Израил-Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый...
Аннары нинди вакыйгалар була? Фәләстин ник Израил оккупациясендә кала? ХӘМӘС - нинди оешма, ә Фәләстинны халыкара оешмалар таныдымы?
Бу хакта Азатлыкта укыгыз.

👍7✍1
Чынлыкта көн менә бу әңгәмә белән башланырга тиеш иде. Кич утырып укырга инде хәзер.
Словения татарлары оеша. Люблянада беренче Сабан туе узды
17 сентябрьдә Словения башкаласында беренче Сабан туе узды. Азатлык әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – җырчы Гүзәл Әхмәдиева белән сөйләште. Ул Люблянада узган Сабантуй турындагы тәэсирләре һәм Европада татар музыкасына бәйле планнары белән уртаклашты.
— Словения – бик тыныч ил. Шулкадәр тыныч, Мәскәү кебек шәһәрләр белән чагыштырганда, биредә шау-шулы чаралар да юк. Бик чиста ил. Кешеләр бик дустанә. Таныш булмаган кешеләр дә сәламләшә, бу башта минем өчен бераз кыргыйрак тоелды. Чөнки Казанда яшәгәндә әле бераз булса да үзеңнекеләр арасында яшисең, ярты Казанны беләсең, ә Мәскәүдә исәнләшү түгел, карамыйлар да сиңа. Монда килгәнче мин өч ел Мәскәүдә яшәдем, минем өчен бу шок иде. Ә монда килгәч, кешеләр сиңа кабат елмая, карый, сәламләшә, мине иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә – кешеләрнең мәрхәмәтлелеге иде. Табигать бик матур. Бик. Һәм кешеләр бу табигатьне саклый.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Гүзәл Әхмәдиева: "Словения татарлары беренче Сабан туен уздырды"
"
"
17 сентябрьдә Словения башкаласында беренче Сабан туе узды. Азатлык әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – җырчы Гүзәл Әхмәдиева белән сөйләште. Ул Люблянада узган Сабантуй турындагы тәэсирләре һәм Европада татар музыкасына бәйле планнары белән уртаклашты.
👍18❤1
Израил Лүбнәнгә һөҗүм иткән
Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә. Җимерелүләр, корбан калган кешеләр турында мәгълүмат әлегә юк.
Израил хакимияте моны җавап кайтару дип аңлата. Лүбнән (Ливан) ягыннан "Хизбалла" һөҗүм итте дип белдерде Израил.
"Хизбалла" Кайлер илләрдә террорчы төркем дип санала. Алар Лүбнәнне ислам дәүләте итеп оештыру яклы.
🔸 Израилдә һәлак булучылар саны 300дән артты, 1864 кеше зыян күргән. Бу - Jerusalem Post мәгълүматы.
🔸 Фәләстин Сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына күрә, 256 фәләстинле һәлак, 1788 кеше яраланган.
🔸 Росавиация Русиядән Израилгә очышларны өлешчә туктаткан. Европаның эре авиакомпанияләре, мәсәлән, Lufthansa, LOT, Wizz Air, EasyJet, Air Baltic, Төркиянең Turkish Airlines шулай ук Израилгә очышларны туктатып тору карарына килгән.

🤔2🤬1
Әфганстанда җир тетрәве булган. Ике меңләп кеше һәлак. 9 мең кеше зыян күргән.
Алты авыл тоташ җимерелгән. Хәрәбәләр астында йөзләгән кеше калган, дип хәбәр итә Associated Press.
Җир титрәү шимбә көнне булган. 6,3 балл дәрәҗәсендәге зилзилә Әфганстанның көнбатышында, Һерат шәһәреннән 42 чакрым ераклыкта булган.
Бу Әфганстанда соңгы 20 елда иң зур җир тетрәве дип билгеләнә.

