Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши? — Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе…
7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышеваны Уфадан Башкортстанның Дүртөйле районы 5нче санлы тикшерү изоляторына күчергәннәр.

RusNews хәбәр итүенчә, Лилияне Уфадан 120 чакрым ераклыкта урнашкан тикшерү изоляторына күчерү мәхкәмә утырышы алдыннан адвокатлар эшен катлауландыра.

"Мәхкәмә карарына күрә, Лилия шикаяте каралганчы, Уфаның 1нче санлы изоляторында калырга тиеш! Иртәгә иртән Рамил Гыйзәтуллин тикшерү изоляторы җитәкчесенә керәчәк. Лилиянең аппеляциягә кадәрге чикләү чараларын үтәү хокукы бозыла», дигән Чанышеваның адвокаты Сергей Макаренко.

▪️Сәяси тоткын, активист Лилия Чанышева 2021 елның 10 ноябреннән бирле сак астында тотыла. Башта Мәскәүдә утырды, аннары Уфаның тикшерү изоляторында.

▪️2023 елның 14 июнендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

▪️Чанышева хөкем карары белән риза түгеллеген белдереп шикаять язды. 16 октябрьдә Башкортстанның Югары мәхкәмәсе аның шикаять гаризасын карарга тиеш.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👍2
Сәлам, дуслар! Кич утырасызмы? Нишлисез? Ә без сезгә бер күчтәнәч әзерләдек. Тыңлап карагыз да башкаларга да җибәрегез. Тиздән чыгачак.

👇👇👇

#татарчаподкаст #сәлам
❤18👍2
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне мөһим хәбәрләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Бу сәгатькә мөһим вакыйгалар мондый:

🔷 Украинаның Одесса, Николаев, Херсон өлкәләренә Shahed дроннары белән һөҗүм ителгән. Корбаннар, җимерелгән биналар турында хәбәрләр юк.

🔷 Русия Украинага бәреп кергәннән соң Украинада тыныч тормыш алып баручы 9,8 меңнән күбрәк кеше һәлак булган. Бу БМОНың яңа саннары. 18 мең кеше яраланган. БМО вәкилләре бу сан тагын да зуррак дип әйтә, чөнки корбаннарны оккупация астында калган төбәкләрдә санап чыгу мөмкинлеге юк.

🔷 Украинадагы сугыш 594 көн дәвам итә.

🔷 Швециядә Русиянең махсус хезмәтләре белән элемтәдә булуда, Русия файдасына күзләү эшен алып баруда гаепләнгән 60 яшьлек ир сак астыннан җибәрелгән.

🔷 Сан-Франциско шәһәрендә Кытайның консуллыгы урнашкан бинага машина бәреп кергән. Машина эчендә утыручы кеше атып үтерелгән.

🔷 Көньяк Сахалинск шәһәренең бер өлеше электр утсыз калган, шәһәрдә авария булган.

🔷 Миллиардер, "Альфа-Групп"ка нигез салучы Михаил Фридман Британиядән Израилгә күченгән. Әмма әлеге вакытта ул Мәскәүдә.

🔷 Фәләстин президенты Мәхмхүд Аббас Мәскәүгә килергә җыена. Очрашу турында төгәллек юк, әмма Русиядәге Фәләстин илчесе Фәләстин хакимияте көн саен Мәскәү белән элемтәдә дигән.

🔷 Татарстанда 315 млн сумга сөт фермасын саталар.

🔷 Башкортстанның Калтасы районының Бабай авылында Украинада сугышта һәлак булган Иван Изиметовка һәйкәл куйганнар. Ул танк формасында.

Әлегә шулар. Сез ниләр өстәр идегез? Сездә нинди яңалыклар бар?
👍5✍1
❗Израил-Фәләстин арасындагы сугыш дәвам итә. Шимбә Фәләстин белән Израил арасында башланган каршылык аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 700 кешедән артты, Израильдә - 900 кешедән.

