Тарихчылар Алтын Урда төрбәләренең билгесез башкорт ханнарына бәйләнеше юк дип белдерде.
Бу хакта Чиләбе өлкәсендә узган Алтын Урда чорына багышланган симпозиумның урта гасыр төрбәләре турындагы түгәрәк өстәл резолюциясендә әйтелә.
Утырышта Идел-Урал төбәгендәге, Кырым һәм Казакъстандагы урта гасыр төрбәләре тикшерелгән, аларга тарихи-археологик анализ ясалган. Сүз XIII–XV гасырдагы Җүчи Олысы төрбәләре турында бара.
"Төрбәләрнең архитектура һәм төзелеш үзенчәлеге аларның уртак стандарт нигезендә төзелүендә шик калдырмый… Бу һәйкәлләрнең барысы да Алтын Урда мөселман утрак цивилизациясенең бер өлеше булып тора. Әлеге төрбәләрнең төзелешен билгесез башкорт ханнары һәм XVI гасыр белән бәйләргә бернинди нигез дә юк", диелә резолюциядә.
Алтын Урда чорына багышланган симпозиум 12-14 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Варна бистәсе һәм Чиләбе шәһәрендә узды. Анда Татарстаннан да, Башкортстаннан да галимнәр катнашты.
@azatliqradiosi

🔥7✍1🤔1
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң миллионлаган халыкның, шул исәптән татарларның да язмышы тамырдан үзгәрде.
Узган елның көзендә башланган мобилизациядән качучы мөһаҗирләргә яңа тормыш башларга туры килде. Русиядәге татарлар арасында Искешәһәргә китүчеләр дә булды.
Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты.
Азатлык хәбәрчесе Искешәһәргә юл тотты һәм татарларның бер-берсенә ярдәм итүләрен күреп кайтты.

🔥5❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия үзәк банкы чиркәү әһелләренең ачуын китергән Русиянең Казан сурәтле яңа акчасын чыгаруны туктаткан. Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк. Яңа…
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага фикер белдерде
"Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", дигән ул Бизнес Online-га.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага фикер белдерде
"Тәрене булмаган урынга кую, булган айны урыныннан алып ташлау мантыйксыз. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", диде ул.
👍8🔥5❤1😁1🌚1
Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлаган
Алар күбрәк хезмәт хакы түләнә торган җиргә - хәрби-сәнәгать оешмаларына китә диелә.
▪️Былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

Алар күбрәк хезмәт хакы түләнә торган җиргә - хәрби-сәнәгать оешмаларына китә диелә. Әйтик Чаллыда ашыгыч ярдәмне йөртүче аена 69 мең сум алып эшли, ә саклану комплексы оешмаларында хезмәт хакы 120 мең сумга җитә. Татарстанда ашыгыч ярдәм йөртүчеләренең акчасын…
🔥3🤷♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдәге хастаханәгә һөҗүмнән соң, Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас өч көнлек матәм игълан итте. Русия һәм Гарәп Әмирлекләре 18 октябрь көнне БМО иминлек шурасында ашыгыч утырыш уздыруны сорады. Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз. @azatliqradiosi
Газзә хастаханәсенә ясалган һөҗүм нәтиҗәсендә корбаннар саны 600дән арткан диелә. Тарафлар бу һөҗүм өчен бер-берсен гаепли. Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
YouTube
Газзәдәге хастаханәгә һөҗүм | Кимендә 500 кеше һәлак диелә
Хәмәс радикаль төркеме Израилне Газзә сызыгындагы хастаханәгә һавадан һөҗүм ясауда гаепләде. Израил исә хастаханәгә һөҗүм ясауга Фәләстиндәге "Ислам җиһады" ...
❤4👍1🤬1
Башкортстанның Нуриман районында Павловка сусаклагычы янындагы кыяларның берсенә урнаштырылган тәрене алып ташлаганнар
Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "АиФ" җиткерә.
Социаль челтәрләрдә тәрене Башкортстан милләтчеләре алып ташлаган дип хәбәр ителә.
Биш метрлы тәрене ун еллап элек православ аланында ял итүчеләр куйган. Шул чактан бирле ул туристлар арасында билгеле объектка әйләнде.
▪️Моңарчы Татарстанда да тәре белән бәйле җәнҗаллар булган иде. Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — көзге сылтама.
#Башкортстан

🔥6❤1🤡1
"Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителгән. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынган
Берничә көн элек Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында видео чыкты. Анда украиннар Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә ала.
Бу — быел сентябрь урталарында, Украина гаскәре Донецки өлкәсенең Андреевка авылын алганнан соң килеп чыккан хәлләр булырга тиеш.
"Idel.Реалии" әлеге видеода чынлап та "Алга" җитәкчесе булуын ачыклаган, моны батальонның берничә сугышчысы раслаган.
Татарстан хәрбиләренең соңгы зур сугышы турында ниләр билгеле һәм "Шайтан" — кем ул?
Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм
#Татарстан

Берничә көн элек Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында видео чыкты. Анда украиннар Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә ала. Татарстан хәрбиләренең соңгы зур сугышы турында…
❤3👏3✍1
Мисыр Газзә качакларын кабул итүдән баш тартты
Бу хакта Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси бүген Германия канцлеры Олаф Шольц белән уртак матбугат очрашуында белдерде.
Әс-Сиси фикеренчә, качаклар белән бергә илгә радикаль исламчылар да үтеп керергә мөмкин. Ул качакларны Израилнең көньягына — Негев чүленә күчерергә тәкъдим итте.
Ул шулай ук әгәр Мисыр Газзәдән качакларны кабул итсә, миллионлаган мисырлы моңа каршылык белдереп урамнарга чыгачак диде. Бу очракта Мисырның Синай ярымутравы "Израилгә һөҗүмнәр өчен яңа һәдәфкә" әйләнергә мөмкин, дип кисәтте ул.
Үз чиратында Шольц Газзәнең тыныч халкына һуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды. "Фәләстиннәр — Хәмәс түгел һәм Хәмәснең фәләстиннәр исеменнән сөйләшергә хакы юк", дип искәртте ул.

👎8🤬1🤣1🤷1
Русия мәктәпләренә 11 мең укытучы җитми
Бу хакта Дума утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.
"Якынча 11 мең кеше җитми дип бәяләнә. Моның белән бәйле эш алып барабыз, шул исәптән "Авыл укытучысы" проектын тормышка ашырып та. Бу проект ярдәмендә һөнәргә биш меңләп кеше җәлеп ителде", дигән ул.
▪️Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.
▪️Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч ике елга арткан.

🤷♂1
Уфадагы мәхкәмә активист Рамилә Сәетова эшен янә карый башлады. Ул хөкемдарлар һәм прокурорны кире какты
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага ачылган җинаять эшен карауга яңадан кереште. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе") гаеплиләр.
Бүгенге утырыш башында Сәетова аның эшен карый торган өч хөкемдарга да кире кагу белдергән. Аның әйтүенчә, аларның икесе - Артур Сөләйманов һәм Рәфис Нәбиев моңарчы берничә тапкыр "хокук бозулар белән" аны сак астында тотуны озайту турында карарлар чыгарган.
Ул шулай ук прокурор Туктамышовны һәм үзенә билгеләнгән адвокат Андрей Макшановны да кире каккан.
Бу кире кагуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.
Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдыруын таныган, әмма моны җинаять дип санамавын әйткән.
— Бу утырышта мине иреккә чыгарырга һәм кичекмәстән акларга тиешләр! Моны күптән эшләргә тиешләр иде инде. Һәр мәртәбәсендә мәхкәмә алдыннан тикшерү изоляторында әйберләремне җыям, анда башка кайтмас өчен, дип белдергән ул.
Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.

Уфадагы мәхкәмә активист Рамилә Сәетова эшен янә карый башлады. Ул хөкемдар һәм прокурорны кире какты
Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.
❤4👍2🤬1
Гафури театры Казанда милли үзбилгеләнүнең юкка чыгуы һәм өйдә җәберләү турында спектакльләр күрсәтәчәк
14-19 ноябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казанда гастрольләре узачак. 6 көн эчендә барлыгы 10 спектакль тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта бүген театр әһелләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Гастрольдә милли проблемнарга багышланган спектакльләр күрсәтеләчәк диелде. Сүз режиссер Рима Харисованың "Җиде буын. Саклаучылар" һәм "Җиде буын. Яшьләр" вербатим-спектакльләре турында бара.
Казан тамашачысына режиссер Фиргать Гарипов язучы Заһидә Мусина әсәре нигезендә куйган "Килен" спектаклен дә тәкъдим итәчәк. Анда өйдә җәберләү темасы күтәреләчәк.
Гафуриларның Казан гастрольләре турында тулырак монда укыгыз.

👍5❤1👎1🤔1
Сәлам_син кайда_Истанбул
🎤 Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез"
"Сәлам, син кайда?" подкастының икенче чыгарылышында ире артыннан 3 баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп киткән Ләйсән белән сөйләштек.
Балалар бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен Истанбулга килгәннән бирле сыер ите ашый алмыйлар – бу хакта яңа эпизодта тыңлагыз.
Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.
#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда

🔥6👍3❤1🤡1
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә
18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнелә.
"Алсу Кормашева - еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", ди Азат Европа/Азатлык радиосының вакытлы президенты Джеф Гедмин.
Кормашева әлегә 48 сәгаткә тоткарланды, алдагы көннәрдә мәхкәмә аның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#FreeAlsu

🤬30😢19👍1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 19 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Мисыр 19 октябрьгә каршы төндә Рафах пункты аша Газзә сызыгына һуманитар ярдәм ташу коридоры ачу турында игълан итте. АКШ президенты сүзләренчә, әгәр ХӘМӘС бу йөкләрне конфискацияләсә яки уздырмаса, коридор ябылачак.
🔸Төркиядә Газзә сызыгында һәлак булучылар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде.
🔸Вашингтонда протестлар узды, анда катнашучылар Израильнең Газзәгә һөҗүмен туктатуын таләп итте, АКШ Конгрессының бер бинасына да бәреп керде. Полиция берничә дистә кешене тоткарлаган.
🔸Ак йорт белдерүенчә, АКШ президенты Джо Байден 19 октябрьдә Америка халкына мөрәҗәгать белән чыгачак. Украиадагы сугыш һәм Израиль белән ХӘМӘС арасындагы сугыш мөрәҗәгатьнең төп Темасы булачак диелә.
🔸Херсон өлкәсенә төнге һөҗүмдә ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин. Шулай ук Николаев өлкәсендә дә ике кешенең үлеме турында әйтелә.
🔸"Магнит" KazanExpress ширкәтен сатып алу турында килешкән. Хәзер ул "Магнит Маркет" дип аталачак. Экспертлар килешү бәясен якынча 10 млрд сум дип бәяли.

👍3🔥2✍1🥰1