😢17🙏1
Израил-Фәләстин сугышы. Әлеге сәгатькә ниләр мәгьлүм?
🔷Израил бер тәүлек эчендә Газага якын җирләрләрдән бөтен кешене эвакуацияләргә тели.
🔷 Израилнең ЦАХАЛ гаскәрләре мәгълүматына күрә, 400 фәләстинле сугышчы үтерелгән, дистәләгән сугышчы кулга алынган. Израил гаскәрләре Газаны утка тоткан, 426 тапкыр Газага аткан, ХӘМӘС кулланган 10 манарага һөҗүм иткән.
🔷 Соңгы хәбәрләргә килгәндә, Израилдә 350дән артык кеше һәлак, 1864 кеше яраланган. АКШтагы Израил илчелеге 100дән артык кеше, алар арасында хәрбиләр дә бар, кулга алынган дип белдерде.
🔷 Фәләстин белдерүенчә, сугыш башлану белән Газа секторында 313 кеше һәлак булган, 1990 кеше яраланган.

🙏8😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мисырның Александрия шәһәрендә полиция хезмәткәре кешеләргә аткан.
Ике Израил ватанташы, бер Мисыр кешесе һәлак булган. Тагын бер кеше яраланган. Һөҗүм иткән кеше тоткарланган.
Әл Җәзәир каналы видеосы.
Әллә нишләде дөньялар диярсең...
Дуслар, тынычлык беттеме дөньяда, әллә сез яшәгән җирләрдә андый-мондый хәлләр сизелмиме? Кешеләр иминлек югалганга күнектеме, язмыштан узмыш юк диләрме яки нәрсә? Туганнар, күршеләрегез Русия-Украина сугышы турында сөйләшергә шүрләсә, Израил-Фәләстин сугышы хакында ни ди? Сөйләшик әле бу хакта...

😢12😱1😨1
Израил-Фәләстин сугышы. Яңа саннар
🔷Соңгы мәгълүматларга караганда, 600дән артык израилле үтерелгән, яраланганнар - 2048 кеше.
🔷 Сдерот шәһәрен утта тоту аркасында 4 кеше яраланган.
🔷Израил хакимияте һәлак булган 44 хәрби һәм 30 иминлек хезмәте кешеләренең кем булулары ачыкланды дип белдерде.
🔷 ХӘМӘС Израилнең көньягынданы Маген җирлегенә үтеп кергән диелә, анда бәрелешләр дәвам итә, Израилнең ЦАХАЛ гаскәре танклар куллана диелә.
🔷 ХӘМӘС вәкилләре тыныч яшәүче халыкка һөҗүм ителми дип белдерә. Израил хакимияте, Amnesty International һәм башка хокук яклаучы оешмалар киресен әйтә.
🔷Израилдә рәсми рәвештә сугыш вазгыяте режимы кертелгән. Соңгы тапкыр мондый хәл 1973 елда булган.
🔷 Фәләстин гарәп илләре Лигасы утырышын уздыруын белдерде.

😢2🔥1
📍Көн язмасы. "Татарстаннан чыккан соңгы прокурор. Илдус Нәфыйков федерализмны яклый алдымы?"
Сугыш, атышлар, үлемнәр темасыннан бераз читләшеп, үзебезнең хәлләр, кешеләр турында да сөйләшик әле. Мәсәлән, прокурор Илдус Нәфыйков турында. Аны вазифасыннан алалар, Мари Иленә күчерәләр. 2017 елда милли мәгарифне тар-мар иткәндә Татарстанда прокурор булып Нәфыйков эшләде. Иллә дә тырышлык куелды аларның оешмасы тарафыннан. Аеруча аның парламентта кем татар теле белән булган карарлар белән килешми, шул экстремизмда гаепләнәчәк дип куркуталары искә төшә. Әмма моннан тыш та аның белән бәйле вакыйгалар күп. Мәсәлән, татар милли хәрәкәтен дә тәмам буып үтерү Илдус Нәфыйковның эшләгән чорына туры килде.
Кем ул Илдус Нәфыйков һәм нинди гамәлләре белән истә калачак? Аның турында барлык мәгълүматны тупладык.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Сез дә мәкаләне укып чыкканнан соң фикерләрегезне языгызчы. 2017 елда йомшаграк, Татарстанга, татарларга артык зыян салмыйча хәрәкәт итә ала идеме прокуратура?