▪️Газзәдә һәлак булучылар арасында 143 бала, 105 хатын-кыз бар. Бу - Фәләстиннең Сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар. Алар иминлек коридорын ачуны сорый. Бу медицина ярдәм күрсәтер, дарулар, препаратлар китерү өчен кирәк, ди алар. Хастаханәләләрдә урыннар юк, диелә. "Әл Җәзаир" каналы хәбәр итүенчә, Израил тарафыннан бер ашыгыч машинага һөҗүм ителгән. Бейт-Ханун шәһәрен утта тоту аркасында бердәнбер хастаханәгә зыян салынган, анда эшләп булмый, диелә. Электрэнергия чикле.

▪️Газзәдән 190 мең кеше үз өйләрен калдырып чыгып китәргә мәҗбүр булган. БМО фаразларына караганда, бу сан тагын да артачак. Күзәтүчеләр әйтүенчә, 4 мәктәп, 8 медицина учреждениесына зыян салынган.

▪️Израилдә 900дән артык кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. 2400 кеше яраланган. ХӘМӘС һөҗүме аркасында Израилдә башка дәүләт кешеләре дә зыян күргән.

▪️Беэри җирендә кимендә 100 кешенең үле җәсадләре табылган. Коммуна белән яшәгән авылда һәр унынчы кеше үтерелгән булып чыга.

▪️АКШ әлегә Израилгә ярдәмгә гаскәр җиберергә планлаштырмый дип әйтелде, әмма АКШ Израилгә теләктәшлек күрсәтә. Моны ул хәрби корабның илнең диңгез чигенә йөздереп китерүе белән күрсәтте.
😱3👍2🤬1
📍Бу атнада Хәтер атнасы, әмма Казанда татар ханлыгын басып алуны искә алу рөхсәт ителми. Мэрия активистлар соңга калган дип аңлата

"Азатлык" татар яшьләр берлеге чараны 15 октябрьдә үткәрмәкче булган, канунда каралганча бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә кирәк. Активистлар шулай эшләгән дә: 5 октябрьдә Казан башкарма комитетына белгертү хаты тапшырганнар. Хәтер көне Камал театры мәйданында, булмаса Кәрим Тинчурин бакчасында үткәрергә теләк белдергән булганнар.

Тик шәһәр җитәкчелеге канунга сылтанып, хатның каралмаячагы турында әйткән. Активистлар фаразынча, аларга белдерү хатын соңарып тапшырдыгыз дип әйтмәкче булалар.

Казан башкарма комитетыннан килгән җавапта әйтелгәнчә, (әлеге хат Азатлыкта бар) активистлар митингны 15 октябрь көнне көндезге 12дә башлап, көндезге сәгать өчкә кадәр үткәрмәкче булган. Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре, пикетлар турындагы федераль канунга ярашлы бу хакта 10 көннән дә соңга калмыйча белгертергә, хатны кулдан тапшырырга кирәк булган. Әмма активистлар белдерү хатын кулдан 5 октябрь көнне 17:20 сәгатьтә генә тапшырганнар. Шул рәвешле башкарма комитет фикеренчә, активистлар соңга калып хәбәр иткән.

"Азатлык" берлеге ни ди моңа?

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

▪️Татарстан хакимиятләре Хәтер көнен үткәрергә рөхсәтне соңгы тапкыр 2021 елда биргән иде, аны Тинчурин бакчасында уздырырга рөхсәт иттеләр.

▪️Моңарчы 33 ел дәвамында ел саен уздырылып килгән Хәтер көне былтыр элеккечә үтмәде. Аны оештырырлык ни оешма юк иде, ни Казанның башкарма комитетына урын сорап гариза язарлык кеше дә табылмады.
🤬10🔥5👍1🤔1
Узган атнаны бөтен дөнья Парижны кандала баскан дип шау-шу килде. Башкортстанда да шул ук хәл икән...

Кандалалар хастаханәне баскан, беренче чиратта алардан табиб, фельдшерлар зарар күрә. Алар эшләрлек шартлар юк, дип зарлана. Үз акчаларына кандалаларны агулап та караганнар - файдасы булмаган. Истән ни үзләре бинада ял итә алмый, ни чирлеләргә ярдәм күрсәтү кыенлашкан. Кандалаларга каршы кулланылган агуның исе аркасында медицина хезмәткәрләре көндез урамда, кичен үзләренең машиналарында вакыт үткәрергә мәҗбүр калган.

Башкортстанның кайсы шәһәрен кандала баскан һәм түрәләр нишләргә җыена?

