Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши? — Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе…
Башкортстан Югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышева турында 50дән артык уңай бәяләмә килгән

16 октябрь көнне Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлековка чыккан хөкем карарларына шикаятьләр каралачак. Бу уңай бәяләмәләрне дә мәхкәмә шул чакта караячак.

"Новая газета" га нигез салучыларның берсе, Нобель бүләген алган Дмитрий Муратов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә язган бәяләмәдә Чанышеваны нәтиҗәле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе иде дигән.

14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤‍🔥6
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 34 меңнән артык хәрбие үлүен раслады

ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклавынча, үлемнәр аеруча мобилизацияләнгәннәр арасында тиз арта. Барлыгы шундый 4029 хәрби һәлак булган.

▪️Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 622, Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢5👍2
Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашевны эшеннән кыскартканнар.

Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, дәүләт пропагандасыннан үзгә фикерле булуы, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли.

Тулырак Азатлыкта укый аласыз:
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬10👍1🔥1
Путин кабаттан сайланса, ПАСЕ аны легитим түгел дип танырга чакыра

ПАСЕның бертавыштан кабул ителгән резолюциясендә әйтелгәнчә, 2024 елдан соң Путинның президентлыгы Русия Конституциясен дә, халыкара хокукый принципларны да бозу булып каралачак.

Бу очракта Европа һуманитар багланышлардан тыш Русия белән бөтен элемтәләрне бетерергә тиеш, диелә белдерүдә.

▪️ПАСЕ-ның сәяси мәсьәләләргә кагылышлы резолюцияләре оешманың әгъза-илләре өчен мәҗбүри түгел.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍8🔥1😁1🤡1
Ябык Telegram-каналда урыслар турында калдырган фикере өчен татарстанлыга җинаять эше ачылган

Мосыйфуллин фамилияле егет ябык Telegram-каналда фикер калдырган. Ул анда урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелә. Егеткә "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачылган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла
🤔4😁2🙊2🤬1😢1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — калкан сүзе.

Бу әйтемнең башын беләсезме:

"... ... ... ... — мең бәланең калканы.

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤7🔥5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍 Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиевне дүрт елга утыртканнар Аңа шулай ук 500 мең сум штраф салынган. Бу мәгълүматны Саранскида эшләүче адвокат Марат Ашимов Азатлыкка раслады. Шәфиев акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип табылган. Дин әһеленең нәрсә өчен…
Мордовия мөфтие дүрт елга хөкем ителде. Фәһим Шәфиев — кем ул?

Азатлык Шәфиевнең биографиясен, аның хакимият коралына, аннары корбанына әверелүен өйрәнде, танышлары һәм белгечләр белән сөйләште.

— Фәһимнең кураторлары Мордовиянең ФСБ идарәсендә утырган, — дип сөйли ул. — Мордовия башлыгы итеп Артем Здунов килгәч, аны яклаган түрәләр азайды. Аның кирәге күптән бетте инде. Хакимият аны кая куярга белмәде. Шәфиевнең мөфтиятенә бик зур акчалар тыга бардылар. Ул хәтта Hummer машинасында йөри башлады, Мордовиядә андый өч кенә автомобиль бар иде, Саранскида фатир алды, авылда зур йорт төзеде, - дип сөйләде безгә андагы хәлләр белән таныш Илсур әфәнде.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
Төп сайтта.
Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍4❤1🤷‍♂1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 октябрь, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Бүген иртән Русия саклану министрлыгы Краснодар краенда Кара диңгез өстендә ике дрон бәреп төшерү турында хәбәр итте. Шартлау тавышлары Сочида Олимпия паркы һәм Сочи үзәгендә дә ишетелгән диелә.

🔸АКШ Израилне, гади халык өчен һуманитар коридор ачмый торып, Газзәдә җир операциясе уздыруны кичектерүне сорый. Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель Газзәнең төньягыннан 24 сәгать эчендә 1,1 млн кешене чыгару мөмкин түгел дип белдерде.

🔸Израилнең саклану армиясе шимбә хәбәр итүенчә, ХАМАС Газзә сызыгында 120 израиллене тотык итеп тота. Израилдә сугышта 1,3 кеше һәлак булган диелә. Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 1,9 мең кешегә җитте дип белдерде җирле сәламәтлек саклау министрлыгы.

🔸Франциядә терорчылык куркынычы тәртибе кертелде. Бу кичә лицейга һөҗүмнән соң эшләнде. Анда бер укытучы һәлак булды.