Татарстаннан чыккан соңгы прокурор. Илдус Нәфыйков федерализмны яклый алдымы?
Русия президенты Владимир Путин Татарстанның яңа прокуроры итеп Альберт Суяргуловны билгеләде. Моңа кадәр ул Петербур прокуроры урынбасары булган, элек беркайчан да республикада эшләмәгән. Шул рәвешле хәзер Мари Иленә күчерелгән Илдус Нәфыйков — Татарстанның…
🔥7👎2✍1
🔻Азатлыкта чыккан мөһим мәкаләләр җыелмасы.
Кем атна дәвында безнең мәкаләләрне күрми калды? Бармы андыйлар? Булса, менә барысын да бер җиргә тупладык. Рәхим итеп укыгыз.
👉 "Тегендә генә китмәсен". Сугышка барырга теләмәгән ирнең хатыны аны төрмәдән көтеп алырга әзер
👉 Төрмәдәге тормыш. 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева ничек яши?
👉"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"
👉 Башкорт теле укытучысы Ләлә Сафина: "БДИ бирә алмам дип туган телдән куркырга кирәкми"
👉 Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"
👉Словения татарлары оеша. Люблянада беренче Сабан туе узды
👉 Нобель тынычлык бүләге Иран активисты Нәргис Мөхәммәдигә бирелде
Кайсысы ошады - языгыз. Ниләр белән килешмисез - тәнкыйтегезне дә белдерегез. Ниләр язуыбызны телисез? Тәкъдимнәр булса, колак салыр идек.

🔥6✍1
Кич утырганда күңел ачу да булсын инде. Менә “Әйдә Online”да кызык тест чыкты. Балта осталары турында ул. Аларның эш коралларын беләсезме юкмы дигәндәй, кереп тест узып тикшерегез үзегезне.
Бу каналда безнең хаталарны ук тикшерерлек телне яхшы белүчеләр утырганын беләбез (сүз уңаеннан афәрин үзегезгә❤️) шулай да кем белгән, бөтен сүзләрне дә белмәвегез ихтимал бит. Менә канал админы да татарчаны ярыйсы белә дип йөри иде, тест узып утырганда сүгенеп куйды, чөнки бер җавап дөрес түгел булып чыкты. "Плоскогубцы" сүзен башкача атап йөри икән...
Сездә ни дип атыйлар ул эш коралын? Языгыз әле...
👉 Тест монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар

Тест: Как на татарском называют рабочие инструменты?
Вы знаете, что татары – народ хозяйственный и трудолюбивый. Cегодня предлагаем пройти тест на знание рабочих инструментов на татарском (эш кораллары). Проверьте свои знания и узнайте что-то новое. Киттек!
❤10👍2😁1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 октябрь, дүшәмбе. Украинадагы сугышка Якын Көнчыгыштагы хәлләр килеп кушылды. Иртәнге хәбәрләр тезмәсен, ни аяныч, шулардан башларга мәҗбүрбез.
▪️Ике көн дәвам иткән һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 424 кешегә җиткән, Израилдә — 700 кешедән артып киткән диелә.
▪️ХӘМӘС төркеме Израильнең Ашкелон шәһәренә янә көчле ракет һөҗүме ясаган. CNN хәбәр итүенчә, шәһәр өстендә 100ләп ракет күзәтелгән. Бер йорт зыян күргән, яраланучылар бар. Шулай ук Тел-Авив янындагы Бен-Гурион исемендәге халыкара һава аланына да һөҗүм ясалган.
▪️Үз чиратында Израил узган төндә Газзә сызыгына һава һөҗүмнәрен дәвам итте. Times of Israel басмасы хәрбиләргә сылтанып ХӘМӘС сугышчыларының берничә идарә пункты һәм аларга бәйле башка биналар утка тотылган дип яза. Газзә сызыгында яшәүче 120 меңнән артык кеше торган җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган.
▪️Израилнең көньягында ХӘМӘС сугышчылары бәреп кергәндә музыка фестивалендә катнашкан 250дән артык кешенең мәете табылган. Бу турыда the Jerusalem Post басмасы ашыгыч ярдәм хезмәтенә таянып белән яза. Музыка фестивале шимбә көнне Газзә чигендә узган. Күп кенә кеше әсир итеп алынган диелә.
▪️Иран Израилгә каршы һөҗүм әзерләүдә катнашуын кире какты. Илнең БМОдагы вәкиллеге Фәләстинне яклавын таныса да, аның эшләренә тыкшынмавын белдерде. Элегрәк Wall Street Journal басмасы үз чыганакларга сылтанып ХӘМӘСнең һөҗүм планын әзерләүдә Ислам инкыйлабы сакчылары катнашкан дип язган иде.
▪️Украин күзләүчеләре Энергодар шәһәрен һәм Запорожье атом электр станиясен өч тапкыр азат итәргә тырышкан, әмма булдыра алмаган. Бу хакта Украинаның күзләү башлыгы Кирилл Буданов NV басмасына сөйләгән. Ул операцияне башкаруда хаталар булганын таныган. Әмма бу тәҗрибә соңрак Днепрның сул ярына Херсон янында десант төшерергә ярдәм итте дигән ул.
Бүген 9 октябрь. Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышның 593нче көне.
@azatliqradiosi