Бу хакта 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

Ник кандала арткан ул? Белүче бармы монда?
😢4🤔1
Татар активисты Рамай Юлдашны эшеннән алганнар. Сәбәбе - карашлары һәм фикерләре

Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашевка үз теләге белән эштән китәргә тәкъдим иткәннәр. Ризалашмагач, эшеннән кыскарту турында карар кабул ителгән. Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, дәүләт пропагандасыннан үзгә фикерле булуы, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли. Аңа 150 мең сум акча тәкъдим иткәннәр. Бер шарт - тавыш куптармый, тыныч кына китә. Активист оялырлык эшем юк, 150 мең сумга сатылып намусыма тап төшерәсем килми, дип сөйләде Азатлыкка.

Ә эшеннән алу болайрак булган.

— Кисәтүле сигналлар узган елның көзендә үк яңгырады. Мари Иле республикасының Мәдәният, басма һәм милләтләр министрлыгыннан хат килде, анда минем 14, 30 октябрьдә, 11 ноябрьдә эштән читтә булуым, эшкә катнашы булмаган башка эшләр белән шөгыльләнүем турында язылган иде. Аңлатма язарга куштылар.

Датаны карадык. 30 октябрь – якшәмбе иде, ул вакытта кайда һәм ни эшләп йөрсәм дә – шәхси эшем. 30 октябрьдә Сәяси репрессияләр көне булды, Йошкар Оланың Шәһәр музее шәһәр администрациясе рөхсәте белән оештырган митингта идем. "Әйе, анда булдым, ул чарада ел да катнашам", дидем мөдиребезгә. 14 октябрьдә, төш вакытында дуслар машина белән эшемә килде дә, бер сәгать эчендә чакрым ярым ераклыкта урнашкан зиратка, тарихи фәннәр докторы, мари академигы, профессор Ксенофонт Сануков каберенә барып килдек. Чәчәкләр салдык, дога кылдык.

Ә 11 ноябрьдә эштә идем, Иҗтимагый сәяси үзәктә уздырылган чарада булдым, мәдәният министры урынбасары үзе мине күрде.

"Булмадым анда, эш вакытында эштә идем", дидем. Минем сүзләрне язып министрга җибәрделәр. Мөдиребез Илгиз Гайсин миңа берничә тапкыр социаль челтәрләрдә, телеграм каналларда һәм башка урыннарда махсус операциягә яки илдә барган вакыйгаларга карата фикерләр, комментарлар язмаска кушты. Инде бер ай чамасы элек, үзе янына сөйләшергә чакырып, үз теләгем белән эштән китүемне сорады. Аңа югарыдан басым булган.

Рамай Юлдашев Йошкар-Оладагы Татар мәдәният үзәгендә 16 ел эшләгән, бихисап проектлар ясаган, конкурс-фестивальләр, гыйльми конференцияләр оештырган. Ул үзен гаепле кеше кебек башымны иеп чыгып китәсем килмәде, кыскартсыннар, дигән фикергә килдем дип сөйли һәм тагын аңа ничек басым ясалганын тасвирлый.

Укыгыз да фикерегезне языгыз әле, дуслар. Көн язмасында сезне нәрсә тетрәтте? Рухи көчне ничек сакларга мөмкин? Басымга бирешми торган тагын кемнәрне беләсез?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬13😢5👍4
Татарстан чит илгә күчеп китүчеләргә гаскәрне "кимсеткән" өчен җәза бирмәкче

Татарстан Дәүләт шурасына Русия административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр өлгесе кергән, ул чит илгә китүчеләрне җаваплылыкка тартуны күз уңында тота. Республика бу тәкъдимен быел май аенда Дума каршындагы канун чыгаручылар шурасына җибәргән иде, әмма ул кичектерелеп торды.

Канун өлгесе тексты парламент сайтында чыккан. Аны республика Дәүләт шурасы һәм Думаның Татарстаннан депутаты Айрат Фәррахов әзерләгән.

Татарстан депутатлары Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиада дөреслеккә туры килмәүче, иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим мәгълүмат тараткан", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символлларын мәсхәрәләгән", "дошманлык яки нәфрәт уяткан", "Русия бөтенлеген бозарга чакырган", "Русия гаскәрен дискредитацияләгән", "Русиягә һәм аның ватандашларына чикләүләр кертергә чакырган" өчен дә җәзага тартуны тәкъдим итә.

