Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Беларус татарларын өйрәнгән галимә тоткарланган

Куәт оешмалары вәкилләре Беларус дәүләт фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зорина Канапацкаяны тоткаралаган.

Аның "үкенеч белдергән" видеосы дәүләткә якын Telegram-каналда чыккан. Ул анда "экстремист" каналларга язылган булуын әйтә. Беларуста куәт оешмалары еш кына гаепләнүчеләрне мондый видеоларда катнашырга, гаепләрен танырга мәҗбүр итә.

Зорина Канапацкаяның фәнни кызыксынулары - милли азчылыклар, дини тикшеренүләр, XIV-XXI гасырда яшәгән Беларус татарларының тарихы, мәдәнияте, дине, лингвистика һәм башкалар.

Галимәнең әтисе, Ибраһим Канапацкий, Беларус татар диаспорасы лидерларының берсе иде.

Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
😢13🤬7
📚 "Татар китабын язып акча эшләп була"

Татар язучысы Мәдинә Маликованың сайланма әсәрләреннән торган биш томлыгы чыкты. Башта ул 10 том булып чыгарга тиеш булган, әмма бишкә генә калган. Ни өчен?

Язучы белән бу хакта да, татар җәмгыятендәге сексизм күренеше, пропаганда, Украинадан ирләрнең мәетләре кайтарылуы турында да сөйләштек.

💬 "Минем соңгы романым да шул хакта булды. Украинада фашистлар дип татар егете Донбасс якларына чыгып китә. Укырга да керми, һөнәр дә алмый, анасыннан качып дигәндәй юлга чыга. Фашистларны бәрәм дип ихлас уйлап китә ул. Яралана. Бу - аңы буталган татар баласының язмышы. Анасының фаҗигасе турында".

Зур әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤15👍5🔥3
📍 Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиевне дүрт елга утыртканнар

Аңа шулай ук 500 мең сум штраф салынган. Бу мәгълүматны Саранскида эшләүче адвокат Марат Ашимов Азатлыкка раслады.

Шәфиев акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип табылган. Дин әһеленең нәрсә өчен хөкем ителүе мәхкәмә сайтында әйтелми. Әлеге эш нигезендә Шәфиевнең хисапчысы Марат Әбүзәров та 3 елга хөкем ителгән.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
🤔2😢2🤷‍♂1👍1😱1
Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 33 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.

Башкортстан өчен бу көн елдан-ел гади ял көненә әверелеп бара. Соңгы елларда аеруча. Дәүләтчелек, яулап алынган мөстәкыйльлек темасын Украинадагы сугыш, патриотизм мәсьәләсе алыштырды.

Башкортстан суверенитетыннан хәзер әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан ил арасында беренчеләрдән бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.

Узган ел бу хакта зур язма чыгарган идек. Аны бүген искә төшерәбез, безнең сайтта укыгыз.
😢5❤2👍1👏1
❗️Газзәдә үлүчеләр саны бер меңнән арткан

Газзә сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып BBC хәбәр иткәнчә, Фәләстиндә үлүчеләр саны 1055гә җитте, 5184 кеше яраланган.

Моңарчы Израил армиясе ХӘМӘС һөҗүменнән Израилдә кимендә 1200 кеше үлгәнен һәм 2800ләп кешенең яралануын хәбәр итте. Аларның күбесе – гади халык, диелә.
😢9🤬1
Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди.

Галим белән әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тупладык.
👍8😱4✍1🤔1😢1
🚇 Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак

Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгәнчә, социаль юл йөрү билетларын 24 сумга арттырачаклар (аена 605 сум булачак), балаларныкы 15 сумга арта (369 сум булачак).

Бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.
❤1😢1
Башкорстаннан хәрбиләрне үтерүдә шикләнгән кешеләр табылган. Әмма алар үлгән

Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине: 33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар А.-ны быел сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш тапканнар.

Беренчел мәгълүматларга күрә, аларны башка бер үтерүнең шаһите булган өчен үтергән булулары бар. Егетләрнең 21 августта үлүе ачыкланган, аларны шул ук көнне Луһански полициясе эзли башлаган. Бу хакта мәрхүмнәрнең туганнарына һәм алар белән хезмәт иткән башка хәрбиләргә таянып BAZA Telegram-каналы җиткерә.

Хәбәр монда. Бусы VPNсыз ачыла торган сылтама.
😢5😱3👍1
📍 Әлмәт түрәсен 5 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр

Сүз Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Андрей Подовалов турында бара.

Ул 4,8 млн сум ришвәт алуда һәм тагын 200 мең сум алмакчы булуда гаепләнә. Подовалов гаебен танымый.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
✍1👍1
🐷Башкортстанда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар.

