Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия үзәк банкы чиркәү әһелләренең ачуын китергән Русиянең Казан сурәтле яңа акчасын чыгаруны туктаткан. Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк. Яңа…
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага фикер белдерде

"Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", дигән ул Бизнес Online-га.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🔥5❤1😁1🌚1
Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлаган

Алар күбрәк хезмәт хакы түләнә торган җиргә - хәрби-сәнәгать оешмаларына китә диелә.

▪️Былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

@azatliqradiosi
🔥3🤷‍♂1
Башкортстанның Нуриман районында Павловка сусаклагычы янындагы кыяларның берсенә урнаштырылган тәрене алып ташлаганнар

Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "АиФ" җиткерә.

Социаль челтәрләрдә тәрене Башкортстан милләтчеләре алып ташлаган дип хәбәр ителә.

Биш метрлы тәрене ун еллап элек православ аланында ял итүчеләр куйган. Шул чактан бирле ул туристлар арасында билгеле объектка әйләнде.

▪️Моңарчы Татарстанда да тәре белән бәйле җәнҗаллар булган иде. Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — көзге сылтама.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥6❤1🤡1
"Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителгән. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынган

Берничә көн элек Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында видео чыкты. Анда украиннар Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә ала.

Бу — быел сентябрь урталарында, Украина гаскәре Донецки өлкәсенең Андреевка авылын алганнан соң килеп чыккан хәлләр булырга тиеш.

"Idel.Реалии" әлеге видеода чынлап та "Алга" җитәкчесе булуын ачыклаган, моны батальонның берничә сугышчысы раслаган.

Татарстан хәрбиләренең соңгы зур сугышы турында ниләр билгеле һәм "Шайтан" — кем ул?

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤3👏3✍1
Мисыр Газзә качакларын кабул итүдән баш тартты

Бу хакта Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси бүген Германия канцлеры Олаф Шольц белән уртак матбугат очрашуында белдерде.

Әс-Сиси фикеренчә, качаклар белән бергә илгә радикаль исламчылар да үтеп керергә мөмкин. Ул качакларны Израилнең көньягына — Негев чүленә күчерергә тәкъдим итте.

Ул шулай ук әгәр Мисыр Газзәдән качакларны кабул итсә, миллионлаган мисырлы моңа каршылык белдереп урамнарга чыгачак диде. Бу очракта Мисырның Синай ярымутравы "Израилгә һөҗүмнәр өчен яңа һәдәфкә" әйләнергә мөмкин, дип кисәтте ул.

Үз чиратында Шольц Газзәнең тыныч халкына һуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды. "Фәләстиннәр — Хәмәс түгел һәм Хәмәснең фәләстиннәр исеменнән сөйләшергә хакы юк", дип искәртте ул.

@azatliqradiosi
👎8🤬1🤣1🤷1
Русия мәктәпләренә 11 мең укытучы җитми

Бу хакта Дума утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.

"Якынча 11 мең кеше җитми дип бәяләнә. Моның белән бәйле эш алып барабыз, шул исәптән "Авыл укытучысы" проектын тормышка ашырып та. Бу проект ярдәмендә һөнәргә биш меңләп кеше җәлеп ителде", дигән ул.

▪️Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.

▪️Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч ике елга арткан.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤷‍♂1
Уфадагы мәхкәмә активист Рамилә Сәетова эшен янә карый башлады. Ул хөкемдарлар һәм прокурорны кире какты

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага ачылган җинаять эшен карауга яңадан кереште. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе") гаеплиләр.

Бүгенге утырыш башында Сәетова аның эшен карый торган өч хөкемдарга да кире кагу белдергән. Аның әйтүенчә, аларның икесе - Артур Сөләйманов һәм Рәфис Нәбиев моңарчы берничә тапкыр "хокук бозулар белән" аны сак астында тотуны озайту турында карарлар чыгарган.

Ул шулай ук прокурор Туктамышовны һәм үзенә билгеләнгән адвокат Андрей Макшановны да кире каккан.

Бу кире кагуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдыруын таныган, әмма моны җинаять дип санамавын әйткән.

— Бу утырышта мине иреккә чыгарырга һәм кичекмәстән акларга тиешләр! Моны күптән эшләргә тиешләр иде инде. Һәр мәртәбәсендә мәхкәмә алдыннан тикшерү изоляторында әйберләремне җыям, анда башка кайтмас өчен, дип белдергән ул.

Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤4👍2🤬1
Гафури театры Казанда милли үзбилгеләнүнең юкка чыгуы һәм өйдә җәберләү турында спектакльләр күрсәтәчәк

14-19 ноябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казанда гастрольләре узачак. 6 көн эчендә барлыгы 10 спектакль тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта бүген театр әһелләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Гастрольдә милли проблемнарга багышланган спектакльләр күрсәтеләчәк диелде. Сүз режиссер Рима Харисованың "Җиде буын. Саклаучылар" һәм "Җиде буын. Яшьләр" вербатим-спектакльләре турында бара.