Хәбәр
монда. Ачылмаса, бу сылтама бар.
🤯5😁4🤬2
Дөньяда табигый казалардан килгән зыянның күләмен санап чыгарганнар. Сәгатенә 16 млн доллар килеп чыккан!

Бу хакта Яңа Зеландия галимнәренә сылтанып The Guardian басмасы яза.

Nature Communications журналында чыккан тикшеренүдә беренче тапкыр глобаль җылыну белән бәйле килгән матди зыян исәпләнгән: глобаль җылыну аркасында давыллар, су басулар, корылык ешая бара.

Тикшеренүдә әйтелгәнчә, 2000 елдан 2019 елга кадәр булган табигый казалардан килгән матди зыян елына 140 млрд доллар тәшкил итә. Иң зур зыянны җил өермәләре сала диелә.

❓Табигый казалардан гына да шул кадәр күп зыян килеп торганда, кешеләр/илләр/дәүләтләр/кавемнәр бер-берсен юк итү, басып алу, зыян китерү гамәлләрен XXI гасырда да (!) дәвам итә... Бу хикмәтнең сәбәбе нидә дип уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤡2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗Израил-Фәләстин арасындагы сугыш дәвам итә. Шимбә Фәләстин белән Израил арасында башланган каршылык аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 700 кешедән артты, Израильдә - 900 кешедән. ▪️Газзәдә һәлак булучылар арасында 143 бала, 105 хатын-кыз бар. Бу - Фәләстиннең…
🛫 Мәскәү русияләрне Израилдән эвакуацияләүгә "ихтыяҗ юк" дип белдерә. Башка илләр үз ватандашларын чыгара

Мәскәүдә русияләрне Израилдән эвакуацияләүгә ихтыяҗ бар дип санамыйлар, бу хакта Русиянең Израилдәге илчесе Анатолий Викторов әйтте. Ул түләүле очышлар барлыгын да искәртә.

Русия илчелегенә берничә йөз кеше мөрәҗәгать итте һәм әгәр эвакуацияләү "оештырыла калса, аларны алып чыгу мөмкинлеген карауны сорады", дип сөйләгән Русия илчесе "Беренче канал" эфирында.

Шул ук вакытта башка илләр үз ватандашларын Израилдән хәрби очкычлар ярдәмендә алып чыгуны оештырды. Бу хакта "Агентство" басмасы яза.

▪️Аерым алганда, Польша өч хәрби очкыч белән 250дән артык кешене алып чыкты. Албания 40 кешене, Маҗарстан 325 кешене (шул исәптән башка ил ватандашларын), Италия ике очкычта 200ләп кешене чыгарды. Сербия дә үз ватандашларын эвакуацияләде. Румыния ике көн эчендә 140лап, Болгарстан 179 ватандашын алып чыкты.

@azatliqradiosi
👍1🔥1😁1🤡1😐1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Бу атнада Хәтер атнасы, әмма Казанда татар ханлыгын басып алуны искә алу рөхсәт ителми. Мэрия активистлар соңга калган дип аңлата "Азатлык" татар яшьләр берлеге чараны 15 октябрьдә үткәрмәкче булган, канунда каралганча бу хакта 10 көн алдан хәбәр итәргә…
Үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем 15 октябрьдә Милли мобилизация көне үткәрергә чакыра

"Бу якшәмбедә Хәтер көненә багышланган плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чакырабыз. Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны интернетта таратыгыз" диелә төркем мөрәҗәгатендә.

"Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО низамнамәсендә беркетелгән" дип искәртә мөрәҗәгать авторлары.

❓Ә сез Хәтер көнендә нишләргә җыенасыз? Бу көн сезнең өчен нәрсә аңлата?

@azatliqradiosi
👍12🙏1🌚1
Татарстан депутатлары альтернатив хезмәтне саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында үтәргә тәкъдим итә

Бу хакта документ республика парламенты сайтында чыкты.

Татарстан депутатлары фикеренчә, ❶ ирләргә саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында альтернатив хәрби хезмәт үтәргә мөмкинлек бирү кирәк.