🔸Ак йорт белдерүенчә, Төньяк Корея Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен 1000нән артык контейнерда техника һәм корал җибәргән. Бу хакта Associated Press яза.
👍4🔥4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Каһирәдә Муса Бигиев кабере юкка чыгарга мөмкин Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин Эш шунда, Муса Бигиев кабере Каһирә шәһәренең “Әл-Кәрафа”, яки “Үлеләр шәһәре” дип…
Каһирәдә зират сүтелеше Муса Бигиев каберенә кагылмаячак

Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере зиратның юл төзелеше өчен сүтеләчәк өлешенә кермәгән.

Бу хакта Татарстан мөфтиятенә сылтанып "БИЗНЕС Online" яза. Мөфтияткә әлеге мәгълүматны Мисырда Россотрудничество башлыгы, Татарстан президенты идарәсенең элекке хезмәткәре Марат Гатин җиткергән. Гатин Бигиев каберенә барган.

Быел августта Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.

Бигиев кабере Каһирә шәһәренең "Әл-Кәрафа", яки "Үлеләр шәһәре" дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
👍10❤2
Кичә-бүген-иртәгә татар дөньясы "Татарча диктант" яза.

Әлеге минутларда ул ТНВ каналыннан турыдан-туры эфирда бара. Татарстан белән Башкортстанда яшәүчеләр өчен бер текст, Русия төбәкләре һәм чит илдәге татарлар өчен тагын ике текст әзерләнгән.

Моннан тыш, бик күп оешмалар, югары һәм урта белем бирү йортлары, мәктәпләр бу чарага кушылды.

Мәсәлән, Казан вакыты белән кичке 6да "Алимә Академи" татар теле мәктәбе онлайн диктант яздырачак.

Ә фотода Уфа фән һәм технологияләр университетының (элекке БДУ) студентлары. Алар диктантны кичә язды.

Сез үзегезне сынап карадыгызмы?
👍8❤7🔥1
"Азат Идел-Урал" хәрәкәте Казанда митинг үткәрергә җыенуын кире какты

Кичә Татарстанның хакимияткә якын телеграм каналларын татар активистлары - КФУ студенты һәм мәктәп укучыларында тентүләр узу турында хәбәр таратты. Аларга сылтанып "Коммерсантъ" та бу хакта язып чыкты, Тикшерү комитетында әлеге хәбәрне раслмадылар да, кире дә какмадылар диелде язмада.

Тентүләр, имеш, "Азат Идел-Урал" хәрәкәте активистларына узган, егетләр "Татарстанны Русиядән аерыррга чакырып, митингка чыгарга җыенган" дип яздылар.

Бу уңайдан "Азат Идел-Урал" хәрәкәте рәсми мөрәҗәгать белән чыкты. "ФСБның Татарстан идарәсенең балаларны "Русиядән аерылу өчен марш оештыруда" гаепләп статистика ясау омтылышы — чекистларның деградация үрнәге. Алга таба авылларда әбиләрне кулга алу һәм "Азат Идел-Урал"ны финанслауда гаепләү булачак", диелә анда.

Хәрәкәт вәкилләре соңрак белдерүләренчә, егетләрне Казан ханлыгын яклап һәлак булган мөселманнар истәлегенә дога кылырга тырышулары өчен тоткарлаганнар.

▪️Соңгы елларда Татарстанда Хәтер көнен уздыручыларны эзәрлеклиләр, хакимияттән рөхсәт алмыйча, кечкенә чаралар да уздыру тыела. Быел активистлар ялгыз пикет белән бу көнне искә алды.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢7👍1🤡1
"Ничек бар шулай әйтәм. Безнең сугышчылар юглатулар кичерә. Һәлак булучылар да, үлүчеләр дә бар"

"Фәридә-Алсу" дуэтының җырчысы Алсу Сөнгатуллина социаль челтәрләдә мөрәҗәгать белән чыкты. Былтыр аның улы мобилизациягә эләккән иде. Ул 1234 полкның 2нче батальонында хезмәт итә. Алсу ирләр штурмда, һәлак булучылар да бар, яралылар да күп, аларга ярдәм кирәк ди.

"Ничек бар, шулай әйтәм. Безнең сугышчылар югалтулар кичерә. Һәлак булучылар, яралылар да бар. Бәрелешләр дәвам итә. Ничек тәмамланырын бер Аллаһ белә. Югалтулар саны турында әйтә алмыйм, мәгълүмат төрле. Яралылар күп. Әти-әниләре, хатыннары, балалары билгесезлектә. Элемтә юк", дип язган җырчы.

