Донецки өлкәсе Авдеевка шәһәрен утка тоту нәтиҗәсендә, узган тәүлектә ике кеше һәлак булган, бер кеше яраланган.
Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе хәбәр итте.
Идарә мәгълүматларына күрә, Русиянең Украинада сугыш башлавыннан бирле Донецки өлкәсендә 1740 кеше үлгән, 4256 кеше яраланган. Монда Мариуполь һәм Волновахадагы корбаннар саны кермәгән.
Шулай ук якшәмбегә каршы төндә Русия хәрбиләре Харьков өлкәсенә һөҗүм иткән. Изюмски районы Дружелюбовка авылында ике кеше һәлак булган. Бу хакта өлкәнең хәрби идарә башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.
“Бер шәхси йорт җимерелгән. Янгын чыккан. 57 яшьлек ир кеше һәм 54 яшьлек хатын-кыз үлгән. Бер хатын-кыз яраланып хастаханәгә озатылган” дип яза ул үз телеграм каналында.
Синегубов шулай ук Волчанскига һөҗүмдә күп катлы йорт зыян күргәнен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, корбаннар юк.
Бүген сугышның 599нчы көне.
@azatliqradiosi

Telegram
Донецька ОДА
Росія вбиває цивільних!
За 14 жовтня росіяни вбили 2 жителів Донеччини — в Авдіївці.
Ще 1 людина в області за добу дістала поранення.
Загальна кількість жертв по області з початку повномасштабної війни вказана без урахування Маріуполя та Волновахи.
#…

👍2🤬2
Мәскәү өлкәсенең Люберецки районы мәхкәмәсе Котельники шәһәре мәхәлләсе эшен тукттаты.
Бу хакта мәхәлләне яклаган Русия юристлары милли берләшмәсе хәбәр итә. Мөселман үзәге канунсыз миссионерлык эше алып баруда гаепләнгән иде.
▪️31 июльдә мәхкәмәдә Котельники мәхәлләсенә бәйле ике административ эш каралган иде. Беренче эш нигезендә прокуратура мәхәлләне 9 дүрткел метр зурлыктагы бүлмәне канунсыз куллануда һәм миссионерлык эше алып баруда гаепләде.
▪️Икенче эш нигезендә Котельники мөселман үзәге "миссионерлык эшен алып баруда" гаепле дип табылды. Мәхкәмә моны мөһер сугылмаган "Ислам нигезләре" китабы табылуы белән аңлатты. Юристлар мәхкәмә карарын шикаять итәчәген әйткән иде.
▪️Мәхкәмәгә кадәр Мәскәү өлкәсендәге мәчетләренә көч структуралары килде. 7 июльдә, мөселманнар өчен изге җомга көнне, Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендә урнашкан мөселман үзәгендә ОМОН хезмәткәрләре рейд үткәрде. Бу тикшерүдән соң Мәскәү өлкәсе Диния нәзарәте махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Алар куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәве, аларны йөзләре белән идәнгә яткыруы, балаларны куркытуы, намаз келәменнән аяк киемендә йөрүе, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр итте. Урта Азия вәкилләренең бер өлешен тоткарлаулары да әйтелде. Мөфтияттә бу "мәсхәрәләүче тикшерү"не дәүләт-динара мөнәсәбәтләрне какшату дип бәяләделәр.
▪️Бер атнадан соң — 14 июльдә — Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.
Адвокат Марат Ашимов моны канунсыз гамәлләр дип Азатлыкка белдергән иде.
"Бу канунсыз гамәлләр иде. Алар (ОМОН) гыйбадәт вакытында кереп, намазны өзде дияргә була. Үзләрен адекват тотмады. Намаз кыла торган чиста урында пычрак киемнәрдә килделәр. Безнең тарафтан ике маддә нигезендә хокук бозу очрагы күренә. Бу вәкаләтләрне арттыру (Җинаять кодексының 286нчы маддәсе), вөҗдан һәм дин иреген хокукын бозу (Җинаять кодексының 148нче маддәсе)", диде ул.

🤬1
БМОның Фәләстин качаклары агентлыгы Газзә сызыгына су бирү туктатылганнан соң, анда яшәүчеләр өчен бу “яшәү һәм үлем мәсьәләсенә әйләнде дип әйтә.
Газзә сызыгының үз су чыганаклары юк диярлек. Израил-Фәләстин сугышы башланганнан соң Израил барлык әсирләрне җибәрү таләбе белән Газзә сызыгына су бирүне туктатты.
БМОның Якын Көнчыгыштагы Фәләстин качакларына ярдәм итү һәм эшне оештыру агентлыгы шимбә көнне белдерүенчә, су җитмәү сәбәпле ике миллионнан артык кешенең гомере куркыныч астында. "Бу яшәү һәм үлем мәсьәләсенә әйләнде. Ике миллион кешене су белән тәэмин итү өчен Газзәгә кичекмәстән ягулык җибәрергә кирәк”, диде агентлыкның баш комиссары Филипп Лаззарини.
▪️7 октябрь иртәсендә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде.
▪️Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы Газзә сызыгында 7 октябрьдән бирле 2329 дән артык кешенең һәлак булуын җиткерә.