Моннан тыш, ❷ уку йортларын бетереп саклану-сәнәгать комплексы оешмасына эшкә кергәннәрнең хәрби хезмәткә алынуын кичектерү хокукы булырга тиеш ди алар.

Шушы адымнар саклану тармагында эшчеләргә кытлыкны хәл итәргә булышачак дип саный депутатлар.

▪️Хәзерге вакытта альтернатив хезмәтне хөкүмәткә буйсынучы оешмаларда, Русия кораллы көчләре оешмаларында, башка төрле хәрби оешмаларда сивил хезмәткәр буларак үтәргә мөмкин. Бу исемлектә хәрби-сәнәгать комплексы оешмалары юк.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔2😁1🤡1
Володин Украинага җиңү теләүчеләр Русиягә кайтса, аларны Магадан көтә дип кисәтте

Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Русиядән күчеп киткән һәм Украинаны хуплаучы "релокантлар" кире кайтып тормаса, әйбәтрәк булыр дип киңәш итте.

"Илдән китеп кабәхәт гамәлләр кылган, Русия җирләренә ясалган һөҗүмнәргә сөенеп, Киевның наци режимына җиңү теләгәннәр аңларга тиеш — аларны монда көтмиләр генә түгел, әгәр монда кайтсалар, аларны Магадан көтә", дип кисәтте ул.

▪️Былтыр Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да Русиядән китүчеләрне көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга кайтмаска киңәш иткән иде.

@azatliqradiosi
😁8🖕5👍2🤬2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәләм, дуслар! 😀 Ни хәлләр? Ниләр эшлисез? Ә бездә соңгы әзерлек эшләре бара. Күп калмады инде. Тиздән чыга. Азатлыкта булыгыз 😏

#татарчаподкаст #сәлам
@azatliqradiosi
❤20👍4🔥2😁2
Сәлам, дуслар! 11 октябрь, чәршәмбе иртәсенә дөньяда ниләр булып ята? Бездән кыска хәбәрләр:

◾️Башкортстан бүген республика көнен билгели. 1990 елда республиканың Югары шурасы дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Бүген Башкортстанда ял көне, республикада бәйрәм чаралары уза.

◾️Төнлә Украинаның 5 өлкәсендә һава кисәтүе яңгыраган. Русиянең һавадан һөҗүменнән Днепропетровски һәм Херсон өлкәләрендә ике хатын-кыз зыян күргән.

◾️Германия Украинага 1 млрд евролык яңа хәрби ярдәм пакетын игълан итте. Яңа ярдәм пакетын якын арада Британия дә игълан итәчәк дип көтелә.

◾️Соңгы мәгълүматларга күрә, Израил-Фәләстин низагында Израил ягыннан 1200ләп кеше, Фәләстин ягыннан кимендә 900ләп кеше үлгән.

◾️Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге чит телне өйрәнә (58%), яки чит телне өйрәнергә җыена (32%) – "Авито Услуги" сораштыруы. 94% кеше инглиз теленә өстенлек бирсә, 18% кытай һәм алман телләрен кирәк дип саный.

Төп вакыйгаларны көн дәвамында безнең каналда укыгыз. Азатлык белән булыгыз, дусларыгызны да безгә чакырыгыз. Без татарча башка беркайда да чыкмаган хәбәрләрне язабыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥3✍1
👨🏻‍🚒 Казан университеты тулай торагында янгын булган, 60 студентны башка урынга күчереп торалар

10 октябрь кичендә КФУның Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр 24 кешене коткарган, җәрәхәтләнүчеләр юк, дип хәбәр ителә.

"Янгын зарар китермәгән бүлмәләргә студентлар кире кайта алды. Хәзерге вакытта 60лап студентны күчерү процессы бара. Алар КФУның якындагы тулай торакларына урнаштырылачак", дип белдергәннәр уку йортында.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😱6🔥2😢1
Бүген кич Азатлыкта яңа кызыклы подкаст чыгачак – "Сәлам, син кайда?" дип атала ул.

Бик тырышып сезнең өчен әзерләдек, шуңа ❤️ билгеләрен кызганмагыз һәм кичен Азатлык платформаларында тыңлагыз!
❤20🔥3