👍3🥱3✍1🔥1
"Күз алдымда кешеләр үлде". Израилдәге башкорт активисты ХӘМӘС һөҗүме турында
7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде. Бу һөҗүм Шаббат вакытында һәм израил халкы берьюлы ике бәйрәмне билгеләп үткәндә булды. Соңгы 50 елда беренче тапкыр Израил рәсми рәвештә сугыш хәле режимын кертте.
Газзә сызыгын контрольдә тотучы ХӘМӘС төркеме Израилгә каршы махсус операция уздыруы турында белдерде. Моның сәбәбе итеп "Израилнең Иерусалимда Әл-Акса мәчетен мәсхәрә итүеннән" үч алу аталды.
Израил гаскәрләре җавап итеп Газзә сызыгын утка тота башлады. Ике көн дәвам иткән һөҗүмнәр нәтиҗәсендә Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 424 кешегә җиткән, Израилдә — 700 кешедән артып киткән диелә.
Израил һәм ХӘМӘС низагы зур сугышка китерерме? Азатлык ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште.
Равил Садыйков — язучы, 1992 елдан бирле Израилдә яши. Тумышы белән Уфа шәһәреннән. Израилдә "Мирас" төрки халыклар оешмасын җитәкли.
— Мин хәзерге вакытта бомбадан саклана торган базда торам, — дип сөйләде ул Азатлыкка. — Сдеротта һәр фатирның бомбадан саклана торган үз урыны бар. — Шәһәрдә хәл катлаулы. Ике яктан да атышлар дәвам итә. Бик күп кеше үлде. Алар арасында танышларым да бар. Миңа бу хәлләрне кичерү бик авыр. Беренче атышлар 7 октябрьдә иртәнге сәгать 6да башланды. Шунда ук базга төштек. Мин беренче видеоларны да төшердем. Бу хәлләр безне бик борчый, чөнки без өйдә булырга тиеш. Хәзер балалар һәм оныклар өчен борчылам.
Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

Израил һәм ХӘМӘС низагы зур сугышка китерерме? Азатлык белгечләр һәм ХӘМӘСтән иң зур зыян күргән Сдерот шәһәрендә яшәүче башкорт вәкиле белән сөйләште.
😢4
Прокуратура Башкортстан баш санитар табибы Анна Казакка Инстаграмда "экстремист эшчәнлек ярамау" турында кисәтү җибәргән
Бу хакта "СтопБашРТС" хәрәкәте активисты Альберт Рәхмәтуллин хәбәр итте, дип яза "Аспекты".
Элегрәк Альберт Рәхмәтуллин Уфада яшәүчеләрнең шәһәрдә химик ис килүгә зарлануын тикшерүне сорап бөтен күзәтү оешмаларына мөрәҗәгатьләр җибәргән булган.
"Башкортстан Роспотребнадзорыннан "отписка" килде, анда һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән күләмнән артмавы язылган. Шул ук вакытта башка дәүләт оешмалары Уфада һаваның пычрануы фактларын ачыклаган иде. Бу ачуымны чыгарды һәм мин Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Казакның ни белән шөгыльләнүен карарга булдым. Шуны ачыкладым — ул видеолар төшереп, аларны тыелган социаль челтәргә — Instagram-га куя икән", дип аңлата активист.
Активист Анна Казакның Инстаграмда утыруын прокуратурага шикаять иткән һәм прокуратура түрәгә "экстремист эшчәнлек ярамау" турында кисәтү җибәргән.
#Башкортстан

