Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди.

Галим белән әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тупладык.
👍8😱4✍1🤔1😢1
🚇 Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак

Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгәнчә, социаль юл йөрү билетларын 24 сумга арттырачаклар (аена 605 сум булачак), балаларныкы 15 сумга арта (369 сум булачак).

Бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.
❤1😢1
Башкорстаннан хәрбиләрне үтерүдә шикләнгән кешеләр табылган. Әмма алар үлгән

Башкортстаннан Украинадагы сугышка киткән өч хәрбине: 33 яшьлек Илнар Н., 29 яшьлек Салават Р. һәм 25 яшьлек Айдар А.-ны быел сентябрь башында хәрби бүлекчәләреннән ерак түгел генә урман полосасында үле килеш тапканнар.

Беренчел мәгълүматларга күрә, аларны башка бер үтерүнең шаһите булган өчен үтергән булулары бар. Егетләрнең 21 августта үлүе ачыкланган, аларны шул ук көнне Луһански полициясе эзли башлаган. Бу хакта мәрхүмнәрнең туганнарына һәм алар белән хезмәт иткән башка хәрбиләргә таянып BAZA Telegram-каналы җиткерә.

Хәбәр монда. Бусы VPNсыз ачыла торган сылтама.
😢5😱3👍1
📍 Әлмәт түрәсен 5 млн сум ришвәт өчен хөкем итәчәкләр

Сүз Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, 42 яшьлек Андрей Подовалов турында бара.

Ул 4,8 млн сум ришвәт алуда һәм тагын 200 мең сум алмакчы булуда гаепләнә. Подовалов гаебен танымый.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
✍1👍1
🐷Башкортстанда сатылган хәләл колбасаларда дуңгыз ДНКсы тапканнар.

Республика Роспотребнадзоры хәбәрендә әйтелгәнчә, "Дары Урала", "Челны-мясо" һәм "Царицыно" оешмалары җитештергән казылыклар турында сүз бара. Югыйсә, колбасаларның капларына ат, сыер һәм тавык итеннән җитештерелде дип язылган булган. Роспотребнадзор җитештерүче оешмаларга кисәтү җибәргән диелә.

Күптән түгел Екатеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасаларында да дуңгыз ДНКсы табылган иде.

Ни хәл икән бу? Сез ит, колбасаларны кайдан аласыз? Итне авылдан ташучы бәхетле кешеләр бармы монда?
🤬3🤡1
Дуслар, без сезгә "Сәлам, син кайда?" дип исемләнгән татарча подкастлар әзерләдек.

Алар татар-башкорт мөһаҗирләрнең яңа җирләрдә тормышлары хакында. Төркия, Германия, АКШ, Швейцария һәм башка илләргә китәргә мәҗбүр булган татар-башкортлар ничек яши, нинди кыенлыклар кичерә, ничек телләрен сакларга җыеналар, акчалары җитәме?

Ниләр һәм кайчан булачак, кемнәр булачак - тулырак мәгълүматны моннан укыгыз. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Ә кем подкастны Телеграмнан тыңлый? Астарак аудио бар👇

Рәхим итеп тыңлагыз, фикерләрегезне языгыз.
❤10👍4🔥1
Сәлам,син кайда_ЛА
Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям"

"Сәлам, син кайда?" яңа татарча подкастның беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос Анжелес мөһаҗирләре сөйләшә.

Бүгенге кунак - башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе Рүзилә Киньябулатова. Ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алганы, ниләр сагынганы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга җыенганы хакында сөйли. Америкада милли мохитне булдыру, халыктан акча җыеп милли проектларны тормышка ашыру мөмкинме - эпизод шул хакта.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
❤10👍5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 12 октябрь, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Газзә сызыгыннан күчеп китәргә мәҗбүр булучылар саны 338 меңгә җиткән дип белдерә БМО. Бер тәүлек эчендә үз йортларын 75 мең кеше ташлап киткән.

🔸Мисыр Фәләстин качакларына һуманитар коридор ачудан баш тарткан. Бу хакта Jerusalem Post хәбәр итә. Газзә секторында һуманитар фаҗига. Хастаханәләр тулган, бердәнбер электр станциясе кичә туктады. Электр булмагач, күпчелек халык сусыз да калды.

🔸Днепропетровски өлкәсе Никополь авылындагы гимназиягә ракет төшкән, 7 кеше һәлак булган. Алар арасында сивил кешеләр дә бар дип белдерә Украина кораллы көчләренең Баш штабы.

🔸Бүген төнлә Белгород өлкәсендә дрон ике торак йортка төшкән. Өч кеше, шул исәптән бер бала һәлак булган. Тагын ике кеше авыр хәлдә. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте.