Казан тамашачысына режиссер Фиргать Гарипов язучы Заһидә Мусина әсәре нигезендә куйган "Килен" спектаклен дә тәкъдим итәчәк. Анда өйдә җәберләү темасы күтәреләчәк.

Гафуриларның Казан гастрольләре турында тулырак монда укыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍5❤1👎1🤔1
Сәлам_син кайда_Истанбул
🎤 Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез"

"Сәлам, син кайда?" подкастының икенче чыгарылышында ире артыннан 3 баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп киткән Ләйсән белән сөйләштек.

Балалар бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен Истанбулга килгәннән бирле сыер ите ашый алмыйлар – бу хакта яңа эпизодта тыңлагыз.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
🔥6👍3❤1🤡1
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә

18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнелә.

"Алсу Кормашева - еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", ди Азат Европа/Азатлык радиосының вакытлы президенты Джеф Гедмин.

Кормашева әлегә 48 сәгаткә тоткарланды, алдагы көннәрдә мәхкәмә аның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#FreeAlsu
🤬30😢19👍1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 19 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Мисыр 19 октябрьгә каршы төндә Рафах пункты аша Газзә сызыгына һуманитар ярдәм ташу коридоры ачу турында игълан итте. АКШ президенты сүзләренчә, әгәр ХӘМӘС бу йөкләрне конфискацияләсә яки уздырмаса, коридор ябылачак.

🔸Төркиядә Газзә сызыгында һәлак булучылар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде.

🔸Вашингтонда протестлар узды, анда катнашучылар Израильнең Газзәгә һөҗүмен туктатуын таләп итте, АКШ Конгрессының бер бинасына да бәреп керде. Полиция берничә дистә кешене тоткарлаган.

🔸Ак йорт белдерүенчә, АКШ президенты Джо Байден 19 октябрьдә Америка халкына мөрәҗәгать белән чыгачак. Украиадагы сугыш һәм Израиль белән ХӘМӘС арасындагы сугыш мөрәҗәгатьнең төп Темасы булачак диелә.

🔸Херсон өлкәсенә төнге һөҗүмдә ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин. Шулай ук Николаев өлкәсендә дә ике кешенең үлеме турында әйтелә.

🔸"Магнит" KazanExpress ширкәтен сатып алу турында килешкән. Хәзер ул "Магнит Маркет" дип аталачак. Экспертлар килешү бәясен якынча 10 млрд сум дип бәяли.
👍3🔥2✍1🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында…
Татарстан зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итә

Балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр.

Үсмерләрне хәрби-сәнәгать оешмаларында да эшләтү мөмкинлеге турында сүз бара.

Күптән түгел Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүләре турында хәбәрләр булган иде. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу студентларның ата-аналарында ризасызлык тудырды.

Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый дип сөйләде.
👎7🤯3😁2🔥1🤬1
Мисыр президенты Рафах пункты аша Газзәгә һуманитар ярдәм төялгән 20гә кадәр йөк машинасын үткәрергә ризалашкан.

Газзәдә ярдәмне тарату белән БМО оешмалары шөгыльләнәчәк.

Хәзерге вакытта чиктә кимендә 600 мең качак тупланган. Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмады һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итмәде.

Тулырак монда укыгыз.
🔥4✍1👍1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә 18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә…
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева вакытлы тоту изоляторында кала, чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе 19 октябрьдә булмый

Журналистны кичә, 18 октябрьдә Казанда тоткарладылар, 48 сәгатькә вакытлы тоту изоляторына утырттылар. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнә.

18 октябрь кичендә Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин әлеге тоткарлауны кискен хөкем итте һәм Алсу Кормашеваны гаиләсе янына кире кайта алсын өчен азат итәргә чакырды.

👉Азатлык журналисты турында соңгы хәбәрләрне монда укыгыз. 👉Ачылмаса, бу сылтамага басып карагыз.

#FreeAlsu
😢17🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
💭 "Ике республикага бергә эшләргә дип татар белән башкортны дуслаштырып йөрде". 💭 "Аның Казаннан Башкортстанга машинасында ташыган китапларның саны – исәпсез-хисапсыз". 💭 "Яшьләрне яратты, ә яшьләр аны үз итте". 21 декабрь танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан…
Чаллыда җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллин кубогына КВН уеннары узачак.

Бу хакта аның улы, саксофончы Артур Маузер хәбәр итте.

Беренче уен 20 октябрьдә булачак. Әлегә ул Чаллы күләмендә узачак һәм мәктәпләр арасында булачак.