Республика Роспотребнадзоры хәбәрендә әйтелгәнчә, "Дары Урала", "Челны-мясо" һәм "Царицыно" оешмалары җитештергән казылыклар турында сүз бара. Югыйсә, колбасаларның капларына ат, сыер һәм тавык итеннән җитештерелде дип язылган булган. Роспотребнадзор җитештерүче оешмаларга кисәтү җибәргән диелә.

Күптән түгел Екатеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасаларында да дуңгыз ДНКсы табылган иде.

Ни хәл икән бу? Сез ит, колбасаларны кайдан аласыз? Итне авылдан ташучы бәхетле кешеләр бармы монда?
🤬3🤡1
Дуслар, без сезгә "Сәлам, син кайда?" дип исемләнгән татарча подкастлар әзерләдек.

Алар татар-башкорт мөһаҗирләрнең яңа җирләрдә тормышлары хакында. Төркия, Германия, АКШ, Швейцария һәм башка илләргә китәргә мәҗбүр булган татар-башкортлар ничек яши, нинди кыенлыклар кичерә, ничек телләрен сакларга җыеналар, акчалары җитәме?

Ниләр һәм кайчан булачак, кемнәр булачак - тулырак мәгълүматны моннан укыгыз. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Ә кем подкастны Телеграмнан тыңлый? Астарак аудио бар👇

Рәхим итеп тыңлагыз, фикерләрегезне языгыз.
❤10👍4🔥1
Сәлам,син кайда_ЛА
Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям"

"Сәлам, син кайда?" яңа татарча подкастның беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос Анжелес мөһаҗирләре сөйләшә.

Бүгенге кунак - башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова. Ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алганы, ниләр сагынганы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга җыенганы хакында сөйли. Америкада милли мохитне булдыру, халыктан акча җыеп милли проектларны тормышка ашыру мөмкинме - эпизод шул хакта.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
❤10👍5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 октябрь, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Газзә сызыгыннан күчеп китәргә мәҗбүр булучылар саны 338 меңгә җиткән дип белдерә БМО. Бер тәүлек эчендә үз йортларын 75 мең кеше ташлап киткән.

🔸Мисыр Фәләстин качакларына һуманитар коридор ачудан баш тарткан. Бу хакта Jerusalem Post хәбәр итә. Газзә секторында һуманитар фаҗига. Хастаханәләр тулган, бердәнбер электр станциясе кичә туктады. Электр булмагач, күпчелек халык сусыз да калды.

🔸Днепропетровски өлкәсе Никополь авылындагы гимназиягә ракет төшкән, 7 кеше һәлак булган. Алар арасында сивил кешеләр дә бар дип белдерә Украина кораллы көчләренең Баш штабы.

🔸Бүген төнлә Белгород өлкәсендә дрон ике торак йортка төшкән. Өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Тагын ике кеше авыр хәлдә. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте.

🔸Башкортстанда хәләл колбасада дуңгыз ДНК-сы табылган. "Дары Урала", "Челны мясо" һәм "Царицыно" колбасалары тышлыгында ат, сыер һәм кош итеннән ясалуы язылса, тикшерү вакытында дуңгыз ДНК-сы да табылган.
🔥3😢2✍1
Казан ханлыгының яулап алынуы: кем гаепле?

12 октябрь - Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәре тарафыннан яуланган көн. Бу - галимнәр раслаган дата. Әлегәчә Хәтер көне Татарстанның истәлекле даталары исемлегенә кертелмәгән.

Казан ханлыгының яулап алынуына тарихчылар берничә сәбәп китерә. Бу – тәхет өчен үзара көрәш, икътисади торгынлык, сәяси элитаның юкка чыгарылуы. Тарихчы Марат Гатин фикеренчә, Мәскәү кнәзлеге хәрби реформа уздырып та уңышка ирешә.


— Кем каһарман, ә кемнең хыянәте хәлиткеч була? Ни өчен Шаһгали гына тискәре персонаж булып калган?

— Кол Шәриф белән Сөембикә – төп күренекле шәхесләр. Болар халык күңелендә дә юкка гына сакланмаган бит. Шаһгали алдан Явыз Иван каршында йөгереп йөргәнгә, амбицияләре корбаны аркасында тулы бер милләт, тулы бер дәүләтне юкка чыгаруда роле зур була, шуңа да ул күп телгә алына, иң тискәре персонаж була. Ул да үкенә ахыр чиктә, бер чыганакта үлеме алдыннан “Я жил, считал вас друзьями. Оказалось, все-таки вы враги мне” дип әйтеп калдыра. Кем белә, бәлки, аның авызына бу сүзләрне кемдер салгандыр. Гаеп Камай морзада, яки Шаһгалида дип әйтеп булмый, гомумән алганда, гаеп бөтен татар түрәләрендә, элитасында.​


Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💔16❤4👍2👎1😁1