Ул беренче ярдәм күрсәтү өчен дарулар һәм яра бәйләү материаллары җыешырга чакыра.

Канауны туктатучы, авыртуны басучы дарулар, бинтлар, кайчылар, антибиотиклар, яралыларга алмаш киемнәр һәм башка бик күп төрле шундый әйберләр кирәк ди Алсу.

Социаль челтәрләрдә әлеге полкта хезмәт итүчеләрнең туганнары видео да таратты, ролик ахырында алар ирләрнең кайтарылуын сорый, ләкин уртада чыгыш ясаучы алар сугышудан баш тартмый ди.

Алсу Сөнгатуллина строизларын үзендә җырчы һәм актириса Ләйсән Мәхмүтова дә чыгарды. "Алсу беркайчан да берни дә чыгармый иде. Ул ярдәм сорый икән, димәк, хәлләр бик начар", диде ул.

▪️Азатлык ачык чыганаклардан җыйган исемлеккә караганда, Татарстаннан Русиянең Украинада башлаган сугышында кимендә 622 кеше һәлак булган. Сугыштагы хәрбиләргә дарулар һәм башка кирәк-яраклар җитмәве турында хәбәрләр әледән-әле чыгып тора.
😱6🎉3🤷‍♂2😢2🤡1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рүзилә Киньябулатова, АКШ: "Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям" "Сәлам, син кайда?" яңа татарча подкастның беренче чыгыралышында Истанбул белән Лос Анжелес мөһаҗирләре сөйләшә. Бүгенге кунак - башкорт теле активисты, җырчы, "Балалар" проекты җитәкчесе… – Сәлам,син кайда_ЛА
Башкорт теле активисты Рүзилә Киньябулатова: "Үземне мөһаҗир түгел, сәяхәтче итеп тоям"

Бу атнада Азатлыкта яңа подкаст дөнья күрде, ул яңа мөһаҗирләр турында. Проектның беренче кунагы – башкорт теле активисты, "Балалар" проекты җитәкчесе Рузилә Киньябулатова.

Әңгәмәдә ул ире, ике баласы белән ничек Америкага чыгып китүе, үзе белән ниләр алуы, сагынуы, чит җирләрдә туган телне ничек сакларга һәм балаларына өйрәтергә җыенуы турында сөйләде.

Подкастны тыңламаган булсагыз, аны текст рәвешендә матур итеп редакторлап ясадык. Кич утырып укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👍9❤3
Бүген 15 октябрь. Бу көнне Казанда гадәттә Хәтер көне чаралары үтә иде.

Әмма узган елдан бирле ул гадәтләнгән формада үтми. Шулай да бер төркем татарлар Кол Шәриф мәчетенә, Сөембикә манарасы янына барып ата-бабаларыбыз рухына дога кылырга җыена.

Кайбер илләрдә дә татарлар Хәтер көнен искә алачак. Фото-видеоларны сезнең белән дә уртаклашырбыз.

Башка хәбәрләре әлегә мондый:

🔺Соңгы мәгълүматларга күрә, Израил-Фәләстин низагында Газзә сызыгында 2215 кеше һәлак булган, аның 1013 – ирләр, 724 – балалар, 458 – хатын-кызлар. Бу хакта Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән WAFA агентлыгы хәбәр итә. 8714 кеше яраланган. Израилдә исә рәсми мәгълүматларга күрә, бер меңнән артык кеше һәлак булган, 3,6 меңгә якын кеше яраланган.

🔺Иран хакимияте Газа сызыгына ату тукталмаса Израилнең Хәмәс белән сугышына кысылырга әзерлеген белдерде. The Jerusalem Post хәбәр итүенчә, Тәһранның кисәтүе Израилгә БМО арадашчылыгында җиткерелгән.

🔺Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, 15 октябрьгә каршы төндә Русиягә 27 дрон җибәрелгән, шуның 18е Курски, икесе Белгород өлкәсендә бәреп төшерелгән. Калган җиде дрон белән ни булганы әйтелми. Русия бу Украина җибәргән дроннар дип белдерә, Украина хәрбиләре, мондый очракларда, гадәттәгечә, хәбәргә аңлатма бирми.

Әлегә шулар. Якшәмбе көнне дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥6✍1