Киләчәктә республика дәрәҗәсенә дә чыгарга ниятлиләр.

Маузир Гыйниятуллин 2019 елда вафат булды. Ул 2000 еллар башында Чаллы мәктәпләреннән татар телле балалар туплап шаяннар һәм тапкырлар клубына нигез салган иде.
🔥11🤔2✍1
Русиянең "Альфа-банк" мөштәриләр базасын һакерлар җимергән

KibОrg һакерлар төркеме (алар Украина мәнфәгатьләрендә эш итә дип фаразлана) Русиянең иң зур хосусый банкы — "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләре турында мәгълүматны ала алган.

Бу хакта KibОrg-ның Telegram-каналындагы хәбәргә таянып "Важные истории" яза.

Һакерлар белешмәләрнең бер өлешен чыгарган. Анда барлыгы 44 меңләп мөштәринең исемнәре, телефон номерлары, карта һәм хисап номерлары бар. Басма очраклы исемнәрне сайлап алып аларның чын кешеләр булуын ачыклаган.

Басманың һакер төркемендәге чыганагы "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләр базасын ачык чыганакларда чыгарырга ниятләүләрен әйткән. Бу — 22 миллион кеше дигән сүз.

Әлегә банкта системны җимерүләренә фикер белдермәделәр.

@azatliqradiosi
🔥2👍1🤡1
❗️Татарстан депутатлары Русиядән киткәннәрне гаскәрне "кимсетү" өчен җәзага тартуны хуплады

Фикер алышу булмаган, канун өлгесен бертавыштан хуплаганнар.

Сүз Русия Административ хокук бозулар кодексының 1.8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында бара.

Депутатлар Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиада дөреслеккә туры килмәүче, иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим мәгълүмат тараткан", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символлларын мәсхәрәләгән", "дошманлык яки нәфрәт уяткан", "Русия бөтенлеген бозарга чакырган", "Русия гаскәрен дискредитацияләгән", "Русиягә һәм аның ватандашларына чикләүләр кертергә чакырган" өчен җәзага тартуны тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬7😁2🖕1
❗️Путин Русиянең милли азчылыкларны яклау конвенциясеннән чыгуы турында канун имзалады

Бу нәрсәне аңлата?

Бу хакта без Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин белән сөйләшкән идек. Язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда керегез.

@azatliqradiosi
🤬19👍1
"Патриотизмны милитаристик темага алыштыру бара". Татарстан депутатлары патриотик тәрбия турында бәхәсләште

Бүген, 19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында патриотик тәрбия турындагы канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде.

Очрашуга парламентка узмаган сәяси фиркаләр дә чакырулы иде. Нәтиҗәдә кызу гына фикер алышу килеп чыккан.

Азатлык иң кызыклы чыгышларны тәкъдим итә.

▪️"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин бүгенге милитаристик тәрбиягә каршы чыгыш ясады. Чын патриотларны бүген "ят агент" дип игълан итәләр, диде ул.

"Бүген патриотизмны милитаристик темага алыштыру бара. Бу балалар һәм яшьләр өчен киләчәктә билгесез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Көч куллануга өйрәтү җәмгыятьтә җәберләүне генә арттыра. Кайбер мәктәпләрдә алгебра урынына марш ясарга өйрәтәләр. Икенче дөнья сугышы каһарманнары турында инша язалар, ләкин ел саен бер үк әйберне язу дөрес түгел. Яңа алымнар кирәк", диде ул.

▪️"Бердәм Русия" фиркасе вәкиле Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны тәнкыйтьләде, гәрчә исемен атамаса да.

"Нинди хокукый кырда яшибез?.. Төбәк башлыгы үз улына кеше кыйнаган өчен каһарман исеме бирә, аннан соң аны барлык мөселманнар каһарманы дип атый. Кем моңа җавап бирә ала?" диде ул.

▪️Депутат Ркаил Зәйдулла бердән-бер татарча чыгыш ясаучы булды. Ул ватанпәрвәрлекнең мәхәббәт яки нәфрәт белән алып барылуын әйтте, соңгысы Һитлер сәясәтенә туры килә диде.

"24 октябрьдән 15 гыйнварга кадәр Алабуга тыюлыгында Куликово экспозициясен күрсәтә башлаячаклар. Совет чорында Куликово сугышын татарларга, яисә татар-монголларга, Алтын Урдага каршы көрәш дип күрсәттеләр. Моны караган бала урда кем ул дип сораячак. Аңа әти-әнисе элекке татар дип әйтергә мөмкин", диде ул.

Зәйдулла Русияне поляк интервентларын азат итүдә катнашкан татарлар, Парижга бәреп кергән татар-башкортлар тарихы халыкларны берләштерә ала дип ышана.

Утырышта яңгыраган башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз.

Төп сайт
Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥7✍1👍1