👍2🤡2
Израил Газзә сызыгы чигенә 100 мең хәрби туплаган
Бу хакта Израил саклану гаскәре вәкиле Джонатан Конрикус белдергән.
"Безнең бурыч — бу сугыш беткәннән соң, ХӘМӘСнең Израил халкына янардай хәрби куәте бүтән булмасын", дигән ул.
Әлегә Израилнең Газзәдә җир өсте операциясе уздырырга ниятләве турында рәсми хәбәр ителмәде.
▪️Израилгә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә ике тәүлек эчендә 700дән артык кеше һәлак булган, 2300 кеше җәрәхәтләнгән, 100дән артык кеше тотык итеп алынган.
▪️Израилнең җавап һөҗүмендә Газзә сызыгында 400дән артык фәләстин һәлак булган, 2300дән артыгы яраланган. Кимендә 20 мең кеше торган җирен ташлап китәргә мәҗбүр булган.

😢7👍1👎1🤬1
Русиядә патриотик тәрбия проектларына чыгымнарны ун тапкырга арттырмакчылар
Бу хакта Думага кертелгән бюджет өлгесенә таянып, РБК яза.
2022 елда бу максатларга 4,9 млрд сум салынган булган. 2023 елда патриотик тәрбиягә 39,7 млрд сум бирелгән. Киләсе елга моңа 45,85 млрд сум тотмакчылар.
Басма язуынча, киләсе елга "Беренчеләр хәрәкәте"нә 20,49 млрд сум бирү каралган. Моннан тыш акчаны, әйтик, мәктәпләргә дәүләт символлары сатып алуга (873,8 млн сум), мәктәп мөдирләренең балалар иҗтимагый берләшмәләрен тәрбияләү эшенә юнәлдерелгән чараларга (якынча 20 млрд сум) һәм башкаларга бүләләр.

💩10😁2👎1
Казан медицина көллиятенең ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган мөдире Зөһрә Хисаметдиновага өй сагын озайтканнар
Казанның Совет районы мәхкәмәсе Казан медицина көллияте мөдире Зөһрә Хисаметдинованы йорт сагында 6 декабрьгә кадәр утырту карары чыгарган.
64 яшьлек Хисаметдинованы быел 8 августта Татарстан эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре эшчәнлеге нәтиҗәсендә кулга алдылар.
Янәсе, мөдир булачак студентларга укырга керергә ярдәм итәм дип акча алган. Хәзерге вакытка җинаять эшендә 250 мең сумлык дүрт эпизод карала.
Тикшерү фикеренчә, аның 100дән артык ришвәт белән бәйле җинаятькә катнашы булуы бар. Тикшерүче әйтүенчә, тентү вакытында көллият мөдирендә 17,5 миллион сум кәгазь акча табылган.
Хисаметдинова аңа белдерелгән гаепләүне танымады.
#Татарстан
@azatliradiosi

👍3😁3🤔2❤1🤬1
⚡️Икътисад фәне өлкәсендә Нобель бүләге хезмәт базарында хатын-кызларның хәлен өйрәнү өчен бирелде
Бүген, 9 октябрьдә быелгы Нобель бүләге ияләренең соңгысы аталды. Икътисад фәне өлкәсендә бүләккә АКШ галимәсе Клаудия Голдин лаек дип табылды.
Бүләк аңа "хезмәт базарында хатын-кызларның хәлен өйрәнү өчен" бирелде.
▪️Клаудия Голдин — 1946 елда Нью-Йоркта туган, Һарвард университеты профессоры.
Шулай итеп, Нобель атнасы тәмам. Азатлык атна буе сезне югары бүләк ияләре белән таныштырып барды. Аларның тулы исемлеген монда таба аласыз.

❤9🔥2🤔2🤮1