешене чыгарды. Сербия дә үз ватандашларын эвакуацияләде. Румыния ике көн эчендә 140лап, Болгарстан 179 ватандашын алып чыкты.

@azatliqradiosi
👍1🔥1😁1🤡1😐1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Бу атнада Хәтер атнасы, әмма Казанда татар ханлыгын басып алуны искә алу рөхсәт ителми. Мэрия активистлар соңга калган дип аңлата "Азатлык" татар яшьләр берлеге чараны 15 октябрьдә үткәрмәкче булган, канунда каралганча бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә…
Үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем 15 октябрьдә Милли мобилизация көне үткәрергә чакыра

"Бу якшәмбедә Хәтер көненә багышланган плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чакырабыз. Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны интернетта таратыгыз" диелә төркем мөрәҗәгатендә.

"Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО низамнамәсендә беркетелгән" дип искәртә мөрәҗәгать авторлары.

❓Ә сез Хәтер көнендә нишләргә җыенасыз? Бу көн сезнең өчен нәрсә аңлата?

@azatliqradiosi
👍12🙏1🌚1