🔸Башкортстанда хәләл колбасада дуңгыз ДНК-сы табылган. "Дары Урала", "Челны мясо" һәм "Царицыно" колбасалары тышлыгында ат, сыер һәм кош итеннән ясалуы язылса, тикшерү вакытында дуңгыз ДНК-сы да табылган.
🔥3😢2✍1
Казан ханлыгының яулап алынуы: кем гаепле?

12 октябрь - Казан ханлыгы Явыз Иван гаскәре тарафыннан яуланган көн. Бу - галимнәр раслаган дата. Әлегәчә Хәтер көне Татарстанның истәлекле даталары исемлегенә кертелмәгән.

Казан ханлыгының яулап алынуына тарихчылар берничә сәбәп китерә. Бу – тәхет өчен үзара көрәш, икътисади торгынлык, сәяси элитаның юкка чыгарылуы. Тарихчы Марат Гатин фикеренчә, Мәскәү кнәзлеге хәрби реформа уздырып та уңышка ирешә.


— Кем каһарман, ә кемнең хыянәте хәлиткеч була? Ни өчен Шаһгали гына тискәре персонаж булып калган?

— Кол Шәриф белән Сөембикә – төп күренекле шәхесләр. Болар халык күңелендә дә юкка гына сакланмаган бит. Шаһгали алдан Явыз Иван каршында йөгереп йөргәнгә, амбицияләре корбаны аркасында тулы бер милләт, тулы бер дәүләтне юкка чыгаруда роле зур була, шуңа да ул күп телгә алына, иң тискәре персонаж була. Ул да үкенә ахыр чиктә, бер чыганакта үлеме алдыннан “Я жил, считал вас друзьями. Оказалось, все-таки вы враги мне” дип әйтеп калдыра. Кем белә, бәлки, аның авызына бу сүзләрне кемдер салгандыр. Гаеп Камай морзада, яки Шаһгалида дип әйтеп булмый, гомумән алганда, гаеп бөтен татар түрәләрендә, элитасында.​


Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
💔16❤4👍2👎1😁1
Татарстанда яман шешнең иң еш очрый торган төрләре аталды

Алар арасында тире меланомасы, юан һәм туры эчәк шешләре, күкрәк бизе шеше бар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нәгуманов әйтте.

"Аларның һәркайсы 12ләп процентны алып тора", ди ул.

Баш онколог сүзләренчә, диспансеризация бөтен төрдәге яман шешләрнең 55 процентын ачыкларга булыша.

Бу хакта күбрәк безнең сайтта укыгыз һәм сау-сәламәт булыгыз!
😢3❤1👍1👏1
"Вагнер" киткәннән соң, тоткыннарны сугышка "Редут" җибәрә: аның аша төрмәдә утыручы меңнән артык кешене фронтка озатканнар

"Редут" хосусый хәрби ширкәтенең берьюлы берничә отряды Русия колонияләрдән сугышка тоткыннар җыя башлаган. Моны Азатлык радиосының "Схемы" һәм "Настоящее время"ның "Система" тикшеренүләр проекты журналистлары ачыклаган. Ачык мәгълүматлар аша һәм тоткыннарның туганнары белән сөйләшеп, журналистлар "Редут"та хезмәт итүче 30дан артык тоткынның исемен ачыклаган. "Русь сидящая" фонды исә "Редут"ка эләккән тоткыннарның саны мең кешедән артырга мөмкин ди. Аларны бөтен Русия буйлап җыялар.

Тулырак хәбәр монда. Ачылмаса, моннан укыгыз.

"Вагнер" бетте диделәр, әмма калганнарын үстерәләр.
✍1👍1🔥1
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновның тоткарлануы хәбәр ителә.

Бүген иртән башкорт активисты Фаил Алсыновны Тикшерү комиетына китергәннәр дип яза Куштау онлайн телеграм каналы. Аңа Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләү белдерелгән диелә.

Шулай ук бүген Алсыновның Уфада яшәгән фатирында һәм әти-әниләре яшәгән Юлдыбай авылындагы йортта тентү узуы да әйтелә
🤬10👍3
Аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнүче Русия хәрбие Ирек Мәгасүмов декабрьгә кадәр сак астында калачак

Мамадыш районы егете Ирек Мәгасүмов 11 августта аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек Дарья Киселеваны үтерүдә гаепләнә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍2🔥2✍1
Акмәчеттә Русия куәт оешмалары вәкилләре 20 яшьлек кырымтатар Лутфие Велиеваны тоткарлаган

Аңарчы кызның өендә ике тапкыр тентү уздырганнар. "Янәсе Велиева "Вконтакте"да Русия кораллы көчләрен "кимсеткән". Әлегә миндә административ яки җинаять эше ачылуы турында мәгълүмат юк, әмма Кырымда хатын-кызларны эзәрлекләүнең артуы борчу тудыра", дип белдергән адвокат Эдем Семедляев.

Соңрак билгеле булганча, Велиеваны җибәргәннәр. ФСБ бинасыннан ул әтисе белән чыккан.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬8