Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде.

Быел җәй "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде һәм тикшеренүләр уздырыла диде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1
😳 Кировта Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм дәүләт фонды хезмәткәрләрен кыйнаган "вагнерчы"ны тоткарлаганнар.

Ул хезмәткәрләрдән документларын торгызырга булышуларын таләп иткән һәм низаг чыккач аларны кыйнаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁6✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык Радиосына 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе элекке мөдирләрнең берсе, Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның шәхси архивы белән таныштыра башлый. Архивта 1970-1980нче еллар аудиоязмалары…
Азатлык архивы. Гариф Солтан (1972).mp3
Яңа шәлкемнең беренче язмасы итеп бүген сезгә архивта сакланган иң иске аудиоларның берсен тәкъдим итәбез.

Ураза гаете белән котлау һәм бәйрәм турында мәгълүмат бирү Азатлык радиосы эфирында 1972 елның ноябрендә яңгыраган.

🎙 Микрофон алдында Гариф Солтан.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤7🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русиянең Казан сурәтле яңа акчасы чиркәү әһелләренең ачуын чыгарган

"Сез, иптәшләр, курку хисен югалттыгызмы, әллә? Манарада ярымай бар, ә чиркәү гөмбәзендә тәре юк! Ут белән уйнамагыз!" дип кисәтә урыс чиркәве рухание Павел Островский.

Аңа чиркәүнең башка әһелләре дә кушылган.

Шушы руханиларга иң яхшы җавапны Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде. Аның аңлатмасын Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, көзге сылтама.

@azatliqradiosi
🔥10😁5🤬3👍2😱1🤡1
Башкорт активисты Фаил Алсыновка җинаять эшен Радий Хәбиров хакимияте үтенече белән ачканнар

"Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Фаил Алсынов социаль челтәрләрдә документ чыгарды. Аннан күренгәнчә, активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачканнар.

Бу документ — Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәүче Искәндәр Әхмәтвәлиевнең республика тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга язган хаты, ул быел 14 августта имзаланган.

Түрә язуынча, "хәзерге вакытта Башкортстанның көньягында һәм Урал аръягында дәүләт хакимияте эшчәнлегенә каршы кампания оештырылган, соңрак халык ризасызлыгы китереп чыгару өчен, канунсыз халык чаралары үтә".

"Бу канунсыз җыеннары оештыруда "Башкорт" оешмасы һәм аның лидеры Алсынов актив катнаша" диелгән әләк хатында.

Хатның тулы эчтәлеге белән Азатлык сайтында таныша алсыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3❤1👍1😁1🤬1
Башкортстан хәрбиен дәүләткә хыянәттә гаепләп 12,5 елга колониягә хөкем иткәннәр

Мәскәүдә Икенче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрби Эльнар Камаловны 12 ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Аны дәүләткә хыянәт турындагы эштә гаепле дип тапканнар. Бу хакта ТАСС яза.

Хәрбине нәрсә өчен гаепләүләре билгеле түгел. Җинаять эше материаллары яшерелгән, ә утырышлар ябык тәртиптә узган. Камаловны хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр диелә.

"Осторожно, новости" Telegram-каналы 27 яшьлек Камаловны былтыр июньдә кулга алуларын яза. Аңа хөкем карары быел 5 октябрьдә чыккан.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🤬2
Казандагы халыкара фәнни конференция тел сәясәтенә дә кагылачак

17-19 октябрь Казанда "Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Русия халыкларының язма мәдәнияте" дип аталган фәнни конференция уза.

Чарада Татарстан һәм Русия төбәкләреннән тыш, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан кебек илләрдән 100дән артык галим катнаша.

Татарстан галимнәре илдәге тел сәясәте, гарәп, латин, кирилл графикасындагы татар әдәби мирасы турында чыгышлар әзерләгән.

Башкортстан галимәсе Гөлфирә Абдуллина 1892 елда кабул ителгән башкорт әлифбасы турында чыгыш ясый.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍9🔥2❤1
15 октябрь — Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында ялгыз пикетка чыкты.

Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍5🔥3✍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 октябрь, чәршәмбе. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз:

🔺17 октябрь кичендә Хәмәс радикаль фәләстин төркеме контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы Израил гаскәре Газзә сызыгындагы хастаханәгә һавадан һөҗүм итте дип белдерде. "Al Jazeera" телеканалы кимендә 500 кеше үлгән булырга мөмкин дип җиткерде. Al Arabiya үлүчеләр саны 800 кешедән артты, дип хәбәр итте. Израил гаскәре күзләү мәгълүматларына сылтанып, хастаханәгә һөҗүм ясауга Фәләстиндәге "Ислам җиһады" төркеменең катнашы бар дип белдерде. "Шартлау булган вакытта хастаханә тирәсеннән Израилгә таба дошман ракетларын аттырганнар. Бездә булган күзләү белешмәләренә күрә, уңышсыз очыртып җибәрелеп, хастаханәдә шартлаган ракетны "Ислам җиһады" аттырган", диелә ЦАХАЛ белдерүендә.

🔺Хастаханәгә һөҗүмнән соң, кичә кич Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африканың күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары узды. Би-Би-Си хәбәр итүенчә, шундый ук чаралар Европа илләрендә дә үткән. Аеруча да Истанбулда урамнарга күп халык чыккан. Алар Израил консуллыгы бинасы янына килеп утлы таяклар аткан, полиция аларга каршы күз яше чыгара торган газ кулланган дип яза Baza.

🔺Чәршәмбегә каршы төндә Русия җибәргән ракет Запорожьедагы күп катлы торак йортка эләгеп, ике кеше һәлак булган, өч кеше яраланган. Тагын өч кешене әлегә таба алмыйлар. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә.

🔺Русия Үзәк банкы Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк. Бу хакта Үзәк банк матбугат хезмәт хәбәр итә. "Хәзерге вакытта банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. Киң кулланылышка ул таралмады", диелә хәбәрдә.

🔺Кичә Татарстанда һәм Башкортстанда булган көчле җил агачларны аударган, кайбер бина түбәләрен алып аткан, Казанда бер светофор, Уфада реклам тактасы ауган. Казанда бер кеше, Уфада өч кеше төрле җәрәхәтләр алган дип әйтелә.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4✍1👍1
Биектауда яшәүче ирне террорчылыкны финанслауда гаепләп хөкем иткәннәр

Гаепләү ягы сүзләренчә, 32 яшьлек Динар Әхияретдинов "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме һәм "Хәйят Тәхрир әш-Шәм" төркеменә 31 мең сумнан артык акча күчергән.

Мәхкәмәдә шаһитләр сөйләвенчә, янәсе Әхияретдинов "Сүриядә Башар Әсадка һәм Русия кораллы көчләренә каршы сугыша торган" террорчы оешмаларны хуплаучы блогерларга акчалар җибәрүен әйткән булган.

Бу хакта ни уйлыйсыз? Соңгы вакытларда хәйриягә дип акча җыюлар артты. Сезнең белмәгән кешегә акча күчергәнегез бармы?

@azatliqradiosi
👎1🤬1
Русия үзәк банкы чиркәү әһелләренең ачуын китергән Русиянең Казан сурәтле яңа акчасын чыгаруны туктаткан.

Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк.

Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башында ярымай торуга игътибар иткән. Ә элекек чиркәү, хәзерге вакытта Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасында тәре юк. Бу фикерә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә куышлды.

Шушы руханиларга иң яхшы аңлатманы Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде.

"Ни өчен манарада ярымай торамы? Чөнки татарларда бу манара янында мөһим шәхесләр җирләнгән дигән риваять яши. Шул мантыйктан чыгып, анда ярымай беренче тапкыр 1918 елда, ә икенче тапкыр 1993 елда куелган. Ә ни өчен элекке чиркәү бинасында тәре юкмы? Чөнки анда хәзер музей урнашкан. Бу бинага чиркәүне кайтару мөмкин түгел, чөнки күпләр шунда ук мәчетне кайтарырга теләр, чөнки янәшәдә генә элекке хан мәчете булган, ул инде җимерелгән" дип аңлата белгеч.

@azatliqradiosi
😁6👍4🔥1🤡1