😢2
Бүген - Хәтер көнендә, бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552нче елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен Сөембикә манарасы янына җыелды.
“Инде 471 елдан соң да бирегә килеп, Сөембикә манарасы янында үз телебездә дога кылабыз, үз телебездә сөйләшә алабыз икән, димәк милләтебез исән. Аллаһ догаларыбызны кабул итсен, әби-бабаларыбызның рухлары шат булсын”, диде Фәүзия Бәйрәмова.
Хәтер көне — 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәреннән саклап һәлак булганнарны искә алу чарасы.
Казанда 1989 елдан бирле уздырылды. Баштагы елларда Ирек мәйданында үтте. Анда катнашучылар Казанның үзәк урамнарыннан йөреш оештырып, Сөембикә манарасы янына килеп корбаннар рухына дога кыла иде.
Соңгы елларда Казан шәһәр хакимияте Хәтер көне чарасын үзәккә якын урыннарда уздырырга рөхсәт бирми башлады. Узган елдан бирле чара уздыруга бөтенләй рөхсәт юк.
Ник рөхсәт итмиләр дип уйлыйсыз?

❤🔥35👍3🔥2
Мари Иле республикасының Нурсола авылы янындагы каенлыкта бүген җыелган уңыш өчен рәхмәт әйтеп, каз, үрдәк чалалар.
Аның бер өлеше – аяк, баш, канат өлешләре утка ташлана. Ул ата-бабаларга рәхмәт булып, аларга ризык булып барып ирешә дип ышаналар. Икенче өлешеннән корбан ашы кебек учакта ит әзерләнә һәм аннан катнашучылар авыз итә. Бу чарага кешеләр Татарстан, Башкортстан, Мәскәүдән дә килгәннәр.
Сез бу йола турында ишеткәнегез бар идеме? Тагын нинди йолалар беләсез?

❤9🔥4👍2👎1🥰1🤮1
Казанда Хәтер көнендә ялгыз пикетлар узды
15 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында – аерым алганда Татарстан хөкүмәте бинасы янында һәм Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты. Катнашучылар:
"Алар тез чүкмәде,
Баш бирмәде,
Шуңа алар исән бүген дә!
1552 мәңге хәтердә!" дигән шигарь тотып торды.
Быел Казан хакимиятләре Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.
Бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Сөембикә манарасы янында Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылды.

🔥29👍8🙏3
Иркутски өлкәсендәге ике мәктәптә татар теле укытылачак
Татарстан һәм Иркутски өлкәсе мәктәпләре арасында мәгариф өлкәсендә төбәкара килешү төзелгән. Хезмәттәшлек турында өлкәнең Осински районында татар теленә багышланган семинарда сөйләшкәннәр. Очрашуда Татарстан вәкиллеге дә катнашкан. Бу хакта өлкәнең мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү нигезендә Иркутски өлкәсенең Осински районындагы ике мәктәптә татар телен укыту күзаллана. Сүз Рус Янгуты авылы мәктәбе һәм Оса авылының 1нче мәктәбе турында бара. Беренче белем йорты Арча районы Курса Почмак мәктәбе, икенчесе Казанның Совет районындагы 171нче мәктәбе белән хезмәттәшлек итәчәк.
Осински районы мэры Виктор Мантыков сүзләренчә, татар телен укыту өчен район укытучылары читтән торып Татарстанда курслар узган.
Иркутски өлкәсе губернаторы урынбасары Анатолий Прокопьев сүзләренә караганда, бүген өлкәнең 17 мәктәбендә татар теле укытыла. Тугыз белем бирү оешмасы Осински районында урнашкан. Биредә бер балалар бакчасында да татар теле өйрәтелә дип белдергән.
▪️2017 елда татар теле һәм милли республикаларның дәүләт телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура Татарстанда мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
▪️Бу үзгәрешләр Русия төбәкләренә дә кагылды. Алар татар теле дәресләре кимүе турында белдерде.
▪️Бүген Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Аларның саны елдан-ел кими.

Азатлык Радиосы
Иркутски өлкәсендәге тагын ике мәктәптә татар теле укытылачак
Бүген өлкәдә 12 меңнән артык татар яши. Төбәктәге 17 мәктәптә татар теле инде укытыла.
❤13😢5🔥2👏1
15 октябрьдә чит илләрдә дә Хәтер көне уңаеннан чаралар узды.
Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев (беренче фотода сулда), Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.
Элегрәк үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем 15 октябрьдә Милли мобилизация көне үткәрергә чакырган иде.
"Хәтер көненә багышланган плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чакырабыз. Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны интернетта таратыгыз" диелде төркем мөрәҗәгатендә.
"Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО низамнамәсендә беркетелгән" дип искәртте мөрәҗәгать авторлары.
Фотолар: Бәйсез Татарстан телеграм каналыннан

❤26👍2🤡1🌚1🤗1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы октябрь, 600 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 АКШ президенты Дҗо Байден "Хәмәс" радикаль хәрәкәте тулысынча юк ителергә тиеш дип саный. Шул ук вакытта Байден Газзә секторының Израил тарафыннан оккупацияләнүенә каршы.
🔹 Израилнең саклану армиясе вәкиле сүзләренчә, Газзә секторының төньягыннан ярты миллионлап кеше күченеп киткән. Газзәгә һавадан һөҗүмнәр һәм артиллерия атышлары дәвам итә. Шулай ук, Израил Газзәгә җирдән бәреп керүгә дә әзерлек эшләрен дәвам итә.
🔹 Чит илгә күченеп киткән Русия адвокатларын адвокат статусыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Русиянең адвокатлар турындагы канунына хөкүмәт тарафыннан әнә шундый үзгәрешләр тәкъдим ителә.
🔹 Бүгеннән башлап 20 октябрьгә кадәр профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле Татарстанның 9 районында телерадиотапшыруларның сигналы өзелеп торачак. Сүз ТНВ телеканалы һәм шул ук ширкәтнең радиосы турында бара. Профилактика эшләре Югары Ослан, Теләче, Сарман, Спас, Чүпрәле, Мамадыш, Зәй, Лаеш һәм Тәтеш районнарында уздырыла.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤3✍1🔥1